Логотип
Күңелеңә җыйма

Кешеләрнең хатыннары аерылып кайтып китә, ә минем – ирем

Күңелдәге ачуны бушатасым килеп язам әле, тыңларсызмы икән.

Күңелдәге ачуны бушатасым килеп язам әле, тыңларсызмы икән? 
Мин үзем авыл кызы, мәктәпне тәмамлаганнан соң университетка укырга кердем. Булачак ирем белән шунда таныштык. Ул күрше факультетта укый иде. Ике ел очрашып йөргәннән соң, бишенче курста укыганда өйләнештек. 
Ирем – Казан егете. Әти-әнисе өч бүлмәле фатирда яши. Кияүгә чыкмаган сеңлесе дә бар әле. Без туйдан соң аның әти-әнисе янында бер көн дә яшәмәдек: миңа әниләр алган бер бүлмәле фатир бар иде – ул шунда күчеп килде. Беренче балабыз тугач, әниләр безгә ике бүлмәле фатир алырга булыштылар. Ирем ягыннан андый ярдәм булмады. Хәер, бернинди ярдәм көтмәдек тә. Кайнатам яңа гына инфаркт кичергән чак иде. Аннан иремнең сеңлесен түләп укыттылар: киресенчә, мөмкинлек булганда, без үзебез аларга булышырга тырыштык әле. 
Минем беркайчан авыз ачып иремә: «Бу квартира минеке, монда мин хуҗа!» – дип әйткәнем юк. Әниләр дә бу хакта гел колагыма тукып торалар: «Кияү үзен ким итеп хис итә күрмәсен. Хәзер элеккеге заман түгел. Йортка кергән дип ир-атны берәү дә кимсетми. Иң мөһиме – торыр җирегез бар», – диләр. Гаилә булгач, бөтен нәрсә уртак була, синеке, минекегә бүленми, дип өйрәтеп үстерделәр алар мине. 
Тик ирем алай уйламый шул. Җай чыккан саен, шуны төрттереп әйтә: «Мин бит монда беркем түгел. Квартирант кына», – ди. Аз гына сүзгә килсәк тә, ишекне ябып чыгып, әниләренә кайтып китә. Зур гына юл сумкасы бар: шунда иң кирәк әйберләрен тутыра да, чыгып китә. Кайчак бернәрсә алмый гына китеп, 2-3 көн әниләрендә кунып кайта. 
Беренче вакытларда моңа бик кайгыра идем. Гаепне гел үземнән эзләдем. Телем белән әйтмәсәм дә, әллә квартира минеке икәнен берәр ничек башкача сиздерәмме икән дип уйлый идем. Күпме уйлап та, үземдә андый гаеп тапмадым. «Бу квартира минеке, пропискада үзеңнең әти-әниеңнәр янында тор», – дип әйтмәдем. Әллә никадәр кеше: «Алай эшләмә, үкенерсең», – дип торсалар да, иремне пропискага да керттем. Квартира – икебезнең уртак милек булып санала. Тәүбә, тәүбә, алай-болай аерылыша калсак, ул аны закон нигезендә бүлеп тә алырга мөмкин.
Әйтәм бит, башта, ул киткәч, бик кайгыра идем. Дөнья беткән кебек тоела, гел елый идем. Бер көн үтүгә аңа шалтырата башлыйм. Еш кына телефонын алмый, алса да җүнләп сөйләшми иде. 
Аннан яши-яши мин дә үзгәрдем: шалтыратып эзләми башладым. Ашаган җиренә сыер да кайта, диләр бит әле, шуның шикелле, үзе дә кайтыр әле дип уйлый башладым. Әтисе белән әнисенә генә ачуым килә: нигә аны кайткан саен кертәләр, куып чыгармыйлар икән? «Бар, хатының, балаларың янында бул», – дип. Бер куып чыгарсалар, башка кайтмас иде бит ул. Кайнанам белән сөйләшеп тә карадым. «Мин аны өйгә кертмичә куа алмыйм инде, балам бит ул. Арагызга кысылырга да теләмим – үзегез хәл итегез», – ди. Алар үзләре аңлыйлар – мине бернәрсәдә дә гаепләмиләр. Киресенчә, уллары үзен шулай тотканга миннән уңайсызланалар да шикелле. Чынлап та, бала-чага кебек бит – хатынга үпкәләгән саен өйдән чыгып кит, имеш. 
Менә иртәгә бәйрәм – 8 Март. Ә ул тагын җыенып чыгып китте. Юктан гына сүзгә килдек. Әллә нәрсә дә булмады. Малайларның кечкенәсе идәнгә сыек май түкте. Өчпочмак пешерә идем, әллә кай арада өстәлдән тартып төшерде – күрми дә калдым. Әтиләре мине гаепләде инде, имеш, мин карамаганмын – малайның буе җитмәгәнрәк җиргә алып куярга идең, ди. Бик шулай да бит... Ләкин буласы булган – май түгелгән бит инде. «Син дә кечкенәсе белән азрак уйнап торсаң ярый, мин камырны ясап бетергәнче булса да», – дигән сүз ярамады. 
Өчпочмаклар пешереп калдым – чыкты да китте. Чираттагы тапкыр, аерылып, әниләренә кайтып китте инде. Хатын-кыз ире белән сүзгә килеп әниләренә кайтып китсә, шулай диләр бит. Бу юлы теге сумкасыз гына чыгып китте. Әллә бөтен әйберен җыеп, такси белән әниләренә илтеп кайтыргамы икән дип утырам менә. Ялгышудан да куркам... Икенче яктан, бәйрәмнең ямен җуйганга ачуым да килә. Мин дә хатын-кыз бит, башкалар кебек минем дә бүләккә чәчәк тә аласым килә. Нишләргә дә белмим. Балалар йоклый, ә мин сезгә хат язам. 
Лилия, Казан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэйрэм белэн сине Лилия ,бэхетле бул балаларнын янында сау-салэмэт .Доньянын яме шул инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ике баласы булган ир уртасы кеше , усмер кыз кебек, юк сузгә дә упкәләп утырыр икән! Исем китә!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гомер буе үзеңне гаепле санарсың микән инде, үскәнем?! Син бит балалар да карыйсың әле. Ә ул әйтеп тә, языр та бетерә торган хезмәт.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гомер буе шулай була ак, бер урынын а утырырлык итеп анлатмасан, хатын кыз коен койли, кадерли белми синен ирен, ул узе сина бэйрам остэл койлэп гэ тиеш, хич югы булышыр га,

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ир мени бу чир бит

            Хәзер укыйлар