Логотип
Күңелеңә җыйма

 Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5

Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.

Дәвамы. 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

Бу язмам күп кешеләрне битараф калдырмаган икән. «Минем баштан узды бу хәлләр», «Ятимлекнең ачысын татып үскән бала мин дә, хәлегезне аңлыйм» дип язучылар булды. Мин сайтта укучылар калдырган фикерләрне укып барам. Рәхмәт игътибарыгызга. Күпләр: «Нигә шушы авырлыкларга түзеп яшәдегез, нигә аерылмадыгыз?» «Ахыры нәрсә булып бетте?» – дип сорый. Татарда бит әйтем бар: «Мин күргәннәр бер китап язарлык», – диләр.

Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Таң белән торып, бер касә чәй эчкән килеш йөргән кеше бит мин, бәлеш исеннән авызыма сулар җыелды, ач ашказаным кычкыра башлады. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәрәңге бәлешемне ашарга насыйп булмады. Ирем эшеннән кайтып кергәндә, барлык тырышлыгымны куеп пешергән ризыгым безне көтеп өстәл түрендә утыра иде.
 Рәфис өйгә салмыш, сөмсере коелган хәлдә кайтып керде. Үзе аягында көчкә басып тора. Әллә кеше белән сүзгә килгән, әллә башка сәбәп, ирем эшендә проблемалар булганда да бернәрсә сөйләми. Дус-әшнәләре белән көлеп-елмаеп сөйләшкән була, өйгә кайтып кергәч җитди кыяфәткә керә. Әти-әнисе белән дә сүз куертып тормый, үзем турыда әйтеп тә тормыйм инде. Мин иремнең кәефсез вакытында күзенә чалынырга тырышмыйм. Бакчага яисә мал-туар янына абзарга чыгып китәм. Бу юлы качып калып булмады: хәерчегә җил каршы дигәндәй, иремне өйдә «сюрприз» көтеп торган икән. Ул кухняга керә-керешли идән юарга дип әзерләп куйган чиләгемә абынды. Гөнаh шомлыгына каршы чиләк авып китте, идәнгә күл хәтле су түгелде, ермак булып аккан су ярыкларыннан идән астына коелды. Мин куркуымнан тотлыгып калдым, ирен тирәсендәге мускуллар тартыша башлады. Рәфискә бу тавыш чыгарырга сәбәп кенә булды бугай. Ул буш чиләккә бар көче белән китереп типте. Зәңгәр төстәге пластмасса чиләк яшен утыдай стена буенда торган ачылмалы трюмо-көзгегә килеп бәрелмәсенме! Бер мизгелдә көзге мең-миллион кайпылчыкларга әверелеп, идәнгә чәчелде. Ирем кызыл төскә кергән утлы күзләрен ялтыратып идәндә яткан чүпрәкне кулы белән иелеп алды да, үгез каршына килгән Испан карридасы шикелле, каршыма килеп басты. Мин суярга әзерләнгән бозау хәлендә калдым. Тәнем куырылып килде, температурамның күтәрелгәнен тойдым. Башымны ике яктан учлап тоткан хәлдә идәнгә чүмәләдем. Миемнән яшен тизлегендә: «Әҗәлем шушы икән»,– дигән уй узды. Хәзер котырынган ирем кулындагы идән чүпрәге белән муенымны борып алачак, мин һава җитмәүдән гыж-гыж килә башлаячакмын, күз алларым караңгыланып китәчәк. Телем аңкавыма ябышачак. Мин җан бирә башлаячакмын... Әллә кайдан әбием өйрәтеп калдырган иман кәлимәсе хәтеремә килеп төште: «Лә иләhә иллаллаh, Мөхәммәде рәсулуллаh»... Мин тиз-тиз генә бу сүзләрне кабатлый башладым. Әбием мәрхүмкәем: «Әҗәле җиткәндә бу сүзләрне кабатлаган кешенең дөньялыкта белеп һәм белмичә кылган барлык гөнаhлары кичерелер, ул мөэмин-мөселман булып теге дөньяга күчәчәк», – дип сөйли иде. Аллаh Тәгалә бу дөньяга кешеләрне сынау өчен генә җибәрә икән. Кемне – үлем, кемне – ачлык, төрле авырулар белән сыный. Мине исерек ир белән сыныйдыр... Уйлап карасаң, кирәкме соң миңа шундый тормыш? Кеше кулыннан бер гаепсезгә җанымны бирсәм, шәһит булып китәрмен, ак фәрештәләр кулымнан тотып Фирдәвес җәннәтенә алып керер. Анда исә рәхәт! Бәрәңге турыйсы, суган әрчисе юк. Исерек ир дә көйләмисең... Рәхәтләнеп, чылтырап аккан чишмәләрдән су эчеп, кош сайравын тыңлап хозурланып йөрисең. Ашыйсың килсә, авызыңны гына ачасы: каршыңда торган алма-хөрмә агачларыннан тәмле җимешләр үзләре өзелеп төшәләр дә авызыңа кереп китәләр. Оҗмахта ризыкны чәйнисе микән? Әллә тешләрне чәпелдәтәсе дә юктыр. Әби оҗмах турында сөйләргә бик ярата иде. «Сигез оҗмах, җиде тәмуг булыр. Кешеләрне җәберләгән имансыз бәндәләр, исерекләр, зина кылучылар кызган табада кыздырылыр. Ирләрен-хатыннарын санга сукмаган җаһилләр, зиначылар, эчкечеләргә тәмуг фәрештәләре гөрзи таягы белән китереп сугарлар. Зиначыларны шәрә килеш газапларлар. Тәмуг утында газап күрүче гөнаһкярлар бер тамчы су сорап ялварырлар. Аларга су урынына бер агачтан, нинди агач икәнен әби дә әйткән иде, онытканмын, лайлалы эрен эчереләр. Ул галәмәт сасы булыр, эчүчеләрнең телләрен яндырыр. Әбием аракы эчкән адәмнәрнең оҗмах төсен күрмәячәкләрен әйтә иде. Оҗмах турында сөйләгәндә әбиемнең йөзләре яктырып китә, үзе исә кет-кет көлә башлый иде. Хур кызлары турында сөйләгәндә, без бала-чага әбидән хур егетләре турында сораша идек: «Оҗмахта бер иргә 75 хур кызы тиеш булса, хатын-кызга 75 хур егете насыйп буламы?» – дип сорый идек. Әби бу сүзләрдән соң, тешсез авызын ачып, тагын көт-көт итеп көлә иде... 
 Әллә мин кабатлаган иман калимәсе ярдәмгә килде, әллә могҗиза булды, Рәфис мине идән чүпрәге белән буып үтермәде. Барлык ударны өстәл каршында торган итле бәрәңге бәлеше алды. Үзенең нәрсә эшләгәнен шәйләмәгән ирем каршыма килеп басты да, ике кулларын җәйгән хәлдә, тораташ кебек катып калды. Аннары бер адым артка чигенде, пыяла күзләре белән башын як-якка боргалап карап, нәрсәдер эзли башлады. Аның карашы тәмле исләр чыгарып торган бәлешкә төште. Ул җәһәт-җәһәт атлап кухня өстәле янына килде, авыз сулары китереп торган ризыкны тактасы белән бергә күтәреп алды да, кухня тәрәзәсен ачып, бәлешне тактасы-ние белән бергә урам якка очырды. Үзе, сүгенә-сүгенә, киштәдә эленеп торган пәлтәсен алды да урамга чыгып китте. Мин ул чыгып китүгә сикереп тордым да ачык тәрәзәгә ташландым. «Бәлки әле бәлеш исәндер, ашарга буладыр», – дигән уй узды башымнан. Юк икән шул, җирдә яткан бәлеш тирәсенә йорттагы тавыш-чебеш йөгереп килгән дә, кайнар бәрәңгеләрен томшыклары белән чукып маташалар. Минем йөрәгем бәлешем өчен кысылды. Шундый ашыйсым килгән иде бит, и-и-и, иремнең эштән кайтасын көтәсе калмаган, бер тәлинкә ашап куйган булсам, ач калмыйдыр идем, дигән тиле уйлар узды башымнан. 

Сез инде әйтерсез, кайнанам-кайнатам сине яклап сүз әйттеме, диеп. Әйтте ди сиңа, бар, көтеп тор! «Нәрсә идән юасы чиләгеңне кеше йөри торган урынга куясың, үзең гаепле», – диеп, мине әрли башладылар. Мин, кулларымны каната-каната, җиз тазга идән буйлап сибелгән көзге ватыкларын җыйдым. Көзге ватылу хорафатларына ышанмыйм мин. Әби дә: «Тәңречелектән калган хорафатларга ышанып, үзегезгә гөнаh җыймагыз», – ди иде. Юлда барганда каршыдан узып киткән мәче очраса, күзне йомып, бисмилланы укып чыга идек. Әби моны да яратмый иде, «ширк кыласыз, җавабын ничек биреп бетерерсез», дип әрли иде. Ә минем танышлар һаман да шундый шырдый-бырдый хорафатларга ышаналар. Бер вакытны Казанда яшәүче бер таныш хатын кибеттән чиләк сатып алган да, светофорда җәяүлеләр юлыннан чыгып, йортына кайтырга уйлаган. Кызыл төскә җыелып торган машиналар арасыннан бер ир тәрәзен ачкан да, танышыма нинди генә начар сүзләр әйтеп бетермәгән: «Мин сделкага барам, ә син буш чиләк тотып торасың, сарык», – дип кычкырган. Уйлап карасаң, замана ахыры инде, замана ахыры.... 
Ярар, хан заманыннан калган бу көзге күптән эчемне пошырып тора иде, яңаны алырга сәбәп булыр! Менә ашалмаган бәлеш жәл. Шундый тырышып пешергән идем бит югыйсә! Мин, егермесе яңа тулган яшь, җүләр килен, исән калганыма шөкер итәсе урынга, тәрәзәдән очкан бәлешемне жәлләп еладым. 
 Инде күп тапкырлар, әйберләремне җыеп, әти-әнием яшәгән йортка кайтырга уйлый идем. Ләкин кияүгә чыкканда, әти үз сүзен катгый әйтте: «Аерылып, мине позорга калдырырга уйлама. Үзең сайлаган ир!»
 Минем хәлемне, әлбәттә, әнием дә белде. Ул мин зарланган саен: «Мин сиңа чыкма, ул гаилә эшчән булса да явыз холыклы, үзләрен башкалардан бер баш өстен тоталар, дип әйтә идем, тыңламадың!» – ди иде.
 Очып чыккан бәлеш вакыйгасыннан соң мин бер күлмәктән туган йортыма кайтып киттем. Күз яшьләре белән хәлемне сөйләдем. Әти мине тыңлап торды да йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты: «Кешедән мыскыл итәргә кыз үстермәдем, кайт, балаң юк, тормышың әле алда!» – дип кисеп әйтте. 
 Минем киемнәрне алырга әтинең мотоциклына утырып чыктык. Капканы ачып йортка кердек, якын-тирәдә кеше күренмәде, йорт ишегенә тимер йозак эленгән иде. Мин баскычта торган сай эчле гәлүшләр эченнән ачкычны табып, йозакны ачтым. Өйгә килеп кергәч, гаҗәпләнүдән күзем өскә менде: минем бирнә челтәрләремне тәрәзә кашагасыннан салдырып, төенчеккә төйнәп куйганнар, минекеләр урынына иске пәрдәләр эленгән. Юрганнарым, мендәрләрне дә диванга өеп әзерләп куйганнар. Бу йортта килмешәк киленнән котылу чарасын алдан күргәннәр. 
 Туган йортымда да тормыш балдан сыланмаган: шул ук кысан өй, иркенләп утырып, ял итәргә дә урын юк. Мин туган йортта берничә көн торгач, район үзәгенә китеп, повар булып урнашырга планлаштырдым. Тулай торакка урнашу мәсьәләләре буенча да әти сөйләшеп кайтты. Ләкин бу планнар тормышка ашмый калды шул, мин иремнән балага узганымны аңладым...
Фәгыйлә Шакирова язып алды.

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-6.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт. Бер минут эчендэ укып чыатым сезнен гомерегпзне.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ряхмят!Бик яхшы язасыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышлар

        • аватар Без имени

          0

          0

          ДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Азағын уҡыйсы килә !!!!!

            Хәзер укыйлар