Логотип
Күңелеңә җыйма

Иргә ышанма, Иделгә таянма

Улым белән декрет ялында утырганда, аз булса да акчасы, дип,  дворник булып урнашкан идем. Фәния белән әнә шул вакытта таныштык. Ул да, минем кебек, күрше йортта ишегалды җыештыра.

Улым белән декрет ялында утырганда, аз булса да акчасы, дип,  дворник булып урнашкан идем. Фәния белән әнә шул вакытта таныштык. Ул да, минем кебек, күрше йортта ишегалды җыештыра. Аның да бәләкәй улы бар. 

Кеп-кечкенә генә гәүдәле бу ханымның эшкә батырлыгы шаккатырлык иде. Акчасына кызыгып, бер генә түгел, берьюлы берничә участок алган. 
Ишегалды җыештыручыларның эше карап торышка гына җайлыдыр кебек. Кышын – кеше торып йөри башлаганчы йортның дүрт ягын көрәп, юлларны чистартып куярга кирәк. Язын исә боз чабу, сукмакларга ком сибү... Җәен ишегалдында чәчәкләр дә үстерергә тиеш әле ул. Атна саен чүп контейнерлары янында дежур торасы да бар. Эше күп, авыр һәм бик аз түләнә торган аның. 

Фәния белән уртаклыгыбыз тагын бар иде. Ул да, мин дә – тулай торакта яшибез. Тулай торакта яшәгәннәрнең һәрберсе үз фатиры турында хыяллана. Бер ялгызың гына булганда, яшь чакта берничә ел яшәп алганда гына ярый әле ул. Студент чакта хәтта тулай торакта яшәүнең үз романтикасы да була. Ә менә гаилә корып, шушы кеп-кечкенә бүлмәгә бала караватын да сыйдырырга кирәк була башлагач, тулай торакта яшәүнең бар михнәтен аңлыйсың. Тиз генә ботка пешереп алыйм дисәң, буш конфорка юк. Кер эләргә урын таба алмыйсың. Юынырга чират... Тулай торакта яшәргә насыйп булганнар моның барысын да белә инде, болай гына искә төшерүем. 

Мин үз участогымдагы карны көрәп бетереп, көрәгемне алам да, тизрәк өйгә ашыгам. Юлым һәрвакыт Фәниянең участогы аша. Ул инде ике кеше эшләрлек эшне берүзе эшләп бетереп, соңгы сукмакны көрәп маташа. 

Бераз гына туктап, тегесен-монысын сөйләшеп алабыз. 
– Аяк авырта әле, кызый, – дип зарланып куя ул. – Бүген дә көчкә аягыма бастым. 
– И Фәния, үзең дә инде! Ике кеше эшли торган эшне эшлисең бит! Ник иреңне дә чыгармыйсың булышырга? – дип, бераз әрләп алган булам үзен. Анысы болай гына инде, сүзне ялгап җибәрер өчен генә. Булышасы булса, булышыр иде. Күпме эшләп, иренең чыгып кар көрәшкәнен күргәнем юк. Кайчагында шулай, урам уртасында баскан килеш  бер-беребезгә тормышларны сөйләштереп алгалыйбыз. Нишләтәсең, хатын-кызлар инде. Сөйләшәсе килә, кайчак зарланасы да килә... күршеләрдән, ирдән, тормыштан, акчасызлыктан...

– Быел өйне түбә астына кертеп бетерсәк, аннары эчке ягы гына кала инде... – дип, шатлыклы хәбәре белән бүлешә Фәния. – Анысын инде шунда яшәп тә эшләп бетереп була. Газ белән ут кертә алсак...

Фәнияләр Салмачи тирәсендә йорт төзеп ята. Өченче ел нигезен салдылар, узган ел стенасын күтәрделәр. Кыш буе бераз акча җыеп, язын шул акчаны яңа төзеләсе өйләренә тыгып бетерәләр. Фәниянең интегеп өч җирдә эшләп йөрүе шуның өчен. 

Ишегалдын җыештырып бетергәч, мин улым янына өйгә керәм. Мин кергәнче ул әле йоклый, ирем исә иртүк эшенә чыгып киткән була. Ә ике участок җыештырган Фәния тагын бер эшенә ашыга – сөт заводында да  эшли әле ул. Әйтәм бит, шулкадәр тырыш хатын! 

Мин бу эштә озакка чыдамадым. Бер ай тулыр-тулмастан киттем. Ә Фәния эшләп калды. Ул җәйдә алар өйләрен түбә астына кертә алганнардырмы, юкмы, анысын белергә өлгерми калдым – без бу тирәләрдән күченеп киттек. Безның хыял чынга ашты – үз фатирыбызны алып кердек.  
Элек яшәгән тирәләрдән автобуста узганда гел Фәния турында уйлый идем. Кайда икән ул, аның да хыялы чынга ашып, йортлы була алдылар микән? 

...Еллар үтте. Үзем кар көрәргә чыгып киткәндә иртән йоклатып калдыра торган теге улым да хәзер студент инде. Беркөнне институтларында ата-аналар җыелышы булды. Автобустан төшкәч, ишегаллары аша кыеклатып кына юлны кистереп чыгарга уйладым. Элек үзебез яшәгән тулай торак тирәләре бу. Мондагы һәр тыкрык, һәр ишегалды яхшы таныш миңа. Бернәрсә дә үзгәрмәгән дисәм... бар да үзгәргән. Агачлар картайган, йортларны башка төсләргә буяганнар. Элек монда балалар бакчасы иде, хәзер ниндидер офис, ахрысы... Урам буйлап тезелешкән тулай торакларның да буяулары уңган тәрәзәләре урынына ап-ак рамлы пластик тәрәзәләр ялтырый. 

Каршыма ашыгып килүче хатынның буй-сыны ерактан ук бик таныш кебек тоелды. Әллә Фәнияме соң? Чынлап та Фәния иде ул. Мине танымады. Кара-каршы очрашуга, исеме белән эндәшеп туктаттым. Гаҗәпләнүле күзләре белән миңа төбәлде. 
– Фәния, әллә танымыйсың инде? Хәтерлисеңме, икәү бергә кар көрәп йөри идек?..
Бермәл аптырау чагылган күзләре зур булып ачылып китте:
– Кызый, танымаган идем... Менә искә төштең! 
Фәниянең хәлләрен беләсем, сөйләштерәсем килсә дә, озаклап гәп корырга вакытым юк, җыелыш башланганчы барып җитәргә кирәк. 
– Фәния, кайларда яшисез? Озаклап бер сөйләшеп утырасы, яшь чакларны искә аласы килә иде, – дидем, телефонымны сумкамнан чыгара-чыгара. – Телефоныңны әйт әле, язып алыйм...
Аның җавабы мине бөтенләй шаккаттырды. 

...Без шушы сукмакта саубуллашып аерылыштык. Мин тизрәк җыелышка йөгердем, Фәния үз юлы белән китте. 
Институттан чыккач, кибеткә кереп тәм-томнар алгаладым да, Фәняиләргә киттем. Борыныма ничә еллардан бирле таныш ис – табада кыздырган бәрәңге исе килеп бәрелде. Дөньяда әллә ниләр үзгәрер, ләкин тулай торакның менә шушы исе мәңге үзгәрмәс. Коридорда шул ук иске шкафлар, стенада шул ук табаклар, ләгәннәр... баудагы керләр дә шул ук – без киткәндәгечә. Почмаклардагы пәрәвезләргә кадәр үз урынында. 

Мин килешкә Фәниянең чәе кайнаган иде инде. Ул пешергән коймак, мин алып кергән конфетлар белән табын корып, икәү шактый озак серләштек. 

Без күченеп китәсе елны Фәния яңа өйләрен түбә астына кертеп, тизрәк шунда күченү турында хыяллана иде. Шушы еллардан бирле исемә төшсә, мин аны зур, иркен өйләренең матур аш бүлмәсендә кичке аш әзерләп йөргән яки бакчасында чәчәкләргә су сибеп йөргән итеп күзаллый идем. 
Ә ул... ничә еллар буена улы белән һаман да шушы тулай торак бүлмәсендә яшәгән. Өйләрен төзеп бетергән алар үзе. Бетермичә, Фәния ничек тырышты, ничә эштә эшләде бит! Ире дә тик ята торган кеше түгел иде анысы. Икәүләп тырышкач, ул елны түбәсен ябып, ишек-тәрәзәләренә кадәр куйганнар. 
– Газ кертү артыннан йөри башладык. Газ керткәнче өйнең документлары әзер булырга тиеш икән. Ирем: «Икәүләп йөрүе кыен булыр, өйне минем исемгә генә языйк», – дигәч, өйне аңа гына теркәдек. – дип, моннан бик күп еллар элек булган вакыйгаларны сөйләде Фәния.  – Шул ук көздә өйгә газ да керттек. Мин инде быел кышка күченербез, эчке ягын әкренләп карабыз, дип, үз йортымда яшәү хыялы белән яши идем. Ә иремнең исә ниятләре бөтенләй башка булган. 
«Өй – минеке! – диде ул беркөнне. – Синең анда өлешең юк! Анда яшим дип хыялланма да!» Аның бу сүзләреннән башыма китереп суккан кебек, аңкы-миңке булып тордым. Ничек инде минем өлешем булмасын?! Өчәр эштә эшләп интегеп тапкан акчаларымны шул йортка тыктым бит. «Әнә ул синең акчаларың! – дип, ирем улыма төртеп күрсәтте. – Аңа күпме акча киткәнен беләсеңме?» Улым аның баласы түгел. Мин беренче иремнән балага яшь ярым булганчы ук аерылган идем. Улым бу иремне әти дип белеп үсте. 

Фәниянең бу хәлләрне сөйләвеннән тамакларыма кадәр кипте. Дулкынлансам, гел шулай, телем аңкавыма ябыша минем. Бергә яшәп, бер табыннан ашап, бер түшәктә йоклаган кешедән мондый сүзләр ишет әле син! Күпме хезмәтең кергән, хыялыңда инде тәрәзәләренә матур пәрдәләр элеп, идәннәренә кадәр юган өеңне, синеке түгел, дип торсыннар әле! 
– Яңа салган йортыбызга мин әнинең хәлен белергә кайтып киткәч күченгән... Үзе генә түгел... Йөргән нәрсәсе булган, шуның белән яшиләр... – Фәниянең тавышы тетрәп китте. Беләм, йөрәк ярасын кузгаттым...
– Юристларга баргансыңдыр бит? – дим, ни әйтергә дә чарасыз калып. – Алай була алмыйдыр бит инде ул? 
– Була икән... Без бит язылышмаган идек... Язылышмыйча яшәгәч, бернәрсә дә уртак түгел... 
– Ничек инде язылышмаган? Син нәрсә инде, Фәния?! 
– Менә шулай инде... Бер кияүгә чыгып аерылышкач, икенче юлы анысын кирәк санамаган идем. Ышанган идем...

Күпме тырышып та, күпме хезмәт тыгып, күпме хыялланып, өметләнеп, Фәния ул йортында бер кич тә куна алмаган. Улы белән икесе әле дә шушы тулай торак бүлмәсендә яшиләр. 
– «Социаль ипотека»га фатир алдык анысы. Анда әле кешеләр тотабыз, түлисе бар бит... Хәзер өчәр эштә эшли алмыйм инде, аяклар авырта... 

...Фәнияне ничек юатырга да белмичә, ишеткәннәремнән вәйран булып кайтып киттем. Мондый хәл башыма сыймады. Законлы җәмгытьтә яшибез бит инде югыйсә... 

«Сөембикә» журналында узган ел Чулпан Галиәхмәтованың никах килешүе турындагы язмасы чыккан иде. Әгәр дә аны Фәния үз вакытында укыган булса, мөгаен, болай алдатмаган булыр иде. 

Дәү әнинең гел әйтә торган бер сүзе бар иде безнең: «Иргә ышанма, Иделгә таянма...» Иргә дә ышанмагач, кемгә генә ышаныйк икән соң?! 
фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уф шулкадэр жэл,мескен хатын ,рэнжеше тошми калмас

    • аватар Без имени

      1

      0

      Узегезгэ ышаныгыз хэм узегезгэ генэ таяныгыз. Уз башыгыз бэлэн уйлагыз.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Коточкыч!

        • аватар Без имени

          1

          0

          И җаный....

          Хәзер укыйлар