Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 9

Кешенең никахы иң элек күктә укыла икән. Аллаhы Тәгаләдән вакыт җитмичә кеше үз ярын эзләр дә эзләр. Кемнеңдер тиң яры якында гына булыр, кайсыларын никах чит-ят җирләрдә эзләп табар...

(Дәвамы)

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-6

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-7)

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-8)

Кешенең никахы иң элек күкләрдә укыла икән. Аллаhы Тәгаләдән вакыт җитмичә кеше үз ярын эзләр дә эзләр. Кемнеңдер тиң яры якында гына булыр, кайсыларын никах чит-ят җирләрдә эзләп табар. Бу тормышта бик бәхетле пар булып рәхәттә гомер итүчеләр бар, кемнәрдер авырлыклар күреп, кыйналып, газапланып яшәргә мәҗбүр. «Бу дөньяга кеше сыналу өчен генә туа. Авыр вакытларда Аллаhыга сыенып, сабыр булу хәерле», – дип әйтә иде мәрхүмә әбекәем. Ул үзе дә, ире авырып үлгәч, ике баласы белән 33 яшьтә тол калган. Күп авырлыклар күреп, берьялгызы балаларын үстергән. Әби бервакытта да тормыштан зарланмый иде: «Бу дөньда булган hәрнәрсәдә Аллыhы Тәгаләнең олы хикмәте бар. Шатлыклар килгәндә «әлhәмдүллиләh» дип әйтегез, авырлыклар белән очрашканда сабыр булыгыз, түзегез. Бар нәрсәне Аллаhы Тәгаләдән сорарга кирәк. Хәерле никахны да, хәерле ирне, хатынны да. Аллаh бу дөньяга җан ияләрен парлы итеп яраткан. Кошларны да, хайваннарны да, кешеләрне дә», – дигән сүзләре гел искә төшә.
Аллыhы Тәгалә парларның никахларын кабул кылгач, фәрештәләр укылган никахны иңнәренә салып җиргә иңдерә, имеш. Шул вакытта егет белән кызга җирдә никах укыла, яңа гаилә барлыкка килә. Безнең якларда никах мәҗлесе элек-электән бик изге гамәл саналып килгән, аның турында урамда кычкырып йөрмәгәннәр, яшь парларның никахын күз карасыдай саклаганнар. Совет заманасына кадәр авылыбызда никах укылган вакытта капканы эчтән бикләп куя торган булганнар. Бу – начар ниятле кешеләрдән саклану өчен эшләнгән. Яшьләрнең бәхетләрен беркем җимермәсен, сихерчеләр никах укылган йортның бусагасына бозым салып китмәсен, янәсе. Әти-әнисе, шаhитлардан кала, егет белән кыз янында чит-ятлар булмаган. Дин әhеле янында кычкырып сөйләшмәгәннәр, тынычлык саклаганнар. Яшьләргә дога укыган вакытта чебен очкан тавыш та ишетелмәскә тиеш булган. Килгән кунаклар, әти-әни яшьләргә бәхет, бәрәкәт теләп эчтән генә теләк теләп торырга тиеш булган. Ә хәзер исә никахларлардан зур бәйрәм, шоу ясап бетерделәр. Мәчетләр дә, әйтсәм әйтим инде, артистларның, тамадаларның акча эшләү урынына әверелеп бара. Мулла никахны укып бетерүгә үк, кунаклар пар казларын култык астына кыстырып, бавырсакларын күтәреп никах уздыру залларына кереп китәләр. Ярый әле башларыннан түбәтәйләрен, яулыкларын салмыйлар. Китә бәйрәм, китә туй. Никах мәҗлесләрендә яңгыраган җырлардан фәрештәләр башларын алып качадыр. Шуннан әйтәләр инде: «Сихер салганнармы, бозым ясаганнармы – яшьләр бер атна гына торды да аерылышты», – диләр. Никахны Сабан туе бәйрәменә әверелдергәч, нинди бәрәкәт калсын инде. Мин, бәлки, ялгышамдыр, бер Аллаһ белә, ялгышсам, гафу итсен...
«Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый», диләр. Узган тормышымны уйлыйм да, «күрәчәгем булган», дип куям. Тормышыбызга аракы дигән зәхмәт кермәсә, бәлки, без дә кешечә яшәгән булыр идек. Ләкин бу дөнья без уйлаганча гына бармый. Мин Рәфисне тормыш иптәше итеп үзем сайладым. Сугышырга яратканын, хәмер белән дус булганын белсәм дә, каршы килмәдем, никахка ризалыгымны үзем бирдем. Беркем дә аңа кияүгә чыгарга мәҗбүр итмәде. Авылдан китеп, укырга кергәч, тулай торакка урнашып, шәhәрчә яңа тормыш башлагач та: «Яратам, Рәфис минем мәхәббәтем», – дип, авылга үзем кайтып төштем. Усал кайнана да, авыр эш тә куркытмады мине. Әни сүзен колагыма да элмәдем. Холыксыз сугыш чукмары белән тормышымны бәйләвемә беркемне дә гаепләмим. Барысына да үзем гаепле.
Бала туу иремне уңай якка үзгәртмәде. Тормышымда мәшәкатьләр артты гына. Баланы имезәм дә, зур җиз чиләгемне күтәреп абзарга сыер саварга чыгып китәм. Өч сыерның берсе аеруча усал иде. Сыйпап та, матур сүзләр дә әйтеп карыйм. Үз янына якын да җибәрми. Иелеп, бераз сава башлауга, чиләкне аягы белән тибә дә очыра. Үзем дә үҗәт инде: тибеп очырыр, башымны харап итәр дип уйламым да. Һаман кире сыерны кулга ияләштерергә маташам. Шулай азаплана-азаплана, кышның ачы суыкларында бармакларымны туңдыра-туңдыра сыерлар белән мәтәшкән вакытта, җылы сөт өмет итеп, йортка ияләшкән кыргый мәчеләр янымда бөтерелә башлый. Безнең абзарда шундый җиде мәче яши иде. Аллага шөкер, йортыбызда тычкан-күселәр юк. Аларны тумас борын тотып бетергәннәрдер. Ләкин мәче халкы бит балаламый тормый. Җитмәсә, каядыр качып тапкан балаларын абзарга ташыйлар. Бу йонлы йомгакларны нишләтәсең... Шундый йомшаклар, шундый матурлар! Калалар инде шулай. Йортыбызга ияләшкән мәчеләргә кайнатам да, кайнанам да кырын карамый иде: «Мәчеләрне рәнҗетергә ярамый, алар өчен ахирәттә җавап каты була», – дигәне исемдә кайнанамның. Кызык инде, ул мәчеләрне жәлләгән, салкын кыш көнендә бармакларын өшетеп сыер сауган киленен генә жәлләмәгән. «Кызым, бераз ял ит, өзлегерсең, бармакларыңны өшетерсең, өзелеп төшмәсеннәр», – дип әйткәнен бер дә хәтерләмим... 
Мин сөт белән тулган авыр чиләкләрне күтәреп өйгә керәм, артымнан мияулап мәчеләр иярә. Җылы сөтне алюмин савытка агызып, мияубикәләргә чыгарып бирәм. Алсу телләрен ялтыратып савыттан сөт чөмергәннәрен карап торырга яратам мин. Бу аклы-каралы мәчеләр авыл мәчеләренә бер дә охшамаган, породалы булганнар, ахры. Үзләре бигрәк матурлар, шуларны кулга алып иркәлисе килә. Ләкин мәчеләр кулга ияләшмәгән шул, тотам дисәң, дә тоттырмыйлар, качып китәләр. 
Мияубикәләрне ашаткач, тизрәк өйгә керәм, сөтне ак марля аша сөзеп, суыткычка урнаштырам. Колхозга тапшырасы сөтне бидонга агызып ишегалдына чыгарып куям. Җәһәт кенә сепаратны көйли башлыйм: каймактан май язасы, сатуга эремчек әзерлисе бар бит әле. Ул арада йокысыннан уянып, бала елый башлый. Улымны имезергә кирәк, ә минем әле бер чынаяк чәй дә эчкәнем юк һаман... 
Авырлы вакытымда еш нервлангадыр, улым да бик тынгысыз, гиперактив булып туды. Җитмәсә, тавышы да баздан чыккан шикелле – бик каты. Андый тавышны, дөресен әйтим, үзем дә беренче ишетәм. Мин сеңлемне дә, энеләремне дә үзем үстердем. Алар бервакытта да болай кычкырып еламыйлар иде. Булатның тавышы исә бөтенләй икенче, үлгән кешене уята торган: «ааа-аа-аа», дип кычкырып җибәрүе була, кайнатам гырылдап йоклаган җиреннән сугыш башлангандагы кебек сикереп тә тора. «Балаң акырганына сукыр Харисның да колаклары тонар»,– дип мыгырдана кайнанам. Мин инде нишләтә алам, Аллаһы Тәгалә баланы шундый итеп яраткач? Кайнанамның зәһәр теле барыбер тынмый, ул чәпчүен дәвам итә: «Моның калын тавышы безнең нәселдән түгел, тач Раушаниянең атасы, ул да акырып сөйләшә». Өйгә килгән авылдашлар Булатның тавышын ишеткәч, тизрәк чыгып китү ягын карыйлар. Үз әтием генә бала елаганда бик канагәть елмайган иде: «Бу явызларны җиңсә, оныгым гына җиңәр. Икенче Илһам Шакиров туды, үскәч җырчы итәрсең, телевизордан күрсәтерләр», – диде ул. 
Бервакытны безнең өйгә кайнанамның кодачасы Сәрия апа килеп керде. Аның кушаматы да кызык: «саескан Сәрия». Авылда нинди хәбәр бар, йорттан йортка кереп сөйли торган гадәте булганга, кушаматын шулай кушканнар. Сәрия апаны тыңлаганда колакларың тона, көлгәненә башлар әйләнә башлый. Ун минутка килгән Сәрия апа ике-өч сәгатьсез урыныннан кузгалырга уйламый да. Тирләп-пешеп бер касә чәй урынына бишне эчеп, авылның бөтен гайбәтен сөйләп чыга: кем кая барган, кем кайдан кайткан, кем аерылган, кем үлгән... Кайнанам Сәрия апаны күргәч, эшли торган эшен дә оныта. Белмим, нигә шуның хәтле яратадыр ул шушы саескан Сәрияне? Аның белән булган хәлне тиз оныткан. Бу турыда миңа кайнанам үзе сөйләде, аңа кибетче Халидә апа җиткергән. Булат тугач, кайнанам кодачасын бәби ашына чакырды. Үтә дә саран булган Сәрия апа мәҗлескә барыр алдыннан кибеткә бүләк алырга керә. Бер сәгатькә якын товар сайлый, күзе зәңгәр төстәге бик матур бала костюмына төшә. Бик озак карагач, уйлагач, янчыгындагы акчасын санагач, бала киемен алырга була бу. Өенә кайткач костюмны тагын бер тикшереп чыга, аннары катгый карарга килә: «Бу костюмны нигә кеше баласына бирергә тиеш әле мин, үз кызым да кияүгә чыгар, баласы туар», – ди дә, агач сандыгына салып куя. Ул көнне Сәрия апа бәби ашына буш кул белән килеп керде. Бүләксез килсә дә, мәҗлес ахырында оялып тормады, өстәлдә булган тәмле ризыкларны сумкасына тутырып кайтып китте. Саран Сәрия апаның кызы тәки кияүгә чыкмыйча сазаган кыз булып калды. Кызык, Булатка дигән костюм әле хәзер дә Сәрия апаның агач сандыгында ята микән?
Ул көнне авылның ата гайбәтчесе белән очрашасы килмичә, мин баламны кочаклап үз бүлмәмә кереп бикләндем. Ләкин ике хатынның сөйләшкәннәре калын бүрәнә аша колагыма килеп иреште. Кайнанам озак кына мине яманлап утырды. Эшләгән эшемнең рәте юк икән, мин килгәч өйләреннән бәрәкәт качкан... «Раушанияне килен итеп алып дөрес эшләмәдек , терсәк якын да соң, тешләп кенә булмый». Икенче көнне минем гайбәтем, авылны урап, үземә килеп иреште. Сәрия апа кибеткә килгән хатыннарга мине яманлаган. «Булдыксыз икән. Баласын күтәреп, эш эшләмичә, караватта сузылып ята икән»... Шул вакытта мең дә бер тапкыр аңладым: кайнанам өчен мин якын булмаячакмын, җир тырнап эшләсәм дә, килмешәк килен булып калачакмын...
Көннәрдән бер көнне ирем өйгә дөпел исерек килеш кайтып керде. Төнге 12 ләр киткән иде бугай. Юктан гына сәбәп табып миңа бәйләнергә тотынды, шул вакытта каршы сүз әйткәнем хәтердә: «Малаеңнан оял, алкаш булып йөрмә», – дидем. Үз әйткәнемә үземә үкенерлек булды. Рәфис минем битемә авыр йодрыгы белән китереп сукты. Күз алдымда меңләгән йолдызлар җемелдәде. «Мием селкенде», дигән уй узды башымнан. Юк, аңымны югалтмадым, тавышка улым уянды, елый башлады. Бер мизгелдә баламны юрганы белән күтәреп, бүлмәдән атылып чыгып киттем, эленеп торган пальтомны гына эләктереп алырга өлгердем. Аягыма кайнатамның зур киез итекләрен генә эләктердем дә урамга чыгып чаптым. Күк йөзе кап-караңгы, төнге урам шомлы иде. Кая барырга белмичә, ишегалдында озак таптанып тордым мин. Туңа күрмәсен дип, улымны күкрәгемә катырак кыстым. Күршеләрнең тәрәзәләрен шакырга оялдым, әни өенә кайтып китәргә башыма килмәде. Сөяп куелган агач баскычтан лапас башына менеп киттем. Анда печән өелгән, җылырак булыр, шунда таң аттырырмын дип уйладым. Яныма әллә каян мәчеләр җыелышты. «Бергә күңеллерәк, бергәләп төн кунарбыз», – дип пышылдадым, баламны күкрәгемә ныграк кысып... Битем утлы күмер кебек кызыша иде. Авыз эчемнән белгән догаларымны укый-укый таң аттырдым. Мине эзләп кайнанам да, кайнатам да өйдән чыкмады. Салкын үзәккә үтеп, тешләрем шыгырдый башлагач, куркуымны җиңеп, әкрен генә атлап өйгә кердем. 
Исерек ирем, киемнәрен дә салмыйча, агач караватка капланып, гырылдап йоклый иде. 
Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-10 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эстэгефирулла ужас, яратканмын диеп эйтэ,бу ярату тугел инде, белэ торып яшэп яткан, уз узен яратмаган бу Рушания

    Хәзер укыйлар