Логотип
Күңелеңә җыйма

Көнләшү – яратумы?

Көнчелек  һәр кешедә бар. Сәбәбе булганда ул урынлы да. Ә сәбәпсез көнчелек – менә анысы тормышыңны тәмугка әйләндерә, астын-өскә китерә ала. 

Көнчелек  һәр кешедә бар. Сәбәбе булганда ул урынлы да. Ә сәбәпсез көнчелек – менә анысы тормышыңны тәмугка әйләндерә, астын-өскә китерә ала. 

«Концертта син әллә ничә кат артыңа борылып карадың, ә анда тук мәче төсле елмаеп, мут күзләре белән сине ашап, зәңгәр костюмнан бер ир утыра иде, сөяркәңдер инде!» «Телефоныңа парольне сөяркәләрең язганны мин укымасын дип куйдыңмы?» «Бүген тагын итәк кигәнсең! Нәрсә, чалбар модасы беттеме әллә хәзер?» Көнчелеге чир дәрәҗәсенә җиткән ир хатынын битәрли. Көн саен. Көн дә бер сәбәбен таба. Кимсетер җаен эзләп кенә тора. Киенсәң дә, чишенсәң дә,  уңга карасаң да, сулга карасаң да, эшкә барсаң да, өйдә ятсаң да, парлап каядыр барып кайтсаң да, «кадерле, яраткан» хатынга йә сөяркә, йә күз төшерүче, йә кызыгучы берәү табыла. Айлар, еллар шулай дәвам итә. 

Ә бит хатын кияүгә чыкканчы яман ат та казанган кеше түгел. Иренә хыянәт итү түгел, артык сүз булмасын дип, читләргә күтәрелеп тә карамаска тырыша. Хатын-кызлар коллективында эшли.  Бар тапканын өйгә, балаларга тота. 

ИРГӘ БАРЫБЕР ЯРАП БУЛМЫЙ! Арада инде ярату түгел, хәтта әз генә җылылык та калмаган, кайчандыр булган хисләр суынып, каткан, туңган. Битарафлык, урынсызга рәнҗеткәндә ачу, ярсу, күралмау гына йөри. Ә ир яратам, шуңа көнләшәм, ди! Кайчак акылына килеп, гафу үтенә, бүләкләр алып кайта. Син бит минем хатыным, дип, якынлык таләп итә. Балаларны кунакка озатып, шәм яктысында романтик кич тә әзерли әле! «Ярата, күрәсең, – ди хатын, – миннән башка кая барсын, нишләсен инде ул?» – ди. Һәм шулай яшәвен дәвам итә. 

Сәламәт булмаган, сәбәпсез көнчелекнең тамыры балачакка барып тоташа. Балачагында ана назы җитмәгән ир бала нишли? Яратуга ышанмый. Бар дөньяңны онытып, бары бер кешегә генә тугры булып, аны алдамый, хисләреннән көлми, башка берәүгә алыштырмый яшәүне кабул итми, чөнки үзен балачакта кемгәдер яки нәрсәгәдер алыштырганнар. 

Ә хатын? Ни өчен ул, балалар бар бит, дигән сәбәп белән акланып, һаман шушы көнче күбәләк белән көн күрүен дәвам итә? Чөнки ул да – ярату, әти-әни назына туймый үскән бала. Ул да кечкенәдән үзен ким санаган, әзгә дә риза булган. Әни көне-төне эштә, кайткач, йорт-хуҗалык эшләре белән алҗый, соңга калып кайткан әтисенә ачуы килә, өй эшен дөрес эшли алмаган бала ачуны тагын да ныграк кына кабарта. «Пешмәгән! Шуны да булдыра алмагач!»  – ярдәм кирәккә генә түгел, өй эшен сәбәп итеп, биш минут булса да әнигә сыенып утырасы килгән бала битәрләү яңгыры астында кала. 

Ә бит балачакта яратуны бик тә тоясы килә! Нәнием, дип сөюләрен көтә бала! Әз генә уңышын да күреп, мактауларын көтә! Шуның өчен тырыша! Әни кайтышына савыт-сабаны юа, өен җыя, хәтта ашарга пешереп куя! Әнисе генә... «Ә бу табаны нишләп юмадың? Идән тулы чүп! Йомырка тәбәсе кайнар чакта гына тәмле, бу бит суынып беткән. Йомырка әрәм итмәгән булмасаң, ичмасам!» – күпме тырышкан баланың бите буйлап әкрен генә әрнүле яшьләр тәгәри... Соңрак, еллар үткәч, бу яшьләр иренә рәнҗү булып тәгәрәячәк. Чөнки «Мин ачулану-әрләүгә генә лаек», дип баш миенең кайсыдыр бер почмагына кереп оялаган ышаныч аның киләчәген хәл иткән: үзен бәяләмәүче, һәр эшеннән гаеп-кыек кына табып торучы ир белән бәйләгән. Югыйсә, акыллы, тәрбияле, уңган-булган егетләр дә йөрде  артыннан, йөрмәде түгел. Тик алар никтер шушы үзе усал, үзе төртмә телле, үзе көнчел егет каршында тоныкланып кала иде. Ә хәзер менә шушы ир белән тәмугка тиң тормышында кимсенеп яши. Сәбәпсез көнчелеккә түзә. Чыгып китәр чаклары булып, талпынып алса да, вакыт үтүгә тынычлана. «Балалар белән кая барам? Кемгә кирәк мин? Ничек яшәрмен?» дигән «акыллы» фикерләр белән үз хәленә күнә. 
Ярату-назга туймый үскән икәү этле-мәчеле гомер кичерә....  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар