Логотип
Күңелеңә җыйма

Гаилә тынычлыгын бозган ПП

Хәзер бик күп хатын-кызлар ПП белән җенләнә, ягъни дөрес туклану белән. Алар яшелчәләргә өстенлек бирә, ит ашамый, сыер сөте урынына солы суыннан ясалган сөт эчә. Нәтиҗәдә: талдан нәзек буй-сын, озакка сузылган яшьлек. Ләкин моннан ирләр җәфа чигә икән. Хәтта аерылышуга кадәр барып җиткәннәр. Танышым сөйләгән зарны тыңлагыз әле.


Хәзер бик күп хатын-кызлар ПП белән җенләнә, ягъни дөрес туклану белән. Алар яшелчәләргә өстенлек бирә, ит ашамый, сыер сөте урынына солы суыннан ясалган сөт эчә. Нәтиҗәдә: талдан нәзек буй-сын, озакка сузылган яшьлек. Ләкин моннан ирләр җәфа чигә икән. Хәтта аерылышуга кадәр барып җиткәннәр. Танышым сөйләгән зарны тыңлагыз әле. 


Алияне ничек бар шулай яраттым. Ул бераз тазарак, гел елмаеп кына торган, һәрвакыт күтәренке кәефле кыз иде. Ә миңа шундыйлар ошый. Калтырча кебекләр модада булса да, яратмадым. Сөяк белән кочаклашуның ни рәхәте бар соң?! Алиянең тәмле итеп тә пешерүен белгәч, аңа өйләнәсе килү теләгем тагын да артты. Өйләндем! 
Ике ел буе рәхәттә яшәдек. Өйләнешкәч үк, бала табуны кичектереп торырга сөйләштек. 24 яшьтә нинди әти-әниләр әле без?! Үзебез бала! Бераз яшәп, тәҗрибә туплыйк, ипотеканы каплыйк, бала тууга акча туплыйк дип уйлаштык. Алия көн саен тәмле ризыклар пешереп сыйлады. Ир-атка ит кирәген бик яхшы белә ул. Ә итне аның кадәр тәмле пешерүче хатын-кыз очратканым юк әле. Әмма бу рәхәт тормыш, бер көн эчендә үзгәрде дә куйды.


Социаль челтәрләрдә гөрләп бара торган ябыгу марафоннары хатыным эшләгән офис кызлары арасына да барып кергән. Барысы да марафонга кушылган. Бер айдан соң  хезмәттәшләрендәге үзгәрешләрне күреп, Алия дә кызыккан, күрәсең, бик еш марафоннар турында сөйли башлады. Моның  начар тәмамланасын алдан ук аңлап, һәрвакыт каршы булдым. Әмма Алия мине тыңламады. Марафонга кушылды. Шуннан соң безнең тормыш марафонга кадәр һәм марафоннан соңга бүленде дә куйды. 


Алия ябыгу мәсьәләсенә чын-чынлап тотынды. Фитнеска йөри башлады, өйгә үлчәү кайтып утырды, калорияләр санады, ахыр чиктә, вегетарианнарча туклануга күчте. Хатынымның кипкән балыкка әйләнә баруын күреп эчемнән генә көрсенеп йөрдем. Ләкин аңа каршы бер сүз әйтмәдем, чөнки ул үзеннән, яшәү рәвешеннән бик канәгать иде.  Бик еш көзгедән үзен карап сөенде. Ничек инде аның бу ләззәтен бозасың... Шулай итеп ярты ел узды. Алия 15 килограммга ябыкты. «Ярар, – мин әйтәм. –  Хатынымны нинди булса да яратам». Тик проблемалар туа башлады. 

Беренчедән, безнең яратышу бик азга калды. Ул көне буе эштә, кичен фитнеста. Аның яратышырга вакыты да, хәле дә калмый. Икенчедән, елмеп торган Алиям кәефсез хатынга әйләнде дә калды. Аз гына аныңча булмаса, өйдә тавыш чыга. Юктан гына кызып китә. Көн саен диярлек бер үк сүзләр ишетә башладым: «Син дөрес яшәмисең, токсиннарга тончыгып үләчәксең!» Үзенең дөрес туклану рәвешенә мине дә утыртырга теләде. Нормаль ир-атка тормыш алып бару өчен төрлечә һәм бик яхшы тукланырга кирәк ул. Һәрвакыт кишер кимерергә куян түгел бит мин! Сельдерей суы эчеп яшәп кенә ерак китеп булмый шул.  Алия моны аңларга теләмәде. Өченчедән, хатынымның  бөтен сөйләгән сүзе бары тик дөрес туклану турында гына. Нәрсә хакында сөйләшә башласак та, сүзебез дөрес туклану темасына килеп төртелде. Минем хатын сектантка әйләнде дә куйды. Монысына да түзәр идем, ул миңа гадәти ризык әзерләми башлады. Үзем әзерләргә керештем. Әмма бу да проблеманы хәл итмәде. Хатын миңа ит пешерүне тыйды. «Исе сасы. Ит исе укшыта. Син ит ашап мине дә, үзеңне дә үлемгә алып барасың», – диде. 


Аның шундый ук тормыш рәвеше алып бара торган иптәш кызлары барлыкка килде. Безнең гаиләдә нәрсә булганы, аны бөтенләй кызыксындырмый башлады бугай. Мин хәтта аның сөяркәсе барлыкка килде дип уйладым. Артыннан күзәттем, телефоннарын тикшереп чыктым, әмма үземнең бердәнбер булуымны аңладым. Алия тирәсендә бары сектант ПП-кызлар гына. Туклануга шуның кадәр игътибар итү сәламәтлек билгесе түгелдер ул?!.


Хәлемә керүче бердәнбер кеше – Алиянең әнисе (үземнең әти-әниләр районда яшиләр). Аңа барып үзебезчә тәмле итеп ашап кайтам. Әби дә кызының яңа кызыксынуларын күреп борчыла. «Алиягә бала табарга кирәк. Бу уеннарын онытыр», – ди. Ләкин Алиянең бала таба алуына да шикләнә башладым. Бу темага интернеттан күп укыдым. Кисәк кенә ябыккан, ит ашамаган хатын-кызлар бик авырдан балага уза икән.  Аның үзенең дә бала турында ишетәсе дә килми. Мин инде аерылышу турында уйлый башладым.  Ашауга карата фикерләребез нык аерыла. Ул  сельдерей суы эчеп яши торган ир тапсын, миңа тәмле итеп бәлеш пешерә торган хатын кирәк.  Мин бит хаклы? Мәхәббәт дип ач яшәп булмый инде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар