Логотип
Күңелеңә җыйма

Гафу итәрме ул?

– Ә сез бәхетле ир түгелме? – дип сорадым. Таксист соравымны ишетмәгәндәй күзен юлдан алмады. Бераздан: – Бәхетен аңламаган бәхетсез ир мин, – диде. 


Ашык-пошык таксига кереп утырдым да, иремә шалтыратып, соңрак кайтасымны әйтеп, әзерләп куйган кичке ашны ашый торырга куштым. 
– Менә бәхетле ир. Әле ул бәхетенең кадерен дә беләдер, – диде таксист саф тататарча. 
– Иремнән зарланмыйм, шөкер, – дидем. 
Шуның белән сүзебез өзелде. Ә таксистның сүзләре уемнан китмәде. Ирем белән сөйләшүем нигә шуның кадәр тәэсир итте икән аңа дип уйладым. Ахырда: 
– Ә сез бәхетле ир түгелме? – дип сорадым.
Таксист соравымны ишетмәгәндәй күзен юлдан алмады. Бераздан:
– Бәхетен аңламаган бәхетсез ир мин, – диде. 
Хатын-кызга табышмак белән сөйләргә ярыймы инде, кызыксынуымнан кая барасымны оныттым кебек. 
– Ә мин тыңларга яратам. Бәлки сөйләрсез, җиңел булып китәр, – дидем.
Ул күзләрен тутырып миңа карап алды да, башын селкетеп алды. Минем артык кызыксынуым ошамадымы, юлдагы бөкеме, аңламадым... Шулай да бераздан сөйли башлады, күрәсең, күңеленең тулып түгелгән вакыты булгандыр.


Илмас Ирина белән танышып очраша башлый. Әмма ул кызны җитди кабул итми. Тормышындагы чираттагы бер хатын-кыз була аның өчен. Әмма Ирина авырга уза да, Илмас аңа өйләнергә мәҗбүр була. Дуслар дип яшәүче Илмасның гаилә коруын иптәшләре аңлап бетерми. «Нигә кирәк ул сиңа?», «Аборт ясатсын», «Хәзер үкчә астында яшәүче иргә әйләнәчәксең», – диләр. Ә Ирина аңа бик ошый, кызны ташлыйсы килми.
 – Барыбер өйләнергә кирәк бит инде. Ә Ирина, бәлки, матур да түгелдер, әмма бик тыныч. Тормышымны үзгәртергә җыенмыйм. Минем хәзер һәрвакыт өстәлемдә җылы ризык, кочаклап ятарга хатыным булачак, – дип, үзен һәм иптәшләрен тынычландыра. 
Ирина идеаль хатын була. Эшен дә алып бара, өйдә дә уңган хуҗабикә. Илмаска да сүз әйтми. Ә ирнең тормышында дуслары беренче урында кала. Хатыны белән бөтенләй санлашмый ул.


– Миңа аны мыскыл итәргә хәтта ошый да иде. «Китәм», – ди башласа, «Соң син кемгә кирәк? Көзгегә кара, ичмасам», – ди идем. «Матур булмагач, нигә өйләндең соң син?» – ди иде. «Чибәр хатын миңа нигә кирәк?! Аңа бит бар ирнең күзе төшәчәк. Ә болай җаным тыныч. Ә сине кочаклап ятканда караңгы була инде», –  дип әйтә идем. Җүнсез ир булуымны, хатын-кыз өчен нинди мыскыллы сүзләр әйтүемне хәзер генә аңладым. Бик үкенәм.
Хатыны нидер сораша йә елый башласа, Илмас киенә дә, дуслары янына чыгып китә. Сыра, аракы эчәргә һәрвакыт дуслар табыла ул. Бала тууы да аны үзгәртми. Бер түбә астында яшәсәләр дә, җаннары аерым була аларның. Ирина белән улының – үз дөньясы. Илмасның – дуслары белән үз дөньясы. Эштән соң өенә кайтырга ашыйкмый ул, дуслары янына бара. Бер дустының гаражында һәр кичен, ялларын уздыралар. Хыянәт итүдән дә тартынып тормый Илмас. Ул аны хыянәт итү дип тә уйламый, матур хатыннар кочагында ятып алу дип кенә саный. Хатыны аның хыянәтен сизде микән, белми. Ирина тыныч кына яши. 
Беркөнне Илмас авариягә очрый. Машина төзәтеп булмаслык хәлгә килә, ә ир хастаханәгә эләгә. Ирина көн саен янына килеп йөри. 
– Хатының бик әйбәт синең. Чибәр, җитмәсә, күзеңә генә карап тора. Каян таптың мондый хатынны? Юк бит мондыйлар хәзер дөньяда, – ди палатадашлары. 
Бу сүзләр колагына керә Илмасның. Хастаханәдән чыккач, ярты ел дусларын онытып тора – өйдә хатыны, улы янында була. Бик бәхетле гаилә булып яши алар. Илмас ниһаять улы белән утырып уйный, хатыны белән сөйләшә башлый. Иринаның да йөзеннән елмаю китми. 
– Менә бит син өйдә булгач ничек рәхәт. Эчмәсәң, син бит бик яхшы ир, – дип сөенә ул. 


Әмма беркөнне эштән кайтканда иске танышларын очрата ул. Алар аны утырып алырга чакыра. Илмас каршы тора алмый. 
– Йөрмә алар белән! Җүнлелеккә илтмәячәк ул дусларың, – ди Ирина. Әмма Илмас хатынын тыңларга да теләми. 
– Дуслар белән күптән очрашкан юк. Алар белән аралашырга хакым бардыр. Әллә син мине ишәк урынына тотарга телисеңме, барып чыкмас. Мин үз-үземә хуҗа, – дип, чыгып китә. 


Кабат элекке тормыш башлана. Берсендә бик каты бәйрәм итәләр дуслар. Кайтканда каршы очраган бер кешегә бәйләнеп, аны кыйнап ташлыйлар. Икенче көнне иртән аларның ишеген полиция шакый. Дуслар дип йөргән кешеләр, сүз берләшкәндәй, бар гаепне Илмаска ташлыйлар. Имеш, ул котыртты, ул башлап сукты. Аны ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәләр. Дуслар югала, ә Ирина төрмәгә килеп йөри. Әмма сөйләшер сүзләре булмый. Ул да хатынына берни вәгъдә итми. Ләкин үзенә сүз бирә: төрмәдән чыгуга, бары тик гаилә дип кенә яши башлаячак. 
Иреккә чыгасы көнен тыны белән тартып китерә ул. Ә өйгә кайтып керсә, өй буп-буш. Шкафта бары аның киемнәре генә эленеп тора. Өстәлдә записка таба. «Синең белән яшәргә, дусларыңа каршы торырга башка көчем юк. Без ялгыш очраштык, ахры. Хуш. Безне эзләмә. Үз тормышың белән яшә» дигән сүзләрне укуга, Иринаны бик-бик яратканын аңлый Илмас. Хатынын шунда ук эзләп китәргә кыюлыгы җитми. Әмма үзенә сүз бирә. Ул моннан соң бары дөрес юлда булачак. Эшкә керәчәк. Үрнәк ир һәм әти булачак. Көндезләрен автосервиста, кичләрен таксида эшли ул. Шулай ярты ел эшләп, бераз аякка баскач, Ирина янына бара. Улына, хатынына, хатынының әти-әнисенә бүләкләр ала. Аны бик коры каршы алалар. Бары тик улы гына: «Әти кайтты! Әти кайтты!» – дип, йөгереп барып кочаклап ала. Улын беренче тапкыр тәмләп, озаклап кочаклый Илмас. Әти булуның нинди зур бәхет икәнен шунда гына аңлый. Улы аны җитәкләп бүлмәгә алып керә. Кич буе  яныннан җибәрми аны улы. Хатыны белән сөйләшү, билгеле, барып чыкмый. Икенче көнне Иринаны кафега чакыра. Хатыныннан бары тик бер генә соравына җавап аласы килә.


 – Син мине гафу итә аласыңмы? – дип сорый ул.
– Белмим, бу мөмкин микән? – ди Ирина.
Илмасның күңелендә өмет уты кабына. «Юк кына дип әйтмә, мин көтәргә риза. Күпме көтсәм дә, көтәм», – ди ул. 
– Әйе, хатыныма лаеклы ир түгел мин. Ләкин аларсыз яши алмыйм. Ирина мине гафу итәр дип өметләнәм. Ял саен алар янына барып йөрим. Минем Ирина бик яхшы кеше. Мине гафу итәр ул... Бергә яши башласак, мин идеаль ир булырга тырышып яшәячәкмен. Чибәр Иринам янында бары тик шундый ир генә булырга тиеш. Бәхетемне кулымнан ычкындырмас идем...


– Бар да яхшы булыр. Сез инде нәрсә теләгәнегезне аңлагансыз, – дидем аңа машинадан төшкәндә.
– Ә сез бәхетегезне саклагыз. Ул бик гади һәм кызыксыз кебек тә тоела торгандыр. Әмма югалткач кына аның бик кадерле булганын аңлыйсың икән,  – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар