Логотип
Күңелеңә җыйма

Кем кулына каласы... 

Картайган көндә нинди хәлдә каласын берәү дә белми. Белергә теләсә дә, белә алмый, чөнки гомернең ул сары көзләре инде без теләгәнчә генә бармый. 

Картайган көндә нинди хәлдә каласын берәү дә белми. Белергә теләсә дә, белә алмый, чөнки гомернең ул сары көзләре инде без теләгәнчә генә бармый. 

       Хәзер ул үкенә: ник үз кадерен үзе белеп кенә, үз рәхәтенә генә яшәмәскә иде аңа. Юк бит, бала кирәк булды. Утыз биш яшенә кадәр «менә булыр, менә булыр» дип көтте дә, табибларның соңгы «юк» дигәнен ишеткәч, язмышына чакыру ташлап, балалар йортлары бусагасын таптый башлады. Озак эзләде ул: үзенә ошаганны, күңеленә, йөрәгенә ятышлысын... Һәм тапты. Көннәрдән бер көнне шәһәр читендә урнашкан ятимнәр йортына кереп чыгасы итте. Дөрес, аның бирегә беренче генә килүе түгел. Бусагадан атлап керүгә үк аны тәрбиячеләр сырып алды. «Сюрприз сезгә!» – диде арадан берсе. Һәм шундук Фатыйма ханымның кулына нәни төргәк китереп тоттырдылар. Ул төргәкне ачып җибәрде дә, тәне буйлап җылы дулкын йөгергәнен, тамагына төер килеп тыгылганын тойды. Баланың зур итеп ачылган күзләренә бакты. «Минеке, минеке», – дип, шашынып күкрәгенә кысты. 

      Ул теләгенә иреште. Бала күтәреп, кояш кебек балкып кайтып кергән хатынының йөзенә бер генә күтәрелеп карады ире. Һәм аңлады. «Алайса, син бу бәхет төенчегең белән кал. Мин китәм. Үксез бала асрасаң...» – дип сүзен дәвам итмәкче иде, хатын аны шып туктатты. 

     – Кит, – диде ул, – үпкәләмим. Бу – минем карар, минем теләк. Мин хәзер ялгыз түгел. Улым белән икәү без. 

       Ир китте. Ә Фатыйма улы белән икәүдән-икәү торып калды. Кырыс холкы белән дан тот кан җитәкче хатын күз ачып йомганчы, йомшак-нечкә күңелле гап-гади бер әнигә әйләнеп калды. Моңа бала сәбәпче иде. Тормышының бөтен мәгънәсе, бәхете-куанычы – ул! Фатыйма ханым чәчәктәй гомерен гөрләп барган эшенә, дан-дәрәҗәсенә карамый, Ильясына багышлады. 

      Ә малай исә үткен, чая, зиһенле булып чыкты. «Кайсы тилесе сине ташлап калдырды да, мине бәхетле итте икән?» – дип куана иде хатын баласының көннән-көн ачыла барган сәләтенә, яңа мавыгуларына ихлас сокланып. 

      Биш яшендә баланың математикага сәләте ачылды. Әнисе аны махсус әзерлек мәктәбенә йөртә башлады. Аннан шахмат, спорт мәктәбе... Ильяс урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Аннары университет, студент еллары, диссертация...Бары да төштә генә сыман. Аккан судай сизелми үтте дә китте вакыт. Иң матур, иң якты көннәре булган икән ул аларның! 

       Аннары ул өйләнде. «Бик усал нәселдән. Нишләрсең инде?» – дип кисәттеләр Фатыйманы булачак киленне белүчеләр. Усал, димәк, булдыклы. Хәзер усаллар заманы, дип уйлады ул. 

       Әйе, хәзер үкенә ана. Ник шул чагында Ильяска әйтмәдем, ник киңәшмәдем. Килен генә юлдан яздырды баламны. Хәер, үкенечләр күп инде ул. Кадерләп кенә үстергән баласы иде дә бит... 

    – Хәзер әнә ул «кадерли» мине... 

      Ана күтәрелеп карарга да кыймый, каршымда утыра... Кайчандыр җир җимертеп йөргән ханымның чәчләренә чал кунган. Картаймыш көнендә таяныч булыр дип үстергән баласының көннән-көн үзеннән ерагая, читләшә баруы белән килешәсе килми аның. Шулай да була икән. Килене котыртканга гынамы, әллә алар арасында ул теләгән җылылык, якынлык беркайчан да булмадымы икән?! Әллә ул хыялындагысын чынбарлык дип кабул иткән генәме?! 

      – Алар мине алдадылар, – ди яше сиксәнгә якынлашып китүче карчык. – Ильяс әйткәнгә ышанып, уйлап та тормыйча фатирымны хосусыйлаштырырга ризалык бирдем. Мине бик каһәрли башлагач: «Әйдә, бүлешик», – дип тә карадым. Ялгызым гына, тыныч кына яшисем килә. Юк, тыңламыйлар. Безнең ризалыктан башка фатир алыштыра алмыйсың, диләр. 

        Гомер буе ялгызлыктан куркып яшәгән әбинең ялгыз каласы, үзенең генә яшисе килә хәзер. 

       – Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр бит. – Карчык авыр сулап куя. – Ялгыштым мин. Ир түгел, бала кирәк булды. Инде менә нәтиҗәсе. Шәфкатьсез... Килен дә рәтле кеше булып чыкмады. 

        – Ник алай? 

         – Үз анасыннан баш тарткан адәмгә кайнана кем инде ул?! Әнисе авыру аның, – дип дәвам итә ул, гаҗәпкә калуымны күреп. – Ике кыз туган әрләшеп беттеләр: әнине кем карый да, әнине кем карый. Шундый сүз буламы инде? Ана бит ул, рәнҗеше төшәр дип тә курыкмыйлар. Балалы кеше дә рәхәт күрми икән. Кыерсытыла торгач, ул да усалланган: «Фатирның үземә тиешлесен сеңлемнең малаена калдырам, өемдәге бөтен байлык аңарга», –ди ул Ильясыннан гайрәте чигеп. 

       Шулай ди, чөнки күңеле каткан. Бәлкем, ул Фатыйма карчыкның үз баласы  булса, мондый ук низаг килеп тә чыкмаган булыр иде. Кем белә?! Балаңны кичерәсең, гафу итәсең... Синең йөрәк парәң, үзәгеңнән өзелеп төшкәнең ул. Ана балага карата беркайчан да, бернинди хәлдә дә начарлык эшли алмый. Һәрхәлдә, ул шулай булырга тиеш. Ире кисәткәнне еш исенә төшерә хәзер карчык, тик соң шул инде... 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар