Логотип
Күңелеңә җыйма

Хыялдагы ир-ат 

Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 


Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 


 Бу карарым мәктәпне алтын медальгә тәмамларга ярдәм итте. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре төзелеш институтына беркайгысыз укырга керергә мөмкинлек бирде. Анда да җырлап кына укыдым, төрле грантлар оттым. Яхшы укуымны күргән факультет җитәкчелеге мине республиканың иң яхшы төзелеш оешмасына стажировкага җибәрде. Диплом алганда инде мин ул оешманың законлы хезмәткәре идем. Эш урынымда да тырышлыгымны бик тиз күреп алдылар. Биш ел эчендә кече белгечлектән бүлек башлыгы вазыйфасына җиттем. Шәхси тормыш турында уйламадым да. Көне-төне эштә булдым. Ә эш атын кем яратмасын?! Мин ул вакытта бары тик карьера турында гына уйладым. Башка бернәрсә дә кызыксындырмады. Кияүгә чыксам да бай иргә чыгам дип уйладым. Әмма андый ирләр күптән өйләнгән иде инде. Минем, алар теләгәнчә, сөяркә ролендә йөрисем килмәде. Качып-посып очрашулар – үзен хөрмәт итмәгән хатын-кызлар өчен дип санадым. 


Шулай тыныч кына эшләп йөргәндә дөньямның асты-өскә килде. Безнең оешмага яңа җитәкче урынбасары килде. Миннән күпкә өлкән булса да, җыелышларда миңа карап алуы ошый иде. Аның аерылган кеше булуын да белдем. Гаиләсез, аягында нык басып торган перспективалы кеше гаилә кору өчен менә дигән партнер дип уйладым. Миңа карата битараф булмавы да сизелде. Аның ярдәме белән  миңа зур бер проект тапшырдылар. Ул проектны башкарып чыккач, оешма җитәкчелеге алдында бәям тагын да үсеп китте. Көтмәгәндә минем өчен аерым кабинет әзерләнәчәген әйттеләр. Монда да җитәкче урынбасары кулы уйнаганын аңладым. Әмма ул үзе килеп бер сүз дә әйтмәде. Ремонт беткәнен көтеп тә тормый кабинетка күчендем. Минем тизрәк үз кабинетымда эшлисем килә иде. Хыялым чынга ашты – хәзер зур җитәкчеләр кебек аерым бүлмәм булачак. Әмма тыныч кына эшли алмадым. Ремонт ахырына кадәр төгәлләнмәгәнлектән әле бер җирне кереп төзәтеп чыгалар, әле икенче җирне карап чыгып китәләр. Андый кереп чыгучыларга игътибар да итмәдем. Әмма соңгы кергәндә мастер жалюзиларны бик озак элде. Эш беткәч, ишеге ныклап ябылып бетмәгән шкафны төзәтте, берәм-берәм урындыкларны карап чыкты. Минем сабырлыгым төкәнде:


– Сез әле озак булырга җыенасызмы? – дип сорадым ачуымны басарга тырышып.
– Сезнең өчен тырышам, үзем өчен түгел, – диде мастер елмаеп. Шунда гына аның минем яшьләрдәге егет икәненә игътибар иттем. Иреннәре генә түгел, күзләре дә елмаеп миңа карап тора.
– Алайса, әйдәгез, тизрәк эшләгез, – дидем тагын да җитдиләнеп.


Ул башка бер сүз эндәшми эшен дәвам итте. Аннан соң саубуллашып чыгып китте. Икенче көнне иртән эшкә килүемә кабинет ишек төбемдә бер коробка күгәрчен сөте конфеты ята иде. Кечкенә генә язуы да бар: «Баллы ризык кәефне күтәрә». Бу күчтәнәчнең кичәге мастердан икәнен шунда ук аңладым. Кара син аны кая үрелә! Күзләре көлеп торса да, хуҗалык бүлегендә эшләүче мастерның бу кыланышын әрсезлек дип кабул иттем. Кабинетка кердем дә, конфетын чүплеккә аттым. 


Берничә көннән соң ул егет коридорда очрады. Ерактан ук елмаеп исәнләште. «Конфет ошадымы?» – дип сорады ул якынлашкач. Ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем. «Җиләк-җимештән баллырак ризык ашамыйм», – дидем дә китеп бардым. Мондый мөнәсәбәттән соң ул миңа якын килмәскә тиеш иде инде. 


Төзүчеләр көне җитте. Бу көнне безнең оешмада зур бәйрәм. Бер-беребезне котлыйбыз, җитәкчелек зур банкет ясый. Оешмадагы барлык хатын-кызлар бизәнеп-төзәнеп килә, әбәттән соң без офиста бәйрәм итә башлыйбыз. Икенче көнне традиция буенча табигатькә чыгып дәвам итәбез. Мин дә бу көнне аеруча матур булырга тырыштым. Эшкә килгәнче матурлык салонына барып прическа ясаттым, макияж ясадым, махсус күлмәк алган идем, аны кидем. Бу көнне күңелем төшкән кешенең миңа килеп эндәшүен көттем һәм шуңа бик ышандым. Хыялымдагы ир минем күреп аһ итәргә тиеш иде. 
Эшкә ктлгәч, баскычтан менгәндә  теге мастер очрады һәм барган җиреннән туктап калды. «Сез бүген тагын да чибәррәк. Бәйрәм белән сезне», – диде ул берни булмагандай. Аның авызы колагына җиткән иде. Бу әрсезлеге кабат чыгырымнан чыгарды. Коры гына рәхмәт әйтеп китеп бардым. Аның минем арттан карап калганын тойдым. Бу көнне иртән үк аны түгел хыялымдагы ирне очратырга теләгән идем бит. Аның өчен киендем-ясандым, аннан комплиментлар аласым килде. Бу әрсез алабайдан түгел! Офиста көне буе бәйрәм рухы булды. Әмма җитәкче урынбасары мине котларга кермәде, аны хәтта табын тирәсендә дә күрмәдем. Кәефем кырылды. 


Инде кешеләр кайтып китә башлады. Ә мине өйдә көтмиләр. Шуңа офистан бервакытта да эш көне тәмамланды дип, ашыгып-кабаланып чыгып китмим. Бүген дә ашыкмадым. Бәлки, керер... Шул вакыт ишек ачылып китте дә, зур чәчәк букеты тоткан урынбасар пәйда булды. 
– Бәйрәм белән! Гөлназ Рифовна, сез бүген аеруча гүзәл. Бүлмәгезгә ияләштегезме? Сезгә ошыймы?


Мин эредем. Нәкъ  хыялымдагыча! Хыяллар чынга аша икән. Ул букетны бирде дә, кулымнан үбеп алды. Җитмәсә, джентльмен! Барып бүлмә ишеген япты. Без бераз сөйләшеп басып тордык та, ул кисәк кенә бик дорфа итеп кочаклап алды. Көтмәгәннән куркып киттем. Ычкынырга теләп чәбәләнә башладым.
– Син инде бүген көне буе мине көттең, шулаймы? Минем өчен киенеп-ясанып килдең. Нәрсә ошамый инде хәзер? Бу кабинет өчен түләргә кирәк булачагын башта ук белгәнсеңдер, син кечкенә кыз түгел инде. Суфый булып кыланма!


Минем каршыда инде бөтенләй башка ир-ат иде һәм мин бу кешедән бик курыктым. Аның кулларыннан ычкынмакчы булдым, ә ул куллары белән мине тоткалавын дәвам итте. 
– Җибәрегез! – дип кычкырдым. 
Үземне шулай мыскыллаганнарына күземә яшь тыгылды, хәтта укшыйсы килә башлады. Шул вакыт ишек ачылып китте. Кулына бер кәрзин җиләк-тимеш күтәреп, теге мастер килеп керде.


–    Нәрсә булды монда? – дигән аның көчле тавышы урынбасарны айнытып җибәрде кебек. Ул миннән кулларын алды да, мыскыллы елмаеп: 
– Ә менә кем белән кызыксынасыз икән. Гади эшче классы ошый икән сезгә. Бәйрәм белән тагын бер кат, – диде дә чыгып китте. 
Гарьлегемнән елап җибәреп урындыкка барып утырдым. 
– Еламагыз, Гөлназ Рифовна, менә сезгә җиләк-җимешләр алып килдем, – диде. 
 Тушьларым агып, буялган күзләремне күтәреп аңа карадым. Ул һәрвакыттагыча ихлас елмаеп басып тора иде. Минем сүзләрне онытмаган бит. Шоколад түгел, җиләк-җимеш алып килгән. 
– Исемең ничек соң синең?
– Зөфәр.
– Рәхмәт сиңа, Зөфәр. 


Ул мине озатып куйды. Шул көннән башлап без аралаша башладык. Мин аңа шундук гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Әмма аның белән тыныч иде. Булып узган хәлләрдән соң ул да, мин дә бу оешмада кала алмый идек. Икебез дә киттек. Эшне тиз таптык, Зөфәр әкренләп үзенә дә эшли башлады. Куллары алтын бит аның! Бераздан бригада да җыйды. Җитәкче хатын-кыз белән очрашыр өчен җитәкче ир-ат булырга кирәктер инде, дип көлде ул. Тагын бер елдан без өйләнештек. Хәзер Зөфәргә карыйм да, яратмаган кеше белән ничек яшәргә исәпләдем икән дип уйлыйм. Хыялымдагы ир-ат менә шушы гап-гади егет Зөфәр булган икән бит. Мине үлеп яратуы, иң элек минем хакта уйлавы, мине бәхетле итәргә тырышып яшәве мәхәббәтемне яулады да инде...   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Их, шундый бәхетле хатын-кызлар, игътибарлы ир-атлар күбрәк булса иде! Бәхет өчен күп кирәкми безгә...

    Хәзер укыйлар