Логотип
Күңелеңә җыйма

Кадерле кешемнең кадере

Үземнең көнче хатын икәнемне белми яшәгәнмен. Ир бирмәк, җан бирмәк дип тикмәгә генә әйтмиләр икән...



Үземнең көнче хатын икәнемне белми яшәгәнмен. Ир бирмәк, җан бирмәк, дип, тикмәгә генә әйтмиләр икән...


Аяк астымда җир убылгандай булды, басып тора алмас хәлгә килдем. Шул арада көчем генә түгел, йөрәгемдәге бөтен яшәү дәрте сүнде кебек. Күз алларым караңгыланды, яшь бәреп чыкты. Башымда бары бер сорау: ничек инде?


 Әхтәмнең телефоны чын-чынлап кулны пешергәндәй. Әмма атып бәрә дә алмыйм. Күзләрем телефон экранында: «Әхтәм, безгә тиз арада очрашырга кирәк. Синең белән киңәшләшәсем бар. Роза.» Нинди Роза? Әхтәмнең телефонын нигә карадым? 


Гомеремдә аның телефонын актарганым юк иде бит. Ә бүген шайтан котырттымыни?  Нигә Әхтәм телефонын калдырып чыгып киткән дә, нигә мин хәбәр килгән тавышка игътибар бирдем инде? Үземне сүктем, аны сүктем. Әмма буласы булган. Үзем дә теләмичә иремнең йөрәк эшләреннән хәбәрдар булдым. 


Хәзер нишләргә инде дигән уйдан шашар чиккә җиттем кебек. Ә бит шундый бәхетле яшәдек. 25 ел  уртак тормыш. Өч балабыз үсеп җитте. Инде тиздән әби белән бабай булачакбыз дип өметләнеп йөрибез.  Безнең хисләр яшьлектәге кебек кенә түгел инде, үзара ышаныч-хөрмәткә корылган, ныклы дип сөенеп йөргән идем. Сөенечем буш куык булып чыгамы инде?! Гомер буе бер-беребезгә ышандык, ике арада бервакытта да көнләшү булмады. Тормыш  булгач табак-савыт шалтырамый калмый, әмма озаклап үпкәләшеп тә йөрмәдек. Тиз сүнә идек. Ә монда... Артымнан килеп аркама пычак кададылармыни?! 


Роза исемле хатын-кызларны барларга тотындым. Кем булырга мөмкин соң? Кем? Эшендә дә андый исемле хатын-кыз коллегалары юк иде бугай. Уйлый торгач, исемә төште. Иптәшенең Роза исемле хатынга өйләнгәнен сөйләгән иде бугай. Ә бәлки ялгышамдыр... Истә калмаган, күрәсең, игътибар итмәгәнмен. Ә игътибар итәргә кирәк булган икән шул... 


Ул хатынны күз алдыма китерергә тырыштым. Яшь, чибәрдер, мөгаен. Телефонны куйдым да, көзгегә барып үземә күз салдым. Соң мин дә төшеп калган хатын түгел бит. Өйдә дә тыныч, рәхәт. Әхтәм, эштән кайткан саен, безнең өйдән дә рәхәт җир юк, ди...


Ишек ачылган тавыш ишетелде. Әхтәм кайтты. Башыма кан шаулап йөгерде кебек. Йөрәгемнең тибеше бөтен өйгә ишетелә сыман. 
– Мин кайттым. Телефонымны өйдә онытканмын икән бит. Шалтырап аптыратмадымы сине, – дип, килеп, гадәттәгечә, битемнән үбеп алды. 


– Юк, шалтырамады – дидем, һаман тынычлана алмаган өчен үз-үземне битәрләп. Сиздерәсең бит инде!
– Бар да яхшыдыр бит? Төсең качкан кебек...
– Әйе, әйе. Әбәткә кадәр чәй эчеп алыйк, әйдә, – дип, кухняга кереп китәргә ашыктым. 
   Чәй ясагач, Әхтәмне чакырырга дип залга чыксам, Әхтәм телефонын тотып уйга калган. 
– Әйдә, чәй эчәргә. Нигә уйга калдың?


Ул ялт кына миңа карады. Әмма берни эндәшмәде.  
– Җаным, миңа тиз генә эш буенча барып кайтырга кирәк. Озак тормам. Кайткач, эчәрбез, яме, – диде дә, тиз генә киенеп чыгып та китте. Бер сүз әйтергә дә өлгермәдем.
Ул көнне бик соң кайтып керде. Әхтәм кайтканчы тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп арып беттем. Кайтыр да: «Мин синнән китәм», – дип әйтер кебек иде. Һич кенә дә үземә урын таба алмадым. Йокларга ятар вакыт җиткәч кенә ишек ачылган тавыш ишетелде. Мин инде башка түзеп тора алмадым.


– Әхтәм, синең кемеңдер бар, име?
 Иремнең күзләре шар кебек булды. 
– Син хәзер нәрсә турында сөйлисең?
– Синең сөяркәң бар, име? Мине алдаларга кирәк түгел. Өченче кеше булмып яшәргә җыенмыйм...
– Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы соң син? Минем син бар! Башка беркем кирәк түгел. Яшьлектә булмаганны, картайгач көнләшеп җанны  изаларга булдыңмы әллә, җаным, – дип, килеп кочаклап алды.


– Әхтәм, – дидем бераз йомшарып, аның кочаклавы шундый кирәк иде миңа. – Бүген гомеремдә беренче тапкыр синең телефоныңа килгән хәбәрне укыдым. Син әллә ниләр уйлама, зинһар... Ничектер уйламыйча гына килеп чыкты ул... Бу гамәлнең дөрес түгел икәнен дә беләм. Без һәрвакыт бер-беребезгә ышанган идек, ә монда...
– Минем телефонны актаруың  матур түгел, әлбәттә. Шуны гына әйтәм: синнән яшерер серем юк. Яшерер серем булса, телефон калдырып йөрмәс идем. Телефонда пароль дә булыр иде. Син шуны онытма, – диде дә, йокы бүлмәсенә чишенергә кереп китте. 
Ул  кичне без башка сөйләшмәдек. Ул чишенде дә йокларга ятты. Ә минем кухняда эшләрем бетмәгән иде...
 Икенче көнне иртәнге аш ашаганда сорау бирми түзә алмадым.


– Әхтәм, кем ул Роза? Нигә ул сиңа яза? Рәсми хәбәр түгел  иде бит.
– Әйдә, җаным, кичен сөйләшәбез. Сабыр ит!
Әхтәм шулай диде дә сөйләшүгә нокта куйды. Ә минем эчемдә – ут-ялкын. Кичкә кадәр ничек сабыр итәргә? Әле кичен сөйләшерме, юкмы?
 Озак уйлап йөргәннән соң Розага шалтыратырга булдым. Аның номерын исемдә калдырган идем. Минем дәүләтемне җимерергә теләгән хатынның номерын төнлә уятып сорасалар да онытмаячак идем. Сөйләшү, әлбәттә, дус кызлар сөйләшүе булмады. Мин үзем белән таныштыргач, аннан аңлату таләп иттем.


Ә ул  җавапны бик кыска тотты:
– Әхтәм бик яхшы кеше. Болай итеп ирегездән шикләнеп йөрисез икән, аны сездән тартып та алырга мөмкинмен. Димәк, ул сезгә лаек түгел. 
Шулай диде дә трубканы куйды. Ә мин берни аңламый аптырап калдым. Димәк, мин әле гаепле дә булып калдым. Хатын-кызлар әнә нинди мәкерле була икән бит. Оялмыйча тартып алырмын дип тә тора. Уйлаган саен ачуым кабарды. Әмма башка шалтыратмадым.  
Әхтәм кайтып кичке аш ашауга ук, янына барып утырдым. 


– Аңлатасыңмы инде?
– Бүген  көндез аңлашкансың бит инде. Тагын ни кирәк? – диде ул салкын гына.
Сабырлыгыма шунда нокта куелды. 
– Әле мин гаепле дә булып калдыммы? Димәк, син – корбан, мин – җүнсез хатын?! Ничек оялмыйсың син? Бу хәл бары синең аркада гына. Син ничек шулай эшли алдың? Оятсыз! – дип, үзем дә сизмәстән бар көчем белән Әхтәмнең яңагына китереп суктым. Беренче  мәртәбә. Бу гамәлемнән үзем куркып, читкә киттем.  
– Син шаштың, ахры, – диде Әхтәм, кызарып чыккан битен уып. 


Башка бер сүз әйтмәде. Киенде дә өйдән чыгып китте. Бетте! Ул китте! Ансыз тормышны башларга кайлардан көч җыярга дип караватка капланып елап җибәрдем. Елый торгач йоклап киткәнмен. 
Кемдер башымнан сыйпаганга уянып киттем. Күзләремне ачсам, янымда Әхтәм утыра. 
– Көнче күбәләгем минем! Дөнья җимерә яздың бит! 
– Ә Роза кем?
– Ул – минем дустымның икенче хатыны. Хәтерлисеңме, дустым  хатынын аерып, яшь кызга өйләнде дип сөйләгән идем. Әле син, үрнәк аласы булма, дип, бармак та янаган идең. Бер атна элек ул икенче хатынын да ташлап чыгып китте. Ә миңа дустым өчен уңайсыз. Роза авыр вакытында мөрәҗәгать иткәч, ярдәм иттем. Берничә тапкыр очрашып сөйләштек, аны тынычландырырга тырыштым. Бик елый. Яратам, башка беркем кирәкми, ди.  
– Ә ул  «елак хатын» сине минән тартып алам, диде...
– Җаным, син шуңа ышандыңмы? Коры сүзләр бит ул. Син бит һәрвакыт гайбәттән өстен булдың? Бервакытта да гайбәт, буш сүз сөйләмәдең. Ә монда ниндидер чит хатынның сүзләренә ышандыңмы? Миңа синнән башка беркем кирәкми...
– Әхтәм, ул Роза сине дөрес аңламаган. Хатын-кыз песи кебек бит ул, якты йөз күрсәткәннәргә хәзер сырпалана башлый. Син бит кармакка эләгергә дә мөмкин идең. Аңлыйсыңмы?..
– Әйдә, әллә ниләр уйлап чыгарма зинһар. Минем син бар һәм башка беркем кирәкми. Телисеңме, мин аның белән башка аралашмыйм.
– Телим! Гаиләм өчен куркыныч булган хатын-кызлардан читтә торуың хәерле. Ул телефонга килгән хәбәрне күрмәгән булсам, эшнең кая барып җитүен  бер Аллаһы белә.  
– Кабат башлыйсың... Минем уйда бернинди гөнаһ кылу да булмады. Бары авырлык килгән кешегә ярдәм итәргә теләдем. Ә бүген сине югалтырга мөмкинлеген аңладым. Күзләрең нәфрәт белән тулы иде. Мин, куркып, хәтта өйдән чыгып киттем. Синнән башка беркем кирәкми. Син минем бердәнберем! Әйдә, онытыйк бу хәл хакында, яме...


– Онытыйк, – дип Әхтәмне кочаклап алдым. Җаныма шундый җиңеллек иңде. Бу секундта шундый рәхәт иде. Ул бары минеке генә! Хисләр  бураны урап алып, безне әллә кайларга очырып алып китте. Күптән андый дәрт булганы юк иде... 


Ник соң кадерле кешебезнең кадерен югалтыр чиккә  җиткәндә генә аңлыйбыз икән?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар