Логотип
Күңелеңә җыйма

Ир кемнеке?


Бервакыт шулай  яхшы танышым белән Идел буендагы бакчачылык ширкәтенә барып чыктык.  Хәтимә миңа кайчандыр үзенеке булган – өен салган, чәчәкләрен гөрләтеп үстергән, хәзер инде аерылган иренең милке булып калган бакчаны күрсәтмәкче булды.«Ишек ачык. Сафиев монда бугай», – диде ул. Бакча әле дә яхшы караулы хәлдә иде. «Болар минем флоксларым....Болар минем алмагачларым...» Сизеп торам Хәтимәнең күңеле үткәннәрне юксына, алгысый. 

Ак ташларга басып  өйгә уздык. Безне хуҗа ачык кына каршы алды. Тик Хәтимә хыялындагыча түгел. Сафиев дигәне икенче бер хатын-кыз белән матур гына төшке аш ашап утырган вакытка туры килдек  Үзе берәмтекләп юнәткән өйнең түр башында көндәшен күрү Хәтимәне минут эчендә чыгырдан чыгарды. Ул «исәнме-саумы»ның артыннан ук өстәлдәге ашъяулыкны нигъмәтләре-ние белән идәнгә тартып төшерде. «Эх Сафиев! Минем улым сине әти дип үскән иде бит!» Бөтен ярсуның асылы шушы бер җөмләгә сыеп бетте. 

Сыер дуласа,  аттан яман, диләр бит әле. Хатын-кыз дуласа  да, шулайрак, ахыры. Икенче мисалым да бар. Дилүзә кеше иреннән малай табып үстерә. Улын ата кеше ярата. Хатынын да ташламый. «Без никах укыттык», – дип, Дилүзә дә үзен кеше арасында кеше итеп сизә. Баласының атасын законлы хатынын ташларга кушып йөдәтми. Әмма ир заты чуар йөрәкле. Аның читтәге гыйшыклары турында ишетелгәләп тора. Берсе Дилүзәнең йөрәген аеруча әрнетә. Иренең хатыныннан көнләшми, ә менә Фәрдиядән көнләшә. Фәрдиянең кайда яшәгәнен белеп алып, ул Амурны эзләп, шунда барган икән. Аңа ишекне тиз ачалар. Җылы гаилә атмосферасы корып, ягъни интим мөнәсәбәтләр кичереп утырган бу икәүгә Дилүзәнең бөтен ярсуын татырга туры килә. Ир кеше әзмәвердәй гәүдәле. Әмма ул да җене чыккан хатыннан куркып кала. Ә Дилүзә өстәл-урындыкларны гына түгел, биниһая зур стенканы да аударып, ир затына бер генә җөмлә ташлап чыгып китә: «Улың сиңа бүтән «әти» димәс. Әнә, Фәрдияң минем кебек, нәкъ сиңа охшаган малай табып карасын!» 

Кайвакыт ирләрне үзләренә охшаган бер малай гына түгел, биш малай да тотмый икән. Саниянең дә көндәше бар. Шуны белгәч, ул ире белән никахны өзде. Ә ире теге сөяркәсе белән мулладан никах укытып  алган килеш, Сания пешергәнне ашап, Сания юганны киеп, балалары янында яшәп ята. Кыскасы  – яшәве элекке хатыны өстендә. Яңа хатын белән яшәү өчен йорт салып ята. Бервакыт Сания төшендә әнисен күрә: «Бар, кызым, ирең салган өйгә. Анда өйне бүлеп яталар. Соң булмасын!» – дип кисәтә бакыйлыкка күчкән әнкәсе. 

Йөрәген шом биләгән Сания теге яңа йортка йөгереп төшсә,  ире исән-сау. Фәкать  бәйрәм итеп кенә ята икән. Өч хатын-кыз белән бергәләп өй туе  ясап ятмакталар. Сания дә дулый: учак өстендәге мангалны, шашлыклары-ниләре белән бергә, учак өстенә тибеп аудара да кайтып китә. Ә иртәгәсен ир дә, берни булмагандай, тагын Сания янына кайтып керә. Белә инде Саниянең балалар янында сабыр каласын. 

 Күркәм сабырлыкка да мисалым бар минем. Вера белән Вадим  кеше сокландырып яшәп, көмеш туйларын үткәргәннәр иде инде. Бу яшькә ирешеләсе күп нәрсәләр ирешелгән була. Эш урыннары да бергә, бизнеслары да уртак. Төп эштән соң алып барган бәләкәй бизнеслары аларга  өлкән уллары тормыш корыр көнгә запас фатир сатып алырга да мөмкинлек бирә. Инде өлкән угыл, әнә, өйләнеп тә куйды. Бәби алып кайтыр көн дә якынлаша. Вера Василовна бөтен йөрәк җылысын яшь гаиләне ялгыш адымнарадан саклауга сарыф иткән арада ире Вадим туарыла төшкән. Бизнес өчен офис вазифасын үтәгән фатирда куна-төнә ята бу. Аны анда кайгыртырга кеше бар, дип Вера Василовна да борчылмый. Ниночканы компьютерда эшләү өчен алганнар иде. Яшь кенә кыз. Вера  белән Вадим өчен үлеп тора кебек. Чынлыкта ул Вадим өчен генә үлеп торган булып чыкты.  

Уллары белән киленнәрен шул офис булып торган фатирга башка чыгару турында сүз кузгаткач, Вадим  ык-мык килә башлады. «Ни бит  анда, ни бит әле анда... Ниночканың барыр урыны юк. Ул бит әле бәби табарга тора... , – диде ул , авырлык белән сүзләр сайлап. Вераның күзенә карарга ояла иде ул.  – Без яратышабыз аның белән. Бала минеке!» Шуннан соң Вера ни эшли дисез? Ирен тыңлап бетерә дә аны юата башлый: «Борчылма, милый. Без мондый гына хәлләрдән юл таба белербез. Син анда Ниночкага таяныч бул инде. Мин монда оныгымны үстерешермен. Баштагы мәлдә аларга мин кирәк әле». 

Шулай итеп ике ояда ике бәби үсә башлый. Ә бит әле Вера да, Вадим да үзләре яшьләргә биргесез. Ниночка көйгәләк булып чыга. Дәрәҗәле ирне, туендыручысын үзенә беркетеп куюның яңа әмәлләрен эзли башлый. Таба да. «Баламның законлы әтисе булсын. Сез аерылышыгыз. Улларың зур инде. Аларга паспорттагы тамганың әһәмияте юк. Ә менә минем кызыма әтисез яшәү авыр булыр.Тормышта кыз балаларга болай да авыр бит, әйеме, Солнышко?» Вера бу юлы да каршы килми. Чыннан да, кыз әтиле булып үссен. Аннары Ниночка фатирны үзенә яздыруны сорый. Аның ул таләбе дә үтәлә. Вадим ике арада йөри. Ниночканы ныграк яратуына инангач кына Вера һәм уллары янына килеп йөрүне туктата.  

Вера Василовнага ире белән көн дә эштә очрашу җиңел булмагандыр. Тик ул сиздермәде. Уллары, оныгы турында сөйләп тора иде. Ирен дә аналарча кайгыртуын дәвам итте. Вадим да шушы комфортка ияләште сыман. Эштә – зирәк хатыны, өйдә яшь хатыны бар! 

8-Март бәйрәменә редакциягә кунаклар килде. Арада музыкант Георгий да бар. Җырлашабыз, көлешәбез, шаярабыз, мәй кабабыз. Һәр бәйрәмнең бизәге Вера булганга күнеккәнбез инде. Кунаклар арасында музыкант та барын онытып җибәргәнбез. «Вера! Вера! Гитара! Гитара!» Верабыз ялындырып тормый. Күкрәктән чыккан йомшак контральто тавыш белән,  кабинет диварында эленеп торган гитарасын алып, татар җырын җырлап та җибәрә: 

Көзләр җиткәч, бәхет алмагачы 

Биш гашыйкка бирер биш алма. 

Ышан бары яшьли сөйгән ярга, 

Сөям, дигәннәргә ышанма... 

Вера Василовна җырның сүзләрен аңлап җырлый икән. Хәер, ул бит Себердә үскән татар кызы. Дөресрәге,  әтисе татар. «Ышанма»дип, кат-кат тәкърарлап, гитара кылларын ниндидер бер ачыну белән чиерткәндә ни сабыр Вераның да күзләреннән яшьләре агып китте. «Сабыр савыты ташыды», – дип, коллегалары да сагаеп калды.Тик озакка түгел, җырның сүзләрен дә аңламаган, күз яшьләренең сәбәбен дә белмәгән Георгий урыныннан атылып торды да,  Вераның кулыннан гитарасын алып, хатын каршына тезгә тез утырып,   җырлап җибәрде. Аның җыры дәртле, компанияне уята торган булып чыкты:  

...По Дону гуляет, по Дону Гуляет... 

Казак молодой... 

Бу «казак молодой»ны башта Вера, аннары бөтен бәйрәм табыны күтәреп алды. Җыр коридорга ташып чыкты.  Георгийның бөтен игътибары Верада гына и кәнен күреп, бик сөенештек. Икесенең дә күзләрендә ялкын кабынган. Өр-яңа мәхәббәт дөрләп маташа. Әйдә, Вадимның эче янсын әле! Сизә ир, сизә хатынын бөтенләйгә югалтып барганын... Кире кайтарып ала алмаячагын!  

      Ә Георгий ялгыз икән. Озак та тормый алар өйләнештеләр. Ике арадагы мәхәббәт чын иде.  Дәртләнеп дөнья көтә башлады бу ике матур кеше. Икесенә өй салып чыктылар. Теге ярты юлда калган бизнесны да алып киттеләр. Вадимның исә хәлләре бик шәп түгел иде бугай. Баласы исәя төшүгә, Ниночка Вадимның инде яшь түгеллеген, акчасы да юклыгын «күреп» алды. Вера, үзе бик бәхетле булса да, жәлли иде элекке ирен. Жәлләмәслек тә түгел шул. Инсульт дигән зәхмәттән беркадәр мантуга Ниночка аны фатирыннан куып чыгарды. Вера белән Георгий кайгыртмаган булсалар,  чиреннән дә айный алмаган булыр иде әле. Кайгырту моның белән генә бетмәде: Вадимга бер бәләкәй генә өй алып биреп, аны оялы иттеләр.«Вадимны Вера өченче улы кебек күрә инде», – диләр иде хезмәттәшләре. Яшьтән сөйгән ярын югалткан Вадим барысына да үзе генә гаепле икәнен аңлаганга күрә зарлана да алмый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул кирэк андый ирлэргэ!

    Хәзер укыйлар