Логотип
Күңелеңә җыйма

Ходай биргән күршеләрем 2

Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem)

Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә тезелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәһәт кенә узып китү ягын карый. «Әйдә, Галия, бераз безнең белән сөйләшеп утыр», – диючеләргә «Вакытым юк әле, ашыгам», – дип, кырт кисеп җавап кайтара. 
Арча ягын бик кунакчыл як, диләр. Халкы да гади, эш сөючән.  Галия апа фатирына яшәргә кергән студент егетнең әти-әнисе бик тырыш кешеләр булып чыкканнар. Терлек асрыйлар, атна саен Казан базарына килеп сөт, каймак, эремчек, тавык йомыркасы сатып китәләр икән. Йортлары да зур, мунчаларын ике көнгә бер ягып торалар. Бер туганы да калмаган ялгыз әбине  Ильясның әти-әнисе бик җылы кабул иткән. Кунакка чакырып торалар икән.  Шулай итеп, бер дә уйламаган җирдән Галия апабыз Арча якларының кадерле кунагына әверелде дә куйды. Атна саен диярлек авылга китә, мунчалар кереп, күчтәнәчләр төяп кайта хәзер әбиебез.  
Җәйнең бер матур көнендә, сәгать көндезге унберләр тирәсендә булыр, йортыбыз каршына яшел төстәге «Нива» машинасы килеп туктады. Мин ашка токмач кисеп ята идем, тәрәзә ачык булганга урамда йөргән кешеләр тавышы да, сөйләшкән сүзләре дә  ачык ишетелә. Онлы камырымны ташлап, кухня тәрәзәсенә карадым. Без яшәгән фатир икенче катта урнашкан, тәрәзәдән ишегалды уч төбендәге кебек күренә. «Нива» машинасыннан ап-ак сакаллы, шәп костюм кигән мөселман бабае килеп чыкты. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге бабайга охшаган иде ул. Без йортта яшәүчеләрне ун бармагыбыз кебек беләбез, бу кеше исә таныш түгел. «Кемгә дә булса авылдан кунаклар килгәндер» дип уйлап куйдым. Нигәдер күңелемне кытыклап кызыксыну уянды. Кем бу бабай, нишләп йөри икән? Бабай егетләрчә тиз-тиз атлап машинасын әйләнеп чыкты  да пассажир ишеген ачып җибәрде. Үз күзләремә ышанмыйча тордым: кулына бакча чәчәкләре тотып Галия апа килеп чыкты. Тагын нәрсә белән шаккаттырырга уйлаган инде күрше? Кызыксынуымнан түзә алмыйча балконга ук атылдым. Галия әбиебез  эскәмиядә тезелешеп утырган карт-карчыкларны күрмәмешкә салышып, подъезд ишегенә кереп югалды, артыннан ике зур пакет күтәргән сакаллы карт атлады. 
Ярты сәгать тә узмады – ишектә звонок яңгырады. Ачсам, Галия апа басып тора. Мин андагы үзгәрешләрне үз күзләрем белән күрдем: битләре алсуланган, үзе май кояшыдай балкый. Күршемне түргә чакырдым, чәй эчәргә кыстадым. 
– Ралия, туганым, чәй эчәргә вакытым юк. Бик ашыгам, өйдә бабаем көтә. Сиңа йомыш белән кердем, – ди бу .
Мин Галия апаны түр якка чакырдым. Ул йомшак кәнәфигә килеп утырды да, ашыга-ашыга сөйли башлады.
– Минем бит, күршекәем, бу җомга никахым була, сине ирең белән кәләш ягыннан шаһит итеп чакырмакчы булабыз. 
Бу сүзләрне ишеткәч, ачылган авызымны яба алмыйча катып калдым. Төш дисәм, төш түгел инде, халат кесәсеннән ботымны да чеметем карадым. Авырттыра, димәк, мин үз аңымда. Галия апа да чынбарлыкта, куйган тешләрен җемелдәтеп миңа карап тора. Димәк, ишеткәнем дә ялган түгел.
Аптыраганымны сизгән Галия апа кет-кет көлеп җибәрде.
– И күршекәем, яшем 70 тән узгач, бәхет елмаер дип уйламаган идем. Барысына да квартирантым Ильяс сәбәпче. Ул балакайны миңа Ходай Тәгалә үзе җибәргән, үзе. Мин бит ирем белән 20 ел торган кеше, балабыз булмады. Самир бабаң йөрәгенә инфаркт булып үлеп китте, мин ялгыз утырып калдым.  Үлгәнче берүзем яшәрмен дип уйлаган идем, язмышым белән килешкән идем инде. Картайган көнемдә квартирамны сатып, картлар йөртына китәрмен дип уйлаган идем. Буадагы картлар йортын да белешеп куйдым әле.  Картлар йорты урынына Арчаның иң матур бабаена – Галимуллага  кияүгә чыгарга язган бит, –  диде ул.
Галия апа ашыга-ашыга эч серен бушатты. Юкка гына атна саен студент егеткә ияреп Арча ягына чапмаган икән. Ильяслар күршесендә ялгыз бабай яшәгән. Ул аның белән кайтуының икенче көнендә үк танышкан. Бакчада чүп йолкып йөрүче Казан кунагын  ерактан күреп алган бабай. Койма ярыгыннан озак кына күзәтеп торган, сәбәп табып, чиләгенә авыл күкәйләрен тутырган да  кунак әбисе белән танышырга кергән. 
Галимулла абыйның ике улы бар, үз тормышлары белән яшиләр. Олысы  Казанда зур түрә ди, коттеджлар төзеп сата торган фирмасы бар икән. Кечкенә улы авылда фермер. Галимулла бабайның хатыны дүрт ел элек үлеп киткән. Йорт-җире яхшы, терлекләр асрый, урман читендә умартасы да бар. Яшь вакытларында Себер якларында эшләгәч, пенсиясе дә әйбәт.  Байлыгы да бар, бар нәрсәсе җитеш, тик ялгызлыкны авыр кичергән. Балалары: «Әти нәрсәгә сиңа картаймыш көнеңдә шуның хәтле терлек, бетер», – дисәләр дә, бабай аларны тыңламаган. «Эшләмәсәм, мин үләм», дип кенә җавап бирә икән. Күршеләрендә кунак әби пәйда булгач, Галимулла бабайның күңеленә корт кергән, төннәрен йоклый алмый изаланган. Келәттә саргаеп утырган тальян гармунын алып чыгып капка төбендә җыр суза башлаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ач күзеңне, дөнья бу шушы инде, кемне кая ни көткәнен алдан белеп булмый бит, бәхетле булырга беркайчан да соң түгел

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гомер юлынын, озынлыгына карап, Кеше кун,еле картаймый😁😍 Кун,ел hэрчак яшь булып калачак 😇 Бар кешелэр тумыштан картайган, бар кешелэр - яшенэ карамыйча кун,еллэре картаймый... Менэ шундый яшь кун,елле ике кешенен, Аллаhы Тэгалэ Узе ике тормышнын, тар юлларын бер кин, юлга берлэштергэн!!! Ак бэхетлэр телэп калыйк бу ян,а парга, озын-озак булсын аларнын, гомерлэре пар канатлар булып !!!

      Хәзер укыйлар