Логотип
Күңелеңә җыйма

Киленебез бала көтә. Кемнән? 

Безнең гаиләдә бик күңелсез бер хәл булды. Очына ничек чыгарга моның, киңәш бирсәгез иде...

Безнең гаиләдә бик күңелсез бер хәл булды. Очына ничек чыгарга моның, киңәш бирсәгез иде...

Абыем биш ел элек өйләнде. Озак очрашып йөрделәр, яраткан кешесе белән бәхетле тормыш корып җибәрде. Ни кызганыч, балалары булмады. Биш ел берни түгел, безнең танышлар җиде, тугыз елдан соң да бәби алып кайттылар, анысы кемгә ничек язган бит. Яшь гаилә барыбер борчыла инде, табибларга да күренделәр. Иремнең хатыны Алия апаның бар да әйбәт иде, бераз көтегез, игътибарыгызны башка якка юнәлтегез, үз вакытыгыз белән узарсыз, дигән табиб.  Абый да күренде табибка, анализ нәтиҗәләрен сораган идем, әзер түгел әле, диде. Мин үзем абыйдан соң кияүгә чыксам да, ике балалы әни булырга өлгердем. Алар өчен эч поша, борчылам инде. Берничә айдан кабат сорагач, бар да яхшы диделәр, дип кенә әйтте.  

Һәм менә көтеп алган шатлык: Алия апа бәби көтә. Барыбыз да сөенештек, телефоннан шалтыратышып котлаштык, елаштык. Әти-әни дә бик куанды, шөкер иттеләр. Ай артыннан ай үтте, көмәндәге бала үсте, ләкин абыйның безнең кебек шатланганын бер дә сизмәдем. Хисләрен эчкә яшерәдер, борчыладыр, көтеп алынган бала бит, дип акларга тырыштым аны. 

Беркөнне абый мине кафега чакырды, сөйләшәсе бар, диде. Барганда ук борчылып бардым. Алия ападан яшереп нәрсә сөйләшмәкче була минем белән дип аптырадым. Абыйның сөйләшкәннән соң елыйсыларым килде. Бу ситуациядән чыгу юлы бармы, юкмы?

Абый кечкенә чакта колак арты бизе шешү (свинка) белән авыртканын искә төшерде. «Хәтерлисеңме, температура белән озак чирләдем. Табиб әнигә шул вакытта бу авыруның арты авыр була ала әле, улыгызның киләчәктә баласы булмаска мөмкин, диде. Табиб дөрес әйткән, миңа әти булырга язмаган», – дип әйтте. Шушы сүздән озын чылбыр булып сораулар тезелде. Ничек? Нишләп? Бернишләп булмыймыни? Тукта, ә Алия апа? Әйе, бу сорауга җавап бирү иң кыены иде. Абыйның озак еллар яратып йөргән хатыны кем баласын күтәрә соң алайса. Абый чарасызлыктан күзләрен миңа төбәгән. Анализы начар булганын, табаиб шанслар юк дип әйткәнен Алия апага әйтмәгән абый, алдаган. Алга таба ничек бергә яшисен күз алдына да китермәгән ул. Бала кирәк булса, миннән кит, икенче ир тап дип әйтсенме, миннән балаң булмый, ләкин мине ташлама, мин синнән башка яши алмыйм, дип мескенләнсенме? 

Өч ай буе ике ут арасында яна абыем. Ул, чыннан да, четерекле хәлдә. Беренчедән, хатыны йөрәк астында кем баласын йөртә? Алия апа абыйга тугры булмаган, үзенә башка ир тапкан булып чыга бит. Шуны аңлап, нинди ир булып калсын ул? Бәлки, ул баланың әтисе абыйның дустыдыр, белгән кешеседер, бәлки, ул аннан көлеп йөридер. Икенче яктан тормышта төрле хәлләр була, бәлки, абый үзе дә сәләтледер, әти булу бәхете бардыр анда да? Тормышта төрле хәлләр була – Аллаһы Тәгалә кушса, табиблар сүзенә каршы килеп, могъҗиза булырга да мөмкин бит. Ләкин Алия апага ничек әйтергә соң хәзер: Алия мин сине алдадым, минем бала була алмый дисенме?

Хәзер буласы булган инде, бала яралган, үсә. Алты айдан дөньяга туачак. Абый бу борчуы белән минем белән генә бүлеште. Әти-әниләр берни белми. Мин элек аның уйчан булып йөрүенә, балага сөенмәвенә аптырый идем, хәзер без икебез шундый борчуда. Үз уйларыбызга бирелеп, чыгу юлы эзлибез. Хәзер баланың тууын көтәсе генә кала, аннары анализ бирдерерсең, бәлки, бала синнәндер, дип тынычландырам абыйны. Анализ киресен күрсәтсә, нишләмәк кирәк? Бәлки, белмәмешкә салынып, баланы үзеңнеке кебек кабул итәргә, аны тәрбияләп үстетерергәдер? Үз баласы барыбер булмый бит аның... Ләкин күңел могъҗиза көтә. 
Абыйга кайсы юлны сайларга? Нишләргә икән хәзер?

Исемемне күрсәтмәгез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абыегызның баласы була алмаган белән, Алиянең әни булырга хакы юк мени??! Аңа җиңел, дип уйлыйсызмы? Аның да ими имезәсе киләдер бит! Нинди татлы ул мизгелләр!))) Абыегыз баланы кабул итәргә тиеш. Бала сөясе килү көчле түгелдер, болай сөмсерен коеп йөргәч. Бәлки хатынын нык яратмыйдыр...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сенлекеем. ашыкмагыз. бары да эйбэт. булыр. борчылмагыз. Минем улым да. оч. яшьтэ. свинка белэн. чирлэде. ике баласы бар. хэзер. Аллакаема. шокер. исэн имин булсыннар. Бар да эйбэт булыр. борчылмагыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллахнын рэхмэте кин, уз баласыдыр эле

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балакаем, уртак балагыз кебек үстерегез. Баласыз семья ул, ярты семья, ертык семья. Уртак балагыз кебек кабул итегез. Чын күңелегездән сөйсәгез тыштан сөеп, эчтән янмасагыз, (кешегә чыгармасагыз), карт көнегездә игелекле тәрбиячегез булыр. Аның ансы да бик тиз килеп җитә. ... Өстегезгә гонаһ алмагыз. Төпләп уйласагыз, бер сүзсез шушы уйга киләрсез. Бәхетле семья тормышы телим, балалар. Минем сүзләрне дөрес аңласагыз иде.....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Беззен мэктэптэ бер вакыт ботахелэ свинка менэн сирляне, барыхынында балалары бар. Если сомнениеларыгыз булха, бала тугас генетический анализ яхатыр агаегыз. Катынына ышанмаска нигезе бар мени, узегез озак йороп ойлэнештелэр тихегез бит.

            Хәзер укыйлар