Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерлек җәрәхәт

Гадәттә, редакциягә килә торган хатларның күбесе “ахыр чиккә җиткәч, түземлегем калмагач", дип башланып китә, һәм хат авторларының һәркайсы теге яки бу эшкә журналистның кичектергесез рәвештә катнашуын, гаделлек эзләп табуда ярдәм итүен, гаеплегә тиешле җәза бирүдә булышлык күрсәтүен үтенәләр. Ә менә бу хатны юллаучы ана исә боларның берсенә дә ышанмый. Аның бары “Дәрьялар булып ташыган тирән хәсрәтен кем беләндер уртаклашасы, икәүдән-икәү генә калып, эчендәгесен туйганчы бер бушатасы” килә.

“Баламны мәсхәрәләделәр, яшь гомерен мәңгелек утка салдылар. Аны көчләгән адәм актыклары хәзер төрмәдә. Аларга нәрсә: берсе дүрт, берсе биш елдан кайтыр. Безгә нишләргә?
Бу ачы хәсрәттән ничек котылырга? Ни өчен хөкем карары чыгарылганда шуны исәпкә алмыйлар икән? Ул явызлар кызыбызның гына түгел, безнең дә җаныбызны тартып алдылар бит...”
Мөслим якларыннан алынган йөрәк өзгеч әлеге хат мине юлга дәште.

Сөйләшүнең авыр буласын һәм, иң кызганычы, бәлагә тарган бу гаиләгә берни белән дә ярдәм итә алмаячагымны белгән хәлдә, барырга булдым.
Кайвакыт дәшми, тыңлап кына тору да, мең алтын ул.
Урман-суларга гаҗәеп бай бу яклар. Табигате искиткеч матур. Иң гүзәл урында урнашкан иң матур авылның иң зур кайгы күтәргән йортына аяк бастым.
— Керегез, кер, — диде ана саран елмаю белән. Тетрәнеп киттем. Күпме сагыш-сыкрану яшеренгән иде ул елмаюга?! — Мәктәптән кайтып кына кердем әле. Бүген дәресләрем аз... Хәзер чәй эчәрбез...
Уңайсыз булып китте. Әңгәмәне кайсы очтан башларга белми аптырап утырдым.
— Гөлназ үзе (исемнәр үзгәртеп бирелә) өйдә юкмыни? — дидем мин, ниһаять.
- Юк шул, мин аны шәһәргә илтеп куйдым, сеңлем янына. — Ана көрсенеп куйды. - Кайтармам инде мин аны авылга. Авыр аңа биредә. Өйдән чыкмый, беркем белән аралашмый. Гел синең хакта гына сөйлиләрдер сыман тоела бит ул андый чакта. Авыл кешесе дә сәер инде, аны-моны уйлап тормый, күңелендәгесен әйтә дә сала. Җәрәхәтле кешегә шул җитә кала. Юк, юк, кайтармыйм, - диде ул үз-үзен күндергәндәй катгый карарга килеп.

...Нәфисә Гөлназын кырык яшенә җиткәндә, бик авырдан тапты. Кияүгә дә соң чыкты инде. Нишлисең, язмышы шулай булгандыр. Хәер, моңа һич тә үкенми. Тату яшиләр. Ире әйбәт, тәртипле. Башкаларныкы кебек эчеп-исереп, сүгенеп йөрми. Игътибарлы, кызын да бик ярата. Тагы ни кирәк?! Тормышлары җай гына бара иде, югыйсә. Көтмәгәндә, уйламаганда шундый хәл булды да куйды менә.
Гөлназ гаиләдә карап торган бердәнбер бала булса да, иркә, чәүчәләк түгел иде. Кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп үсте. Олысын — олылый, кечесен кече итә белә. Матур гына буй җиткереп килгән бу чибәр кызны егет-кыркын үз итеп, “назым-гөлназым” дип дәшә башлады.

Әйе, Гөлназның исеме җисеменә туры килә иде. Ул урта мәктәпне уңышлы тәмамлады. Аннан соң педучилищега керде. Анда да әйбәт укыды.
— Инде институтка керерсең, — диде әнисе кызы диплом алып кайткач. — Сине генә укытырга хәлебездән килә әле.
Тик Гөлназ аяк терәп каршы торды. Кечкенә балаларны ярата ул, нәниләр белән эшлисе килә аның.
Күрше авылга башлангыч класс укытучысы кирәк иде.

Нәфисә кызын шунда урнаштырды. Ялгызы гына көн күреп ятучы Фатыйма карчык белән фатир сөйләште. Әбекәй дә Гөлназга бик сөенде. “Иптәш булырсың”, диде.
Мәктәптә укулар башланды. Ә ананың йөрәге шул көннән икегә бүленде. Берсе өендә булса, икенчесе кызы янында иде. Тәмле итеп камыр ашлары пешереп куя да: “Илдар, Илдар, дим, әллә йөгереп кенә Гөлназга илтеп кайтыйм микән?” — ди. Ире ачулана.
— Гөлназ ял көннәрендә өйгә кайтып йөри торган иде. Эшен, нәниләрен—бөтерчекләрен бик яратты. Кайткаң саен сорыйм: ‘Кызым, егетең бармы?” — дим, беләсе килә бит инде. Ә ул: “И, әни...” дип кенә куя. Төпченә торгач: “Артымнан Динар исемле бер егет йөри-йөрүен. Тик ул миңа тамчы да ошамый”, — ди кызым. Беркайда эшләми, хәмер колы да икән әле, җитмәсә. Үзе Гөлназга “үлеп гашыйк”, имеш. Гөлназ безнең туры сүзле ул. Тегесе сүз катып карый икән дә, бусы “мин сине яратмыйм, тагылып йөрмә”, дип, кире кага икән. “Бик бәйләнә, әни, түзәрлегем калмады", — дигәч, барып сөйләшмәкче дә булган идем. Әнисе: “Ике көн өйдә кунмый, кайда йөридер”, — дип сукранды. Әнкәсе булып, әнкәсен дә туйдырып бетергән җүнсез малай. Кызымны: “Саклан, якын җибәрә күрмә”, — дип кат-кат кисәттем шул чагында. Язмыш, күрәсең.

...Авылда мәет чыккан көн була бу. Фатыйма карчыкны мәет сакларга дәшеп алалар. Йоласы шундый бит инде аның. Кызым ялгыз кала. ‘Төн уртасында тәрәзә шакыдылар”, — дип сөйләде соңыннан. “Әби кайткандыр”, дип уйлаган да сорамый-нитми ишекне ачкан. Ә ишек уемында — тап-таза ике егет. Берсе шул Динар дигәне икән. Икенчесен Гөлназ танымаган. Икесе дә кызмача иде, ди. Кызым “соң инде”, дип ишекне япмакчы булган, яптырмаганнар. “Хәлеңне белергә кердек”, дип, башта матур гына сөйләшкәндәй кыланганнар. Аннары бәйләнә башлаганнар. Динары кызымның чәченнән эләктереп алып, муенына пычак терәгән: “Яхшылык белән минеке булмасаң, явызлык белән алам”, — дип янаган. Гөлназ кычкыра башлагач, төртеп екканнар да үзләренең кара гамәлләрен кылганнар. Ничекләр түзим, ничекләр, йә, әйтегез? Ана елап җибәрде.
Бу вакыйга бөтен авылны кайгыга сабыштыра. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән хәл бит. Гөлназны ни үле, ни тере хәлендә шифаханәгә илтеп салалар. Тиз арада җинаять эше кузгатыла. Мөслимнән кайткач, мин ул унсигез яшьлек җинаятьчеләрне эзләп, колониягә барып чыктым.
—   Аларның берсе дә үзен гаепле санамый, күреп торырсыз менә, сылтау табачаклар, — диделәр миңа колониядә. - Кайчак хәйраннар калам, каян килгән ул яшьләргә шулкадәрле рәхимсезлек. Кызганыч та үзләре. Кайсының гына шәхеснамәсен ачып карама — ачы язмыш... Кемнең әтисе төрмәдә, ә кемнең әти-әнисе - эчкечеләр, дөм ятимнәр, сукбайлар да күп. Бер сүз белән әйткәндә, җинаять дөньясына юл бәхетсез гаиләдән башлана.
—   Динар, ни өчен утырасың? - дим белмәмешкә салышып, - нинди статья буенча?
—   Бездә гаделлек юк ич ул, — ди егетем. — Бергә эчеп утырдык, аннары ятып йокладык. Икенче көнне артымнан килеп, кулга богау салдылар.
—   Миңа башкача әйттеләр...
—   Ну, алайса, сезнең башыгызны катырганнар инде алар. Беләсезме, кызы шундый “гулящая”, теләсә кем астына кереп ятарга риза, билләһи дип әйтәм. — Ул хәйләкәр күзләрен кыса төшеп, өстәп куйды. — Еще балалар укытып йөргән була бит әле.

Мин телсез калдым. Сөйләшүне тагы да дәвам итү, Нәфисә ханым әйтмешли, Гөлназны рәнҗетү генә булыр иде. Тордым да чыгып киттем. Гарьләндем, ярсыдым.
Юк, җинаятьче үзен һич тә гаепле санамый, күзгә Гөлназның керсез дөньясын гомерлек газапка, тоташ тәмугка әверелдерүе хакында уйламый да. Кызганычка каршы, арабызда кешене рәнҗетүдән тәм-ләззәт табып яшәүче газраил җанлы бәндәләр күп әле. һәм алар, _ йогышлы чир кебек, һаман арта бара. Гөлназ — шундый бәндәләрнең корбаны. Тәнен генә түгел, җанын җәрәхәтләгәннәр аның. Ә җан җәрәхәтен кайчакта хәтта иң яхшы дәва булган вакыт та сихәтли алмый. Бу — гомерлек җәза. Мондый җинаятьне кылган кешене “төрмә дөньясы" булып, “төрмә дөньясы’ кичерми, үз арасына кабул итми. Ә без, без соң ни карыйбыз, ул бәндәләрдән ни көтәбез?

Авылдашлары Динарга бик нык рәнҗегән. Ә әнисе Саймә карчык кара кайгыдан урын өстенә яткан. Аңа да җиңел түгел, билгеле. Динар — аның да бердәнбере. Картайган көнемдә таянычым булыр, дип үстер дә, шундый хурлыклар күр әле син.
—   Соңгы вакытта хәл белергә дә кергән кеше юк, өемне читләтеп узалар, — дип каршы алган иде ул безне. — Ирсез үстерсәм дә, мохтаҗлык күрсәтмәдем. Ни сораса, шуны алып бирдем. Үземнең өстемнән ямаулы күлмәк төшмәде, һаман ул, дип тырыштым. Үкенәм хәзер каты тормаганга...
Бик күрәсем килсә дә, Гөлназ белән очраша алмадым. Нәфисә ханым рөхсәт итмәде. “Чиргә сабышыр, кирәкми", -    диде.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу оятсыз егет жэзасын алыр, ходай бар ул. Э меня Гольназ БИК кызганыч. Вакыт дэвалый ул. Эти - энисенэ ходай сабырлык, туземлелек бирсен. Узенэ бер яхшы гына психолог ярдэме кирэк. Динарга тиешенчэ тэрбия. орлыклары салынмаган. Андыйларны озакка утыртырга к ирэк, кеше язмышын жимергэн очен. Алла сабырлыклар бирсен сезнен гайлэгэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      эйе... кызганныч...Голназга энисеннэн дэ яхшы психолог юк... энисе ешрак анын янында булсын..кем инде ул психолог, диплом алган белгеч..эни сузен,эни назларын алыштыра алмый..

      Хәзер укыйлар