Логотип
Күңелеңә җыйма

«Килмешәк» килен булудан уза алмадым

Килен-кайнана темасын еш күтәреп торалар. Уйладым-уйладым да, мин дә үземнең тарихны сөйләргә булдым әле.

Алсу ГАЛИМОВА 
Килен-кайнана темасын еш күтәреп торалар. Уйладым-уйладым да, мин дә үземнең тарихны сөйләргә булдым әле. 
Кияүгә чыгып бер-ике көн үтүгә, кайнанамның «конкуренты»на әйләнүемне аңладым. Бик сөеп-иркәләп үстергән ул малаен. Җитмәсә, ике тапкыр кияүдә булып аерылган кызы да бар. Мин килен булып төшкәч, тормышка булган үчен Эльвира миннән ала башлады: әйберләремә рөхсәтсез кагыла, ризасызлык белдерсәм, зәhәр сүзләр яудыра... Кухняда әнисе белән минем гайбәтемне сатканнарын сизәм. Ишетеп калдым: миңа «авыл гыйбаты» дигән кушамат такканнар. Әйе, мин авыл кызы. Әнием гомер буе сыер савып пенсиягә чыкты, әти – тракторчы, начальник булган туганнар да юк...
 Җае чыккан саен кимсетә кайнанам: 
– Рөстәм интеллигент гаиләсендәге кызга өйләнергә тиеш иде...
 – Терсәк якын – тешләп булмый...
– Ай, ялгыштык... 
Үзләре дә әллә кем түгел түгелен, әни әйтмешли, сәнәктән көрәк булган нәрсәләр: шәхси эшмәкәр булып кисәк кенә баеп киткәннәр. Безнең авылда: «Килен йә – байлык, йә хәерчелек алып килә», диләр. Чыннан да, шулай ахрысы. Мин килен булып төшкәч, эшләре хутка китте аларның. Берничә фатир сатып алдылар, шәп машиналарга утырдылар. Кайнана беркайда да эшләми. Иренең алып кайткан акчаларын саный да, йөгерә-йөгерә банкка барып еврога әйләндерә, кайткач, сейфларына яшереп куя. Кеше акчасында эшем юк, теләсә нишләсеннәр, безнең тормышка гына кысылмасыннар иде дә соң... 
Хөкүмәт эшендә эшләмәгән, биртелмәгән кайнанамның бөтен энергиясе иренә ярауга китә: битенә әллә нинди маскалар ясый, модалы киемнәр тектерә, зарядка ясый. Кайнана үзен бик тә зәвыклы, акыллы итеп күрсәтергә тырыша. Мине дә: «Иртән биштә тор, зарядка яса, ирең уянганга иренең буялган, чәчең ясалган булсын. Ирең бервакытта да сине халаттан күрергә тиеш түгел. Суыткычыңда кулдан ясалган пилмәнең, кәтлитең әзер торсын. Йөзеңнән елмаю китмәсен. Авырсаң да, иреңә зарланма!» – дип өйрәтә. Кайнанам, мин күрсен дипме, зал уртасындагы келәмгә сузылып ята, аякларын әйләндерә, герләр күтәрә... Аннары көзге янына баса да боргаланырга керешә: «Менә күрәсеңме билләремне? Ботларым да синеке кебек калын түгел!» 
8 Мартта ирем миңа француз исле мае бүләк итте. Мин, нигәдер, кайнана алдында мактанасы иттем: «Әни, күрче, Рөстәм миңа нәрсә бүләк итте!» – дидем. Кайнанамның йөзе кисәк үзгәрде, битеннән ясалма елмаюы юкка чыкты. Бер сүз дәшмәде, бүлмә ишеген «шап» итеп ябып чыгып китте. 
Бервакыт иремә чалбар аласы иттек. Яңа фатирыбызда күчкән генә чорыбыз. «Рөстәм, әйдә, бергә сайлыйк», – дим. Ирем: «Син берни белмисең, әнием белә», – диде дә, анасына шалтырата башлады. Кайнана бер сәгатьләп кайсы кибеткә барырга, нинди төстәге, ничәнче размерлы чалбар алырга кирәклеген аңлатты. 
Йөрәккә иң нык тигәне – бала тугач булды. Улыма – 6 ай, фатирыбызда ишек ябылмый. Атна саен, ара ерак дип тормыйлар, кайнанам, кайнатам кунакка килә. Әле күзем ачылмаган, телефон шалтырый: «Алсу, чәеңне куя тор, ярты сәгатьтән килеп җитәбез!» 
Кунаклар килеп кергәндә ашым да әзер, коймагым да пешкән була. Тик кайнанам гына гел гаебемне табып тора шул: «Шулпасын аз кайнаткансың», «Тозы азрак кебек», «Минеке синекенә караганда тәмлерәк чыга»... Чираттагы килүләрендә мантый ясадым. Өстәл янына төзелешеп утырдылар. Ризыкны тәлинкәләргә салып бирдем. Берзаман кайнатам, кисәк кенә урыныннан торды да, мантый салган тәлинкәне өстәл уртасына күтәреп бәрде! Үзе торды да, залга чыгып китте. Пыяла эләгеп, алтын тешен сындырган, харап булдым дип уйладым. Шул вакытта иремнең йөзен күрсәгез! Шәмәхә төскә керде! Хатынының булдыксызлыгыннан хурлангандыр, өйләнүенә мең тапкыр үкенгәндер... 
– Суганың эре туралган! Равил Сабирович бик нәзберек, – диде кайнанам канәгать елмаеп... 
Ирем миңа бик яратып өйләнде. Әнисе белән таныштырган кичне әле дә хәтерлим. Булачак кайнанам өстәлне дә мул итеп әзерләгән иде. Мин бик кыенсынып утырдым ул мәҗлестә, оялудан сүз дә әйтә алмадым. Күбрәк кайнанам сөйләде:
– Безнең гаиләгә килергә хыялланучы кызлар буа буарлык. Күрше Гөлия мәктәптән бирле Рөстәмемне үлеп яратты. Бәхетле йолдыз астында тугансың, улым сине сайлады, – диде ул яшьле күзләрен сөртеп. 
Гаилә тормышының өч елы иремә түгел, ә кайнанама, иремнең сеңлесенә ярарга тырышып үтте. Ничек кенә тырышсам да, кайнана өчен килмешәк килен булып калдым мин. Кызганыч, иремдә дә аңлау таба алмадым. Күңелем белән мине ят иткәннәрен, күралмауларын сиздем. Моның сәбәбе нәрсә булды – аңламадым... 
Тора-бара ирем дә үзгәрде. Эштән соңарып кайта. Ашый да залга кереп бикләнә. Бераздан мине бөтенләй күралмас булды. Бер көнне пешереп куйган пиццамны ашаудан баш тартты: «Синең камырыңнан гарык, рәтле ризык та пешерә алмыйсың», – диде. Безнең арада ир белән хатын арасындагы якынлык бетте. Бер фатирда ике чит кеше булып яшәдек. Авырып китсәм дә, бала чирләсә дә, ир тарафыннан бер җылы сүз ишетмәдем. Балага карата да салкын иде ул. 
Берсендә бала белән авылдан килдем, юып элгән керләремне кемдер җыйган, үтүкләп куйган. «Бездә кем булды?» – дим. «Беркем дә булмады», – диде Рөстәм. Соңрак белдем: мин авылда вакытта ир фатирыбызга сөяркәсен алып килгән булган. Җанашы, үзен сиздерер өченме, булдыклылыгын күрсәтеп мактанырга уйлаганмы, керләрне үтүкләп калдырган. 
Гаилә тормышына соңгы ноктаны смс-хәбәр куйды дисәм дә була. «Ир бирмәк – җан бирмәк», диләр бит халыкта. Бервакыт, ирем сизмәгәндә, васабына килгән хәбәрләрне укып чыктым. Сөяркәсе белән булган су буе язышуларын күреп, миңа шок булды. Ул елаганнарым! 
Кайгырудан чәчем көмеш төскә керде, битемә җыерчыклар чыкты. Нервылар үзенекен итте бугай – төн уртасында сөяркәсенең номерын җыйдым. «Фәхишә, Рөстәмнең хатыны, өч яшьлек баласы бар!» – дип кычкырдым. Шул төнне Рөстәм мине кыйнады. Ләззәтләнеп, тәм табып тукмады...
 Икенче көнне урамнан кергән җиремә шкафлар буш иде. Барлык киемнәрен җыеп, безне ташлап чыгып киткән...
 Кич белән апа хәлемне белергә килде. Өй – буш, минем күзләрем елаудан шешенеп беткән. Апа ишек янына басты да: «Мәет чыккан өй кебек калган», – диде. «Елама, күз яшең төшәчәк, көнендә төшми ул, вакыт узгач төшә», – дип тә өстәде. 
...Аерылышуыбызга биш еллап вакыт узды. Рөстәмнең һаман да башлы-күзле булганы юк. Җыенмый да бугай. Мин исә алар өчен һаман да «килмешәк килен». Сүзләрен җиткереп торалар. Һаман: «Терсәк якын – тешләп булмый. Ай, ялгыштык...» – диләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шатлан котылгансың

