Логотип
Күңелеңә җыйма

Кардагы эзләргә ни булыр?! 

Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 

 

Урамда кар-буран уйный. Әллә быелның беренче бураны инде?! Юл кырыйларында кар эскерте өелеп тормаганга шулай тоеламы соң, әллә яуганы да эреп бетә баргангамы. Һәр яуган кар, сукмакларны тутырып бөтерелгән буран бу кышның беренчесе сыман... 

...Ул көнне дә Зөлфия бөтерелеп-бөтерелеп яуган ап-ак карлы итеп хәтерли... 

Рәхәт кич иде ул. Авыл клубында кичке биюләр беткәннән соң, көлешә-шаяра кайту ягына атладылар. Кемнәрдер парлашып урам тыкрыкларга кереп югалды, кемнәрдер кар атыш уйнап калды. Зөлфия – бу авылның кунак кызы. Дәү әнисе белән бергәләп яшәүче туган абыйсына кунакка кайтып йөри. Ике дус кызы да бу авылныкы. Авылны да, дус кызларын, дәү әнисен бик яратса да, монда кайтып йөрүнең тагы бер яшерен сере бар әле кызның. Яшь йөрәкне авыл кичләре, капка төбендәге серле очрашулар, мәхәббәт кыйпылчыгы яндырып тора! Менә бүген дә дус-иш белән көлешеп-сөйләшеп кайттылар да, Зөлфиянең дәү әнисе яши торган урамга кергәндә дүртәү генә калдылар. Кыз, егете Илдусның үзе белән тагы ике дустын да ияртеп килгәненә әллә ни сәерсенмәде ул мизгелдә. Күптән аралашкан уртак дуслар ич! Сөйләшә-сөйләшә капка төбенә якынайдылар. Шулчак Илдус кызны ялт кына күтәреп алды да бөтенләй кире якка алып китү ягын карады. Күңеле белән нидер сизеп алган чая кыз, чәбәләнеп егетнең кочагыннан ычкынды да, капкага таба йөгерде. Капканы ачып кереп качам дигәндә генә өч егет бергәләп капканы тотып калдылар. Инде тарткалашулар ишегалдында дәвам итте. Егетнең исәбен тиз аңлады Зөлфия. Илдус аны урларга тырыша, шуңа дуслары белән килгән ул бүген! Әле узган ялларда гына дус кызын егете күрше авылга урлап киткән иде, аның сөйгәненә дә шул тәэсир иткән, күрәсең. Юк, Зөлфия әле кияүгә чыгарга әзер түгел. Алдан берни дә сөйләшмәгән дә! Болай ярамый! Бирешмәячәк ул, ничек тә китмиячәк дәү әнисе ишегалдыннан! Кыз тагы да катырак чәбәләнә башлады, Илдусның кулыннан үз кулын суырып алды. Иң гаҗәбе, Илдуска кыз урлашырга килгән дуслары да, кызның каршы килүен күреп булса кирәк, Зөлфия ягына күчтеләр. Илдустан кызны тартып алып, өйгә таба озату җаен карадылар. Ләкин анысы да монысы, Зөлфиянең күңелендәге иң зур куркуы – ишегалды тапталуы иде! Никадәр эз... Тарткалашып-эткәләшеп бөтен капка төбен таптап бетерделәр ич инде! Абыйсы иртән торып чыккач, кирәкне бирәчәк! Тәртип яраткан абыйсының талканы коры! Ә аяк астындагы кар таптала да таптала... Ну эләгәчәк Зөлфиягә, ну эләгәчәк... 

Алай итте, болай итте кыз, егетенең дуслары ярдәмендә тәки өйгә кереп китә алды. Урлаттырмадылар! Яшь әле ул. Тормышы да, бәхете дә алда әле. Күңеле белән сизә, бик якты, матур киләчәк көтә аны. Илдус та аңлар. Андый эшне сөйләшеп эшлиләр, качып-посып кыз урларга үткән гасыр түгел лә. Менә ишегалдында калган эзләрне нишләтергә дә, иртәгә дәү әнисе белән абыйсы каршында ни дип җавап тотасы?! Инде бераз тынычланып өлгерсә дә, йокы кермәде кызга, иртәгәсе көнне уйлый-уйлый шүрдәп ятты... 

Шул чордагы тәрбия, кешеләрнең әхлагы, әти-әни, әби-бабай, абый-апаларның сүзеннән өркеп тору – яшьләрнең күркәм сыйфаты бу, олыларга карата ихтирам, тыйнаклык турында сөйли кебек миңа бу тарих. 

Ә икенче көнне Зөлфия белән нәрсә булган дисезме?! Күзләрен ачып, тәрәзәгә күз салса, урамда ишеп-ишеп күбәләк-күбәләк кар ява иде. Ишегалдын да мамыктай йомшак кар томалаган... Томалаган гынамы соң, хәтта көрт барлыкка килгән! Төне буе кар яуган икән... 

Әле дә ярый кышлар төрле була да, кышлар карлы була... Күңелләр дә һәрвакыт шулай саф булсын иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыска, тогэл, матур хикэя - бик ошады, афэрин!

    Хәзер укыйлар