Логотип
Күңелеңә җыйма

Капчыктагы Вәли

Ирләр алар, руслар әйтмешли, капчыктагы мәче кебек. Алар белән язмышыңны бәйләгәндә, чын-чынлап кем белән кушылганыңны белә алмыйсың. Бүген сиңа чәчәкләр ташыган, күзләреннән сөю очкыннары бөркелгән ир-егет, өйләнешеп яши башлауга, мыр-мыр килеп йөргән  карт мәчегә әверелмәс дип, беркем дә ышандыра алмас.

Ирләр алар, руслар әйтмешли, капчыктагы мәче кебек. Алар белән язмышыңны бәйләгәндә, чын-чынлап кем белән кушылганыңны белә алмыйсың. Бүген сиңа чәчәкләр ташыган, күзләреннән сөю очкыннары бөркелгән ир-егет, өйләнешеп яши башлауга, мыр-мыр килеп йөргән  карт мәчегә әверелмәс дип, беркем дә ышандыра алмас. Мин ир-аттан беркайчан уңмадым... Менә тагын япа-ялгызым...

Ялгызлыкның иң авыр чагы берәр бәйрәм җитсә башлана. Барысы да бүләк сайлап мәш килә, шатланалар, көлешәләр. Ә синең бүләк бирүчең дә, алучың да юк... Башкалар гаиләләре белән түгәрәк табын артында гөрләшкәндә, син телевизор белән япа-ялгызлыкта бокалдагы лимонлы чәеңне чөмерәсең... 

...14 февраль, гашыйклар көне иде. Әле кайчан гына без бу көннең барлыгын да белмәдек, хәзер, әнә, адым саен йөрәк рәвешендәге шарлар күтәргән парлар очрый. Кызларның куенында йөрәк сыман кып-кызыл розалар. Минем генә шарым да юк, розаларым да... 

 Эштән соң гына чыктым да, ялгыз өемә тиз генә кайтасым килмичә, җәяү киттем. Караңгы, ялгыз өйгә кайтып керү уе ук күңелемә сагыш өсти. Бүген ялгызлыгым тагын да көчлерәк сыман... Киче соң, киче нинди! Күктән күбәләк-күбәләк кар төшә, урамнарда ниндидер сихри аклык бар.  
Инде үз йортыма да күп калмаган иде, ишегалдын кистереп чыкканда, мәйданчыктагы урындыкта ниндидер капчык ташлап калдырганнарын күрдем. Капчык бик кызганыч тавыш белән мияулый иде. Мәче балалары, ахрысы. Шушы салкында тере җан ияләрен урамга чыгарып ыргытырга кемнең кулы барды икән? Булмаса, подъездга, җылыга кертеп куйыйм, иртәгә тагын күз күрер дип, капчыкны иңемә салдым. Ә анда, бәләкәй песи балалары урынына олы гына гәүдәле песи егете булып чыкты. Бәлки, инде егетлектән үк тә чыккандыр... 

Вәли! Песи егетенә мин әнә шундый исем куштым. Изге Вәли көнне табып алдым бит! Шул көннән мин инде ялгыз түгел идем. Соңга кадәр эштә утырулар да, кичке урамнарда адашып йөрүләр дә бетте. Егетем шактый холыклы мәче булып чыкты. Үтә дә таләпчән иде ул. Кибетләрдә сатыла торган коры җимне бар дип тә белми. «Нәрсә бу? Фу!» Аңа гел яңа пешкән, савытына әле генә салынган ризык булсын! Минем кибеттән коры-сары алып кичке ашны капкалавыма нокта куелды. Мәчемә иртән дә, кичен дә ашарга пешерми булмый. Берочтан, бер порцияне үземә дип тә әзерлим. Икенчедән, Вәли бик тә тәртип ярата торган егет икән. Салган киемнәремне диванга, урындыкка ыргытып калдырулар бетте. Шунда ук шкафка алып куймасаң, бу кием белән саубуллашсаң да була. Вәли алар белән уйнап, кеше күзенә күрсәтмәслек хәлгә китерә. 
Сез аны кайда йоклый дип уйлыйсыз? Әлбәттә, минем янда гына. Иң кызыгы, беләсезме, нәрсә – кичке ун тулдымы, мәчемнең биологик сәгате телгә килә. Ничек итсә итә, миңа уннан соң тыныч кына телевизор карарга да, компьютер каршында утырырга да ирек бирми ул. Мияулый, сырпалана, алдыма менә, башы белән этенә... Урынны җәеп, барып ятмый торып тынычланмый. Ә аның ничәдә уянганын әйтимме? Иртәнге алтыда битемне кытыклаганга уянам. Билгеле инде, Вәли мыеклары белән кытыклый шулай. 

Бу табылдык мәче минем тормышыма шактый тәртип кертте. Көн дә бер үк вакытта яту һәм тору, иртә-кичен яңа пешкән ризык ашау минем тышкы кыяфәтемдә дә бик тиз күренде. Элеккечә, гел йокы туймау онытылды. Күз төпләрендәге зәңгәр күләгәләр югалды. Көчем, энергиям артты. Мине шулай мәче үзгәртте, дисәм, кычкырып көләрләр иде, мөгаен. Әмма бу хак, чынлап та, өйдә Вәли барлыкка килгәннән бирле, мин үземне кемнеңдер даими күзәтүендә итеп тоям. Вәлине мин түгел, ул мине тәрбияли кебек.

...Безнең идиллия гел шулай дәвам итәргә, бер дә өзелмәскә тиеш иде. Теге көнне, мөгаен, аңа нык кына салкын тигән булгандыр... Интернеттан үзебезгә якын ветеринар клиника эзләргә туры килде. Песиемне капчыкка салып аркама аскач, ул көнне аны ничек күтәреп алып керә алдым икән, дип гаҗәпләндем. Вәли шактый көр икән бит. 
Клиникага кадәр көч-хәл барып җиттем. Безне кабул иткән ветеринар егет үзе дә нәрсәседер белән Вәлигә охшаган иде. Минем елмаюны күргән табибның да иреннәренә көлемсерәү кунды. Белмим, нидән көлде икән ул, ә мин күңелемнән мәчем белән аларның охшашлыкларын барлаудан елмайдым. Икесе дә сары пошлак... Икесенең дә күзләре зәңгәр... Икесе дә мыеклы...
– Иртәгә дә уколга алып килергә кирәк булыр. – Ветеринар егет миңа эндәшә икән. 
–  ???
–  Бер курс антибиотик кадамый булмас, песиегезнең бөерләре эшләми...
Аның бу сүзләреннән котым очты. Бер атна буе, капчыкка салып, Вәлине клиникага йөртә алмаячакмын бит. Вәли капчыкта шыпырт кына ятарга һич тә теләми, тырнаша, тешләшә, мырлый, мияулый... 
–    Аны алып килүе бик җайлы булмас шул... Бүген дә чак күтәреп килгән идем...
–    Әйдәгез, алайса, болай килешәбез. Песиегезне дәваламый булмый, анысы хак. Димәк, кич белән эштән соң мин уколны үзем килеп кадый торган булсам... Сез, мөгаен, шушы тирәдә генә яшисездер...

Ул көнне мин кичне көтеп җиткерә алмый изаландым. Вәлиемә охшаган ветеринар егет шул арада күңелемне яулаган иде. Тагын бер кат өйләрне җыештырдым, бүлмәгә хуш исле тавык шулпасы исе таралды... 
Ишектә кыңгырау шалтыраганда, йөрәгем сикереп чыга дип торам. Песиемә укол кадап, эшен бетергәч, мин аны табынга дәштем. 
– Инде әллә кайчаннан бирле эчемдә бүреләр улый, сезнең шулпагызның исе беренче каттан ук каршылады, – дип елмайды егет.
Аның ашымны мактый-мактый ашавы күңелемә сары май булып ятты. 

Бер атна буе минем тормышым тоташ бәйрәмнән генә торды шикелле. Атна буе аш бүлмәмдә хуш ис аңкыды. Моңарчы гомеремдә дә рецептлар китабын ачып та карамаган мин, чын хуҗабикәләр сыман, кибеттә күземә чалынган әллә ничаклы рецепт китабы сатып алдым. 

...Бүген Вәлинең дәва курсы бетә. Ветеринар егет соңгы уколны кадаячак та, китәчәк... 
– Менә, хәзер песиегез сау-сәламәт! Сез аны салкыннан саклагыз инде. Бөерләре бер чирләп калса, гел салкын тиючән була... – Ветеринар егет ваннада кулын юып чыккан арада минем инде табыным әзер иде. 
– О-о! Бер атнада сез миннән тәмам гурман ясап бетердегез. Моннан соң сезнең ашларны сагынып яшәячәкмен бит хәзер! – Аның минем осталыкка биргән бәясе, чынбарлыктан шактый ерак булса да, миңа бу сүзләрне ишетү бик күңелле иде. 
–    Ник сагынып, саргаеп яшәргә? Кайда яшәгәнемне беләсез, без сезне күрүебезгә гел шат, шулай бит, Вәли! – Белмим, бу сүзләрен әйтерлек кыюлык миндә каян килгәндер...
– Кара, сез бик дөрес әйтәсез бит! Бер-беребезгә якында гына булып та, ник саргаеп яшәргә? Иртәгә мин сезне үзем кунакка чакырсам, кабул итәрсезме? Минем сезнеке кебек осталык юк югын да... Әмма сезнең өчен бик тырышачакмын... 
Алдымда яткан Вәлием, кинәнүдән, хәтта мырлап ук җибәрде. Иманым камил, ветеринар егетнең мине кунакка чакыруын аңлады ул. Бәлки, безне очраштырыр өчен юри авыруга сабышкандыр әле, ул бик акыллы песи бит. 

Теги: хатын-кыз психологиясе гаилә мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар