Логотип
Күңелеңә җыйма

Каты режимлы «никах»

Булачак ирем белән мин әнием эшли торган кафеда таныштым. Миңа ул вакытта 18 яшь, аңа 30 иде. Мин мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, техникумда укып йөрим, кызыл диплом алырга җыенам. Ә ул – спортчы, бокс белән шөгыльләнә. Җитди кыяфәтле, аз сүзле. Эш кешесе кебек тоелды, шәһәребездә яшьләрне спортка күбрәк җәлеп итү идеяләре белән янып йөри иде ул вакытта. “Мондый ир янәшәсендә үзеңне корычтан койган дивар артында кебек хис итәсеңдер”,  – дип сокландым, күңелемдә аңа карата хисләр бөреләнгәнен сизми дә калдым. Аның “идеяләр” турында сөйләшергә җыелган очрашулары еш кына мәҗлесләр белән тәмамлана иде. Моңа шунда ук игътибар итәргә кирәк булган да...

 

Озакламый ул мине үзе белән яшәргә чакырып алды. Без ирле-хатынлы булып яши башладык. Ирем эчәргә яратуы турында үзе белгән, минем белән тора башлаганчы,  “кодироваться” ителгән булган. Беренче елны ук мин авырга уздым. Улыбыз туды. Улыбызның тәпиен юу шатлыгыннан ирем янә начар гадәтенә әйләнеп кайтты.

 

Алдан ук шуны әйтеп куям: без бергә яшәгән 17 ел вакыт эчендә ирем 7 тапкыр алкоголизмнан дәваланды, ягъни “кодироваться” ителде.

 

Эчә башлау белән аның моңа кадәр булган бөтен “шәп яклары” күренә башлады. Ул бик каты көнләшә һәм аны шундый агрессия белән белдерә: безнең өйдә өстәлне әйләндереп каплау гадәти хәл иде.

 

17 ел эчендә мин бик күпне күрдем. Ирем мине дә, баламны да үзенең шәхси әйбере дип кабул итә иде булса кирәк, миңа хәтта әниемә телефоннан шалтырату өчен дә аннан рөхсәт сорарга кирәк иде. Ул минем уңышларыма көнләшеп карады, мәсәлән, минем югары белем алуыма ул теше-тырнагы белән каршы торды. Әмма мин ничек итсә итеп, югары белемле булдым. Аңа өйдә кәстрүл юып кына утыра торган хатын кирәк булган, күрәсең, ә мине исә андый тормыш кызыксындырмый иде. Гәрчә, мин биек үкчәле туфлиләрдән эшкә дә йөрергә, шул ук вакытта кәстрүлләребезне дә чип-чиста итеп тотарга өлгерә идем.

 

Ул үзе театр, концертларга йөрергә яратмый, миңа да рөхсәт итми. Бөтен эше шул: спорт мәктәбенә барып, балаларны бокска өйрәтеп кайта да (әмма бер генә чемпион да тәрбияләгәне булмады), өйдә телевизор карап ята. Тора-бара аның бөтен эше мине телефон аша контрольдә тотуга әйләнеп калды.

 

Өйдән чыгып, тукталышка киләм – шалтыратам, автобуска утырам – шалтыратам, автобустан төшәм – шалтыратам, кибеткә керәм – шалтыратам, нәрсәдер алам – шалтыратам. Шалтыратмасам, кайтуга мине кыйный. Чын итеп, боксерларча.

 

Мин аның бу кыйнаулары турында кешегә әйтергә кыймый йөрдем, ни дисәң дә, балалар белән эшли торган тренер. Берничә тапкыр аннан китәргә талпынып карадым (без бит әле язылышмыйча гына яши идек), ләкин бала бәләкәй, аңа әти кирәк, дип тыелып калдым. Ә берсендә ул мине кара яндырып кыйнап ташлады. Шуннан соң сырхауханәдә башымда шеш барлыгы ачыкланды. Бик авыр операция кичерергә туры килде. Шул вакытта ул миңа тәкъдим ясады. Үзгәргәндер, дип, аның тәкъдимен кабул иттем. Ниһаять акылга килгән дип өметләндем.

 

Сырхауханәдән мин бик хәлсезләнеп, икенче группа инвалид булып кайттым. Бик ябыктым. Ни хикмәт, минем ябыгуым аңа ошый иде. Авыру булсам да, гәүдәм нәфисләнеп калган иде – анысын үзем дә көзгедән күреп беләм, әмма сәламәтлек булмагач, ни файда? Ә менә иремнең көнләшүе өчен авыру киртә була алмады. Тагын ярты елдан мин эшемә кайттым. Акча кирәк, улыбызны аякка бастырасы бар дип тырыштым.

 

Ә ул мине эшкә башка ирләр белән очрашыр өчен чыкты дип уйлады. Беркөнне эштә соңга калырга туры килде. Һәм ул шунда ук килеп җитеп, мине канга батырып кыйнады. Эчке киемнәремә кадәр канга буялган иде. Сырхауханәдән “Ире кыйнаган, чын профессионалларча” дигән язу белән чыктым.

 

Моннан соң мин аның белән кала алмый идем инде. Аерылышу процессы башланды. Ул мине төрлечә мәсхәрә итәргә тырышып карады, эшемдә җитәкчелеккә наркотиклар куллана, дип әләкләр язды. Туганнарыма шалтыратып, аларга төрлечә янады. Судка килмичә, аерылышуга ризалык бирмичә җәфалады. Әмма иң мөһиме: аерылыштык. Мин әни белән әти янына бәләкәй генә фатирга бернәрсәсез кайтып утырдым. Улыбыз әтисе янында калды.

 

2017 елда туганнар һәм якын кешеләрне кыйнаган очракларны криминаль түгел дип бәяләү турында канун кабул ителде. Алар административ хокук бозулар дип квалификацияләнә һәм 15 тәүлеккә кулга алына яки җәза 30 мең сум штраф яки 120 сәгать эш белән чикләнә. Шуннан бирле, гаиләләрдә хатын-кызларны кыерсытып, кыйнап тору очраклары кимемәде, аның каравы, тиран ирләр җәзадан җиңелрәк котыла...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник улыгыз ны ата тиран бн калдырдыгыз.Узегез котылгансыз,э малай калган

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мисез Карга!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ана кеше баласын калдырмый надан син

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кыйнаганга тузеп яшэргэ ярамый??? ин, тубэн ир - ат кына хатын кыйнап яши, ирекле коннэн кыйналып яшэу - яшэу тугел.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Оятсыз хатын башта балага ата кирэк биргэн булып причина эзлэгэн Аннан сон калдырган баласын.

            Хәзер укыйлар