Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 6

Мине югалттыгызмы, бахыркайларым? Авылда кызу чор башланды бит, кыл кыймылдатырга да вакыт юк.

(Дәвамы. 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5)

 

Мине югалттыгызмы, бахыркайларым? Авылда кызу чор башланды бит, кыл кыймылдатырга да вакыт юк. Ә сез, язманың дәвамын нигә һаман куймыйсыз, дип, «Сөембикә» журналы кызларын аптыратып бетерәсез. Аларның бернинди гаепләре юк, очрашып хәлләремне сөйләргә Раушания апагызның гына вакыты чамалы. Үзегез дә эшсез утырмыйсыздыр. Иртән бакчага чыгып китәм, кояш түбә кыегына басып кыздыра башлагач кына өйгә кереп, салкын идәнгә сузылып ятам. Йөрәктә аритмия булгач, бакчада кайнашулары бер дә җиңел түгел шул. Ай-яй, кызу быел! Җәе дә бит аның башка елдагыларга бер дә охшамаган, эссесе дә әллә нинди шунда... Сусыз мунчаны яккан шикелле кыздыра. Бәлки, әллә нинди һуш китмәле эссе дип уйлыйбыз гынадыр, үзебез әллә ниндигә әверелеп барабыздыр. Яшь вакытларда бу эсселек бер дә сизелми иде. Җәйге челләләрдә бер йотым су капмыйча чүп утый идем. Әбәт җиткәндә генә өйгә кереп балаларымны ашатып чыга идем. Көне буе бакчада рәхимсез кояш астында эшләгәнгәдер, битләрем негрныкы шикелле кап-кара янып чыга иде. Хәзер генә халык үзен саклый. Аптекалардан сатып алган меңәр тәңкәлек затлы кремнарын битләренә, муеннарына сөртеп чүп утарга чыгалар. Хәзерге заманда кояш астында йөрергә дә курка кайбер киленнәр. Тәннәрендәге миңнәрен кофта эченнән чыгармыйлар, рак кожи эләктерәләр, янәсе. Мин үзем 55 яшькә җитеп, авылдагы кешеләрнең кояштан янып, әллә нинди чирләр белән үлгәннәрен ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Әнә, Югары очтагы Миңнеҗамал апа. Битендә тулган ай кебек миңе бар. Ул тугач, хәзрәтне чакырганнар. Миңле сабыйны күргәч, мулла сакалын озак кына сыйпап торган да, кулларын ике колагына куеп азан әйткән, баланың колагына: «Исемең Миңлеҗамал булсын», – дип кычкырган. Сабыйның исемен Фатыйма дип кушарга ниятләгән ата-ана аптырап калган калуын, ләкин хәзрәт белән сүзгә килү бер дә килешә торган эш түгел. Мулла кушкан исем өйдәгеләрнең күңелләренә хуш килгән. Хәзрәткә сәдакага биш сум акча биреп, төенчеккә бавырсак, кош теле төйнәп, «Аллаһның олы рәхмәте яусын», дип, озатып калганнар. Бүгенге көндә Миңлеҗамал апа 90 яшен тутырып килүче карчык инде. Яшьләр коронавирус белән егылып ятканда да бер тапкыр төчкереп карамады. Без чирдән куркып, авызыбызга марля урап йөргәндә, карчыкның авызында маска күрмәдек. Сәламәтлегеннән 18 яшьлек кызлар көнләшерлек. Миңен дә кояштан яшермәде, кояш та сукмады. Башыннан гына ак яулыгын салмады. Олы яшьтә булуына карамастан, биш кәҗә асрый. Үзе яшь чагында колхозның бөтен авыр эшенә йөрде, гомер буе сыер сауды, 30 сутый бакча чәчте. Ире яшьтән вафат булган карчыкның балалары кайсы кая таралган, бәйрәмнәрдә генә кунакка кайткалыйлар. Хәзер генә халык назланды, чебен катырак тешләсә дә, скорый чакырып больницада ятып чыгалар. Мин дә гомерем буе авыр эштән курыкмадым, имгәнермен дигән уй башыма да кереп карамады. Бер җәйдә эссе көндә бакчада озак кына чүгәләгән килеш суган утадым, вакыт узганын сизмәдем. Эшне бетергәч торып басуым булды, күз алларым караңгыланып китте, күз алдымда меңәрләгән йолдызлар җемелдәде. Чайкалып тордым да, аңымны югалтып, утаган түтәлем өстенә дөмбердәп ауганмын. Күпме шулай ятканмындыр, битемә су койганнарыннан гына аңыма килдем. Егылганымны күрше Сәрия карчык күреп калган. Ике бакчаны бүлеп торган агач койма өстеннән ничек итеп безнең бакчага сикереп чыккандыр, бер Ходай белә. Су багыннан бер чиләк суны чөмереп алган да, битемә китереп койган. Күземне ачкач, Сәрия карчык мине бик озак орышты: «Нигә үзеңне жәлләмисең? Булса да булырсың икән, ишәк кебек эшлисең. Үлгәннән соң да өч көнлек эш кала диләр!» кебек сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора...

Быелгы август бигрәк эссе килде шул... Шулай да уңышы әйбәт булды, Аллага шөкер. Бу атнада гына 30–40 банка кыяр, помидор тозладым, лечо, хрен, кетчуп ясап идән астына төздем. Авыл хатыннары шундый инде, сугыш башланырга торамы, егыла-егыла эшли, кышка запас туплый. Идән астында былтыргы банкалар да ачылмаган, ул тозлы кыярларны ашаучы да юк, без һаман ясыйбыз. Шәһәрдә торсаң, ул ясалган вареньеларны, кышкы салатларны сатып күпме акча эшләп булыр иде. Авылыбыз да юл читендә түгел шул, никадәр хезмәт җилгә оча. Ике ел элек тозланган кыяр-помидорларны чыгарып түгеп, яңадан тутырам...

Башка елларда бу вакытларда яңгыр коя иде, бәрәңге алганда юеш балчык көрәк очына ябыша иде. Балчыкка әйләнгән туфрактан чистартырга теләп, тимер көрәкне җиз чиләккә шак-шок кага идек. Бакчада эшли-эшли, кулларым шахтер кулларына әйләнде. Җирне ирем белән рәттән көрәк белән казый идем. Ул вакытта бит аның рәтле капчыгы да, кулга кияргә перчаткасы да юк иде. Иске киндер капчыкларга бакчада үскән чөгендер, кишер, суганны ике чиләк тутырам да, аркама асып, йортка ташыйм. Кайнанам гына үзен саклады: «Билем авырта» дигән булып, кырыкмаса-кырык сәбәп тапты, авыр капчык күтәрмәде. Безнең заманда бәрәңге, чөгендер, кишер, суганны киндер капчыкларга тутыра идек. Ул капчыклар нык булсалар да, еш кулланудан ертылып чыгалар иде. Камыт энәсе белән шул тишекләрне ямый идем. Кечкенә генә гәүдәмә яртылаш чөгендер, бәрәңге тутырылган капчыкларны салып ташыганда: «И балам, билең ычкыныр, и балам авыр күтәрмә, эчең төшәр», дип, кайнанам да, ирем дә бер җылы сүз әйтмәде шул, әйтмәде. Хәзерге заман кызларын карыйсың да, тел шартлатып куясың. Авыл кызлары физик хезмәтне белеп үсә үсүен, ләкин шәһәрдән авылга кунакка кайткан егет-кызлар гына шаккаттыра. Күршедәге Зәмзәмиянең аягы шешеп, бакчада эшли алмый башлагач, Казанда яшәүче кызы Регина булышырга дип кызы белән улын җибәргән. 18 яшьлек Лилиананың буе ике метр чамасы булыр, үзе ябык. Җитмәсә, биек үкчәле туфли киеп йөри. Тырнакларын озын итеп үстергән, кып-кызыл төскә буяган. Улы – 20 яшьлек Данил өстенә ап-ак футболка, аягына алсу төстәге чүпрәк кроссовкалар киеп кайткан. Бакчада аларны бер генә тапкыр күрдем. Лилиана биек үкчәле туфлиен дә салмаган. Абыйсы белән икәүләшеп чия ашап йөрделәр дә, «жарко», дип, өйгә кереп югалдылар. Булышучыларның кайтканнарына дүрт көн узды, күршенең бәрәңгесе алынмаган, кыярлары да җыелмаган. Бер уйласаң, яшьләр молодец, менә без эшләдек-эшләдек, баедыкмы? Почтальон Рафига әйтмешли, «эшләдек тә эшләдек, йорт каршына гына ак пароход килеп туктамады...» Хәзер авыл халкының күбесе көрәк белән маташмый, культиватор китертә. «И рәхәт заманнар», дим, хәзерге киленнәрдән көнләшеп тә куям. Яшьләр хәзер сүз эзләп кесәгә керми, үз хокукларын бик яхшы белә. Мин генә сабыр, куркак идем шул. Әллә әти-әни тәрбиясе, әллә үзем басынкы булганмын. Үземне яклап сүз әйтергә дә курка идем. Иремнең, кайнанамның бер карашыннан калтырап тора идем. 

Берүзем бит, берүзем. Аллаһы Тәгалә миңа дигән килленнәрне кайларда йөртә икән, ә? Сизеп торам, улларымның йөргән кызлары бар. Олысы таң белән генә кайта, юганда киемнәреннән әллә нинди затлы духиларның хуш исләре килә! 

Улымның юарга ыргыткан киемнәрен кочаклап идәнгә утырам да, күзләремне йомам. Килен вакытта күргәннәрем кино кадрлары шикелле берәм-берәм күз алдыннан уза...

Пешергән бәлешемне ирем тактасы белән тәрәзәдән алып очыргач, әти-әнием йортына кайтып киткәнемне язган идем инде. Район үзәгенә барып эш белешеп, тулай торак мәсьәләсен хәл иткәнебезне дә әйткән идем.

Әти-әнием өендә яшәргә күчүемә бер атналап вакыт узды. Тормышымда уңай якка үзгәреш булды, әлбәттә. Кайнанам йортында иртәнге дүрттә аяк өстендә булсам, ата-анам йортында иртәнге 6 га хәтле рәхәтләнеп йокы симертәм. Әни дә мине нык жәлли, элеккеге кебек сыер саварга дип төрткәләп уятмый. Күзләремне ачканда, маллар көтүгә куылган, тавык-чебешләр ашатылган була. Мин аерылып кайткач, элек кырыс булган әтием дә йомшарды. Ул бүре вожагы кебек: җанындагы яраны кешегә ачып салмый. Эчтән янса да, чит кешегә сиздерми. Мин кайтып биш көн узуга әтине шабашкага чакырдылар: күрше авылдагы хәзрәт нарат бүрәнәләренән йорт салырга уйлаган, эшкә балта осталарын җыя икән. Шунда торып эшлисе. Хезмәт хакын да әйбәт куйган. Мондый төшемле эштән балта осталары баш тартмый: әти барлык инструментларын мотоциклга төяде дә күрше авылга йорт салырга чыгып китте. Өйдә әни, балалар торып калдык. Мин эшсез йөрергә күнекмәгән: өйгә кайткач та, сеңлем белән җиң сызганып өйне юып чыктык, идәнне сап-сары буяуга буядык. Тәрәзләрдәге челтәрне салдырып юып, үтүкләп яңадан элдек. Миңа рәхәтләнеп, тынычлыкта яшисе дә яшисе бит: усал кайнана юк, эшеңнән гаеп эзләмиләр, беркем чәпчеми, мыскылламый, төннәрен исерек ирнең өстеңдә сәгатьләр буе сикергәненә түзеп ятасы юк. Тынычлыкка өйрәнмәгән йөрәгем генә нигәдер сулкылдый: йокларга ятканда башымда мең төрле уй бөтерелә. Урамнан машина узып китсә, йөрәгем тагын «дерт» итеп куя, бәлки, Рәфистер, дип уйлап куям. Юк, ирем мине эзләп, кайтырга кыстап ялынып йөрмәде. Сугыш чукмары бик горур иде. Ул бит мине ташламады, үзем чыгып киттем. Әллә сагынам инде? Ничек инде үзеңне мыскыллап, рәнҗетеп торган кешене яратырга була? Алайса нигә үтеп-сүтеп киткән кешеләрне тәрәзәдән күзләп калам, нәрсә көтәм?

Бер көнне таң белән кисәк кенә күңел болгануын тойдым. Урынымнан сикереп торып, су салынган умывальникка атылдым. Әллә ризык ярамаган, укшыта бит. Ач карынымнан ризык та чыкмый, бары сары су килә. Әллә хасталандым инде? Яныма әни килеп басты, кулларын башыма куйды. «Кызым, төсең калмаган, балага узмагансыңдыр бит?» – дип әйтеп куймасынмы! Әнинең кулын җәһәт кенә этеп җибәрдем, нәрсә сөйли, тәүбә-әстәгъфирулла? Нинди балага узу? 

Күңел болгануы узды бугай. Без иртәнге чәйгә җыелдык. Каршымдагы тозлы кыярны сыпырам гына. Мин, гомумән, тозлы әйберләргә битараф. Бу юлы әллә нәрсә булды шунда, аңлатып булмый. Куллар үзеннән-үзе сузыла. Иртә белән варенье белән чәй эчәсе урынга тозлы кыяр кимереп утырганымны күргәч, әни тагын бер үк сүзне кабатлады: «Балага узгансың...» Шул ук көнне әнием мине кулымнан тотып авыл фельдшеры Рәйханә апага алып барды. Табип йөрәгемне тыңлады, авызымны ачып карады, эчләремне баскалап торды да: «Балага узуыңа 7 атналап булыр, точный диагнозны гинеколог куяр, район даруханәсенә юллама язам, иртәнге сидегеңне банка белән алып килерсең, кан да бирерсең», – дип, миңа юллама язылган кәгазьләрне тоттырды. Икенче көнне иртәнге автобуска утырып гинекологка киттем. Авыл табибының сүзләре хак булып чыкты бит, мин бала көтәм икән! Бу яңалык миңа аяз көнне яшен сугу белән бер иде! Аптырашта калдым, көләргә дә еларга да белмәдем. Мин бит инде катгый карарга килдем – аерылам! Әти-әнием дә аерылышуга каршы түгел! 20 яшемдә ялгыз бала үстерергә исәбем юк! Балага узганымны ишетсә, әти дә яңадан ирем йортына кайтарып куячак! Ятимлекнең бар ачысын тоеп үскән әти ирсез бала табуымны хупламаячак! Әллә иремнең, кайнанамның мыскыллаулары җанымны таш иткән, балага узуыма шатланмадым, борчылдым гына. Эчемдә йөрткән бала миңа шатлык хисләре китермәде. Ничек булса да аннан котылу чарасын күрергә булдым.

Өйгә кайткач, мәкерле план кордым: баланы ничек булса да төшерергә! Күзем абзарга сөяп куелган агач баскычка төште. «Хәзер шушы баскычтан өскә менәм дә, җиргә сикерәм. Эчем авыртып, бала төшкәнче сикерәчәкмен!»

Ул көнне агач баскычтан ун тапкыр сикергәнмендер. Ләкин авыр хезмәт күргән организмым бернинди реакция сиздермәде. Баскыч белән барып чыкмагач, күзем абзар каршындагы өсте ябулы базга төште. Бәлки, бу баз аша сикерсәм, баладан котылырмын? Юк, баз аша сикерүемнең дә файдасы булмады. Аптырагач, көянтәмне җилкәмә асып, авыл башындагы чишмәгә суга киттем. «Авыр ташысаң, бала төшә диләр бит», дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Ул көнне су юлын биш-алты тапкыр ураганмындыр. Мунчадагы су багын чишмә суы белән тутырдым, организм гына реакция белдермәде...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-7)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ир була тороп, нига токлап айбер ташырга иде инде. Эй инде, кайнасенен кызы булмаган дыр инде, булса кызганыр иде азрак.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ииии, балакайым! Янадан исерек ир, усал кэйнэгэ кайта курмэ инде. Сина кон курсэтмэечаклар. Может эти эниен сине жэллэр. Ирнен оендэ, качып кайтын да кире килен дип, янынны ашарлар.

      Хәзер укыйлар