Логотип
Күңелеңә җыйма

Кияүләрне нишләтергә?

Рәхәткә чыдау да сынау икән. Моны бик яхшы аңлый хәзер Нурҗиһан әби.

Кияүләрне нишләтергә?
Җәй көне атна азагы җиткәнен калтыранып көтеп тора күршедә яшәүче Нуриҗиһан әби. Кияүләр кайта... Ике кияве берсеннән-берсе яхшы дип мактаныр иде, яхшылыкның теге ягы да була икән. «Кешегә сөйли торганмыни, зарлансаң, шул көнне үк авылда көтү кайтуга «рәхәтенә чыдый алмый» дигән атың чыгасын көт тә тор», – дип, миңа шыпырт кына зарланып ала. Рәхәткә чыдау да сынау икән. Моны бик яхшы аңлый хәзер Нурҗиһан әби.
Җомга җитүгә төпчек кызы белән кече кияве кайтып керәләр. Ике көнлек ялларының кирәген бирәләр авылда. Кече кияү олысы янында ким булмаска дип тырышып эшли. Җомга көнне токмачлы ашын ашап ятып йоклый да, икенче көнне иртәнге биштә торып каралты-кураны әйләнә. Күзенә чалынган бер эш тә эшләнмичә калмый. Койманы терәтәсе бармы, чиләк сабы кителгәнме, кәҗәләрнең тагарагы тишелгәнме – барысына да кулы җитә. Шунсыз булмый да. Икенче көнне олы кияү кайтып төшәчәк. Ә ул инде фәлән кадәр эш эшләдем дип, күкрәк киереп, горур кыяфәт белән аны каршы алырга чыгачак. 
Нурҗиһан әбинең мактау сүзләре генә җитсен – көне буе эшлиләр. Атна саен диярлек кайтып эшләп торган кияүләргә эшен дә әзерләп җиткерергә кирәк бит аның. Ул арада печән дә икенче катын өлгерми, бәрәңге төбен өясе дә юк, кәҗәләр абзарындагы тиресне дә узган атнаны гына чыгарып өйделәр, печәнне дә алып кайтып печәнлеккә урнаштырдылар. Эш әзерләп тормаса, үпкәлиләр. 
Җәй көне атна буе эш әзерләп вакыты уза күршемнең. Бу атнаны нишләтим инде дип уйлап, борчылып, кан басымы да уйный башлый аның. Олы кешенең хуҗалыгы да зур түгел, ялгызы яшәүче әбинең кәҗәдән башка малы да юк, печән күп кирәкми. Кияүләргә эш булсын дип бәрәңгесен күп утырта анысы. Аңа бер авырлыгы да тими ул бакчаның, кияүләр эшкәртеп тора, төбенә өя, күмәкләшеп чүбен утыйлар, ералар, казып алалар. Өен яңартудан ни файда – аңа булганы җитә. Анысының да китек җирләре юк, суын керттеләр, мунчасына бик яхшы ремонт ясадылар, капка-коймаларын профнастилдан яңарттылар. «Эш булмаса, үпкәләп, сөйләшмичә йөриләр», – дип борчыла әби. Икенче киявеңне ныграк яратасың, якынрак күрәсең дип гаеплиләр әниләрен. 
Көзен бакчадан соңгы чөгендерләрне, кәбестәләрне җыеп алганны түземсезлек белән көтеп ала Нурҗиһан әби. Шуннан соң бакча ишеген шапылдатып ябып, эш сезонын да яба ул. Кыш көне кияүләрдән кар көрәтеп, кар ташытып кына котыла. Кышын үзләре дә алай еш кайтмыйлар. 
Эшләгәннәренә генә түзәр иде әле, ләкин бу узыш-ярыш тормышларына да кагыла. Эштә генә түгел, үз тормышларын да берсеннән-берсе уздырырга теләп яшиләр кебек. Нурҗиһан әбинең ике кызы да шәһәрдә фатир алып яшиләр. Машиналары да чит илнеке. Моның сәбәбе бер генә дип уйлыйм. Нурҗиһан әбинең ике кияве дә район үзәгендә туып-үскәннәр. Күршедә генә диярлек яшәгәннәр, бер класста укыганнар. Аларның үзара ярышуы балачактан килә дип уйлыйм.  Кечкенәдән узыша-узыша уйнап үскән, аннары бер-берсен уздыра-уздыра мәктәптә укыган ике малай балалыгыннан чыгып җитмәгәнме, әллә үзара ниндидер үчләре бармы, билгесез. 
Бу җәйдә ике гаилә дә ял итәргә барып кайттылар (Нурҗиһан әби дә ял итте алардан). Ялдан соң кызлары кайтып зарланган – берсенең дә ял итәргә акчалары булмаган, ләкин баҗайдан уздырыйм дип, икесе дә кредитка акча алып, яхшы ял йортларында ял итеп кайтканнар. Бу кадәр үк әҗәткә батып ял итеп йөрүдән ни файда дип, хатыннары үзләре дә аптырап кайтканнар. Булмаган акчага бит әле ул... 
Яшьлектәге гадәтләре картлыкта нәрсәгә әверелер, олыгайган саен яманрак булыр бит әле ул дип, куркып тора күршем. Бу ярышны ничек туктатырга? Үзе олы яшьтә булса да, бу кияүләрне нишләтергә, ничек акылга кертергә дә белми күршем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар