Логотип
Күңелеңә җыйма

Ходай биргән күршеләрем

Без кызыл кирпечтән төзелгән 9 катлы йортта яшибез. Торган җиребез шәһәрнең тыныч урамында, шау-шулы трассадан читтә урнашкан...

Без кызыл кирпечтән төзелгән 9 катлы йортта яшибез. Торган җиребез шәһәрнең тыныч урамында, шау-шулы трассадан читтә урнашкан. Йортыбызның төзелүенә 40 еллап бардыр, «Ленинград» проекты белән төзелгән, балконнары да «карлыгач койрыклы», урысча әйтсәк: «Ласточкин хвост». Чыннан да, карлыгач койрыгын хәтерләтә шул: бер ягы киң, икенче ягы тар. Хәзер генә балконнарны киң итеп эшлиләр, акчаң булса аерым бүлмә итеп үзгәртергә була. Кызым белән кияү ипотекага фатир алгач балкон ишеген алып аттылар да, диварны җылытып, торба суздылар: оныкка менә дигән бүлмә булды. Хәзер шуны законлаштыра алмыйча судтан судка чабалар, Ходай хәерлесен бирсен инде. Ирем белән өч бүлмәле фатирыбызда бик тату гына яшәп ятабыз, зурайтасы да, кечерәйтәсе дә юк. Аллаһы Тәгалә биргәненә шөкер итеп гомер кичерәбез. «Хрущевка»лардан соң, «Ленинград» проекты буенча төзелгән йортлардан фатир ала башлагач, халык бик сөенде инде. Заллары да зур, кухнялары да киң, иң мөһиме – туалет, ванна бүлмәләре аерым! И-и, рәхәт заманда яшәгәнбез инде, элек эш урыннарында чират торып бушка фатир ала идек бит. Берне генә түгел, икешәрне, өчәрне алган кешеләр дә булды. Профсоюзда торганнар, коммунистлар, күп баласы булган гаиләләр чират тормыйча гына ала иде фатирларны. Коммунизмда яшәп калганбыз бит, коммунизмда. Мин һаман Советлар Союзын сагынып искә алам. 

Аллаhка шөкер, йортыбызның фундаменты бик нык: кичә төзелгән шикелле балкып, ялтырап тора. Яшәүче хуҗалар да бик уңган: өй каршындагы полисадникаларда пенсионерлар ярыша-ярыша чәчәкләр үстерә, подъезд эчләре дә бик чиста. Минем күршем 57 яшьлек Сәмига ике көнгә бер тапкыр иртәнге дүрттә торып баскычларны себереп-юып чагара. Әлбәттә, бушка түгел, без ай саен түләп килгән коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанциясендә «уборка подъезда» дигән аерым графа бар, аена 300 сум шунда китә. Хәзер шәһәр фатирларында тору бигрәк кыйммәткә төшә инде, ике елга бер тапкыр түләүләрне арттырып кына торалар, акчаны кайдан җиткерергә белмәссең. Шуңа йортыбызда торучы кайбер пенсионерлар зур фатирларын кечерәккә алмаштыра башлады, кайберләре үзләре янына яшәргә студентларны кертү әмәлен тапты. 60 нчы фатирда яшәүче Галия апа бу бизнеска башы-аягы белән чумды. Ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсенә культура институтының өченче курсында укучы Лилия исемле кызны кертте. Әби студентны кертте-кертүен, ләкин кызның башка ата-ана баласы булуын гына онытты: Лилиясен үз оныгы итеп күрә башлады. Кыз кая бара, кайдан кайта, ничәдә кайта, кем белән телефоннан сөйләшә – бөтен нәрсәне әби контрольдә тота икән. Без квартирантның ничә сумга күлмәк сатып алганын, нинди егет белән очрашканын, ничә сумлык помадалар кулланганын – кыскасы, бар нәрсәдән хәбәрдар булып тордык. Хәзер яшьләр үзләре дә төшеп калганнардан түгел, хокукларын беләләр, сүз өчен кесәгә кереп тормыйлар. Әбинең бәйләнчек холкыннан туйган студент кызның түземлеге озакка җитмәде, ике ай да узмады, киемнәрен пакетка төягән дә качып киткән. Бу яңалыкны эскәмиядә тезелеп утырган күршеләр ике көн буе сөйләде. Галия апа берәр атна бик моңсу кыяфәттә йөрде. Хәтта кан басымы күтәрелеп китеп, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттырды. Врачлар бик тиз килеп җитте. «Әби үлә» дип коты чыккан күршеләр, конфет, чәй тотып, Галия апа яшәгән фатир ишек төбенә җыелды. Әби үлә-нитә калса, бәхиллеген алып калырга иде исәбебез. Авыруыбыз теге дөньяга китеп барса, конфет-чәйләр нигә кирәк инде, йә? Бу безнең башка кереп тә карамады.

«Скорая» машинасына утырып килгән яшь кенә кыз күп сөйләнеп тормыйча әбинең кан басымын үлчәде дә, кара сумкасыннан димедрол шешәсе алып, авыруның арт ягына «шап» иттереп энәсен китереп тә кадады. Әбиебез хәтта «дерт» итеп куйды. Күршебез үлмәде. Хәлләнеп китте, терәлешеп каткан күршеләрен күргәч, кулын селти-селти безне фатирыннан куа башлады. Артыбыздан фатир ишеген «шап» итеп ябып, эчтән бикләп тә куйды. Без күчтәнәчләребезне тоткан хәлдә өйләребезгә таралыштык.

Күршебез ямансулап озак йөрмәде, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укып йөрүче яулыклы ике мөселман кызын фатирына кертте. Берара ул күздән-баштан югалып та торды. Үзе дә кызлар белән беррәттән намаз укый башлаган дигән хәбәрләр ишетелде. «Йортыбызның үз остабикәсе була», – дип шатланып бетә алмадык. Мәҗлес уздыра-нитә калсак, мәчеттән бер белмәгән хәзрәтләрне чакырып торасы булмас, Галия абыстай гына дога укып утырыр, диештек. Ләкин сөенүебез озака бармады, әби мөселман кызлары белән дә озак тора алмады. «Суны күп түгәләр, артларыннан чүпрәк тотып, идән сөртеп йөрим», – дип зарланды ул. Бер уйлап карасаң, әбине дә аңларга була инде. Фатирында ремонт ясалмаган, ваннасы да иске, унитазы да 30 еллык. Суның һәр киловаттын тикшереп, язып тора. Ә монда кызлар көнгә биш тапкыр тәхарәт алалар, госел коеналар, төн уртасында тәхәдҗүд намазы укырга дип йокыларыннан сикереп торалар. Таң атмас борын, тәхарәт алып иртәнге намазга басалар. Галия апаның йокысы кача, эчендә җеннәре котыра башлый. Мөселман кызлары ничек килеп кергән булсалар, намазлыкларын тотып әби фатирыннан чыгып та киттеләр... Яулыгын татарча, дүрт почмаклап бәйли башлаган күрше әбиебез аны салып атып, урамга чыгып баскач, без шаккатудан өнсез калдык.

Квартирант кызлар белән хушлашкач тагын моңсуланып калды әби. 9 катта яшәүче бухгалтер Марина Григорьевна «Авито»да Ильяс исемле егетнең белдерүенә тап булган. Авыл хуҗалыгы институтында укучы икенче курс студенты яшәргә бүлмә эзли икән. Галия апага шушы белдерүне күрсәткән. Әбиебез озак уйлап тормыйча күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, студентны «консультация» гә чакырган. Егет Арча районындагы кечкенә генә бер авылдан икән, татарча яхшы белә. Ишле гаиләдә үскән, тулай торакта яшисе килмичә, фатир эзли икән. Әби белән Ильяс шул ук көнне очрашканнар, ошатышканнар, түләү бәясен килешкәннәр. Егет шул ук көнне әйберләрен төяп әби фатирына күченде. 

Галия апага бәхет елмайды! Атна саен студент авылына кайта, сумка төяп ит, бәрәңге, авыл йомыркасы алып килә. Йортта яшәгән башка пенсионерлар көнләшүдән телсез кала яздылар, фатирга кертергә авылдан килгән студентлар эзләргә керештеләр.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khoday-birgn-krshelrem-2

Фото: Freepik">фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар