Логотип
Күңелеңә җыйма

 Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10

 Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.

(Дәвамы. Башы: 

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

 http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-4

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-5

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-6

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-7

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-8

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-9)

 Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә элдем. Урамда апрель башы булуга карамастан, бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит. Суыктан бөтен тәнем калтырый. «Күкрәгемә генә салкын тимәгән булса ярар иде, авырып китсәм, баламны ничек имезермен», дип борчылдым. Ирем йодрыгы белән китереп суккан җир һаман кызыша, әрни. Учларым белән битемне каплаган хәлдә, өй стенасына беркетелгән көзге каршына килеп бастым. Миңа көзгедән үземә охшамаган чит-ят хатын-кыз карап тора иде. Чәчләрем тузгыган, карчыкка охшап калганмын. Битемнең төсе качкан, куркынган кыяфәт кергән. Ирем суккан җир зәңгәрләнеп шешеп чыккан, бер күзем ярым ачылмалы хәлдә. Их, Раушания, күпме егетләрнең йөрәкләрен яндырган чибәрлегең кая китте синең, ә? Кемгә әверелдең, кая тәгәрисең?
Күз алдымнан бер мизгелдә яшь чагым, ваемсыз вакытларым узды. Мин үземне иң бәхетле кеше итеп тоя идем. Киләчәгем дә матур булыр дип тоела иде. Минем иң яраткан ел фасылым – яз. Җирдә тереклек уянган вакыт. Җылы яклардан кошлар кайта. Ә мин өй артындагы зирек агачына беркетелгән ояга ел саен кайтучы сыерчыкларны көтәм... Алар ел саен очып кайта, әтием үз куллары белән кыйгачлап ясаган агач тартмада бала чыгаралар. Ана сыерчыкның канатларын кага-кага сайравы әле дә колагымда яңгырый сыман... Мин кияүгә чыккан елны кошлар белән сәер хәл булды. Ана сыерчык йомырка салып бала чыгаргач, ата сыерчык каядыр юкка чыкты. Әллә агулы бөҗәк ашап җан тәслим кылды, әллә башка яр тапты (мондый хәлнең булуы мөмкин түгел дип уйлыйм), ана кош кошчыкларын берьялгызы үстерде. Ялгыз кошның ал-ялны белми балаларына бөҗәк ташуын күзәтеп тора идем мин. Кошларда да кеше язмышлары дип юкка гына әйтмиләрдер бит. Алар да балаларын аякка бастыру өчен тырыша.
 Тиздән суыклар узып, авылыбызга ямьле яз айлары керәчәк. Алмагачлар, чияләр, гашыйкларны шатландырып, ап-ак чәчәккә күмеләчәк. Шомырт чәчәкләреннән аңкыган хуш ис күңелләрне иләсләндерәчәк. Миңа гашыйк булып йөргән егетләр арасында сыйныфташым Айрат та бар иде. 16 яшь чагым, ваемсыз вакытым. Кич белән без, авыл кызлары, клубка чыгабыз. Кино карагач, фойеда яшьләр өчен дискотека уза. Бер түгәрәккә басып, «Ласковый май», «Мираж» группаларының легендар җырлары астында тиргә батканчы рәхәтләнеп биибез. Дискотека беткәндә авыл караңгылыкка күмелә, ул вакытларда урамнарда асфальт юк иде әле, баганаларда да хәзерге замандагы кебек куәтле лампалар янмый. Авыл урамнарын бары күктәге ай гына яктырта. Без, яшьләр, клубтан чыгу белән өйләргә таралырга ашыкмыйбыз, өй каршындагы бүрәнә өемнәре янында берәр җайлы урын сайлап, төрле хәлләр турында сөйләшеп утырырга яратабыз. Авылыбызның данлыклы гармунчысы, миннән өч яшькә генә өлкән Айрат өйләренә кереп гармунын алып чыга. Без рәхәтләнеп баянга кушылып җырлап утырабыз. Их, рәхәт, ваемсыз чаклар...
 Айратның миңа гашыйк булып йөрүен сизә идем, дус кызларым да әйтә иде. Ләкин күңелемә чибәрләрдән-чибәр, барлык егетләрнең атаманы булган Рәфис кереп оялаган иде шул. Бер кичне клубтан чыккач, каршыма Айрат килеп басты. Кулына бер бәйләм шомырт чәчәкләреннән торган букет күтәргән. Ул сүзен нәрсәдән башларга белмичә, ык-мык килеп торды да: «Раушания, бу чәчәкләрне сиңа дип өздем. Син бит шул чәчәкләрдән дә матур», – диде. Гармунчыбыз үзе әйткән сүзләреннән кызарып чыкты, тизрәк борылып китеп бару ягын карады. Мин хәтта рәхмәт әйтергә дә өлгерә алмый калдым. 
 Рәфис белән дуслашып йөрүебезне белгән Айрат миңа сүз кушып, мәхәббәтен аңлатып йөрмәде. Гармунын өздереп уйнаган вакытта клубта утыручы әби-апаларның күзләре яшьләнә иде. Ә мин юләр, гармунчы егетнең кем өчен өзгәләнгәнен, кемне өзелеп яратканын аңларга да теләмәгәнмен... 
 Рәфискә кияүгә чыккан төнне Айрат гармунын тотып мунчада кунган дип сөйләделәр... Төне буе уйнап чыккан. Йөрәгендәге шашкын хисләрен гармун моңнары белән басарга теләгәндер. Дусларына: «Их, ялгышты Раушания Рәфисне сайлап. Рәфис аны бәхетле итә алмас», – дип сөйләгән диләр. Әллә миңа гармунчының рәнҗеше төште микән? Гармунчыларны рәнҗетергә ярамый, аларның күңелләре кылдан нечкә, дип әйтәләр бит. Айратның юраганы рас килде шул, рас килде...
 «Ку-кук», «ку-кук»... Стенага беркетелгән күкеле сәгать мине уйларымнан айнытып җибәрде. Иртәнге алты тулганын күрсәтеп сәгатьнең күкеләре күкелди башлады. Хисләнеп тора торган вакыт түгел, сыер саварга чыгарга кирәк. Мендәр өстендә яткан ак яулыгымны кысып бәйләдем дә маллар янына чыгарга әзерләнә башладым. Вакыт көтми. Ир яңагыма сукты дип, сыерны саумыйча булмас. Җитмәсә, типкәк сыер үз янына миннән башка беркемне дә якын җибәрми. Бер көнне кайнанам сыерны саварга ниятләп янына килеп чүгәләгән иде, чиләгенә шундый каты итеп китереп типте хайван, кайнана йөрәгенә инфаркт ала язды. Ул: «Үләм, йөрәгем», – дип, төшкә кадәр ятагында аунады. Кайнатам тизрәк авыл фельдшерын чакырып китерде. Арт ягына ике укол кадагач, рәткә килде тагын үзе. Ләкин шул хәлләрдән соң кайнанам сыерларга якын да килми. «Килен, сыерлар сине ярата, син сау инде», – ди. 
 Мин чиләкләремне әзерләгән арада, бүлмәсеннән йокысын туйдырып, киерелә-киерелә, кайнанам килеп чыкты. Газ плитәсен кабызып җибәрде, чәйнеккә краннан су агыза башлады. Мин аңардан шешенгән битемне яшерергә тырыштым. Кайнана бер сүз әйтмичә, агач киштәдән дарулар салынган аптечканы тартып чыгарды да мазь салынган банканы алып миңа сузды: «Битеңә сылап куй. Бу кыяфәтең белән авыл кешеләренә күренмә тагын, гайбәттән арынып булмас». Кайнанам да, кайнатам да барысын да ишетеп, күреп ятканнар икән. Тик дәшмичә, бүлмәләрендә утыруны хуп күргәннәр. Бәлки эчтән генә шатланып та торганнардыр. Менә хәзер дә кайнанам яраткан улы өчен борчыла..
 Мин, каршы бер сүз дә әйтмичә, чиләкләремне шалтырата-шалтырата абзарга сыер саварга чыгып киттем. 
 Эшләремне бетереп өйгә кергәндә барысы да өстәл янында тәмләп чәй эчеп утыралар иде. Кайнанам яраткан улын кыстап утыра, бер алдына, бер артына төшә. Мине күргәч, каршыма очып килде тагын, чиләкләремне күтәреп алды: – Киленкәем, туңасың бит, бар, кайнар чәй эч, сөтләрне үзем урнаштырам, – ди бу. Элек кырыс булган кайнанама нәрсә булгандыр, фәрештәгә әйләнгән дә куйган! Хәзер генә мин салкын акылым белән аңлыйм. Яшь балалы хатынына кул күтәргән улы турында сүз таралмасын дип артистланган бит инде ул. Шуңа мине эретергә кирәк булган. Мине жәлләп түгел. Ләкин ирем минем каршыда гафу үтенмәде, хәтта рәтләп сөйләшмәде дә. Каршына салып куелган ашын ашады да анасы әзерләп куйган әбәт тутырылган чүпрәк сумкасын асып эшкә китеп барды. Йорт каршында торган йөк машинасы шытыр-пытыр кузгалып киткәч, йортыбызның агач бүрәнәләре генә селкенеп куйды.
 Шул көннән соң бер атналап булыр, безнең өйгә чит-ят кеше кермәде. Көндезләрен капканы эчтән бикләп тота торган булдылар... 
 (Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gomerem-usal-kaynana-iserek-ir-beln-tte-11)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оятсызлар, кайнанасы да, иредә, кайнатасыда, күрерләр әле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      бу кадэр эшэке кешелэр дэ була икэн

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу ничэнче елнын вакыйгасы? Ласковый май жыры группасы ,ул 30 ел элек кенэ була бит. Шундый кешелэр бар иде микэнни, ул вакытларда? (

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мазохистка героиня. Может узнаем почему себя в жертву принесла она. Я думала это на много раньше было, но они плясали под ласковый май?

          Хәзер укыйлар