Логотип
Күңелеңә җыйма

Ир бирмәк – җан бирмәк

Алдыбызга китергән чәйләргә ул да, мин дә кагылмадык. Шул килеш суындылар... 

 

Алдыбызга китергән чәйләргә ул да, мин дә кагылмадык. Шул килеш суындылар... 

Алдан килешкәнчә, Гөлия белән шәһәр үзәгендәге кафеларның берсендә очраштык без. Исәнләшүгә, аның белән нидер булганын сизенгән идем анысы. Тик әңгәмәбез менә бу юнәлешкә кереп китәр дип башыма да китермәдем. 
Өстәл янына утыруга ул миңа сүзсез генә телефонын сузды. Фотосурәттә – кияү белән кәләш. Икесе дә бәхетле елмаялар.

– Туй? Ә кемнең туе бу? – дим.
– Иремнеке... Кичә аның туе булды. Булган...
– Ничек инде иремнеке? – бу сорауны бирүемне үзем дә сизми калдым.
– Әйе, аныкы... Дөнья булгач, шулай да була икән. Туйдагы кунакларның берсе җибәргән. Кем икәнен белмим... «Котлыйм», – дип яздым. 
Мин тәмам сүзсез калдым.
 
– Сезнең белән очрашудан баш тартасы булгандыр инде... Кичә бу фотоны алгач, бик авыр булды. Югалып та калдым. Шуңа телефоннан әйтәсем килмәде, күрешкәч, барысын да аңлатырмын, дидем. Без бер ел элек аерылышкан идек инде. Сез бит әле анысын да белмисез... Әмма аның белән бергә тормасак та, сорауларыгызга барыбер җавап бирә алырмын дип уйладым, шуңа сезгә «юк» димәдем...

Чит ил кешесенә кияүгә чыгып, ире янына яшәргә китеп барган кызларыбыз байтак. Ә менә, киресенчә, кияү егетләренең безгә күченеп килгәннәре алай күп түгел. Әмма бар. Мондый адымны олы мәхәббәт хакына гына ясап буладыр... Гөлиянең ире – шундыйларның берсе. Әти-әнисен, туганнарын, дусларын калдырып, Татарстанга күчеп кайткан ул. Башка мохиттә, башка тирәлектә үскән кешегә бездә яшәп китү, урнашу, эш табу, карьера ясау җиңел генә була алмый. Мондый гаиләләрнең үз проблемалары, үз авырлыклары – без шушы хакта сөйләшергә җыенган идек. Тик мин ишетергә теләгән шәрык әкиятенең генә эчтәлеге үзгәргән булып чыкты менә. 

Алар университетта танышалар. Гөлиянең кандидатлык диссертациясе яклап йөргән чагы була. Факультетларына магистратурага Төркиядән бер төркем студент килеп төшә. Арада ул да була... Юк, юк, Гөлия аңа бер күрүдән гашыйк булмый. Ул, гомумән, ирен өзелеп яратуы турында бер сүз дә әйтми... Бәлеш пешереп, бер көнне төрек егетләрен үзенә кунакка чакыра ул. Җиһан аны, бәлки, шул көннән соң якын итә башлагандыр да. Ярты елдан соң студентлар кире үз илләренә кайтып китәләр. «Мин сине яратам, барыбер сиңа өйләнәчәкмен», – ди Җиһан саубуллашканда. Сүзендә тора – нәкъ ярты елдан соң ул кире килә. Үзе генә түгел, әти-әнисе, апалары, туганнары белән. Колшәриф мәчетендә никах укыталар, ә туйлары Төркиядә уза. Бу юлы Гөлиянең әти-әнисе, туганнары барысы бергә җыелып кунакка бара. 

 

Күңелеңдә һаман да ярату булса, аерылышуга салкын акыл белән әзерләнү кыенрактыр. 

 

Ун ел эчендә төрлесе булгандыр: бер гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый гына тормый анысы. Шалтырый да тына. Тик Гөлия белән Җиһан арасында чыккан соңгы тавыш кына нигәдер тынарга ашыкмый. 

– Безгә аның туганнары кунакка килгән иде. Әтисе һәм кияүгә чыкмаган ике апасы. Кайнанам исән түгел инде, яман шештән мәрхүм булды... «Нишләп Җиһан һаман Төркиягә кире кайтмый?» – дип зур җәнҗал кузгаттылар. Син безне хөрмәт итмисең, диделәр... Аның кайтырга җыенмавын гаиләсе гел миннән күрде. Югыйсә иремнең бу хакта бөтенләй сүз кузгатканы булмады. Башта укыды, аспирантура тәмамлады. Аннары эш табылды. Тел өйрәнде. Татарча сөйләшә, русча. «Монда укыганда русча да өйрәнергә кирәк», – дип мин аны курсларга йөрттем. Кандидантлык диссертациясен дә якла, дип әйтсәм дә, анысын эшли алмады. Үҗәтлеге җитмәде. Зур тырышлык кирәк моның өчен, башлаган эшне ахыргача җиткерә белү, аны ярты юлда калдырмау. Хәер, бу гаиләдә дә шулай. Ниндидер проблема килеп туса, башны комга тыккандай аңардан качу бар иде Җиһанда. Бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшә белмәдек. Кызганыч... Тик мәхәббәт булса, гаилә барыбер сакланып кала бит ул – безгә, күрәсең, ул да җитмәде. «Синең өчен, сине яратканга гына килдем. Бөтен тормышын ташлап яраткан кеше генә килә ала» – дия иде ул миңа. Димәк, мәхәббәте ул кадәр үк көчле булмаган дип уйлыйм хәзер. 

Шул тавыш-гаугадан соң аларның арасы нигәдер яңадан көйләнеп китә алмый. Җиһан үзен бөтенләй башкача тота башлый. Бик соң кайта. Ап-ак күлмәгендә кершән эзләре дә күренгәли. Гөлия, мөгаен, хаклыдыр: читтә кешесе булмаса, ирләр өйдән болай гына чыгып китми инде... Юк, бөтен гаепне дә иренә генә аударып калдырмый ул. «Докторлык диссертациямне яклау алды иде. Гел шуның белән мәшгуль булдым. Иремә вакытым җитеп бетмәгәндер. Ә ирләр бала белән бер, аларга һәрвакыт игътибар кирәк», – ди. Якынаю юлларын эзләргә тырышып карый, әмма файдасыз...

Аерылышу турындагы гаризаны Гөлия үзе яза. Ире: «Мин мондагы законнарны белмим, син үзең барысын да рәсмиләштер инде», – ди. Моңарчы да гаиләдә шулай кабул ителгән була: документлар белән нинди генә эш чыкса да, аны Гөлия хәл иткән. Иренә мондый проблемалар калдырмаган. 

– Язуын яздым гаризаны, әмма ул судка килер дип уйламадым. Башкаларның шулай булганын ишеткәнем бар иде. Юкка өметләнгәнмен – ул килде... Безне беренче утырышта ук аердылар. Гаилә институты юкка чыгып бара диләр, тик аны саклау өчен тиешле оешмаларның нидер эшләвен сизмәдем. Киләсең, талон алып, үз чиратыңны көтәсең һәм... аерылып кайтып китәсең. Үзебезне әйтмим әле, яшьләр бит кайчак бу адымны ачу белән дә ясый. Шундый чакта, читтән берәүнең – психологның яки дин әһеленең бер сүзе җитәр иде араларны көйләргә. Мин дә үзебезне үгетләүләрен көттем бугай... Ул адвокаты белән килгән иде, суд бинасыннан чыктык та икебез ике якка киттек.

Ә өмет... Ул Гөлиянең күңелендә әле кичәге көнгә кадәр барыбер яшәгән. «Бөтенләйгә аерылышуыбызны яңа аңладым. Кайтыр, кире кушылырбыз кебек иде, – ди. – Бала бар бит...»

Улы белән Җиһан хәзер атнага ике тапкыр күрешә: чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә. Ул бу гадәтен хәтта кичә, үзенең туе көнне дә бозмаган. Улын алып, икәү бергә чәчтарашханәгә барганнар. Әтисенең үз туена матурлануын уллары да әнисе телефонына шушы фото килеп төшкәч кенә белгән. «Аңа бигрәк тә авыр булды», – ди Гөлия. 

 

Ирегез белән аерылып йөргән көннәрдә яныгызда сер сыярлык, киңәш бирә алырлык берәр акыллы ахирәтегез булу кирәк.

 

Язмышның байтак хатын-кызлар өлешенә тигән бу сынавын инде Гөлиягә дә күтәрәсе.

– Сезнең сорауга әйләнеп кайтыйк... Ире чит илдән күчеп килгән гаиләләрдәге проблемаларга. Әйе, алар бар һәм аз түгел. Иренең умыртка сөяге нык булса, андый хатын-кызга җиңелрәктер. Юк икән, тормышны алып бару аның үз өстендә кала. Мөмкин булган кадәр, мин дә уртак проблемаларны үзем чишәргә тырыштым. Төркия белән ике арада кризис килеп туу Җиһанның да эшләрен катлауландырды. Хәтта безнең мөнәсәбәтләргә дә тәэсир итте ул.

Мин аны кабат моннан өйләнер дип уйламаган идем. Туганнары ничек ризалык биргән, шаккатам. Ирем – гаиләдә бердәнбер ир бала, алардагы гореф-гадәтләр буенча, ул төп нигездә яшәргә тиеш. Җиһанга Россия гражданлыгы алу артыннан йөри башлагач та, бөтенләйгә калырга җыена бугай дип, бик борчылган иде алар. Ә ул менә тагын хаталанды. Дөрес адым түгел бу. Элеккеге ирем булганга гына әйтмим. Хәзер инде бу мәсьәләдә фикерем нык: гаиләне бары тик үз милләтең кешесе белән генә корырга кирәк. Бер генә катнаш гаиләнең дә чын мәгънәсендә бәхетле булуына ышанмыйм. Җиһан белән бергә яшәгән елларда андый гаиләләр белән байтак аралаштым: һәркайсының үз бәхетсезлеге. 

Төрекләрдә гадәт шундый: балалары белән хатыннарын һәр җәйдә бер-ике айга әти-әниләре янына яшәргә җибәрәләр. Безнең әти белән әни беркайчан да аерым-аерым ял итмәде, шуңа күрә мин үзем моңа бик авыр ияләштем. Бармасам, туганнары үпкәли: «Санламыйсың, безне яратмыйсың... Оныкны сагынабыз, аны күрәсебез килә», – диләр. (Дөрес, әлеге баруларның уңай яклары да байтак булды: бу илнең тормыш-көнкүрешен эчтән күрдем.) «Оныкны бездә калдырмыйсың», – дип тавыш чыгардылар. Улымның үзенең дә анда озакка каласы килмәде: кечкенә иде бит әле. Туганнары юкка гаепләделәр: ирем: «Китәбез», – дисә, мин аның белән Төркиягә күченергә риза идем. Моңа үземчә әзерләндем дә. Улыма да, үземә дә Төркия гражданлыгы эшләттем. Дипломнарымны Төркия биргән югары белемгә эквивалент итүгә ирештем. (Эш турында алдан ничек кайгыртмыйсың инде?!) Хәер, андый мөмкинлек килеп чыкса, мин хәзер дә китеп барырга әзер. Телне беләм, документлар тәртиптә: төпле эш кенә кирәк...

Иремнең апалары: «Син гел үз эшләрең белән мәшгуль», – дип битәрләделәр. Анысы хак иде инде: фәнгә бер кереп киткәч, башкача булмый. Эшем белән, чынлап та, бик мавыктым: күбрәк үз дөньямда яшәдем. Җиһан да миңа еш кына: «Ә докторлык сиңа нәрсәгә, ул сиңа ни бирәчәк?» – дия иде. Ә мин хатын-кыз үсәргә тиеш дип санадым. Өстемә халат, аягыма башмак киеп өйдә генә утыра алмыйм. Үзгәрмәдем ләбаса, ул мине сайлаганда ук шундый идем. Шулай булгач, нигә мине моның белән битәрләргә? Тик медальнең икенче ягы да бар. Ир-аттан бер башка өстен икәнсең, ул үзендә комплекслар таба башлый һәм... үзеннән түбәнрәк хатын-кызны эзләргә керешә. Аннан, әлбәттә, таба... 
Безнең сүз кабат аерылышуга, аның авырлыкларына кайтып төшә. (Авырткан җирдән кул китми!) 

Ире белән аралар суынуын сизеп, эшләр аерылышуга баруын аңласа, теләсә кайсы хатын-кыз моңа алдан әзерләнергә тиеш дип саный Гөлия. 
– Иң мөһиме, ялгыз калган очракта хатын-кызның эше һәм торыр урыны булырга тиеш дип саныйм. Фатирны ипотекага мин алган идем, бу яктан проблемам булмады. Мөнәсәбәтләр суына башлауга, машина йөртү курсларына язылдым. Бала тиздән мәктәпкә керә, аны озатырга, каршы алырга, түгәрәкләргә йөртергә машинасыз ничек өлгерәсең? Юк, машинасыз тормыш итү авыр булачак. Аннан, ире белән мөнәсәбәтләре берничек җайга салыныр кебек тоелмаса, хатын-кыз әкерен генә акча җыя башларга тиеш дигән фикердә мин. Кара көнгә... Бу бик кирәк! Үзен бер ел тәэмин итәрлек акчасы булырга тиеш аның кулында. Мин үзем моны эшли алдым... Кемдер мине салкын канлылыкта гаепләргә мөмкин. Эшләрнең аерылышуга барганын чамалыйсың бит ул... Бик тырышып, ике араны көйләргә дә тырыштым, шул ук вакытта начарына да әзерләндем. Матди яктан да да, психологик яктан да. Кырт кисеп аерылып кую яклы түгел мин. 

Аерылышуны тагын ничек җиңелрәк кичерергә? Мөгаен, аны бөтен хатын-кыз булдыра да алмас. Ничегрәк итеп әйтим икән... Яныңда берәр кеше булырга тиеш. Ир кеше... Чынбарлыкта ул юк икән, аны бит уйлап чыгарырга да була. Һәм шуңа гашыйк булып йөрергә. Шулай итеп җандагы бушлыкны тутырырга. Шул моментта гына булса да бу бушлыкны тутырып торырга тиеш хатын-кыз. Гомумән, әлеге ситуациядә үзеңнең психологик халәтеңне бик нык кайгыртырга кирәк – сәламәтлегебез шуңа бәйләнгән. Аннан шунысы да бар: син бәхетле булсаң, балаң да бәхетле булачак. Иң беренче аның турында уйлыйсың, шуңа күрә үзеңне ясалма рәвештә булса да шушы халәттә тотасың. Моңа ничек ирешәсең – анысын үзең хәл итәсең. 

Минем үземне ул чакта эш коткарды: елап утырырга вакытым юк – диссертация яза идем. Атнага ике тапкыр күрше шәһәргә – фәнни җитәкчем янына барып йөрим. Кеше беркайчан да бер-берсе белән болай гына очрашмый. Менә сез дә бит яныма очраклы гына килмәдегез, миңа бүген күңелемдә булганнарны бушатырга кирәк иде. Рәхмәт, тыңлыйсыз... Фәнни җитәкчем – хатын-кыз иде, ул да беренче иреннән аерылган булып чыкты. Иң авыр көннәрдә ул миңа терәк, киңәшче, ярдәмче булды. Әмма аңа җиңелрәк: алар инде икесе дә үз тормышларын көйләгәннәр – бала хакына дусларча аралаша алалар. Ә күңелдәге үпкәләр... Алар, әлбәттә, бар. Тик фәнни җитәкчем: «Алар үтәчәк», – ди. Бу көнне миңа исә әле көтәргә дә көтәргә.... 

Аерылышкан хатын-кызларның күбесе иллюзияләр белән яши. Аралар өзелүгә үземне әзерләдем – холкымны ныгыттым, миндә иллюзияләр юк дип саный идем. Кичә аңладым: миндә дә булган алар. Бу фото бөтен дөньямның астын-өскә әйләндерде. Иреңнең башкага өйләнүен ишетү тагын да яманрак икән... Улым кичә бик каты елады. Без аерылышкач, ул болай да өлкәенеп китте – сөйләшүләренә кадәр үзгәрде. Аның өчен чыннан да зур хәсрәт булды бу. Мин аңа булдыра алганча барысын да аңлатырга тырыштым. Әтисе турында бер начар сүз дә әйткәнем юк. Ул – мин сайлаган кеше, минең хата, монда баланың гаебе юк. Аннан ата кешене яманлау балада комплекслар гына тудырачак. 
Аларның очрашуларына беркайчан да каршы булмадым. Алга таба нидер үзгәрерме, әлегә әйтә алмыйм. Өченче кеше – аның яңа хатыны да бар бит хәзер. Без аны бик теләсәк тә, инде читкә куя алмаячакбыз... Ул баланы ошатырмы, ата белән улның аралашуына киртә куймасмы – аңардан да бик күп торачак. Боларга тормыш тәҗрибәсе җитәрме – аңа бит әле 25 яшь кенә. Иремнән ун яшькә кече ул. Мине «сөендерергә» ашыккан туй кунаклары бу хакта да яздылар... 

Минем яшьтә исә кем беләндер яңа мөнәсәбәтләр кору күпкә катлаулырак булачак. Ышанычлы ир-атлар аз хәзер... Гаиләле кешегә бөтенләй якын килергә ярамый, бу – табу. Ә аерылышканнарның минуслары күп. Аның балалары белән уртак тел табарга кирәк булачак, аңа – минеке белән. Ә таба алмаса?! Әйе, хатын-кызга кабат гаилә кору һәрвакыт авыррак... 

...Мондый язмышларны язганда, кемдер өчен йә гыйбрәт, йә сабак булыр дип уйлыйсың. Бу юлы да үзе өчен нәтиҗәләр ясаучылар табылмый калмас. Әкиятләрнең ахыры матур булганны барыбыз да ярата, шуны көтә дә бит, нишләтәсең, тормыш башкарак шул... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар