Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремнән уңмадым 

Туй күлмәге кигән килеш, исерек иремә карап, беренче тапкыр  кычкырып еладым.  

 (Укучы тарихы, исемен атамавыбызны үтенде)

Мин иремне яратып кияүгә чыктым кебек иде үзе. Ярату идеме ул, бәйлелекме – аңламыйм.  «Чибәр егет белән очрашасың, ә матурларны хатын-кызлар бик ярата», – дип әйтте әни. Мин кычкырып көлдем генә. Хәзер уйлыйм да, әниемнең бу сүзләрендә хаклык булган бит, дим. Яратуым белән Ирекнең тискәре якларын күрмәгәнмен, бәлки, күрергә теләмәгәнмендер. Ул үзен генә яратучы эгоист, башбирмәс дуамал иде. Алай гына да түгел,  дуслары күп, бәйрәм арты бәйрәм. Дуслар күп булгач, сәбәбе дә табылып кына тора. Егет белән кыз чакта моңа игътибар итмисең. Әлбәттә, Иреккә кызларның игътибарын сизә идем. Бу мине шомландырмады, киресенчә, Ирекнең аларны түгел, мине сайлавы күңелемдә горурлык уята иде.

Туй алдыннан әни минем белән тагын бер тапкыр сөйләште. «Уйлап кара, кызым, тормыш бик катлаулы. Ирекнең әтисе дә эчәргә бик яраткан, диләр. Хатынын гел җәберләп торган. Шушы җәберләүгә түзмичә, авыруларга бирешеп, якты дөньядан китеп барган. Моны миңа уртак танышларыбыз сөйләде», – диде ул. Бу сүзләргә исем дә китмәде. 

Туебыз ресторанда узды. Минем яктан да, Ирек ягыннан да кунаклар байтак җыелган иде. Киявем туйда  шампан шәрабыннан башлады, коньяк  белән төгәлләде. Минем кисәтүләремне колагына да элмәде. Туйның беренче төне өчен отельдә махсус бүлмәгә заказ биреп куйган идек. Туй узгач, дуслары Ирекне ике ягыннан тотып, розалар сибелгән ятакка китереп салдылар. Ул костюмын да салмаган килеш гырылдап йоклап китте. Туй күлмәге кигән килеш исерек иремә карап, беренче тапкыр  кычкырып еладым.  

Гаилә тормышы башлану белән ирем үзгәрмәде. Мәҗлесләр дәвам итте.  Бу бәйрәмнәрдә хатыннар да ирләре белән бер дәрәҗәдә эчә иделәр. Алай гына да түгел, мине дә кыстыйлар. «Ирек мулла кызына өйләнде», – дип әйтеп куйды бер дусты, минем эчми утыруымны күргәч. Бу сүзләрдән барысы да  шаркылдап көлеп җибәрде. Моны ишетү миңа авыр булды, иремнең генә мине яклап бер сүз дә әйтмәвенә аптырадым.

Туйдан соң гына күзем ачыла башлады кебек. Балабызны да планлаштырып, эчемлек кулланмыйча тудырасым килде. Ләкин ирем мине ишетмәде. Эштән гел соңарып кайтты, кайда була, нишли – минем каршыда хисап тотмый. Эчеп кайткач тавыш чыгара. Юкка-барга бәйләнә. Берничә тапкыр кул күтәрде. Мин барысына да түзеп яшим. Аерылып китәргә көчем җитми. Бала туу да  иремне үзгәртмәде.  

Финанс ягыннан кытлык кичермибез. Ләкин хатын-кыз буларак, үземне бәхетле хис итмим. Инде ничә тапкыр барысын да уртага салып сөйләшергә талпынып карадым. Ләкин барып чыкмый. Иремнең  сөяркәсе барлыгын сизәм.  Киләчәгем, балалар киләчәге өчен борчылам.

Кызларга киңәш итәсем килә. Тормыш иптәше сайлаганда хисләргә бирелеп, акылыгызны җуймагыз. Сезне яратып, хөрмәт итеп яшәрдәй пар сайларга тырышыгыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Заяга узган гомерлэр....ииии,уткэннэрне кайтарып булсын иде... башкачарак бэлки булыр иде....иде....иде.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      ""Тормыш иптәше сайлаганда хисләргә бирелеп,акылынызны җуймагыз.Сезне яратып,хөрмәт итеп яшәрдәй пар сайларга тырышыгыз''.. Исенә төшкән бу баланың-әниеңне тыңларга кирәк иде, балакаем!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эле бу Хэл бездэдэ булды

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин монда бернинндидэ килэчэк курмим

          Хәзер укыйлар