Логотип
Күңелеңә җыйма

Хуш, мәңгегә хуш...

Абыйның бер дусты бервакыт безгә бик еш килә башлады. Килә дә, күбрәк минем янда чу­ала. Шулкадәр яратмыйм мин моны — күрүгә бала йоннарым кабара. Җае чыккач, үзенә дә әйттем, оша­мыйсың, дидем. Дәшми генә тыңлады, аңлады, ки­леште кебек. Котылдым, дип сөенгән идем, ә ул, беләсезме, нишләде? Яны­ма берәр егет килүен ише­түгә, аның белән дуслашкан була да, минем турында җыен начар сүз сөйли баш­лый. Һәм безнең аралар үзеннән-үзе суына...
Туган көнгә барган җирдә бер фронтовик белән та­ныштым. Бер-беребезне шактый ошаттык шикелле. Кирәк бит, ул теге минем арттан йөргән егет — Да­вытның туганы булып чыкты. Давыт бу яңалыкны, әлбәт­тә, ишеткән. Ишетүгә, билге­ле, абыйсы янына йөгергән.
Без берничә кич кенә оч­рашырга өлгердек. Егетем: “Өйләнешик”, — дип, сүз башлады. Мин нәрсә уйлар­га, нәрсә әйтергә белми торган арада: “Тик минем туйга кадәр сине якыннанрак беләсем килә”, — дип өстәде. Өнсез калдым. Да­выт бу юлы чаманы бөтен­ләй югалткан — әнә нәрсә уйлап чыгарган... Юк, аклан­мадым, борылдым да китеп бардым. Ул гафу үтенергә, мине туктатырга теләде. Туктамадым. “Хуш, мәңгегә хуш”, — дип кенә әйтә ал­дым.
Көннәрем мәхшәргә әйләнде. Тамагымнан ризык үтми, күземә йокы керми, елыйм да елыйм. “Кеше хәзер минем турында ни уй­лар?” — дим. Урамга чыгып күренергә, танышларга сүз дәшәргә куркам. Күрше­бездә бер карт укытучы яши иде. Беркөнне шул безгә ки­леп керде. Мин өйдә ялгыз гына, һәрвакыттагыча күз яше түгәм. “Нәрсә булды, балам?” — ди. Беркемгә дә сөйләгәнем юк иде — сөйләдем аңарга. “Ела, кы­зым, ела, — диде ул миңа.— Вакыт узар да, бу кайгың онытылыр. Яралы йөрәгең
дә төзәлер, үзеңә дигән бәхетеңдә килер”.
Бер карасаң, гап-гади сүзләр кебек, әмма алар мине чынлап торып тынычландырдылар. Давытның очраган саен: “Мин исән ча­гында башка берәүгә кияүгә чыкмыйсың”, — дип кабат­лауларына да исем китми башлады.
Ә аннан гел көтмәгәндә Казахстаннан апам кайтып төште һәм мине үзе белән алып китте. Озак та үтми бер хәрбигә кияүгә чыктым. Мине алырга дип, Фео­досиядән кадәр килде ул офицер егет. Яратышып яшә­дек, матур гомер кичердек.
Ике елдан соң “Давыт авариягә очрап үлде”, дигән хәбәр килеп төште. Рән­җүем беткән иде инде, “урыны җәннәттә булсын”, дип кенә әйттем.
Сафура ФИЛЛИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элегерэк был язманы кайзалыр укыган инем

    Хәзер укыйлар