Логотип
Күңелеңә җыйма

 Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3

Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2)

Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне, куркып, дулкынланып көттем. Ап-ак җәймәләрдә озак сөешеп, назлашып ятарбыз, ул миңа дөньядагы иң матур сүзләрне әйтер диеп хыялландым. Менә ай яктысында яраткан Рәфисем минем озын толымнарымны сүтә, мин оялып башымны аска иям. Ул минем тубыктан озын ап-ак йокы күлмәгемне салдыра. Аннары чәчләремне көчле бармаклары белән уратып ала да, иреннәремнән шаша-шаша үбә башлый. Үзе: «Кадерлем, Раушаниям, мин бу төнне озак көттем, өзелеп яратам сине!» – дип кабатлый...
 Ләкин иремнең айлы төнне көтеп торырга тәкате калмаган иде, ахры. Мулла никах укып, мәҗлес узуга, парлашып «кияү мунчасы»на киттек. Әби-бабайлардан калган гореф-гадәт буенча, мунча идәннәре сап-сары итеп юылган, эскәмиягә чигүле сөлге җәелгән. Керә-керешкә ирем түш кесәсеннән кәгазь акча алып сөлге астына тыгып куйды. Бу мунча яккан хуҗага бүләк итеп калдырыла.
 Мунча бусагасын атлап керүгә Рәфисне алыштырып куйдылармыни! Ул агач ишекне шартлатып япты да, нәсел үгезе кебек миңа ташланды. Нәрсә булганын аңышмыйча да калдым. Ирем тиз-тиз тунымны салдырып идәнгә ыргытты да көчле куллары белән халатымның изүен тартып төшерде. Бер мизгелдә халат сәдәфләре, өзелгән муенса мәрҗәннәре кебек, сары идән буйлап чәчелде. Рәфиснең күзләре тонган, үзе мир үгезедәй «гыж-гыж» килә. Кулы белән чәч толымнарымны умырып тотып алды да, шәрә гәүдәмне эссе ләүкәгә китереп салды. Мин бүре тырнагына эләккән бичара бәрән кыяфәтендә калдым, ике кулым белән агач ләүкәнең читенә ябыштым, күземнән эре-эре яшьләр атылды: «Зинһар, кагылма, кагылма миңа», – дип ыңгыраштым мин. Бу минутларда ниләр кичергәнемне аңлата да, яза да алмыйм. Шок халәте иде бугай ул. Рәфис әйтерсең минем ялваруымны ишетмәде дә, күрмәде дә. Аңымны җуярлык авырту тойдым. Бу минутларда чарасыз, ялгыз калган мескен идем. Үз кулым белән корган тозакка эләккән чебен булганмындыр. Кычкырсам да беркем ишетмәячәк, коткармаячак. 5–10 минут барган мәсхәрә мәңгелек барган кебек тоелды миңа. Эшен бетергәндә Рәфиснең бите мунча чабынган шикелле кып-кызыл булып чыккан иде, үзе «гыж-гыж» килә. Ул канәгать кыяфәттә, 90 килолы гәүдәсен өстемнән алып торып басты. Бер сүз дә әйтмичә, тазга су салып, миннек парларга тотынды. Минем елавыма игътибар да итмәде ул, юатмады да. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, «кияү мунчасында» никахлы ирем тарафыннан көчләнеп кайттым. Җанымны биләп алган сөю хисе шул көнне ләүкәдәге пар белән очып таралды бугай.
Рәфис яшәгән йортны безнең мунча кебек кечкенә йорт белән чагыштырып булмый шул: юан-юан нарат бүрәнәләрдән салынган. Кухнясы гына безнең йорт кадәр. Кайнана-кайнатаның аерым бүлмәсе, Рәфиснең энесенеке аерым. Безгә кухня янындагы кечерәк бүлмәне бирделәр. Мин чиләккә кайнар су салып, мунчала белән бүлмәбезнең бүрәнәләрен ышкып юдым, шифоньер, шкаф киштәләрен тәртипкә китереп, үзем белән алып килгән киемнәремне, урын-җир әйберләрен урнаштырдым. Яшисе җиребез иркенәеп, матураеп калды.
 «Язмыштан узмыш юк», диләр бит халыкта. Рәфис романтик булмаса да, акчасын таба белә. Акчасын да яшереп ятмый. Сорасаң, артык сораулар бирмичә, чыгара да бирә. Авылда яшәгәч, миңа акча бик кирәкми дә. Торыр урын бар, ашарга җитәрлек. Матур кием алырга идең, әллә кая бармыйбыз. Сирәк-мирәк кунакка барып кайтсак кына. Аннары авылда бизәнеп тә йөрмисең. Район үзәгендә учкомбинатта укыганда бик матур киенеп йөри идем. Урамга бизәнмичә, биек үкчәле туфли кимичә чыкмый идем. Ә хәзер баштан яулык, өстән халат төшми. Төс-кыяфәтем белән бергә, үзем дә хиссез-төссез затка әйләнә башладым. Иремнең кырыс холкын акларга мең сәбәп эзләдем. «Үзе абынган еламас», диләр бит. Булмаган назны каян аласың? Минем көннәрем дә, төннәрем дә бертөсле дәвам итте. Көннәрем эшләп, кайнанама ярарга тырышып үтсә, төннәрен Рәфис астында «кайчан эшен бетерер дә өстемнән төшәр бу», дигән уйлар белән узды. 
 Рәфис йөргән вакытта да аракы белән дус иде. Уртак гаилә тормышы башлау аны яхшы якка үзгәртмәде. Эшен эшләп кайткач, әтисе белән бер өстәлгә утырып эчә иделәр. Алай гынамы, йөк машинасында эшләгәч, авыл кешеләре иремне гел эшкә чакыра иделәр. Руль артында аек булса да, куенына кыстырып шешәләрне алып кайта торды. Аннары дуслары белән дә еш очрашып торды. Авылда бит ике егетнең берсе буйдак. Клуб янына җыелалар да шешә ачалар. Рәфис кичләрен мине саклап ятмый, киенә дә әшнәләре янына чыгып китә. Ярый ла эчеп кайтып тавыш күтәрмәсә. Ул миңа әнисе, әтисе янында гел начар сүзләр әйтә. Берәр нәрсә ошамаса: «күзле бүкән», «тавык мие ашаган нәрсә», «арттан кертеп эшләгәннәр ахры сине», дип мыскыл итә иде. Аның юктан да миңа бәйләнеп торуларын күргән кайнанам мине яклап бер сүз әйтмәде, киресенчә, улының шул сүзләреннән соң күзләре яктырып китә кебек иде, битләре дә алсулана башлый. 
Минем тормышым Галимҗан Ибраһимов әсәрендәге «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрендәге героиняның тормышын хәтерләтте. 
 Иртәнге дүрттә аяк өстендә идем. Таң ачысы белән сикереп торам да, юынып, чәй дә эчмәгән килеш абзарга сыерлар янына чыгып китәм. Өч сыерны кул белән савам, аннары сөтләрне алып кереп урнаштырам. Безнең өйдә сепаратор аертуның нәрсә икәнен белми иделәр. Беренче тапкыр бу җайланманы күргәч, аптырап киттем. Кайнанам җае килгән саен авыр сүзләр әйтергә генә торды. Беренче тапкыр сепаратор аертырга кушкач, аны ничек эшләтеп җибәрергә белмичә аптырап басып торуымны күрде дә: «И булдыксыз нәрсә, хәерче баласы каймак ашагач өскә сикерә диләр, син дә сикерерсең микән», – дип мыгырданды. 
 Бер көнне минем яныма сеңлем белән энем кунакка килде. Мин аларны чәй эчәргә утырттым. Авыл каймагын беренче күргән энем күз ачып йомганчы бер касә каймакны ашады да бетерде. Безне күзәтеп торган кайнанамның төсе үзгәреп китте. Алар киткәч, дөньяда булмаган сүзләрне яудырды миңа: «Ач бетләреңне башка өемә китерәсе булма!» – диде.
Кайнанам, олпат гәүдәсе белән каршыма килеп басып, токмач кискәнемне дә карап торырга ярата иде. Киселгән токмачымны бармаклары белән аралый да, йөзен җыера: «Анаң сине нәзек итеп токмач кисәргә дә өйрәтмәгән икән!» – дип төрттерә. 
 Кышкы салкын көннәрнең берсендә көянтәмне җилкәмә астым да кер чайкарга дип бакча артындагы чишмәгә киттем. Перчаткасыз килеш, юылган керләрне салкын суда чайкадым, кайткач керләремне бозланып каткан бауга элдем. Өйгә кергәч ике кулым да кып-кызыл булып янып чыкты, әрнүенә түзәр хәл юк иде. Ярый әле суыткычтан каз мае салынган банканы табып, бармакларыма май сөрттем дә яулык белән чорнап бәйләп куйдым. Шул вакытта да кайнанам жәлләмәде, «Эшләгән эшеңнең толкасы юк инде синең», – диде. Каршы сүз әйтмәдем, бүлмәмә кереп үкси-үкси еладым. 

 Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

Фәгыйлә Шакирова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый,елый укыдым...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бигерәк начар семьяга ки

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигерәк начар, явыз иргә кияүгә чыккан. Бик кызганыч

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нэрсэгэ шулай яшэп яткан, аерылып китмичэн, шушы кабэхэтлэр белэн

          • аватар Без имени

            0

            0

            Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.

            Хәзер укыйлар