Логотип
Күңелеңә җыйма

Хезмәт хакын кайнанама бирергә тиешме без, юкмы?

Бик акыллы бер киңәш бирүче булсын иде миңа – бу хатны шуңа язам.

Бик акыллы бер киңәш бирүче булсын иде миңа – бу хатны шуңа язам. 
Без гаиләбез белән авылда, иремнең әти-әнисе белән бергә яшибез. Ике бала үстерәбез. Мин күптән түгел декрет ялыннан чыктым, эшли башладым. Бөтен проблемалар да мин эшкә чыккач башланды. 
Кайнанам әле пенсиядә түгел, үзе дә эшләп йөри. Бала белән өйдә утырганда йорттагы барлык эшләрне дә эшләп торырга тырыштым: өйне чиста тоттым, алар кайткан җиргә ашарга пешердем. Авырсынып башкармадым боларны: минем урында һәркем шулай эшләр иде. Балалар көйсезләнеп торып, кайсы көнне өлгермәсәм дә сүз әйтүче булмады – гадәти хәл дип кабул иттеләр. Дус кызларымның кайнана-кайнаталары белән ничек интегүен күреп, шөкер, без әйбәт яшибез, дип гел куана идем. 
Мин эшкә чыгып, беренче хезмәт хакымны алыр вакыт җиткәндә, кайнанам гел: «Элек без акчаны кайнана кулына кайтарып бирә идек», – дип сөйли башлады. Башта моңа әллә ни игътибар итмәдем. Болай, ул чакларны искә төшереп кенә сөйли дип торам. Аннан ирем үзебез генә калганда шул хакта сүз кузгатты: «Әни хезмәт хакларыгызны миңа бирә торган булыгыз. Йортта акча бер кулда булырга тиеш», – дип әйтә. Нишлибез?» – ди.  «Син моны миннән чынлап торып сорыйсыңмы, әллә шаяртасыңмы?» – дим аптырап. Чынлап булып чыкты. 
Миннән таләп  итеп сорый алмаса да, иремә ул бу хакта көн саен әйтә башлады бугай. Аның ике ут арасында калуын күреп тордым. Акчаны бөтенләе белән әнисенә кайтарып бирүгә ул, әлбәттә, риза түгел, шул ук вакытта әнисен үпкәләтәсе дә килми. Бөтенләй кәефе төшеп йөрүен күреп: «Әйдә соң, ул теләгәнчә эшләп карыйк, бирик», – дип үзем әйттем. Дөресрәге, иремне кызгандым. 
Ярый, хезмәт хакларыбызны кайтарып бирдек. Карталардан алып, үзебезгә бер тиен калдырмыйча... Моңарчы да гел үзебез өчен генә тотмадык, алар хисабына гына яшәп ятмадык без. Зур чыгымнар булса, хәлдән килгәнчә кушылдык, ашау-эчүдә дә гел аларга гына  салынмадык. Әле бит соңгы елларда ирем гел үзе генә эшләде, мин балалар белән утырдым. 
Акчаны кайтарып биргән атнаны ук садикта балаларның туган көннәренә бүләккә дип акча җыйдылар. Үземдә юк бит инде хәзер акча, әнидән сорыйм. Шуңа-шуңа кирәк дип аңлатам. Бирмәде! «Туган көннәренә бүләк болай да үзебез алабыз. Тагын нәрсәгә ул?» – ди.  «Соң бөтенесен туган көннәрендә котлаганда безнекеләр дә көтәр бит. Котламагач, нәүмиз булырлар», – дим. Ишетергә дә теләмәде! «Менә әйттем бит, сез акча тота белмисез!» – дип дулап ук китте. Сүз зурга китәр дип тизрәк туктадым.  Балаларны бүләксез дә калдыра алмыйм бит – акчаны ападан сорап алдым. 
Ярый, монысы узды, оныттык.
Икенче тапкыр тавыш әниләргә кунакка барганда чыкты. «Күчтәнәчкә акча кирәк иде», – дим. «Барган саен нинди күчтәнәч алу инде ул?» – дип шаккатырды ул мине. «Мин бит әллә нәрсә алмыйм, буш кул белән бармас өчен генә», – дим. Әниләр бернәрсәсез килсә дә сөенә инде анысы безгә, тик аларны да сөендерәсе килә бит. 
Буш кул белән бардык инде... Әнигә кәефем юклыкны ничек тә белгертмәскә тырыштым. Өйгә кире кайткач та, берсе белән дә сөйләшәсем килмәде. 
Өченче тапкыр тавыш иремнең дуслары туган көнгә кунакка чакыргач булды. Боларга инде буш кул белән барып булмый да булмый. «Бөтен чакырган җиргә йөрмәсәгез дә ярар. Акча туздырып», – диде ул. Ирем үзе дә сорап карады – барыбер бирмәде... «Балалар авырта, барып булмый», – дип әйтергә туры килде. Монысына миннән бигрәк иремнең кәефе кырылды. Иң якын дустын туган көне белән котлый алмады бит. Ничә елга беренче тапкыр. 
Башка очракларны сөйләп тә тормыйм. Кайнанамны әйтерсең алыштырып куйдылар – сораганда акча бирсә дә, мең сүз әйтеп бирә. Тормышның бөтен яме китте. Хәзерге заманда болай яшәүчеләр юктыр инде ул – борынгыча акчаны кайнана кулына кайтарып бирүчеләр, дим. Күреп торам, иремә дә бу ошамый, әмма әнисенә әйтә генә алмый. Аның каравы, аңа булган ачуын миндә чыгара. Мин дә шулай бугай – гел эләгешә, әйткәләшә башладык. 
Сездән шул хакта киңәш сорарга телим дә. Нишләргә соң хәзер? Иремне дә югалтасым килми, кайнанам белән дә гел ачуланышып яшәргә теләмим. Бер түбә астында дошманнар булып яшәп булмый бит инде. Тик акчаны аңа бирүне дәвам итсәк, без тиздән дошманнарга әйләнәчәкбез. Инде әйләнмәгән булсак... Нинди сәбәп табып, акчаны аңа бирмәскә икән? Сезнең белән шундый хәл булмаган идеме?
Алия (исемемне үзгәртеп язам).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезгэ аерым яшэргэ кирэк, болай тора алмыйсыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Болай дәвам итсә гаиләгез таркалачак.Сезгә кичекми үз куышыгызны булдырырга кирәк.Җан биргәнгә җүн бирә.Әниегезне үзгәртә алмассыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сезнен уз гаилэгез,ике балагыз бар.нишлэп инде тиененэ кадэр кайнанага бирергэ тиешсез акчагызны.житмэсэ кайнанасы узе дэ эшли.бу минем фикерем,минем баштан да утте андый хэллэр.мин баштарак биреп бардым.аннан аерылып ирем бн башка чыктык.результаты шул булды...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мондый авыр хәлне үз башына төшкәннәр генә аңлый ала.Узган гасырның 80 елларында безнең гаиләдә дә шундый хәл булды,каты тавыш чыкты,хәтта ирем белән аерылышу дәрәҗәсенә килеп җиттек.Ахырда,7 ай кайнана йортына аяк та басмадым,ирем белән очрашып тордык ,тик мин әти-әни йортында яшәдем һәм аылдан читкә чыгып киттек .Хәзер үзем 20 ел кайнана,киленгә беренче көнне үк үз акчагызны үзегез тотыгыз,кирәк вакытта бездән сорагыз,читтән бурычка җыймагыз,дидем.Аллаһыга шөкер,хәзер барысы да яхшы.Яшьләргә акча кирәгрәк бит ул,бигрәк тә бала үстергән,укыткан чакларда

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аерым торыгыз сон,нишлеп кайнана белен яшисез? Ничек кирек шулай акчагызны туздырырсыз!!!

            Хәзер укыйлар