Логотип
Күңелеңә җыйма

Капкында 

Баллы тормыштан башы әйләнгән егет бер еллап рәхәт чигә. Җәннәттә яшим дип уйлый. Аның кызлар белән аралашырга теләге дә, вакыты да, көче дә калмый.


Гадәттә, кызларны исәп-хисапчыллыкта гаеплиләр. Имеш, яратудан битәр булачак иренең финанс хәле белән кызыксына. Алар өчен бу – мөһим пункт. Кызларны аңларга була. Алар – булачак әниләр. Үзләре өчен түгел, туачак балаларын кайгырталар. Аларны үстереп, аякка бастырырга кирәк. Бала тәрбияләгәндә җиргә нык басып яшәүче ирең булса, күпкә җиңелрәк, билгеле. Ә менә үз файдасын гына уйлап йөргән егетләрне кабул итеп булмый. Әле шулай йөреп, алар капкынга да эләгә икән...

Радик бик чибәр. Ул үз чибәрлеген белүче егет булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә. Йөз матурлыгына тән матурлыгы кушыла. Мәктәпне тәмамлаганда буй җиткән егет күпкә өлкәнрәк булган хатын-кызларның үзенә игътибар итүен сизә. Аны ничек кирәк шулай институтка түләүле бүлеккә укырга кертә әти-әнисе. Әмма яшәргә әллә ни күп акча биреп куандырмыйлар. Улларының укуы өчен алган кредитларын да түлисе бар. Икенче курста укыганда Радик акчасыз тормыштан туя. Курсташ егетләре кебек паралардан соң төрле эшкә йөгерәсе дә килми. Һәм ул тәвәккәлли. Үзеннән 15 яшькә зуррак  хәлле генә бер хатын белән йөри башлый. Укуын тәмамлаганчы очраша алар. Радик аңа наз, ял бирә, ә хатын – акча. «Моның нәрсәсе начар инде, – дип уйлый егет. – Мин хатын-кызларга бәхет  бүләк итәм. Ә бүләк ул җаваплы булырга тиеш». Дөрес, ул кызлар белән дә йөри. Күңелле студент тормышы алып бара. Сөяркәсе аның ул тормышына кысылмый. Диплом алгач, Радикка эшкә керергә булыша. Таныш хатынының фирмасына урнаштыра. «Сине үстердем, хәзер үз юлың» – ди ул. Шулай әкрен генә юллары аерылыша. Амбицияле Радик бар көченә тырышып эшли башлый. Әмма ярты елдан соң аңлый: карьера буенча үсә алмаячак, акылы җитми. Җитмәсә, фирмада пандемия белән бәйле рәвештә кыскартулар башлана. Эштән җибәрелүчеләр исемлегендә үзен беренче торуын чамалый.

 
Һәм тагын бер кат тәвәккәлли. Фирма хуҗасы Юлия Олеговнаны үзенә каратырга ниятли. Аерылган 50 яшьләрдәге хатын өчен мин иң шәп бүләк инде дип уйлый ул. Юлия Олеговна бик җитди. Җитмәсә, күңел ачып яшәгән хатынга охшамаган. Хуҗасын үзенә карату авыр булмый егеткә. Бар сөйкемлелеген эшкә җигә дә, үзенекен итә. Назга сусап яшәгән хатын тиз керә егет куенына. Тормышта бик тыныч кына йөргән хатын, ятакта утлар уйната. Аңа наз һәр көн кирәк була. Ә Радикның эшләре көйләнеп китә. Карьера буенча күтәрелә башлый. Юлия Олеговна аны бүлек башлыгы итеп куя. Радикның әллә ни эш майтара алмагын аңлаган җитәкче аңа урынбасар билгели. Радикның бар эшен урынбасары эшли. Егет кирәкле кәгазьләргә имза куеп утыручыга гына әйләнә. «Синең төп эшең –  мине канәгатьләндерү, башкасын синең хезмәткәрләрең эшләсен», – ди хатын. Ләкин шуңа карамастан, хезмәт хакы арта, айдан айга Юлия Олеговна аңа премияләр яза. «Рәхмәт» аның белән генә чикләнми, сөяркәсе егеткә шәһәр уртасыннан фатир арендалый. Кыйммәтле машина бүләк итә. Аны баштан-аяк брендлы киемнәргә киендерә. Әмма Юлия Олеговнаның бер шарты була: Радик башка бер хатын-кыз белән дә аралашырга тиеш түгел. Башта егет моңа әллә ни игътибар бирми. Баллы тормыштан башы әйләнгән егет бер еллап рәхәт чигә. Җәннәттә яшим дип уйлый. Аның кызлар белән аралашырга теләге дә, көче дә калмый.


Ләкин очраклы очрашу аның тормышын астын-өскә китерә. Радик институтта укыган чакта йөргән кызын очрата. Алар бик матур йөри иделәр. Мәхәббәтләре дә җаваплы иде. Әмма Радик кызны ташлый. Хатын-кыз игътибарыннан башы әйләнгән егет үзен бер генә хатынга багышлап яшәргә теләми. Бу очрашуда хисләре киредән кабына. Алар кич буе шәһәр буйлап йөри. Радик телефонын сүндереп үк куя. Юлиянең аны эзләячәген белә ул. Бу кичне аның белән уздырасы килми. Шул көннән соң студент мәхәббәте белән очраша башлый. Бу очрашуга барыр өчен Радик төрле хәйләләр табып кичен бушата. Бер-ике айдан соң чын-чынлап гашыйк булганын, гомерен бары шушы кыз белән бәйлисе килгәнен аңлый. Ул кызны фатирына алып кайта. 

Икенче көнне эшкә килүгә хуҗасының усал карашын тоя. Секретаре аша Юлия аны бүлмәсенә чакырта. Салкын акыл, тынычлык саклап, Юлия Олеговна Радикның читкә йөрүен, фатирга кызлар алып кайтуын белгәнен әйтә. «Сиңа күп акчалар түктем, сине сатып алдым. Хәзер син – минем милек. Мин туйганчы син минем белән булырга мәҗбүр. Бу шартны бозасың икән, эштән китәчәксең һәм сине башка беркая эшкә алмаячаклар. Ышан миңа. Мин моны булдыра алам. Әле кирәк икән төрмәгә дә тыктыра алам. Шуңа күрә кызлар турында оныт», – дип яный сөяркәсе. 


Радик капкынга капканын аңлап чыга хуҗасы кабинетыннан. Студент мәхәбәтеннән дә берни аңлатмыйча баш тарта. Ул үзенең бик мескен хәлдә булуын аңлый. Юлия миннән кайчан туяр икән дип уйлый. Ләкин  аны Юлия ташласа, ул бит урамда калачак, аның бернәрсәсе дә юк. Хәтта йөргән машинасы да Юлия исемендә икән. Радик бар акылын җыеп, эш тәҗрибәсе тупларга тотына. Кирәге чыкмый калмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар