Логотип
Күңелеңә җыйма

Гафу итә алмыйм сине, әни! 2

Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. Без машинадан төшүгә яныма килде. – Син ... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.

башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gafu-it-almyym-sine-ni

(Ахыры)

Шулай да ул ЗАГСка килгән иде. 
Без машинадан төшүгә яныма килде.
– Син... монда? – гаҗәпләнүемне яшерергә дә теләмәдем.
– Кызым, син шундый матур кәләш!
– Рәхмәт, – дидем һәрвакыттагыча салкын гына.
– Әйдә, безнең чират җитте, – дип, Олег килеп җитте. Мин аларны таныштырып та тормадым. 


ЗАГСта тантана вакытында бик дулкынландым. Артыма борылып караганда, әтинең әнине култыклап алып үз янына әйдәкләгәнен күрдем. Алар Олегның әти-әнисе белән рәттән утырдылар. Әти елмая иде. 


Бернәрсә турында да уйлый алмадым. Олег бармагыма балдак кигерткәндә: «Гаиләмне таркатмас өчен барысын да эшләячәкмен», – дип, үз-үземә кабат-кабат сүз бирдем. ЗАГСтан чыккач безне чәчәкләргә күмделәр. Шампан шәрабы ачып, безнең бәхет өчен тост күтәрделәр. 
– Синең тормышың минекенә караганда бәхетлерәк һәм җиңелрәк булсын, – диде яныма килеп баскан әни пышылдап кына.
– Борчылма, ул шулай булачак та. Мин ирем турында да уйлап яшәячәкмен, – дидем, агулы укларымны әнигә кадап. Аны үпкәләтәсем, аны уңайсыз хәлгә калдырасым килде. Шул вакыт әти яныбызга килеп, әнине бергәләп ресторанга барырга кыстый башлады. Айзилә белән Айваз да әнине  күндерергә тотындылар. 
– Юк, юк, балалар чакыруыгыз өчен рәхмәт. Мин бара алмыйм. Артык проблемалар да тудырасым килми, – диде әни. 
– Әнине чакыр инде, апа. Син чакырсаң, ул бит барачак, –  диде Айзилә, ялынып.
– Әни гомере буе ничек тели, шулай эшли. Үзенә карасын, – дидем салкын гына.
– Миңа чынлап та китәргә кирәк. Бәхетле бул, кызым, – диде әни. Ул үпкәләгән һәм аңа бик авыр иде. Күзләренә яшь тә чыккан. Ә мин шулай булуын теләдем дә. Кайчандыр миңа бик кыен иде, хәзер менә аңа кыен булсын. Әнинең картаеп киткән йөзенә карап шатландым да бугай. Бәхетем белән бүлешергә ул лаек түгел дип уйладым. 


Туйлар узып, тынычлап яши башлаган гына идек, әти авырып китте. Гомер буе табибка йөрмәгән, бервакытта да ятып авырмаган әтинең чирләве безнең өчен көтелмәгән хәл булды. Аның яман шеш белән авырганы ачыкланды. Күптән авырган булган, сизмәгәнме, сизеп хастаханә юлын таптамаганмы... Әтинең хәле операция ясаудан узган иде. Шулай да табиб мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска – химиотерапия ясарга киңәш итте. Әти белән хастаханә юлыннан кайтып кермәдек. Санаулы атналар эчендә әти ыспай гына матур ирдән бер картка әйләнде дә куйды. Вакытның аз калганын ул да, без дә аңлый идек.  Күбрәк сөйләшеп калырга ашыктык. Бөтен нәрсә турында сөйләштек. Әмма бар сөйләшүебез әнигә барып тоташа иде. Әти әни белән ничек танышуын, аның беренче тапкыр минем белән авырга узуын хәбәр итү мизгелләрен, һәрберебез туганда нинди хисләр кичергәнен сөйләде.
– Без әниең белән зур гаилә теләдек. Әмма мин аңа ул теләгән тормышны бирә алмадым. Берсеннән-берсе кечкенә балалар, өй мәшәкате барысы да аның җилкәсенә төште. Әниең бит ул бик эмоциональ хатын, аңа әледән-әле яңа эмоцияләр, яңа төсләр кирәк. Ә мин аны өйгә ябып куйдым. Ул бит өйдә утыра торган хатын түгел... Шуңа да аерылышканбыздыр инде, – диде әти үкенеп.
– Хәзер булса да яклама әле шуны. Әни кадәр эгоист кеше юк! Эшкә чыкты, шундагы иргә гашыйк булды. Синең хисләрең турында уйламыйча, аерылып китеп барды. Бу хыянәт кенә түгел, бу мыскыл итү.
– Юк, кызым, ул гашыйк булды. Гашыйк булган кешене ачуланырга ярамый. Йөрәккә әмер биреп булмый...
– Җитәр, әти, яклама...
– Мин үземне әниең алдында гаепле хис итәм. Ул теләгән кеше була алмадым. Аны илһамландыра алмадым...


Соңгы көннәрен аеруча авыр уздырды ул. Төнлә дә көндез дә йоклый алмады, саташты. Һәрвакыт әнинең исемен әйтте. Аны чакырды. Айзилә миңа әйтмичә генә әнине чакырган булган. Ул көнне әни безгә килеп кергәч, каушап киттем. Аның чыгып киткәннән соң, безнең бусаганы атлап кергәне юк иде. Мин ым кагып кына исәнләштем дә, кухняга чыгып киттем. Ул әти янына кереп китте. