Логотип
Күңелеңә җыйма

Күктәге торнага ышанма икән

Зур шәһәрдә мөмкинлекләр зуррак... дип санадым. Мәктәпне тәмамлауга башкалага китү турында хыялланып яшәдем. Үземнең кечкенә шәһәремдә тыным кысыла кебек. Күрше ишегалдында үлән яшелрәк кебек күренә, диләр.


Зур шәһәрдә мөмкинлекләр зуррак... дип санадым. Мәктәпне тәмамлауга башкалага китү турында хыялланып яшәдем. Үземнең кечкенә шәһәремдә тыным кысыла кебек. Күрше ишегалдында үлән яшелрәк кебек күренә, диләр. 


 Институтны тәмамлагач, бернәрсәгә карамыйча зур шәһәргә юл тотым. Әти-әнинең үгетләве дә, балачак мәхәббәтем – егетем Айназ да тоткарлый алмады. Ул үзе дә хыялымның чынга ашуына комачауламады: «Кал», – дип ялынмады. Автобуска чемоданнарымны урнаштырырга ярдәм итте дә, гаепле кешедәй елмаеп, кул болгап калды. Ул вакытта бик ямансу иде миңа, әмма хыялым татлырак булды. Зур шәһәргә килеп төшүгә мәшәкать әйләндереп алды. Фатир, эш эзләдем. Егетләр турында уйларга вакытым да булмады. Җитмәсә, эш буенча танышкан егетләрнең барысы да Айназдан күпкә калыша иде. Ә ул шалтыратмады да. Мине онытты дип уйладым. 


Белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Эшли башлауга ук Раяз белән таныштым. Ул миннән өч яшькә зуррак иде.  Озаклап очрашып йөрмәдек, никах укыттык. Зурлап туй да ясамадык. Фатир аласы бар иде. Эшләдек тә, эшләдек. Хезмәт хакы да начар түгел. Беренчел кертем өчен акча җыеп, ипотекага фатир сатып алдык. Хыяллар чынга аша икән ул. Минем дә хыялым чынга ашты дип уйладым. Зур шәһәрдә үз фатирым, менә дигән эшем, янәшәмдә акыллы һәм чибәр ирем.


 Бер елдан соң Раязның тугрылыгында шикләнә башладым. Без күрешмибез диярлек. Ул йә командировкага китә, йә төнгә кадәр эштә.  Шикләремне сөйләп, мөнәсәбәтләрне ачыкларга керешкәч, ул бер генә сүз әйтте: «Ошамый икән – аерылышыйк». Шушында безнең сөйләшүгә нокта куелды. Бергә акча җыеп алган фатирыбыз аның исемендә иде. Фатирны аңа калдырып чыгып китәргә көчем җитмәде. Күземне йомдым да яшәдем.  Авырга уздым. Раязның сүзләре тагын мине шаккаттырды: «Аборт ясат! Мин әти булырга әзер түгел әле. Кирәкми безгә бала!» Баланы калдыру турында күпме генә сөйләшеп карасам да, аны уеннан кире кайтара алмадым. 


Абортны бик соң ясаттым. Табиб турысын әйтте: балага узу мөмкинлеге юк диярлек. Тикшеренү өчен юллама бирде. Әмма минем хастаханә юлын таптарга көчем дә, теләгем дә юк иде. Киләчәк тормышымның нинди буласын күз алдыма да китерә алмадым. Кайттым: «Сиңа башка борчылылырга кирәк түгел», – дип әйттем иремә. Ә ул: «Миңа кысыр хатын кирәк түгел!» – дип аерылышырга гариза бирде. 
Беркөнне эштән кайтуыма коридорда ике чемодан тора иде. «Әйдә, тыныч кына аерылышыйк. Миңа проблемалар кирәк түгел».  Бу Раязның соңгы сүзе иде.
–    Ә мин кая барыйм соң? – дидем аптырап. 
–    Бу синең проблема. Фатир минеке. Аңа берничек тә дәгъва итә алмыйсың. Син бик яхшы эшлисең. Фатир арендалап яшәргә акчаң җитәчәк, – диде ул, әле яңарак кына мине  яңа вазыйфага билгеләгәннәренә ишарә ясап. – Ярар, синең белән сөйләшеп торырга вакытым юк. Оляны эштән каршылыйсым бар. Авырлы хатынга игътибар күп кирәк, үзең беләсең.


Соңгы сүзләре йөрәгемә кереп кадалды. Мондый икейөзле кеше белән бер коллективта эшли алмый идем инде. Чемоданнарымны күтәрдем дә вокзалга киттем. Туган шәһәремә кайтып егылдым. Әти белән әни хәтта аптырамадылар да кебек. Кайтасымны күптән көткәннәр иде бугай. Сорашып та җәфаламадылар. Кайту турындагы хәбәр кечкенә шәһәребездә бик тиз таралды. Бай ире куып чыгарган икән, чөнки иренә хыянәт иткән дигән гайбәтләр килеп иреште. Әмма мин бу сүзләргә колак салмаска тырыштым. Түздем! 


Бер атнадан ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Әти белән әни эштә, өйдә ялгызым идем. Аптырап кына ишек ачтым. Анда гөлләмә күтәреп Айназ басып тора иде.  Шул секундта Айназны уйламаган бер көнем дә булмаганын аңладым. Раязны гел аның белән чагыштырып яшәгәнмен икән бит. Елап җибәрдем. Аборт ясаткач та, аерылгач та, шәһәремә кайтырга билет алырга барган да бер күз яше дә чыгармаган идем. Ә монда, коридорда басып торган килеш,  Айназның күкрәгенә башым куеп, еладым да еладым. Ул бер сүз әйтмичә башымнан сыйпады...


Айназ өйләнмәгән булган. «Кайтуыңны көтеп яшәдем», – диде. Озакка сузарга да теләмәде, җитәкләп ЗАГСка алып китте. Язылышырга барган җирдән туктатып, табиблар  миңа куйган диагноз турында сөйләдем. Аны алдарга хакым юк иде. «Мин сине бик яратам. Үзебезнеке булмаса, балалар йортыннан алырбыз», – диде ул. 

Бер елдан соң үземне начар хис итә башладым. Башым әйләнә, һәрвакыт косасым килә. Аптырап шәһәр поликлиникасына юл тоттым. Терапевтка сөйләп биргәч, ул: «Сиңа миңа түгел, гинекологка барырга кирәк», – диде. Аптырап калдым. Бала турында уйлау түгел, хыялланмый да идем бит. Гинеколог караганнан соң өч атналык авырым барлыгын әйтте. Сөенергә дә курыктым. Айназ бу яңалыкны  ничек кабул итәр бит әле?! Ул да: «Мин әти булырга әзер түгел», – дисә?! 
 Бер-ике көннән соң гына бөтен батырлыгымны җыеп, аңа әйттем. Әйтә башлаган җөмләмә нокта куярга да өлгерми калдым, Айназ мине күтәреп алып, әйләндерә башлады. Нәкъ кинодагыча! Хатын-кыз бәхетенең тәмен шул чакта аңладым! 


Бәхет янәшәдә генә икән бит ул. Үз ишегалдыңдагы үлән дә күршенекеннән бер дә кайтыш түгел икән. Кызганыч, кайвакыт бу хакыйкатьне авызың пешкәч кенә аңлыйсың. Кызларга әйтәсе сүзем шул: күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмагыз. Үкенечкә калмасын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар