Логотип
Күңелеңә җыйма

Гаилә кора алмам инде...

Әти белән әнинең бер-берсенә яратып караганнарын бөтенләй хәтерләмим. Җитмәсә, өйдә еш кына «бәйрәм» була иде. Психологларның  балачактагы яралар  кеше  тормышына тәэсир итми калмый дигән сүзләренә кайберәүләр көлемсерәп карый. Имеш, кем әрләнмәгән дә, кем  сугылмаган. Ә ул яралар чынлап та җибәрми икән...


Әти белән әнинең бер-берсенә яратып караганнарын бөтенләй хәтерләмим. Җитмәсә, өйдә еш кына «бәйрәм» була иде. Психологларның  балачактагы яралар  кеше  тормышына тәэсир итми калмый дигән сүзләренә кайберәүләр көлемсерәп карый. Имеш, кем әрләнмәгән дә, кем  сугылмаган. Ә ул яралар чынлап та җибәрми икән...


 Әти-әниләремә карагач, куркып кала идем, әгәр минем тормышым да әнә шундый булса. Ата-аналар  –  үрнәк кешеләр, балалар үзләре белештермичә дә аларның язмышын кабатлый, диләр. Кечкенәдән үк минем тормышым башкача булачак дип үстем. Укып кына яхшы тормышка ирешә алачагымны  башлангыч сыйныфта укыганда ук аңлаган идем, шуңа күрә тырышып-тырмашып укыдым. Өйдә  чираттагы тапкыр низаг чыккач, подъездга чыгып тәрәзә төбендә укыдым. Аскы каттагы күрше әби мине кызганып булса кирәк, һәрвакыт үзенә чакыра иде. 


Минем балачагым бары тик әтинең әнигә кычкыруы белән истә калган. Әти әнигә һәрвакыт тавыш күтәрде, ә әни эндәшмәде. Каршы эндәшергә курыктымы,  әллә шулай булырга тиеш дип уйлады микән?  Кечкенәрәк чагымда әни белән әти шулай яшәргә тиеш дип белә идем, аннан соң гына моның дөрес күренеш булмаганын аңладым. Әти әнине гел хыянәттә гаепләде. Әни ярты сәгатькә соңарып кайтса да,  аны дөньядагы иң пычрак сүзләр белән сүкте.  Әти  мине яратмый иде. Бала күңелем белән сизә идем шуны. Үзеннән гел читкә этәрде. Ызгышып яшәсәләр дә, без хәерче гаилә булмадык. Өй каралган, өс-башым бөтен булды. Әмма бәйрәмнәр җитсә генә өйдә ямь бетә  иде. Әти  үзен бик тиз кулга алса, әни өчәр-дүртәр көн айный алмый интекте. Үзе аракы салып эчерсә дә, моның өчен әтидән әнигә тагын эләгә иде. Үсмер вакытымда әнине җәберләвенә чыдый алмыйча, араларына кердем. Әнине сугарга дип күтәрелгән кул минем битемә кунды. Ярты битем күгәреп, мәктәпкә бара алмый яттым. Оят иде.  Күгәргән бит белән йөрсәм дә, әти миннән гафу сорамады, кызганмады.  Әтинең әнигә карата нигә шулай кансыз булуын һич төшенә алмадым. Үскән саен әни әтигә хыянәт иткәндер дә, әти шуны белгәндер дигән нәтиҗәгә килдем.  Әни шуңа үзен гаепле итеп хис итәдер дип уйладым. Гаилә минем өчен дөньядагы иң куркыныч урынга әйләнде. Бөтен максатым – мәктәпне тәмамлап институтка керү, финанс яктан бәйсез булып, тынычлап үз фатирымда яшәү иде. 


Мәктәпне «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, институтка кердем. Мин анда укыганда әни авырый башлады. Юк, авырыйм дип сузылып ятмады ул. Аның үз-үзен тотышында сәерлекләр барлыкка килде. Һаман өйдән чыгып китү җаен карады. Өйгә кермичә урамда йөрде. Әти белән өстәл артына утырып ашаудан курка башлады хәтта. Сәерлекләрен эштә дә сизенгәннәрдер, мөгаен, әнине эштән чыгардылар. Әти әнине  өйдә бикләп тотарга кирәк дигәч,  бик куркыныч хәлгә тарыганыбызны аңладым. Институттан тизрәк өйгә кайтып, әнине  ашату, аның белән сөйләшеп, аны үземчә туры юлга чыгарырга теләдем.  Әти исә әнине битәрләүдән туктамады.  Моның өчен аның белән сүзгә дә килдем. Әнине якларга тырыштым.  Әмма мөнәсәбәте үзгәрмәде. 


Шулай ярты ел вакыт узды. Беркөнне институттан кайтып ишекне ачып кергәч, өйдә бер-бер хәл булган кебек тоелды.  Әни дә каршыма чыкмады. Тиз генә чишенеп аның бүлмәсенә кергәч, кычкырып җибәрдем.  Әни үз-үзенә кул салган иде. Әнинең үлүе тормышымдагы иң зур югалту булды. Бик авыр кичердем.  Әти белән араларыбыз тагын да суынды. Җитмәсә, ерак туганыбыз әнине күмгәндә: «Әниеңнең үлүенә бары әтиең генә сәбәпче. Бер хатасы өчен гомере буе җанын ашады. Аны шул көнгә төшерде», – диде. «Нинди хата?» – дип сорагач: «Әниең әйтмәдемени?! Ярый алайса, бу сөйләшүне оныт», – дип, сүзне икенчегә борды. Ул вакытта  аның сүзләренә артык игътибар итмәсәм дә, соңрак һаман исемә төшердем. Ул апага шалтыратып сорап та карадым, әмма ул минем соравымны ишетмәмешкә салышты. 


Әни үлгәч, читтән торып уку бүлегенә күчтем дә, эшкә урнаштым. Беренче хезмәт хакын алуга  бер әбигә фатирга кердем. Әти белән яшәгәнче, чит кеше белән яшәвең хәерле дип уйладым. Ул бик әйбәт әби булып чыкты. Без аның белән  дус яшәдек. Ә әти белән аралашмадым. Ул да мине эзләмәде. Эшемдә үземне яраттылар. Бар эшкә тотынырга әзер торуымны күргән җитәкчелек, мине карьера баскычы буйлап күтәрә башлады.

 Хәзер инде мин  ул оешмада баш хисапчы булып эшлим. Хыялымдагыча үз фатирым бар.  Әби миңа кунакка килеп йөри. Фатир алуымны әтигә хәбәр итмәдем. Беләм: ул минем тормыш белән бөтенләй кызыксынмый.  Инде миңа 29 яшь булса да,  бер егет белән дә җитди мөнәсәбәтләр булганы юк. Әби минем белән сөйләшкән саен: «Гаилә төзергә соңга калма. Һәрнәрсәнең үз вакыты», – ди. Ә мин  теләмим. Бәлки куркамдыр. Гаилә минем өчен, язучылар язганча, җылы оя түгел, ә низаг, мыскыллау, курку... Башка гаилә моделен күргәнем юк минем. Шуңа теләгем дә юктыр. Әни язмышын кабатлыйсым килми. 
                                                                              
                                                                                                                                                                                           Исемемне куймавыгызны үтенәм. 
                                                                        


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балакаем минем! Син уз кочен белэн укып, эшлэп нык итеп аякка баскансын! Бу эшлэр хэркемнен кулыннан килми. Э син булдыргансын. Кунел тошенкелегенэ бирелеп гаилэ корудан куркып утырырга тиешле кеше тугел син! Тормышта очраган кешелэр язмышны нык узгэртергэ момкин. Бервакыт мин тормышта югалып калганда укытучым болай диде: "Сильный ветер может погасить маленький костер.Сильный ветер может раздуть маленький костер в большое пламя! Ты должна найти свой путь, быть сильной и никогда не сдаваться!". Миллэте рус иде укытучынын. Сонрак тагын бер донья кургэн карт врач очрады хэм мина эйтте " Мир не без добрых людей" диде. Мин бу кинэшлэрне уземэ девиз иттем. Мин бу сузлэрне беркайчан онытмадым, кунелдэ тоттым. Хэм тормышта жинуче булдым. Э хэзер мин аларны сезгэ эйттем. Яхшы ир егет очратып матур гаилэ корыгыз! Барсы да сез ничек уйлыйсыз, ничек телисез шулай килеп чыга! Ышаныгыз! Кочле булыгыз! Кешелэр белэн аралашыгыз! Мир не без добрых людей!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минем дә әтием эчкече иде... аңа карап семья турында начар уйламадым. Ирем эчми, сугышмый, көнләми иде. Барысы да әйбәт булыр. Кияүгә чыгыгыз. Соңыннан үкенерлек!

      Хәзер укыйлар