Логотип
Күңелеңә җыйма

Көнләшә. Димәк, ярата???

Бөкрене кабер төзәтә, диләр. Көнче кешене нәрсә төзәтә ала икән? Сеңлем тормышын бик тә көнче егет белән бәйләргә җыена. Киңәшегез кирәк.

Минем сеңлем бер егетне ярата. Әйбәт, тәртипле егет кебек иде. Чынлап та тәртипле ул үзе. Ләкин... коточкыч дәрәҗәдә көнче. Сеңлемне үзенең көнләшүе белән тәмам җәфалап бетерде. Белмим,  әле өйләнешкәнче үк шундый көнче булгач, бергә яши башлагач, нишләр? Инде әни дә, мин дә хафада. 

Сеңлем студент. Медицина колледжының кичке бүлегендә соңгы курста укый. Көндез исә больницада эшли. Кайчагында, акча булсын дип, төнге дежурстволар да ала. Егете аны гел тикшереп, шалтыратып йөдәтә. Ярар шалтыратып кына калса, әле бит ышанмый! Видеозвоноктан шалтыратып, чынлап та укуда, чынлап та эштә булуын гел раслап торырга кирәк. Төнге дежурство вакытларында хәтта больницага ук килгән вакытлары булган. Сеңлем хирургия бүлегендә эшли, анда урамнан килгән теләсә кемне кертмиләр. Кайчагында операция барганда, егете шалтыратса да, сеңлем телефонны ала алмаска мөмкин. Мондый көнне скандал оештыра икән теге. Хәтта берничә тапкыр сеңлемә кул да күтәргәләгән. 
Шулакадәр ярата микән соң инде сеңлем бу бәндәне, гел кичерә, гафу итә. Тегесе дә артист, сеңлемнең канын эчә-эчә дә, чәчәкләр, бүләкләр күтәреп килеп, елый-елый гафу үтенә. 

Без әни белән, бу егет әллә безнең кызга бозым ясатты микән дип тә шикләнәбез. Чибәр, таза-сау, тырыш сеңлебез шушы көнче кешегә ябышып ятмас иде бит инде. Бәлки, араларында интим да булгандыр, әллә шуңа күрә түзә микән? 

Шушы җәйдә өйләнешергә уйлыйлар. Сабантуйдан соң кыз сорарга киләбез дип әйткән егете. Моны ишеткәч, әни авыруга сабышты. Сеңлем белән бу хакта мин дә, әни дә, башка туганнар да сөйләшеп карадык, ул мине ярата, ди дә тора. Яраткач, ник шулкадәр җәфалый соң ул. Яраткан кешеңә ышанасыңдыр бит инде ул бераз? 

«Сөембикә» журналы сайтын күп кеше кереп укыганын беләм. Шуңа күрә яздым да бу хатны.  Бәлки, кемгәдер таныштыр мондый хәл. Берәр киңәш бирегез әле. Сеңлемә дә укытыр идем мин аны. 

Теги: язмыш мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Егете эле ойлэнмэс борын , конлэшкэч улдальше Ничек яшэуен уйламый мени ? Сестренкагыз ялгыша Конлэшу болезнь , егетенен берэй роднясы порча ясаган Дыр наверно ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андый кешедэн, ерак булу хэерлерэктер дип уйлыйм?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Конче кеше жанынны ашый, якын бармасынсенлегез, бу ярату тугел, мыскыл иту.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ялгышлардан саклыйсы иде дә бу кыз баланы, Ләкин мәхәббәтнең күзе сукыр. Өйләнгәч үзгәрер дип көтү мәгьнәсезлек. Көнчелек чир бит ул. Еш кына ахры зур күңелсезлек, бәхетсезлек белән төгәлләнә

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тормышлары барып чыкмас. Чыгам дигэч чыгар да инде.Шуна ошаган бала устереп азапланмас микэн гомер буе.

            Хәзер укыйлар