Логотип
Күңелеңә җыйма

Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2

Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...

Дәвамы.

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy)

Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык. Сания сине бик тиз сындырыр. Кем инде шәһәрдән авылга кайта, тилеме әллә син?» – диде. Ана йөрәге сизә диләр бит. Мин бу сүзләргә игътибар бирмәдем. Мәхәббәттән күз тонган чак бит, үгет-нәсыйхәтләр бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты.

Көннәрдән бер көнне, җомга иртәләренең берсендә өебезгә яучылар килеп керде. Очрашып йөргән егетем Рәфис, аның анасы – булачак кайнанам Сания, Рәфиснең атасы Габдулла, тагын берничә кунак. Булачак кайнанам озын буйлы, авыр сөякле икән, ирләр кебек док-док басып атлый. Бусагадан атлап кергәч тә Сания апа карашы белән бөтен өйне «капшап» чыкты, аннары мине баштанаяк күздән кичерде. Аның авыр карашыннан тәнемдәге каз йоннары үрә катты бугай. Шул вакытта әниемнең әйткән сүзләре яшен тизлегендә башымнан узды: «Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр...» Мин башымда туган уйларны тизрәк чыгарып атарга тырыштым. Сөйгән ярым – Рәфисем белән кавышу бәхетеннән йөрәгем иләсләнгән чак бит.

Яучыларның киләсен алдан белә идек, кунакларны бәлеш, аш пешереп көтеп тордык. Олылар түр якта әзерләнгән өстәл янына утырдылар. Мин кухня ягында бөтерелдем. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, кунаклар үзләренең яучы булып килүләрен әйтте. Әти, әлбәттә, бик канәгать иде, әни генә башын аска иеп утырды. Ир-атлар тиз арада уртак тел тапты, булачак кайнатам Габдулла абзый үзе белән алып килгән аракы шешәсен өстәл уртасына чыгарып утыртты. Шуны гына көткән әти серванттан хрусталь рюмкалар тартып чыгарды. Ул арада кулдан киселгән токмачлы аш кайнап чыкты, мичтән бәрәңге бәлеше чыкты.

– Өч ел очрашып йөриләр, бер-берсен яраталар. Кавышырга уйлаганнар икән, каршы килмик, – дип нотык тотты булачак кайнатам. – Минем улым Рәфис төшеп калганнардан түгел, эшне бик ярата. Кулыннан килмәгән эше юк. Сезнең кызыгыз да бик акыллы, бик уңган дип сөйлиләр. Туй узгач, төп йортта яшәп торырлар. Аннары үзләренә карарлар, йорт салып чыксалар да каршы килмәбез. Без исә кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итәрбез, Аллаһ кушса.

Әти дә каршысында торган рюмкасына аракысын салып, сүз әйтергә торып басты:

– Дөрес әйтәсең, Габдулла, – диде ул. – Яратышканнар икән, кавышсыннар. Ир – баш, хатын – муен. Кызым яхшы хатын булыр дип уйлыйм, иренең сүзеннән чыкмый яшәр, без риза!

Шулай итеп, ике сәгать аралыгында минем язмышым хәл ителде: никах көне, туй мәҗлесе билгеләнде.

Без туйга әзерләнү ыгы-зыгысына чумдык. Әти туй хөрмәтенә симерткән үгезне суйды. Никах мәҗлесенә дип ике көн рәттән кулдан пилмән бөктек.

Кода-кодагыйларга бүләкләр җыйдык: кайнанама ак мамык шәл, кайнатама чиккән түбәтәй, Рәфиснең апаларына яулыклар, башка туганнарына халатлар, урын-җир әйберләре... Өйдәге шкаф башында чигүле тукымалар астында үз вакытын көткән, бирнә өчен сакланган каз мамыгыннан тутырылган парлы мендәрләрне урыныннан кузгаттык. Аларны урамга алып чыгып кагып кердек, зур җәймәгә өеп, төенчеккә төйнәдек. Сәндерәдә торган агач сандыкны ачып чиккән сөлгеләрне, челтәрләрне барладык. Ул вакытта килен кайнана йортына кергәч тәрәзләргә ак челтәрләр элә иде. Хәзерге заманда гына бу гореф-гадәтләр онытылды бугай. Туйларда юрган урынына машина, фатир бүләк итәләр.

Әнием, сеңлем, булачак ирем Рәфис белән йөк машинасына утырып, костюм, туй күлмәге эзләргә дип, район үзәгенә чыгып киттек. Ул туй күлмәкләрен бер унны гына киеп караганмындыр. Яшь вакытымда бик ябык, нечкә билле кыз идем, 42 нче размерлы туй күлмәген табу кыен булды. Килешү буенча, безнең якларда кызга күлмәкне, фатаны кияү ягы алып бирергә тиеш. Рәфис зур йөк машинасында эшли, акчасы бар, миңа иң затлысын сайларга кушты. Эзли торгач, килешлесен дә таптык. Мин ак челтәрле, бизәкләп тегелгән туй күлмәген киеп көзге каршына бастым, буй-сынымны күздән кичердем. Атластан тегелгән күлмәк белән мин әкияттәге принцессага охшап калдым. Тубыктан булып үскән кара чәчләрем ике калын толым булып түшләремә ятты. Кибетче ак фата алып килеп башыма кигезде. Якын-тирәдәгеләр сокланудан тел шартлатты, әнием исә: «Тьфү, тьфү күз тимәсен», – дип, як-якка төкеренде.

 Декабрьнең чатнама суык көнендә Рәфисләрнең өендә гөрләп туебыз үтте. Мәҗлеснең түр башында без утырдык: мин ап-ак туй күлмәгеннән, Рәфис галстуктан, кара костюмнан. Безнең янда шаhитлар утырды: минем яктан – классташым Гөлназ, ирем ягыннан – дусты Сәлим. Ул заманнарда авылларда туйлар өйдә уза иде, тамадалар да, гармунчылар да якын-тирәдәге кешеләр иде. Өстәл тулы ризык, әллә ничә төрле салат. Кунаклар гармунга кушылып җыр сузды: «Туй күлмәге», «Күбәләгем», «Җизнәкәй»... Өстәл тулы эчемлек: ирләр аракы эчә, хатыннарга – вино, шампан шәрабф. Әлбәттә, кунакларның барысы да эчми, кайсысы стаканны авызга гына тидереп куя. Совет заманнарында хәләл туй уздырганнарын күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады. Барлык туйларда да өстәл уртасында «акбаш» (халык телендә аракыны шулай атыйлар) утыра иде. Хәзер генә, Аллаһка мең шөкер, дин, мәчет дип сөйләшәләр. Ике кешенең берсе уранган, абыстай булып йөри, өч ир кешенең берсе сакал үстерә. Совет заманында аракы эчеп, коммунист булып йөргән кешеләрнең байтагы дингә кайтты, араларында мөнбәргә басып вәгазь сөйләүчеләр дә бар.

Туйда нинди бүләкләр алганыбызны, күпме акча җыйганыбызны хәтерләмим дә. Ирем туй азагында, эчеп, ләх булган иде. Кунаклар тостлар әйтеп, аракы эчеп, бәлеш ашап, җырлап-биеп өйләренә таралышты. Мин туй күлмәгемне халатка алмаштырып, таңга хәтле табак-савыт юдым.

Икенче көнне минем өчен килен-хезмәтче ролендә гаилә тормышы башланды....

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эни эйткэн сузлэр сон,ырак искэ того шул....

    Хәзер укыйлар