Логотип
Күңелеңә җыйма

Көтеп яшәү

Гаиләдән ирне алып китүче явыз сөяркәләр турында күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Әмма үзем шул хәлгә калырмын дип башыма да китереп карамадым. Бәхетле гаилә кору турында хыялланып яшәдем. Әмма бөтен хыяллар да чынга ашмый икән ул...


Гаиләдән ирне алып китүче явыз сөяркәләр турында күп тапкырлар ишеткәнем бар иде. Әмма үзем шул хәлгә калырмын дип башыма да китереп карамадым. Бәхетле гаилә кору турында хыялланып яшәдем. Әмма бөтен хыяллар да чынга ашмый икән ул...


 Айдар белән автобуста таныштык. Дөресрәге, шыплап тулган автобуста барганда карашлар очрашып, берничә секунд бер-беребезгә карап торган идек. Үз тукталышымда төштем дә өйгә таба атладым. Шул вакыт автобустагы «күзләр хуҗасы» мине куып тотты һәм өйгә кадәр озатып куярга тәкъдим итте. Ризалаштым. Шул көнне үк безнең арада очкыннар кабынды. Ул укымышлы, интеллигент, нәзакәтле иде. Һәм бик юмарт.  Аны әни белән дә таныштырдым. Әни аны яратты. Ул яратмаслык түгел иде шул. Айдарның гаиләле икәнен өч айдан соң гына белдем. Ул үзе серен чиште. 


– Ник аны башта ук әйтмәдең? – дидем ачуым белән.
– Сине очраткач, малайлар кебек гашыйк булдым. Бары синең белән генә буласым килде. Башка нәрсә мөһим түгел кебек тоелды. Дөресен әйтсәм, югалтырмын дип уйладым... 
Яраткан кешеңне башка хатын белән белү акылсызлык кебек тоелды. Аның хатыны белән йокларга ятуын белү – әйтеп бетергесез авыр. Хатыны декрет ялыннан чыгуга ук аерылачагын әйтте. Әле аның сабыена бер яшь тә тулмаган иде. Ул – гаиләсенең терәге, ашатучысы. Айдар хатыны белән баладан башка бернәрсә бәйләмәгәнен гел әйтә иде. «Безнең гаилә – тормышымдагы иң зур хатам», – ди иде ул. Мин аны гаепләмәдем дә, безне язмыш очраштырачагын кайдан белсен ул?! Киләчәк бәхетебез өчен сабыр итәргә һәм көтәргә булдым. Әкренләп аның бар ялларны һәм бәйрәмнәрне өендә үткәрүенә дә ияләштем. Аның белән ял итәргә бара алмаганымны, хәтта кибеттә җитәкләшеп йөри алмаганыбызны да йотарга туры килде. Күрешү көннәрен санап яшәдем. Билгеле, көн саен күрешә алмый идек. Әмма ул очрашулар дәрт һәм ялкынны арттырды гына. Бәхетле мизгелләр өчен сабыр итәргә кирәктер дип юаттым үземне. 


 Өч ел үтеп китте. Ул вакытта Айдар карьера баскычы буенча күтәрелде. Дәүләт хезмәтендә аны җитәкче урынына билгеләделәр. «Казанышларым бары синең аркада гына. Син минем талисман!» – дип әйтә иде ул миңа. Андый зур вазыйфада эшли башлагач гаиләсеннән китүе турында үзем сүз тишүдән туктадым. Ул аның абруена сугар иде. Аның киләчәге минем дә киләчәк бит. 


Тагын бер елдан авырга узганымны аңладым. 
– Әлегә вакыты ул түгел, җаным – дип әйтте җайлап кына бу хәбәрдән аптырашта калган сөеклем. – Әйдә, бераз көтик. Тагын бер-ике елдан законлы рәвештә язылышкач, үзең кебек чибәр кыз табып бирүеңне бик тә телим, җаным. Тик хәзер генә түгел...


 Аңа кызны хатыны табып бирде. Бу хәбәрне ишеткәч, беренче тапкыр низаг чыгардым. Аны алдауда, хыянәттә гаепләдем. Ул бит миңа хатыным белән күптән икебез ике бүлмәдә йоклыйбыз, күршеләр кебек кенә яшибез ди иде. Айдар, әлбәттә, акланырга тырышты, ә мин безнең мөнәсәбәтләргә нокта куелганын әйттем. Башка минем өйгә килмәвен үтендем. Мин синсез тормыш башлыйм дип антлар эчтем үзенә. Айдар башын иеп чыгып китте. Ул төнне елап уздырдым. Бөтен хыялларның буш булуын аңладым. Айдарны онытырга дип, үз-үземә кат-кат сүз бирдем, әмма... бер атнадан соң үзем шалтыраттым.


Балаларының үсеп җитүен көтә башладым. «Улым үсмерлек чорын авыр кичерә. Холкы начарланды, әнисе минсез генә аны җиңә алмаячак. Акылга килүен көтик», – дип өметләндерде сөеклем. «Ә мин сиңа малай тапкан булсам, ул бик акыллы булган булыр иде», – дип әйтеп салганымны сизми дә калдым. Айдар миңа карап алды да башын аска иде: «Әле вакыты түгел. Бераздан...» Кайчан да булса матур гаилә коруыбызга ышандым. 


Шулай 15 ел узганын сизми дә калдым. Бу еллар эчендә балаларына, хатынына бүләк сайлашудан башлап, шәһәр читендә гаиләләре белән яшәргә өй дә караштым. Улын кайсы институтка укырга кертү буенча да минем белән киңәшләште. Ул һәрвакыт фикеремне сорадым. Ә мин ихлас киңәшләремне бирдем. Гаиләләренә яхшылык кына теләдем. Әйе, алардан көнләштем, бик көнләштем, ул елларда үз гаиләмне төзү турында да уйландым. Бик акыллы коллегам артымнан йөри башлаган иде. Аның белән очрашып карадым. Әмма һәрвакыт аны Айдар белән чагыштыруымны, Айдар кебек якын итә алмавымны, Айдарга булган хисләремне аңа күчерә алмаганымны аңлап, дөньяда тагын ике бәхетсез булдырудан баш тарттым. Минем йөрәктә Айдардан башка бер кешегә дә урын юк иде. Ул миңа һава кебек кирәк иде. Ә мин аның өчен юаныч булдым микән? Аның мәхәббәте, дусты һәм киңәшчесе. «Яныңда миңа ничек рәхәт икәнен белсәң иде син. Безне очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен. Син булмасаң, ничек яшәр идем», – ди очрашкан саен миңа Айдар.  Айдарның миңа әйткән бу сүзләре күңелемне күтәреп җибәрә иде. «Сөяркә сүзе дә тикмәгә генә сөю сүзеннән ясалмаган. Сөяркә – димәк, мәхәббәт, бәйрәм. Ә кем ул хатын? Бертөрлелек, сазлык-көнкүреш, зарланулар», – дип уйладым. Айдар да хатыны белән күңелсез булуын, сөйләшергә сүзләре булмавын һәрвакыт әйтеп килде. «Хатыным белән яшәгән һәр көн минем өчен җәза», – дип әйтә иде.

 Инде балалары үсеп җитте, ниһаять, бергә булачакбыз дигәндә генә, Айдарның хатыны авырый башлады. Җитди авыру иде. Чит илгә алып китеп, кыйммәтле операцияләр ясаттылар. Операциядән соң да бик озак дәваланды. «Аңа хәзер нервланырга ярамый», – диде Айдар. Мин бит инде бөтенләй йөрәксез сөяркә түгел. Кушылырга уңайлы вакыт килгәнен көтүемне дәвам иттем...


...Айдар инде бабай булды. Улы өйләнеп, кечкенә кыз алып кайттылар. Кызы да кияүгә чыкты. Ул да менә-менә әни булачак. Сөеклем балаларына һәм оныкларына ярдәм итә. Хәзер элекке кебек еш очраша да алмыйбыз. Гаилә мәшәкатьләреннән алҗый. Айдар киң күңелле шул, ә гаиләсе шуннан куллана. Ачуым да килә кайчак. Ә мин һаман да Айдарның дусты, киңәшчесе. Һәм аны кайчан килсә дә кочагыма алып назлаучы. Кайчандыр бер аның килеп бөтенләйгә миндә калуына өметләнеп яшим әле. Гомер көзендә булса да...
                                                                                                                                                                               Иркинә. Чаллы шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кеше гаиләсен җимереп бәхетле була алмасыңны да аңламагач, артыңнан акыллы коллегаң йөрүен кабул итә алмавың көн кебек ачык инде. нинди тиле хатын соң бу? Аннары шунысы аңлашылмый, шундый зур урынга куярлык кеше баштан ук автобуста, әле ул шыгрымс тулган! җәмәгать транспортында йөрми бит инде. Соңгы 20 елда анда яшүсмерләр, карт-коры, пенсионерлар гына йөри күбесенчә. Карьера буенча югары күтәрелерлек кеше автобуста йөрми. Язганда бераз андый моментларны да уйларга кирәк. Детальләәәәр. Яза торган кеше боларны белергә тиеш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нинди тинтәк хатын бу? Кеше бәхетенә үрелмә, бәхетсез булырсың.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кеше иреннэн нэрсэ котеп яшэден, уз гаилэнне булдырырга иде, ул семьясын ташламыйча дорес иткэн!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Беркатлы,сабыр хатын.Афэрин....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минемчэ моны башыннан кичкэн кеше язмаган.Беренчедэн.Икенчеден,бу ир бик начар кеше,бу затынны узенэ хезмэт иттергэн.бу хатын яшэмэгэн,ул гаилэгэ ярдэм иткен яшэргэ.Ир уз семьясы белэн рэхэтлэнеп яшэгэн.Барыбер рэхэтен курмэс.

            Хәзер укыйлар