Логотип
Күңелеңә җыйма

«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды»

Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.

Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә. Мин үзем дә яшь түгел инде,  55 не тутырып киләм. Хәзерге вакытта авылда үз йортыбыз белән яшибез, ирем Рәфис белән ике малай, бер кыз үстердек. Улларым өйләнерлек яшьтә булсалар да, башлы-күзле булу турында сүз кузгатмыйлар, очрашып йөргән кызлары да юк. Югыйсә олы улым утызны тутырды инде. Узган гомеремне уйлап, төннәрен йоклый алмый боргаланып ятам. Тормышымдагы вакыйгалар күз алдыма килә дә, йөрәкләрем «жу» итеп китә. Ничек кенә түзгәнмен, ничек кенә акылдан язмаганмын да яисә, тәүбә-әстәгъфирулла, якты дөнья белән хушлашмаганмын дип уйлап куям. Ә бит Аллаh насыйп итсә, минем дә кайнана буласым бар. Киленемнең бусагадан атлап керәсен күз алдына китерергә тырышам. Ниндирәк кайнана чыгар икән миннән? Килен миңа «әни» дип эндәшер микән, әллә «Раушания апа» дип кенә әйтерме? Кайсы гаиләдән килер, эшкә уңган булырмы, әллә ата ялкау насыйп булырмы? Нинди генә булса да, әйбәт кайнана булырга язсын, Ходай хәерлесен бирсен дип телим инде. Кеше баласын рәнҗетеп, рәнҗеш кенә алмасам ярар инде. Дөресен әйткәндә, үзем карт булмасам да, нервым беткән, сәламәтлегем дә – ташка үлчим. Балаларга кырыс ана булдым, бәлки, килен чакта башыма төшкән авырлыклар йөрәгемне таш иткәндер.... 
Мин үзем авыл кызы, ишле гаиләдә үстем. Без дүрт бала идек. Әти бик авыр холыклы, кырыс кеше иде.  Балта остасы булды,  гел кешегә эшкә йөрде. Йә өй торгыза, йә багана утырта, йә тәрәзә куя, йә ишекләр ясый. Әтине эшкә чакырырга халык ярты ел чират тора иде шул. Безнең авылдан гына түгел, чит-ятларга да даны таралган иде әтинең. Халыкта «читекченең – читеге, итекченең итеге юк», диләр бит. Ничек шулай дөрес әйткәннәрдер! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас: үзебез бик кысан гына агач өйдә тордык. Әти үз куллары белән җиткергән гап-гади агач йорт иде ул. Дөресен әйтим, төнлә ятарга урын да юк иде анда. Мин апа белән идәндә йокладым. Кыш көннәрендә бүрәнәләрнең салкында шыгырдавын, тәрәз ярыкларыннан җил сызгыруын тыңлап ята идек. Ул тишекләргә, салкын кермәсен дип, ул ярыкларга мамык тутыра идек, барыбер өреп тора иде шул тишекләрдән. Шуңа бала чагымда еш авырдым. Әти минем йөткергәнемне ишеткәч: «Чирләшкә Раушания тагын чирләде», – дия иде. Ул вакытларда дәваланам дисәң, тиешле даруы да юк иде бит аның. Тамак шешсә, содалы су белән тамакны чайкатабыз, йөткерсәк, җылы сөт эчәбез дә мәктәпкә чыгып йөгерәбез. Мәтрүшкәле чәй белән дәвалана идек. Менә шуңа да минем тамакта хроник тонзиллит, билдә – грыжа, аяк-кулларда – артрит.   
 Әти акчаны әйбәт эшләсә дә, үтә дә саран иде. Бәлки сугыш чоры баласы булгангадыр. Алар гаиләдә биш бала үскән, әтисе фронтта үлеп калган. Эшләгән акчасын тиене белән Сбербанкка илтеп сала иде. Әни колхозда эшләгән акчасына безне киендерде. Әтиебезнең акчасы кассада бик күп җыелган диделәр, ләкин рәхәтен генә күрергә язмаган. Бар җыелган акчасы янды аның. Ходай бәрәкәтен насыйп итмәде. И уйлап карасаң, әтинең генә түгел, ил халкының акчалары янды бит кассаларда. Нишләп халык шулай котыра-котыра банкта акча җыйды икән ул заманнарда? Хәзерге вакытта кеше акча җыеп ятмый, фатир ала, ипотекага йорт сала. И заманалар, ел белән түгел, көне-сәгате белән үзгәрә. Ахыр заман җитә, күрәсең... 
Минем әти эшкә оста булса да, аракыны бик ярата иде. Эшләгән җиреннән исереп кайтып, кара тавыш чыгара, кычкырулары хәзер дә колагымда чыңлап тора. Әни кулыбыздан җитәкләп, күрше Гамбәрия әбигә алып керә иде. Исерек әтинең кычкыруларыннан качып, еш кундык күрше әбидә. Аллаhы Тәгалә Гамбәрия әбинең каберләрен якты итсен, рухларын шат кылсын. Без яшь вакытта совет чоры иде бит әле, авыл кибетләрендә аракы тулып ята иде. Авыл халкы утын кискән өчен дә, бакча сукалаткан өчен дә аракы белән түли иде. Намазын укыган, уразасын калдырмаган ялгыз әбиләр дә бакчасын сукалаткан, кәҗәләренә печән алып кайткан өчен бер бутылка чәкүшкәләрен әзерләп торалар иде. Авылның исерекләре күп иде, хәтта атаклы алкашлар да бар иде. Бу затлар кычыткан араларында ташлап калдырылган шешәләрне җыеп, кибеткә илтеп тапшыралар, шушы акчага кабаттан чәкүшкә аракы сатып алалар иде. Хәзер ул исерекләр гүр ияләре инде, ләкин исемнәрен халык онытмый. Авылларда исерекләр күп булса да, аерылышулар юк иде.  Хатыннар ничек тә түзеп яши белә иде. 
Әтиебезне дә яхшы сыйлыйлар иде. Шуңа аның аек чагын  хәтерләмим дә.  
Мин үзем төскә-биткә чибәр, сылу гәүдәле кыз булып үстем. Әтиемә охшап – зәп-зәңгәр күзле, әниемә охшап – тубыктан кара чәчле идем. Минем белән дуслашырга теләүче егетләр авылда күп булды. Хәтта шәһәрдән кунакка кайткан егетләр дә мине озату өчен клуб янында сугыша иде. Матур булып тума, бәхетле булып ту, икән. Мин исә яр итеп сугыш чукмары Рәфисне сайладым. Салпы телле, чибәр, аракыны ярата торган башкисәргә үлеп гашыйк булдым. Әни мине бик каты орышканы хәтердә: «Ташла аны, бик кызып китә, сугышырга ярата торган егет. Аңа кияүгә чыксаң, уңмассың», – дия  диде. Ләкин мин Рәфисне ташларга уйламадым да. Әнинең каршы килүе хисләремне арттырды, йөрәгемдәге мәхәббәтемне ныгытты гына. Әнигә: «Яратам мин Рәфисне, ул минем мәхәббәтем», – дип кенә җавап бирә идем.  
Мәктәпне «дүрт-биш»кә генә тәмәмладым. Укытучы апа Казанга китеп, югары уку йортына керергә үгетләде, аны тыңламадым. Яраткан Рәфисемне авылдагы башка кызларга калдырырмын дип курыктым. Ул вакытта  Казаннарга барып вузларга керү кызлар өчен приоритет түгел иде шул, тизрәк кияүгә чыгу максат иде. Без Казан турында хыялланырга да курка идек. Хәзер уйлап куям: югары уку йортында укысам, минем тормыш юлым башкача булыр иде бәлки. Ләкин бу турыда уйларга соң инде.
Аттестатымны  район үзәгендәге учкомбинатка илтеп тапшырдым, повар-кондитер булырга карар иттем. Мин үзем ашарга пешерергә ярата идем. Ләкин укуымның гына кирәге чыкмады, авыл клубында идән юучы булып эшлим. Шулай да укыган елларым күңелдә бик якты хатирәләр булып сакланган. Без тулай торакта яшәп укыдык. Бик күңелле иде. Кызлар белән киноларга, дискотекаларга бара идек. Минем арттан шәһәр егете Әнәс йөрде. Бик акыллы, Казаннан укып кайткан егет, күзлек кия иде. Ә мин, җүләр, аңа карамадым. Хәзер беләкне тешләргә ерак инде, поезд киткән. Әнәс бик елап йөрде дә, башкага өйләнергә мәҗбүр булды. Тормышы бәхетле булды аның, үзе дә зур түрә булган, дип сөйлиләр. И яшь чак, җүләр чак... Ярар, буласы булган, гомер узган.... Әле хәзер дә, бергә укыган кызлар белән язышып, аралашып торабыз. Гаиләдә олы бала булганга, әти белән әни  минем тизрәк кияүгә чыгуымны тели иде. Укып бетерүгә Рәфис кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, мин шатланып  ризалаштым.

Фәгыйлә Шакирова язып алды.

(Дәвамы бар.)

Дәвамын укыгыз: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    яхшы кайнана булыр идем дигэннэргэ кызганычка каршы куп очракта яхшысы элэкми шул киленнен(((

    • аватар Без имени

      0

      0

      Узегез белэ торып алкашка чыккансыа

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ник заман зарланабыз! Нәрсә җитми!!! Чыкмыска, тормаска иде. Китәргә иде! Кем гаепле бары тик сез. Тошнит от нытиков! У кого хорошая жизнь?! Хуже вашего есть. И то аллага шөкер дип яшиләр!!! Хватит уже нытье писать!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Исерек ир белэн яшэу яшэу тугел инде. Белгэн кое чыкмаска кирэк булган. Мин язма авторы белэн бер чор кешесе. Институт бетергэн елны мин дэ бер салырга яратучы белэн очрашып йоргэн идем. "Кияугэ чык, мине салудан тыеп, тотып торучы кирэк. Яратам" дия иде. "Э синен белэн ачуланышкан чакта эчсэн, мин ничек тыярмын сине" дип, кире кактым мин анын тэкъдимен. Шуны эйтерлек акылым булганга эле дэ гажэплэнэм. Кияугэ уйлап чыгу тиеш шул. Янадан терсэкне тешлисе килсэ дэ сон була. Язма жинел уйлаган кызлар очен бик файдалы, акыл белэн яшэу тиеш яшь чакта да кыз балага

          Хәзер укыйлар