Логотип
Проза

Гомер бер генә килә-2

Санитар Рәшидә дә апаның җансыз гәүдәсе салынган каталканы алып чыгып киткәндә, Галия коридорда басып тора иде. Мәетнең гәүдәсе ап-ак япма белән капланган...

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil
 

Санитар Рәшидә апаның җансыз гәүдәсе салынган каталканы алып чыгып киткәндә, Галия коридорда басып тора иде. Мәетнең гәүдәсе ап-ак япма белән капланган. Шәфкать туташы мондый картиналарны еш күрсә дә, үлем белән очрашуга һаман ияләшә алмый. Ул хәлсезләнгән гәүдәсе белән коридорның соры диварына сөялде, таш салкыны бер мизгелдә кызның ак халаты аша гәүдәсенә үтеп керде. Галия туңып китте, шабыр тиргә баткан гәүдәсе салкыннан калтыранды.

Табибларның гаебе булмаса да, операция вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуы мөмкин. Кайбер авыруларның хәлләре кинәт авыраеп китә. Андый вакытларда коридор буйлап йөгереш башлана: табиблар консилиумга җыела, яңа препаратлар билгеләнә, дәвалау ысулларын үзгәртәләр. Галия эшләгән хастаханәдә медперсонал көчле: үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Монда тәҗрибәле хирурглар эшли. Табиблар да кичә генә килмәгәннәр: араларында 20 ел бер урында эшләүчеләр бар. Галия шундый коллективка эләгүенә шатланып бетә алмады. Күңелендә өмет чаткысы сүнмәгән әле: шундый тәҗрибәле табиблар арасында кайнап, бәлки, берничә елдан тагын бәхетен сынап карар: медицина институтына укырга керү хыялына ирешер...

Операция алдыннан авырулар килешүгә кул куя: дәвалануга ризалыгын бирә, операция шартлары белән килешә. Ләкин бу килешүләр табибларны барлык яктан да саклап кала алмый шул. Нәрсәдәндер риза булмаган кешеләр, гаеп эзләүчеләр, скандал яратучылар буа буарлык бу дөньяда. Күп очракта табиблар дәвалыйсы урында кәгазь боткасына күмелеп утыралар. Архивка тапшырылган документларны күтәреп, төрле инстанцияләргә аңлатма язган очраклар да шактый. 

Табиб хезмәтенең никадәр җаваплы икәнен хастаханәгә эшкә урнашкач кына белде Галия. Үлем хәсрәтенең ачысы белән дә шушында очрашты ул. Онкологиянең соңгы стадиясендәгеләр белән сөйләшкәндә ниләр кичерүен кыз бары үзе генә белә. Күзләре янып торган, чырык-чырык көлеп торучы Галия бер ел эчендә җитди, уйчан карашлыга әверелде дә куйды. 

Рәшидә апаның үлемендә Галия нигәдер үзен дә гаепле итеп тойды. Югыйсә наркозны да ул бирмәгән, авыруның тәнен дә кисмәгән. Бары хирургка кирәкле инструментларны гына биреп торган. Ләкин бу эштә медперсонал нинди генә роль башкармасын, барысы бер механизм булып хәрәкәт итәләр. Шатлык та, кайгы да уртак алар өчен. Уңышлы операциягә сөенәләр, уңышсызына көенәләр. Рәшидә апаның туганнары беренче катта әниләреннән хәбәр көтә. Ничек кабул итәрләр бу коточкыч яңалыкны? Үкси-үкси еларлар инде. Галия кулындагы дога китапчыгын учына кысты. «Балаларына тапшырырга кирәк» дип уйлады ул... 

Хастаханәләрдә авыруның үлеме – зур трагедия. Ничә сәгатьләр буена сулыш та алмый, кеше гомере өчен көрәшкән медперсонал мондый вакытларда бер-берсенә күтәрелеп тә карый алмый. Хирург, маңгай тирләрен сөртә-сөртә, урамга тәмәке көйрәтергә чыгып китте. Күңелендә нинди уйлар аның? Нинди хис-кичерешләр белән гаиләсе янына әйләнеп кайтыр ул, нинди уйлар белән йокларга ятар? Иртәгә план буенча тагын бер катлаулы операция көтә аны. 55 яшьлек ирдә дүртенче стадия онкология. Операция блогы үзе бер конвеерны хәтерләтә. Бер каталканы алып керәләр, икенчеләрен чыгаралар. 

Санитар күздән югалгач та әле Галия, урыныннан кузгала алмыйча, шактый басып торды. Йөрәге сулкылдап тибә башлады. «Өч сәгать буе кеше гомере өчен көрәштек бит. Авыз кибеп аңкауга ябышса да, озак басып торудан аяклар тоймый башласа да, түздек. Нәтиҗәсе уңышлы булуына иманыбыз камил иде. Нишләп шулай булды соң? Кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Ә Рәшидә апаның йөрәге чыдамады. Кайгы җанын ашагандыр инде, нервысы түзмәгәндер... Яраткан ирен, балаларын ташлап китте, ятим итте.. Их, бу гомер...» Галиянең башында мең төрле уй бөтерелде. Хәзер Рәшидә апаның җаны күкләргә ашкандыр инде. Безне болытлар арасыннан күзәтеп торадыр. Ә бәлки җаны, адашып, хастаханә коридоры буйлап бәрелеп-сугылып йөридер. Галия яшәү белән үлем арасында булган шаккаткыч хәлләрне сурәтләгән язмаларны интернет аша укырга ярата иде. Үлеп, җаны чыккач та, күпләр өстән карап торалар икән. Имеш, үлгән кеше үзенең җан-тәслим кылганын аңламый да кала, ди. Мәет янында елап торган кешеләрне дә күрә икән. «Ни өчен елыйсыз, мин бит үлмәдем, мин исән», – дип әйтмәкче була. Ләкин якын-тирәдәгеләр генә ишетмиләр, имеш... Аннары җаннар, гәүдәләрен калдырып, ап-ак коридор буйлап яктылыкка омтылалар. Кешегә ике дөнья аралыгындагы гомеренең барлык мизгелләрен, кино пленкасын әйләндергән кебек, күз алдыннан уздыралар икән. Кемне җәберләгән, кемне алдаган... Кемне шатландырган, бәхетле иткән... Шатлыклы күренешләрдән кеше шатлана, начар хатирәләрдән кара көя икән... Үлем бусагасын атлаучылар ахирәткә күчкән якыннары белән очраша, дигән язмалар да очрый. Анда шулхәтле рәхәт икән, дип искә ала кайберәүләр, бернинди авырулар да, кайгылар да юк, имеш. Тирә-якта иксез-чиксез матурлык һәм мәхәббәт хөкемсөрә. Кайбер җаннарны: «Әле вакытың чыкмады, без сине кабул итмибез», – дип, кире кайтарып җибәрәләр икән. Андыйлар озак кына комада ятканнан соң аңына килә, терелеп аякка баса. Алар тормышларын яңадан башлый: Аллаhы Тәгаләгә ышана башлыйлар, мәчет, чиркәү юлларын таптыйлар. Әлбәттә, интернетта язылган бу хәлләргә ышанырга ярамый, ләкин бу дөньяда кеше белмәгән могҗизалар да бар бит...

Галия үз уйларына бирелеп басып торганда, бер төркем табиблар кызу-кызу атлап ординатурага ашыктылар. «Консилиумга чабалар, авыруның нинди шартларда үлеп киткәнен төрле яклап тикшерәчәкләр. Маңгайдан тир агызасылары бар әле... Рәшидә апаның бер малае прокуратура тирәсендә эшли, дип әйттеләр. Тикшерәчәкләр, төбенә төшмичә тынычланмаячаклар». Коллегаларын уйлап, Галиянең йөрәге кабат кысылып куйды. Прокуратура килеп кысылса, кайбер табибларның эштән очып китүләре дә бар, Аллам сакласын.

Галия Рәшидә апа калдырган китапчыкны кесәсеннән алып актара башлады. «Көн дә кирәкле догалар». Иман кәлимәсе белән башланып, Ясин сүрәсенә хәтле язылган иде анда. Китапчык күп укудан таушалып беткән иде. «Рәшидә апа бу догалыкны кулыннан төшермәде шул. Палатасына кайчан керсәң дә, дога укуында булды. Үләсен йөрәге сизгәндер инде... 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ber-gen-kil-3)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    дэвамы булса иде,тормышчан эсэр.Ныклы сэлэмэтлек авторга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын укыйсы киле.

      Хәзер укыйлар