Логотип
Күңелеңә җыйма

Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?

Моннан берничә ай элек безнең эштә бик зур үзгәрешләр булды. Мин эшләгән отделны таратып, башкасына куштылар. Һәм мине ирләр генә эшләгән бүлеккә күчерделәр.

 Моннан берничә ай элек безнең эштә бик зур үзгәрешләр булды. Мин эшләгән отделны таратып, башкасына куштылар. Һәм мине ирләр генә эшләгән бүлеккә күчерделәр. Бу ир-егетләр белән элек тә коридорда еш очрашкалый идек. Матур итеп елмаеп, исәнләшеп китәләр, бик галантный күренәләр иде. Һәрвакыт костюмнан, галстуктан... Шуңа күрә бергә эшли башлагач, мин хәтта куандым да. Ни әйтсәң дә, ирләр гайбәт сатмый, сүз йөртми. Кирәк булса, ярдәм дә итәргә авырыксынмаслар... дип уйладым. 
Бу бүлектә эшләве бик рәхәт һәм җайлы булыр шикелле тоелды. Документлар тутырылган авыр-авыр папкаларны шкафның югары киштәсенә күтәрүдән, компьютер эшләми башласа, мәңге килми интектерүче IT-ишниклар белән иза чигүләргә чик куелыр дип уйладым. Бер елмаеп ярдәм соравым җитәр, янәшәмдәге ир-егетләр шунда ук булышырга килерләр, янәсе... Аннары, ни әйтсәгез дә, безгә – хатын-кызларга ир-атның игътибарын тою, матур сүзләрен ишетү рәхәт бит инде. 
Ләкин хыялларым беренче көнне – яңа бүлеккә күченгәндә үк чәлпәрәмә килде. Документлар тутырылган зур-зур коробкаларны ташышырга соравымны берсе дә ишетергә теләмәде. Бик үртәлдем. Коробкаларны ташу үземә калды. Аларны ташуы бер хәл, әле шкафка да урнаштырырга кирәк бит. Минем урындыкларга баса-баса авыр папкаларны урнаштырып йөрүемне дә алар күрмәмешкә салышты. Кая, булышыйк, дип әйтүче булмады. Шаккаттым. Алар урынында абыем булса, ул шунда ук йөгереп килер иде. Безне шулай тәрбияләделәр: булышырга, ярдәм итәргә кирәк, дип үстерделәр. 
Бераздан мин үзебезнең бүлектәгеләрнең, гомумән, үз портфельләреннән дә авыррак әйбер күтәрмәгәннәрен аңладым. Хатыннары ничек яши болар белән? 
Монысы әле чәчәкләре генә булган. Мәсәлән, беркөнне тәрәзәдәге жалюзилар йөрми башлады. Менеп, ычкындырып кына җибәрәсе бар югыйсә. Әле берсенә, әле икенчесенә әйтеп-әйтеп карадым, «әйе» дә, «юк» та диюче булмады. Тәрәзә төбенә менеп, жалюзиларны рәтләү эше тагын миңа калды. Җитмәсә, ул көнне таррак итәктән килгән идем. Мин менеп китүгә, барысы да башларын күтәреп, миңа текәлде. Итәк астыннан бөтен эчке киемем күренәдер дип, бик оялдым. 
   Шушы бүлектә эшләгәндә генә ар-ат халкының никадәр шапшак була алуына инандым. Җыештыручы ханым идәннәрне юа да, чүп чиләгендәге чүпне генә ташлый. Ә көндез чәй эчә торган өстәлне, тәрәзә төпләрен  җыештыру тулысынча миңа өелде. Тегеләр эшкә килешли юл уңае газета-журналлар сатып алалар, көндезге ашка пица китертәләр дә, боларның буш тартмалары, чүпләре – барысы да бүлмәдә аунап кала. Шапшаклыктан тәмам туеп, үзем җыештыра башлыйм. 
Берзаман бу егетләр минем дә бүлмәдә барлыгыма тәмам ияләште. Баштарак үзләрен тыебрак торган булсалар, хәзер үзара сөйләшкәндә әллә нинди ямьсез сүзләр кушып сөйлиләр. Аларның хатын-кызлардан көлүләре, оешмада эшләүче кайсы хатынның сексуальрәк булуын тикшерүләре тәмам косасымны китерә. Үзләрен белсәләр иде бит... Кеше тикшерүдә болар подъезд төбендәге әбиләрне дә уздырып җибәрә. Әле кемнең кем белән йоклаганын, моның бөтен нечкәлекләрен  сөйлиләр. Тыңлап торырга оят. «Минем янда үзегезне ирләрчә тотыгыз инде бераз», – дигәнемә хихылдыйлар гына. 
Минем аларга үзем турында начар уйларлык сүз әйткәнем, үземне килешсез тотканым юк. Тыйнак киенәм, тыйнак йөрим. Ләкин шулай да әледән-әле үземнән көлүләрен ишетеп торам. Шефтан минем тарафка ниндидер замечание булса, «хатын-кыздан артыгын көтеп булмый инде...» ише мыскыллаулар яңгырый. Ходаем, үзләре соң! 
Бүре өнендә бүречә уларга кирәк, ди халык. Ләкин мин бит офиска эшкә киләм, алар белән дус булып, алар җырын җырларга түгел. Һәм аларның кабинетына кертеп утыртканнарына минем бер гаебем дә юк. Ничек итеп бу ир-егетләрне үземне хөрмәт итәргә өйрәтәсе? Бәлки, кемнеңдер ирләр белән бер бүлмәдә эшләгәне бардыр? Языгыз әле, сез үзегезне ничек тоттыгыз?
фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    О, да уземне белеп.. Эшли башлаганнан бирле ир ат арасында.. Нэкь шулай сездэгечэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.

      • аватар Без имени

        0

        0

        1. жыештырмагыз алар артыннан - сезне анда жыештыручы булып эшкэ алмаганнар. 2. сойлэшулэре комачауласа - беруши сатып алыгыз. 3. алар сезгэ дус тугел - коллегаларыгыз. ботамагыз.

        Хәзер укыйлар