Логотип
Күңелеңә җыйма

Көтелмәгән могҗиза

Могъҗиза дигән әйбер белән, юш килүче төшләр, язмышның ниндидер серле билгеләре белән бер дә очрашырга туры килмәде. Шулай да, әле күптән түгел генә минем белән булган хәлне могъҗиза дими, ни дисең...

Гап-гади тормыш белән яшәүче хатын-кыз мин. Минем кебек миллион хатын-кыздан берни белән дә аерылмыйм. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына кереп белем алдым. Диплом алгач кияүгә чыктым, бәләкәй улыбыз туды. Могъҗиза дигән әйбер белән, юш килүче төшләр, язмышның ниндидер серле билгеләре белән бер дә очрашырга туры килмәде. Шулай да, әле күптән түгел генә минем белән булган хәлне могъҗиза дими, ни дисең...

Улыбыз тугач та еш кына бер үк төш керә башлады. Имеш, балабыз белән янәшә караватта тагын бер яңа туган сабый ята... Бертуктаусыз елый, ә мин ике бала арасында өзгәләнәм, кайсын карарга белмим. Дүрт ай дәвамында күргән бу төшем юкка булмаган – улыбызга дүрт ай булгач, янә авырлы икәнемне аңладым. Беренче баламны бик авырдан таптым. Тулгак ачысы баланы кулга алу белән онытыла, диләр. Минеке әле дә онытылмаган иде. Өстәвенә, бала да тынгысыз булды, үзем дә депрессиягә бирелеп, беренче айларны авыр кичердем, искә төшерәсе дә килми. Әле яңа гына режимга көйләнеп килгәндә менә бу яңалык... Бу карарга килүе җиңел булмады – баланы төшертергә хәл иттем. 

Хәлиткеч көнне хастаханәгә киттем. Тырышсаң да шулай туры китерә алмас идең – юл буе ике балалы әниләр генә очрап торды. Бик зур балалар кибете янында бөкедә утырдым. Инде барып җиткән идем, каршыма икенче балаларын күтәреп чыгып килүче бәхетле гаилә белән кара-каршы очраштым. Олы кызлары минем кулга шарчык тоттырды. «Еламагыз, апа!» – ди. Күземнән елга булып яшь ага... Миңа операция ясарга тиешле ишек төбенә килеп җиттем. Эскәмиядә минем яшьләрдәге бер хатын утыра. Ул да елый. Ләкин сәбәбе башка – табиблардан икенче авырын саклап калырга рөхсәт бирүләрен үтенә. Баласы патология белән булса да...

Инде аякларымны көч-хәл белән сөйрәп, ишекне ачып кердем. Бер яктан үзем аек баштан кабул иткән карар, икенче яктан адым саен очрап торган билгеләр. Барысы да мине кире уйларга мәҗбүр иткән кебек. Мине каршы алган шәфкать туташы кулыма халат тоттырды да, киемнәремне палатага кертеп куяр өчен, чыгып китте. Берни уйламаска тырышып операция узарга тиешле бүлмәгә эчкәрәк узам. Әнә ул кресло, мин хәзер анда менеп ятачакмын. «Кирегә юл юк. Син барысын да дөрес эшлисең. Әле улың кечкенә. Аңа да игътибар кирәк. Беренчесе белән кичергән авырлыкларны тагын бер кат узарга әзер түгел әле син. Вакыт узар, үзең теләгәч, моңа чыннан да әзер булгач, тагын берне алып кайтырсың...» Бү сүзләрне акылым белән үз-үземә әйтәм, ә йөрәк үксеп елый, күздән яшь ага. 
Мин креслога менеп яткач, нигәдер табиблар барысы да чыгып китте. Хәзер аңлыйм, аларның миңа кире уйлар өчен соңгы мөмкинлек бирүләре булган... Күзләрем түшәмгә төбәлгән булса да, ачык тәрәзә аша ишетелгән һәр тавыш та минем колак аша уза. Миннән аста урнашкан этажда бала табү бүлеге. Һәм анда әле генә – шушы мизгелдә дөньяга килгән бер нарасый тәүге тапкыр үз тавышын җиһанга җиткереп елый...

Ничек чыгып йөгергәнемне дә, носки, больница халатыннан ничек машинага кереп утырганымны да хәтерләмим. 

Икенче баламны бик җиңелдән күтәрдем. Һәр көнем ниндидер әйтеп бетермәслек бер эчке бәхет белән узды. Хәзер төгәл беләм, икенче баланы табу беренчесеннән күпкә җиңелрәк икән, бөтенләй чагыштыра торган түгел. Бик тыныч холыклы кызыбыз туды. Ике бәби белән миңа ничек кыен буласын белгән, диярсең... Менә яшь ярым инде Алинәбезгә. Минем чын дустым ул. Үзе чибәр, үзе кыланчык! Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. 
Тормыш шаукымына ияреп чапканда тирә-ягыгызга карарга онытмагыз. Безгә ярдәм итәрлек билгеләр адым саен! Алар төзәтеп булмаслык хаталардан саклап кала безне. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормыш шаукымына ияреп чапканда тирә-ягыгызга карарга онытмагыз. Безгә ярдәм итәрлек билгеләр адым саен! Алар төзәтеп булмаслык хаталардан саклап кала безне. Бик дөрес сүзләр,тик аларны соңлап кына, вакыт үткәч кенә аңлыйсың шул.

    Хәзер укыйлар