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайнаналар шундый алар...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Җәл бик

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин укып чыктым,йорэклэрем жуй итеп китте,(мин узем кайнана кеше).может килен авылдан булганга шулай кимсеткэннэрдер.хэзерге киленнэр килеп кергэн коннэн,узлэренен условиясен куя,АК тозбелэн Аш пешерсэн,рот не возьму. Киленнэр эштэн кайта,берлинны алган кебек,кайнаналар калтырап Тора,пленда калган кебек.минем ике малаемда ойлэнгэн коннэн,эни димэделэр,мин замечания ясамыйм,гаеп тапмыйм,куп курмим,кибеттэн продукты ташыйм,пешерсэм, 50 коннен ашынны ашамыйм диде,икенче килен.ночная ? хорошо ку-кует.мин намаз укый торган карчык.внук елаганда мужиклар еламый елама улым дигэч,мина килен эйтте баланын психа Сын бозасын дигэч дэшкэнем юк.татарча белмилэр внукта,внучкада. Киленнэр зато знает Туган кон житкэч нинди 9 меннен подарок,1 яшькэ.2яшькэ 4менне Эрлэшмим,дэшмим,куп курмим,Чак Чак Лар пешерергэ,эчпочмаклар,гобэдиялэр .ну малай ойдэ булса кухнядадан кайчан чыгасын гына дип тора.бездэ аракы эчкэн,тэмэке тарткан кеше юк.дорес юлдан яшибез

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем шуны эйтэсем килэ яшьлэргэ,аерым торырга кирэк. узлэре ничек булды кайнанага,киленедэ узенэ шулай була. Кияугэ чыга белэлэр,Аш пешереп баласын ашата белмилэр,пакеттагы сухой корм.эле хаман кайнана виноват. Круглосуточно интернеттэ утырмыйлар инде.тонге 2дэ намазга торам.килен интернеттэ.кондез йоклыйсы килэ.дэшмим.алла белэ аны.уз балаларыннан курсеннэр.мина курсэткэнне

            Хәзер укыйлар