Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайтуың белән... 

Шәһәр читендәге бай бистәләрнең берсендә чит илдән кайтарып үстергән агачлар арасында утырган заманча дизайн белән эшләнгән йортта зиннәтле зур кунак бүлмәсендәге камин каршынды ап-ак күннән эшләнгән диванда икәү утыралар. Диванның икесе ике башында. Тынлык!

 

Шәһәр читендәге бай бистәләрнең берсендә чит илдән кайтарып үстергән агачлар арасында утырган заманча дизайн белән эшләнгән йортта зиннәтле зур кунак бүлмәсендәге камин каршынды ап-ак күннән эшләнгән диванда икәү утыралар. Диванның икесе ике башында. Тынлык! Әле берничә минут элек кенә өйдә кара тавыш иде: үпкә-мыскыллы сүзләр йөрәкне чәнчеде, бокаллар чәлпәрәмә килеп ватылды, чемоданнарга тәртипсез рәвештә күлмәк-чалбарлар тутырылды. Ир кулындагы сәгатен салып, каминга атты. Сәгать пыяласының шартлап яргалануы мылтыктан атуга тиң булды. Берсе – елаудан, икенчесе кычкырудан туктады. Диванга барып утырдылар да каминда ут эчендә яткан сәгатькә төбәлделәр. Юк, сәгатьне түгел, бергә үткәргән тормышларының янып юкка чыга баруын күзәттеләр кебек. Гүя утта аларның мәхәббәтләре дөрләп яна. Алар белән елый-елый хушлаша кебек. Уйлар да – ялкын. «Мин сине күрә алмыйм», – дип уйлый берсе. «20 ел гомеремне нигә сиңа сарыф иттем икән мин җүләр?» – дип фикер йөртә икенчесе.  

Ә бит 20 ел элек барысы да шундый матур, самими башланган иде... 

...Менә алар җитәкләшеп паркта йөриләр. Егетнең кызны кафега алып барырга түгел, чәчәк алып бирергә дә акчасы юк. Тик алардан да бәхетле кеше юк. Алар – бай. Өмет – аларның байлыгы.  

– Безнең киләчәктә күл буенда зур өебез булыр, әйеме? Күл буенда кояш батканын карарбыз. Өйнең зур тәрәзәле верандасында чәй эчә-эчә кояш чыкканын күзәтербез, – ди кыз, өмет тулы күзләрен егеткә төбәп. 

– Булыр. Син бәхетле булсын өчен барысын да эшләячәкмен, – ди егет, кызны кочагына алып. 

…Яшь ир белән яшь хатын, кочаклашып, тар гына кроватьта утыра.  Тулай торак бүлмәсендәге бөтен байлыклары шушы кровать, шкаф, тәрәзә каршындагы өстәл һәм ике урындык. Бүген алардан да бәхетле кеше юк. Үз почмаклары булды. Өй ишеген үз ачкычлары белән ачып керәләр, бикләп чыгып китәләр. Бу бүлмә аларныкы гына. Алар – хуҗа. Бүлмәләре –  дөньядагы иң ямьле, матур урын. Яшь хатын тәрәзәләренә әнисе бүләк иткән матур пәрдәләр элгән, чүлмәктә чәчәкләр елмаеп утыра, өстәлдә әбисе биргән ашъяулыгын җәйгән, идәндә җылы келәм. Анысы – кайнанасы бүләге. Алар тулай торакта ун ел яшәде. Шунда ике уллары туып-үсте. Соңыннан ике бүлмәле фатир сатып алдылар. Хәзер кухня аларныкы гына! Ашарга пешергәндә беркем комачаулап йөрми. Балалар душ керер өчен дә чират тормый. Хатын өчен моннан да зур бәхет юктыр кебек тоелды. Ир ялсыз эшләде. Әле бит матур мебельләр алырга кирәк. Хатынына биргән вәгъдәсе – күл буендагы йорт та исендә иде аның. Ул хыялларын тормышка ашыру өчен барысын да эшләргә тәвәккәл иде. Бизнеска кереп китте. Эшләре гөрләп бара башлагач, зуррак фатирга күчтеләр, инде менә шәһәрдән ерак түгел табигать кочагында урнашкан күл буеннан җир сатып алып, хыялларындагы зур тәрәзәле йортны салып, шунда яши башладылар.  

Балалар йокларга яткач, хатын чәй ясап алып кунак бүлмәсендәге ап-ак күн диванга аякларын бөкләп менеп утырды да ирен көтте. Ире бик соң кайта иде. Ә ул яшьтән калган гадәт буенча ялгызы гына йокларга ятмады. Ирен көтте һәм уйланды. Соңгы вакытларда акылы белән йөрәге көрәшә аның. «Мул тормышны бергә үткәрәсе вакыт бәрабәренә төзү дөресме? Без дөрес яшибез микән?» дип уйлады йөрәге. «Ә синең тулай торак бүлмәңдәге кечкенә кроватеңа кайтып, зиннәтле йорт хакында хыялланасың киләме?» дип мыскылап сорый акылы. Ә ул нәрсә әйтергә дә белми.  Тормышның – мул, иренең янында булуын тели иде. «Ике рәхәт бер юлы килми», дип үртәде акылы. Шул вакыт ишек ачылып ябылганы ишетелде.  

– Ник тагын соңга калып кайттың инде? – дип каршылады хатын ирен. 

– Син бит инде барысын да аңлыйсың, – диде ире... 

Ялларда алар бергә иде. Балалар белән бергә һәрвакыт каядыр бардылар. Читтән караганда бик бәхетле гаилә булып күренәләр иде алар. Читтән! Тик соңгы вакытта хатын ирендә үзгәрешләр сизде: аз сүзлегә әйләнде, кырысланды, үзенә бикләнде кебек. Янына килеп сырпаланган хатынына да иътибары бетте, эштән тагын да соңрак кайта башлады. Хатын аны һаман да йокламыйча көтте. Ә беркөнне күз дә йоммый таңны каршылады. Балалары йокыдан торыр вакыт җиткәч кенә канәгать кыяфәт белән кайтып керде ул. Төн йокламый, кәгазьләр өстендә үткәргән кешегә охшамаган иде. Каршына килеп баскан хатыны барысын да аңлады. Яңагына чабып җибәрергә дип күтәрелгән кулын ире тотып калды.  

– Балалар янында тавыш чыгарма. Көндез кайткач сөйләшербез... 

...Һәм менә сөйләштеләр. Сөйләшү түгел иде бу, еллар буе җыелган дәгъваларны әйтү, мыскыл итү, рәнҗетү иде... «Гомер буе син минем муенда утырасың, бу бертөрле тормыштан ялыктым. Балалар хакына түздем. Хәзер алар үсте. Минем яраткан кешем бар. Мин – ир-ат. Моңа хокукым бар», –  дип тезде ир. Юк, хатынына тырнагы белән дә кагылмады, ул аны бары тик сүзләре белән кыйнады. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән хатын  кулына эләккән бар нәрсәне  иренә томырды. Китап та очты, бокаллар да... Ахырда ир сәгатен салып каминга атты. Диванда утырган хатын сәгатькә карап: «Кызык, ник минем беренче бүләгемне  һаман киеп йөрде микән?» – дип уйланды. Ир: «Бар да бетте», – дип җиңел сулап куйды. Тынлыклы телефон чылтыравы бозды.  

– Тиздән киләм. Бөтенләйгә, – диде ул. Телефонның теге башыннан сөенечле хатын-кыз тавышы ишетелде. Ул телефонын куйды да диваннан тормакчы булды. Тик тора алмады, егылды... «40 яшь ир-ат өчен куркыныч вакыт. Йөрәкне сакларга кирәк», – дигән иде күптән түгел табиб аның кардиограммасын карагач...  

 Хастаханәнең ак палатасында күзләрен йомган ир ята. Янында хатыны утыра. Ул иренең кулларын сыпырып, уйлары белән әле аңа, әле Аллаһы Тәгаләгә ялвара: «Берничә көн элек кенә аның үлүен теләгән идем... Бер Раббым, мине бу уйларым өчен гафу ит! Зинһар, алма аны! Минем белән булмаса булмасын, исән булсын... Мин бик яратам бит аны...» 

Тынлыкны коридордагы тавышлар бозды. Аермачык хатын-кыз тавышы ишетелде: 

– Мин – хатыны! 

– Нәрсә сөйлисез сез? Авыруның хатыны янында утыра. Ә палатага чит кешеләргә керү тыела!  

Атылып-бәрелеп ишектән керүчегә борылып та карамады хатын. Бары тик иренең кулларын кысты. 

– Йөрәк өянәгенә син җиткердең аны. Чыгып кит моннан! Бөтенләй үтермәкче буласыңмы? –  дигән чәрелдек тавыш ишетте.  

– Ханымнар, бу кычкырышу урыны түгел, башка җирдә аңлашыгыз! – монысы табиб тавышы.  

— Рита… — бик әкрен генә ишетелде бу тавыш. 

Ире аңына килде. Тик аның исемен түгел, чит хатынның исемен беренче әйтте. Ул урындыгыннан сикереп торды да палатадан чыгып йөгерде. Шуңа күрә җөмләнең ахырын ишетергә өлгермәде. 

– ...чыгып кит моннан. 

Ул башка ире янына хастаханәгә бармады. Үлеп терелгәч сайлаган кешесе белән яшәсен.  «Башка тавыш чыгару кирәкмәс, аңа борчылырга ярамый», – дип уйлады ул. Балалары хастаханәгә барып кайтканнан соң, әтиләренең ят хатын белән үзен бик дорфа тотуын сөйләделәр. Тик ул нәрсәдер өмет итеп яшәргә теләмәде. Өметләнмәде. Вакыт барысын да үз урынына куяр әле, балаларына да шуны аңлатты.  

– Әти сине яратам дип әйтә. Тик яраткан кешегә ничек хыянәт итеп була соң ул, – дигән сорау аны аптырашта калдырды. 

– Кайбер чакта кеше үз-үзен югалта, адаша.  Берәр вакыйга килеп чыккач кына ул үз асылын таба. Тик моның өчен вакыт кирәк, –  диде.  

– Барыгыз йоклагыз инде, – диде ана балаларына. – Иртәгә әтиегез хастаханәдән чыга. Без аны борчымыйк. Иртәгә иртүк әбиегез янына китәрбез.

Егетләр мөнәсәбәтләрнең бик нечкә икәнлекләрен аңлый торган яшьтә иделәр. Берни сораштырмадылар. Тыныч йокы теләп, бүлмәләренә менеп киттеләр.  

Хатын мәтрүшкәле чәй ясап алды. Камин каршындагы ак диванга аякларын бөкләп менеп утырды да уйга калды. Яшьлекләренә, тулай торактагы бәхетле вакытларына кайтып китте бугай ул... 

– Ялгызың булганда кайнар чәй дә салкын була икән. Хәзер аңладым... 

 Хатын куркып калды. Колагына тавышлар ишетелә башлады инде әллә?.. Ул артына борылып караудан да куркып, чытырдатып күзләрен йомды. 

– Кизү торучы табиб белән сөйләштем дә хастаханәдән качтым. Иртәгә хәтле ятарга түземлегем калмады. Сине югалтудан курыктым. Бер тапкыр да яныма килмәгәч, мин кайтуга өйдә булмассың дип курыкттым...  

Хатын күзләрен ачмады. Ул иренең янына килеп утыруын, әкрен генә аңа кагылуын тойды. Бәлки, ул мираж гынадыр? Күзен ачуга барысы да юкка чыгар? 

– Ә Рита? — һаман да күзен ачмый пышылдап кына сорады. 

Ир хатынның тезләренә капланды. Хатын нәзек бармаклары белән иренең чәчләрен сыйпады. Мираж түгел икән!  

— Гафу ит мине! Беләм, син гафу итә аласың. Миңа башка беркем кирәкми. Мин кайттым.  

Юк, Рита яныннан кайтуын әйтми ул. Хатын барысын да аңлады. Тулай торак бүлмәсендәге тар кроватьта кочаклашып яткан, күл буендагы өйләре турында хыялланган, аны гомереннән артык яраткан ире кайтты. Хатын моны бөтен барлыгы белән тойды. Киләчәк тормышларының бөтенләй башка төсләр белән уйный башлаячагын да һәр күзәнәге белән сизде. Хатын ире янына идәнгә төшеп, аны  кочаклап алды да, әкрен генә пышылдады: 

– Кайтуың белән... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярата гына тугел,кичерэ дэ белергэ кирэк шул,адэм баласы хаталардан хали тугел, вакытында ялгышларны тозэтеп ,тормышынны саклап калырга кирэк,хатын Кызга хэрвакыт акыллы топле булырга кирэк шул

    • аватар Без имени

      0

      0

      бер хыянэт иткэн - туктамый ул. Узегезне алдамагыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дүрт аяклы ат та абына. Хатаһын аңлағас, бик якшы. Бер зә хыянат итмәгән ир-ат юктыр тип уйлайым, белмәйбез генә)))

        Хәзер укыйлар