Логотип
Күңелеңә җыйма

«Керфекләрең белән кагыл миңа...»

Мин ул көнне бик яхшы хәтерлим.  Аның туган көне иде ул. Без беренче тапкыр бергә үткәрәчәк туган көн! Икебез дә аның телефонына килгән смс тавышына уяндык. Ул шунда ук телефонына үрелде... 

Мин ул көнне бик яхшы хәтерлим. 

Аның туган көне иде ул. Без беренче тапкыр бергә үткәрәчәк туган көн! Икебез дә аның телефонына килгән смс тавышына уяндык. Ул шунда ук телефонына үрелде... 

Аның минут эчендә балкып киткән йөзе әле дә күз алдымда. Бөтен барлыгы белән елмая башлады: күзләре, иреннәре, калын кашлары... Йокым минут эчендә ачылды.  

– Кем шулай яза бик иртә? – дим тавышыма берни чыгармаска тырышып. 

– Эштән язалар! Лилия! 

– Нинди Лилия? Сездә андый кеше бармени? 

– Бар! Күптән түгел генә урнашты әле ул... 

Бөтен эчемә салкын йөгерде... Иртән күзеңне ачуга иң беренче итеп хезмәттәшеңне искә төшермисең бит инде... Хәтта аның туган көне булса да. Иртәнге алты да тулмаган килеш бик якын кешеңнең телефонына гына хәбәр җибәреп буладыр. Мөгаен, әле үзе дә урыныннан тормагандыр. Җылы юрган астыннан да чыкмыйча туган көн котлавы язгандыр. Әле үзе дә җып-җылыдыр... Тукта, нәрсә уйлап чыгарам мин?! Юктыр, берни дә юктыр, миңа гына тоеладыр. Онытканчы дип котлап куюы гына булгандыр. Үзем дә кайчак кешенең туган көнен иртән хәтерлим, котларга кирәк әле дип уйлап та куям, ә аннан көндәлек мәшәкатьләр белән онытыла да китә. Исеңә төшкәндә инде төн була... 

Әмма кәефем барыбер кырылды. Мин бит аны иң беренче булып үзем котламакчы идем. Бу иртәне бөтенләй башкача күзаллаган идем. Аннан иртәрәк торам, кәһвә пешерәм, коймак туглап куям, шуннан соң гына аны барып уятам. Кочагына ук сыенып ятам да, битенә керфекләрем белән кагылам... Шулай ярата ул. Гел: «Керфекләрең белән кагыл әле миңа!» – дип сорый. Миңа моңарчы болай берәүнең дә кагылганы юк иде ди. Бүләгемне кайчан бирәсемне генә уйлап бетерә алмадым: аңа кадәрме, аннан соңмы?  

...Без аның белән бергә яши башлаганга әле бер ел да юк иде ул чакта. Танышуыбыз шундый очраклы булды. Ир белән хатынның танышуын киноларда, гадәттә, шулай күрсәтәләр. Хатын-кыз кулына нидер тоткан килеш каядыр ашыга һәм каршысына килгән ир-ат белән бәрелешә. Хатынның кулындагы әйберләр, ә алар күп вакыт ниндидер кәгазьләр була инде, җиргә төшеп китә. Алар икесе дә бу кәгазьләрне җыярга дип җиргә иеләләр. Шунда йә күзләре очраша, йә куллары бер-берсенә ялгыш тиеп китә... Без бәрелешмәдек анысы. Кибеттән чыгып аз гына киткән идем, пакетым ертылып, бөтен алган әйберем аяк астына чәчелде. Нәрсә эшләргә белмичә, елардай булып басып торганда ул килеп эндәште: 

– Минем машинада пакет бар иде, алып килеп биримме сезгә? 

Машинасын стоянкага куеп, әле генә мин чыккан сәүдә үзәгенә кереп барышы иде бугай аның.  

«Әйе», дип баш кактым.  

Җирдән әйберләремне җыярга булышты да: 

– Бу кадәр авыр пакетны хәзер ничек күтәреп кайтасыз инде? Ә кайда торасыз? Еракмы? – дип сорады. 

Йортымның юл аша гына икәнен белгәч, бер минут кына уйланып торды да: 

– Әйдәгез, мин сезне озатып куям! – диде. 

Мин шулай тиеш булган кебек шунда ук ризалаштым. Үзем дә аңламый калдым. Күңелем бик тулып йөргән көннәр иде ул: кызым мәктәпне тәмамлады да, башка шәһәргә укырга китеп барды. Ике бүлмәле фатирда берүзем калдым. Янымда кызым булганда гына ялгызлыгым сизелмәгән икән ул. Өем дә буш, күңелем дә...  

Юл аша чыгып, алтынчы каттагы фатирыма күтәрелгәнче, мин инде аңа гашыйк булып өлгергән инде. «Моннан инде үзем дә күтәреп керә алам», – дисәм дә, подъезд ишеге төбеннән генә берничек тә кире борылып китәргә теләмәде ул. Барысы да әллә ничек бик тиз булды шул. Бер атнадан без инде бергә яши башладык...  

Ашыгып ялгышмадыммы икән? 

Аның туган көн иртәсендә беренче тапкыр үзәгемне өзеп күңелемнән шул уй узды.  

 Атна буе телендә «Лилия» исеме тагын берничә тапкыр кабатланды әле: 

– Лилия шундый җитез, кушкан эшне күз ачып йомганчы эшләп куя! 

– Лилия җәйге ялга шунда барсаң әйбәт ди... 

– Лилия... 

Бу исем чыккан саен дертләп китүемне ул сизми дә иде шикелле. Күңелемдәге буранны ничек тә күрсәтмәскә кирәк иде шул миңа. Алай да бер көнне: 

– Нинди бер бетмәгән Лилия булды әле ул? – дип сүз башладым, тик ул шунда ук сүземне бүлдерде: 

– Әллә ниләр уйлап чыгарма! Кем булсын, гап-гади хезмәттәшем! Болай булса, мин сиңа берни сөйләмәячәкмен! 

Шунда ук тындым. Сөйләмәячәк...  

Ә теге хатын, чыннан да, бик җитез иде бугай.  

Җомга көн иде. Кичкә таба ирем шалтыратты: 

– Мин бүген соң кайтам. 

– Берәр нәрсә булдымы әллә? – дим аптырап. Элек эштә бер дә тоткарланганы юк иде бит аның. 

– Булмады. Лилия яңа кухня сатып алган, бүген шуны китерәләр икән, ташырга булышырга дип чакырды. 

Тавышы шундый коры, «син ни дисәң дә, мин үземнекен эшләячәкмен» дигәне сизелеп тора.  

– Ә нигә сине чакыра? Башка бер кешесе дә юкмыни? Түләп тә ташытырга була бит аны! 

– Мин барсам ни булган? Кешегә булышырга ярамыймы? 

– Алайса мин дә синең белән барам! 

Ул кызып ук китте: 

– Җүләрләндеңме әллә? Муеныма муенчак ас тагын! Үзеңнән бер адым читкә җибәрмә аннары. Булды, әйттем. Кичке уннарда кайтырмын! 

Кичке унберенче яртыларда мин аңа шалтыратырга керештем. Тик номерын күпме генә җыйсам да, телефонның теге очындагы ягымлы хатын-кыз тавышы гел «абонемент временно недоступен» дип җавап бирде. Телефонын сүндереп куюына шигем булмаса да, мин бертуктамый шалтыраттым да, шалтыраттым – нәрсәдер эшләмәсәм җүләрләнермен кебек тоелды. Номерын ничә тапкыр җыйдым икән, хәтерләмим. Бармакларым аргач кына туктадым. Ишек төбенә идәнгә барып утырдым да, көтә башладым...  

Ул кайтканда төнге беренче ярты иде. Ишекне әкерен генә ачып керде, үрелеп ут кабызды. Минем идәндә утырып торуымны күреп, сискәнеп китте. 

– Нишлисең монда? Нигә йокламыйсың? 

Үзе миңа эндәшә, үзе исә читкә карый – күзләрен яшерә...  

Берничә минуттан без инде кочаклашып залдагы диванда утыра идек. Мин туктый алмый елыйм, ул мине юата: 

– Гафу ит мине, гафу ит... Шундай инде мин, беләсең... Сиңа кадәр ничек яшәгәнемне сөйләдем бит. Атна саен бер хатын-кыз алыштыра идем дип мактанып әйтмәдем бит, чынлап та шулай иде. Туктый алмыйм, күрәсең... Синең мине аңлаганыңны һәм гафу иткәнеңне беләм бит мин. Кичер, зинһар, гафу ит... Үзем бит мин сине генә яратам. Синнән башка берәү дә кирәкми миңа. Дөньядагы иң якын кешем син!  

Аның мине моңарчы болай яратканы, назлаганы юк иде әле. Гаебен юар өчен шулай тырыша дип уйлаган идем башта, каршы килеп тә маташтым. Тик юк, аның өчен генә түгел иде бугай. Тәнемнең дә, җанымның да карышуын тәмам оныттырганчы назлады да назлады ул мине...  

Иртән бәхетле булып уяндым.  

Ләкин бу бәхет шундый кыска гомерле иде.  

Ул өйдә, янымда булганда мин тыныч, ә бусаганың теге ягына атлап чыктымы – җаным тоташ утка әйләнә. Юлның теге ягындагы кибеткә ипигә дип кенә кереп китсә дә. Кая ул, чүп тә чыгартасым килми: янымда гына, күз алдымда гына торсын. Ул янымда булганда барысын да онытам, юк икән, һәммәсе дә шунда ук искә төшә. Тау кадәр дулкын өстемә килеп күмеп китәмени... Күңелемдә сорау арты сорау калка: нәрсә булды соң бу? Инде ничек яшәргә?  

Ялгызлыктан бу кадәр курыкканымны белми идем... Беренче ирем белән күптән – кызым кечкенә чакта ук аерылыштык. Берәүне дә эзләмәдем, янымда балам бар дип юанып яшәдем. Көн саен шалтыратып хәлемне белешеп торса да, кызым хәзер еракта. Ул, мөгаен, шунда – укыган шәһәрендә калыр инде, ошый аңа анда. Очрашып йөргән егете дә бар дип аңладым. Тик... кызым – кызым инде, ә миңа бит Ул кирәк! Шушы бердәнбер ир-ат! Үз бәхетемне, ниһаять, таптым дип уйлаган идем бит. Аны югалтам икән, башка ир-ат минем тормышымда инде булмаячак. Бу яшемдә кайдан очратыйм ди мин тагын андый кешене?!  

Лилия белән икесен бергә түшәктә күз алдыма китерәм дә, өстемә бозлы су койгандай була. Аңа нинди сүзләр әйтә, аны ничек иркәли икән? Күпме куарга теләсәң дә, бу бәйләнчек уйлардан арыну авыр. Көндез аңа эшкә шалтыратмаска ничек көч табуымны үзем генә беләм. Ул эштә, урынындамы икән, әллә юкмы? Сәбәп табып, икәү берәр җиргә чыгып китмәделәрме икән? Китмәсәләр дә, уйлары гел бер-берсе тирәсендәдер. Хезмәттәшләренә сиздермичә, бер-берсенә карашып алалардыр... Күз карашлары белән сөйләшәләрдер. «Син бүген кич миңа киләсеңме? Мин шундый матур яңа эчке күлмәк алдым!» – дидер тегесенең күзләре. Ә монысы: «Киләм! Тик кичне көтәргә түземлегем юк! Мин сине хәзер үк телим!» – диядер... Үземне-үзем махсус газаплаган кебек тоелам кайчакта. Туктарга кирәк бу уйлардан дим. Берничә минуттан соң исә тагын күз алдына китерә башлыйм... Бәлки ул башкалар күрмәгәндә аңа кагылып китәргә дә җай табадыр. Кулына, аягына, аркасына... Лилиягә дә нәкъ миңа карап елмайган кебек елмаямы икән? Иң үзәгемне өзгәне шул елмаюы... 

Ул Лилиядән кайткан теге беренче төнне аңа: 

– Миннән бернәрсәне дә яшермәскә, сөйләргә сүз бир, – дидем. 

– Барысын, барысын дамы? – дип аптырап сорады ул. 

– Әйе! 

Ул ризалашты.  

Моның үземә күпме газап китерәчәген белсәм, мөгаен, сорамаган да булыр идем.  

– Лилия дә: «Синең елмаюың матур», – ди... 

– Лилиянең яраткан кафесына бардык... 

– Лилия үзенә яңа күлмәк алган... 

– Лилия... 

Җанның ничек елаганы күренми шул... Ә ул елый! Үксеп-үксеп, җирдә тәгәри-тәгәри... Никадәр сиздермәскә, битараф булырга тырышсам да, күзләрдә барыбер чагыладыр инде. 

– Кабәхәт икәнемне беләм... – ди ул миңа. – Сине тәмам җафалап бетердем... 

– Син нәрсә инде, юк, әлбәттә, – дигән булам. Миңа аның турында ялгыш сүз әйтергә, ялгыш адымнар ясарга ярамый. Югыйсә ул миннән китәчәк. Бөтенләйгә китәчәк! 

– Сине газаплаганымны әйтмәсәң дә беләм инде, – дип авыр сулый ул. – Тагын бераз кына түз инде, узачак бу... 

Чыннан да, дөрес әйткән – узды аның гыйшкы. Өч айдан озакка бармады. Ниһаять, җиңел сулап куйдым! Минем ул көннәрдә нинди бәхетле икәнемне белсәгез иде! Җирдән йөрмәдем – очтым гына бугай. Канатланып очтым! Беренче кавышкан көннәребезмени... Аның миңа бик-бик кадерле икәнен, үземнең аны үлеп яратканымны ничекләр күрсәтергә белмим... Тизрәк төн җитсен иде дә, ул миңа тагын: «Кагыл миңа керфегең белән! Кагыл, җаным...» – дисен иде. 

Әйе, мин аны яратам! Ул нинди генә булса да яратам!  

Тик сөенүләрем иртәрәк булган икән...  

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kerfeklre-beln-kagyl-mia-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә нигә дәвамы юк? Аны күпме көтәргә кирәк соң? Икенче көнне үк куярга да буладыр бит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын котеп калабыз.охшады.

      • аватар Без имени

        0

        0

        МИН БУ ИРНЕ ЭЛЛЭ КАЙЧАН КУТЕНЭ ТИБЕП ОЧВРТЫР ИДЕМ..!УЛ БИТ БАЛАМНЫН ЭТИСЕ ТУГЕЛ..НЭРСЭМЭ ДИП АСРЫЙМ АРТЫК КАШЫКНЫ АРТЫК ТРУСИК ЮЫП!

        Хәзер укыйлар