Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 4

Улы өйдә булмаганда сукранудан, битәрләүдән башы чыкмаган кайнанам ирем янында икенче кешегә әйләнә дә куя иде. Җае килгән саен гел үзен мактый. Ул гына уңган да ул гына булган.

Дәвамы

башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

Улы өйдә булмаганда сукранудан, битәрләүдән башы чыкмаган кайнанам ирем янында икенче кешегә әйләнә дә куя иде. Җае килгән саен гел үзен мактый. Ул гына уңган да ул гына булган. Авырлыкларны да күп татыган: «Минем кебек сезнең янда биеп торучы хатын-кыз башка булмас. Исән чагымда кадеремне белеп калыгыз. Сезне үстерергә бик авыр булды. Барыгыз да чирләшкә булдыгыз, төннәр буе йокламадым», – дип сөйли. Чыннан да, кайнанам гомерендә авырлыкларны күп күргән ахыры. Килен булып ишле гаиләгә төшкән. Кечкенә генә иске агач өйдә 7-8 кеше яшәгәннәр. Кайнана-кайнатасы, иренең өч энесе. Кайнанам еш кына үз кайнанасын искә ала иде. Ул аны бер дә мактамады. Аңа да бик «повезло»: бик усал, коры булган иренең атасы. Ачуы килгән чагында киез итек белән киленнең башына да китереп суккан чаклары булган. Миңа карата явызлыгы да яшь вакытында күргән җәберлекләреннән, дип уйлап куям, кайчак. Ишеткәнем бар: «Килен вакытында җәбер күргән кайнаналар үзләре дә улларының хатыннарына карата явыз була», – диләр... Кайнанамның килен тормышы рәхәт китермәгән: өй түрендәге агач сәкедә эт йоныннан тегелгән иске кара толып ябынып, кайнанасы белән кайнатасы йоклаган. Кияү белән кәләшкә акшарланган мич артындагы кысан сәке эләккән. Өйдәгеләр белән бу араны чәчәкле чаршау гына аерып торган. Балалар исә, тәгәрәшеп, иске бишмәтләр җәелгән идәндә йоклаганнар. Кысан яшәүләренә карамастан табигать үзенекен иткән, секс белән шөгыльләнергә кайчан вакыт тапканнардыр, дөньяга бер-бер артлы балалар туып торган: Гаишә, Сәгадәт, Зөлхәбирә, ирем Рәфис, иремнең энесе Әсхәт. Нәрсә ашаганнар, нәрсә кигәннәр, ничек ачлыктан үлмәгәннәр, бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә булыр. Ничек кенә булмасын, хәерчелектән котылып, урта хәллеләр рәтенә күтәрелә алганнар. Иске йорт урынына нарат бүрәнәләрдән зур йорт калкып чыккан. Кайната авылның унлап ире белән күрше чуваш авылы янындагы урманга барган. «Балтасы белән һәр агачны шакып, ныклыгын тикшереп йөргән», – дип сөйләде кайнанам, ул вакытларны искә төшереп. Бүрәнәләрне тракторга төяп авылга ике көн ташыганнар. Өй күтәрергә күрше-тирә авыллардан даны чыккан балта осталарын чакырганнар. Эшнең барышын кайнатам үзе контрольдә тоткан, бер кадак та аның рәхсәтеннән башка кагылмаган. Аларның болын хәтле өен күтәргәндә әтиемнең дә катнашканын хәтерлим. Хезмәте өчен яхшы гына акчасын да алган иде. Әнинең әтигә: «Барлык акчаларыңны кассага салма, балаларның мәктәпкә керәсе бар, портфель, китап-дәфтәрләр, мәктәп формалары алырга кирәк», – дип ялынуы хәтеремдә. Шул вакытта әти, авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырданып, өстәл өстенә бер берлек ыргыткан иде... Калган акчаларын бик канәгать кыяфәттә, бармакларына лач-лач төкерә-төкерә, ун тапкыр санады бугай. Аннары кәгазь купюраларны бик пөхтәләп целлофан пакетка салды да ике урам аша урнашкан почта бинасына чыгып китте. Без, дүрт бала, әтинең горур кыяфәттә капка ачып чыгып китүен тәрәзәләргә атланган хәлдә карап калдык. 
 Гаиләдә иң олы кыз булганга киемнәрнең яңасы миңа эләгә иде. Ә миннән калганнарны сеңелем киеп туздырды. Кибеттә кием сайлаганда, әни: «Кызым бу күлмәкне бик саклап ки, сеңелең киеп туздырырлык булсын», – дип әйтеп ала иде. Сеңелем исә 7-8 классларда укыганда бик киреләнә башлады, минем күлмәкләрдән, пальтолардан баш тарта иде. «Нигә мин Раушания ападан калган сәләмәләрне кияргә тиеш? Миңа яңа пальто алыгыз, бу сәләмәләрне йорттагы Акбай астына салыгыз», – дип елый иде. Нишлисең, әнинең кулында акчасы булса, барлык баласын да курчак итеп киендерер иде дә бит... Әтидән узып нәрсә эшли алсын бичара ана? Хәзер менә әтинең вафат булганына да ничә ел узды... Гаиләсенә акчасын жәлләгәч, кассада җыелган вкладының да бәрәкәте булмады. Хәзер кара гүрләрендә үкенеп тә ятадыр. Мин зиратта булганда әти белән еш сөйләшәм. Балачакта әйтми калган сүзләремне, үпкәләремне каберенә куелган ак ташка сөйләп утырам. Бала чакта әтигә каршы бер сүз әйтергә дә курка идек. Берәр нәрсә ошамаса, кровате янында каешын алып сыларга да күп сорамый иде. Ә хәзер рәхәт, мин әйткән сүзләргә кычкыра да, китереп суга да алмый, тирә-як тып-тын. Бары кабер өстендә үсеп утырган нарат агачы гына җилдә шыбырдый. Бәлки әти шул агачның шыбырдашуы аша минем белән сөйләшәдер, егыла-егыла эчкәне, әнине тукмаганы, безне каеш белән кыйнаганы өчен гафу үтенәдер? Борчылма, тыныч йокла, әтием! Мин сине күптән гафу иттем инде. Үзең дә бездән риза-бәхил булып ят, караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын! 
 Узган тормышны уйлаганда мин әтинең әнисе Сәрия әбине искә төшерәм. «Ходайдан байлык сорау урынына, булган мөлкәтегезнең бәрәкәтен, рәхәтен сорагыз», – дия иде мәрхүм. Гомер буе авылда яшәгән 90 яшьлек карчык нинди акыллы сүзләр сөйләгән! Авызына капкан кара ипиен озак кына чәйнәп йота иде әбекәем, идәнгә бер валчык төшкәнен күрсә дә, бармаклары белән эзләп табып, кабып куяр иде. «Һәр ипи валчыгы өчен Аллаhы Тәгалә каршында җавап тотасыгызны онытмагыз», – дия иде. Әтине дә аракысыннан ташлатырга күпме тырышты. Ләкин Совет заманасы, динне санга сукмаган вакытлар иде шул. Аның әйткән сүзләре әтинең бер колагына кереп, икенчесеннән чыгып китә иде.
 Мин килен булып төшкән йортта тормыш кеше көнләштерерлек булгандыр: кайнанам белән кайнатам бар нәрсәдән акча эшләделәр. Терлек асрап ит саттылар, сыер сөтен молкомбинатка илтеп тапшырдылар. Каймак, май ясап та яхшы гына акча тупладылар. Алай гынамы, бакча тутырып бәрәңге, суган үсә, яшелчәләрнең ниндие генә юк! Яз айларында чәчүлек суган сатып та кәсеп иттеләр. Апрель ахырында безнең йортка район үзәгеннән машинага утырып юлчылар килә иде: кемгә чәчүлек суган, кемгә бәрәңге, кемгә йомырка кирәк. Мин килен булып төшкән гаиләдә бәйрәмнәр бөтенләй булмый иде диярлек: эш тә эш. Елга бер тапкыр уздырылган Корьән ашларыннан кала мәҗлесләрне дә хәтерләмим. Безнең якларда мондый чаралар бик купшы уза: Корьән ашына мәчетнең барлык картлары чакырыла. Иремнең туганнары ярты авыл: алар да күчтәнәчләрен кыстырып килә... Бер мәҗлестә 50-55 кунак... Ир-атлар киткәч, өйгә хатын-кызлар кереп тула. Алары ирләргә караганда ашыкмыйчарак килә, озак итеп хәл-әхвәл сорашып утыралар: кем туган, кем үлгән, кем кая барган, кем каян кайткан – мәҗлескә нәрсә өчен килгәннәрен дә онытып җибәрәләр. Ир-атлар белән бөтенләй башкача: табын янына утырып хәзрәтне тыңлыйлар да, бер тәлинкә бәлеш ашап, дога кылалар да, кайтып китәләр. Авылыбыз мулласы Гыймран хәзрәт халык арасында бик хөрмәтле кеше. Мәҗлестә Корьәнне укып кына калмый, өстәл янында утырганнардан чиратлашып дога әйттерә. Кем «Әлхәм»не, кем «Колхуалла»ны укый. Ходай рәхмәте, шул мәҗлестә иремнең дога укуын беренче тапкыр ишеттем. Шундый матур итеп, ихластан «Әлхәм» сүрәсен укуын ишеткәч, кулымдагы кәстрүлем идәнгә төшеп китә язды, гаҗәпләнүдән күзем маңгайга менде. Авызы сүгенү сүзеннән ябылмаган ирем әйтерсең чын муллага әверелгән! Аракы яраткан сугыш чукмары дип уйламассың да. Гыймран хәзрәт тә, Рәфис укып бетергәч, сакалын сыйпап: «Сөбханаллаһ, Рәфис, тавышларың бик килгән, уйласаң, авыл мәдрәсәсенә укырга кил, ишекләребез ачык», – диде. Ирем хәзрәтнең бу сүзләренә каршы җавап кайтармады, 36 тешен күрсәтеп елмайды гына. Эченә кереп утырган шайтаны бик көчле иде шул! Мәҗлестән соң кич белән авыл кибетенә барып, бер шешә аракыны кыстырып кайтты, оятсыз .... Әни белми генә әйтмәгән, белми генә колак итемне ашамаган, икән. Яшь чакта бит без җүләрләргә әти-әни сүзе керми... Йортыбызда уздырылган Корьән ашы мәҗлесләрендә мин артыма ут капкан кеше кебек чабам: аш-су әзерләү башыннан ахырына хәтле минем җилкәгә төшә. Рәфиснең кунакка кайткан апалары эшләргә атлыгып тормыйлар, күбрәк өйрәтеп торырга яраталар. Кунаклар таралышкач та эшнең очы-кырые күренми: өстәлдәге ризыкларны бушатасы, чынаяк-тәлинкәләрне юып урнаштырасы, аннары болын хәтле йортның идәннәрен ышый-ышкый юып чыгасы... Аннары да рәхәтләнеп ял итәсе урынга, кунаклар көйлисе, мунча ягасы. Ә алар кергән мунчаларыннан соң да җыештырып калдырмыйлар. Кояш баеганда минем җеп өзәрлек тә хәлем калмый, аягымда чак басып торам. 

Фәгыйлә Шакирова язып алды

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын котэм

    • аватар Без имени

      0

      0

      Фэгыйлэ бик дэрес язасыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик кызганыч язмыш.Эмме купертеберек язылган дип уйлыйм.Кэрьан ашын шунын хатле кешеге бер кеше гене берничек те узе гене пешепеп элгерте алмый,хоть син жыгыляп эшле.Элгертеп житкереп ббулмаячак.Андый зур ашта,бетен кешеге де йегерерге туры киле.Икенче меселе,кем куберек ,кем эзерек йегере.Э монда укыгач,бетен ашны бер килен гене башкарып чыккан диген мегьне кала.Алай була алмый,андый зур табын эзерлегенде.Без де шундый зур ашлар хезерли идек,эни исен чагында.Анда ниче белеш,ниче гэбедия гене пешерерге кирек.Бер кеше моны башкарып чыга алмый..Дерес ышанам,эшнен ин кубесе сезге туры килгендер

        Хәзер укыйлар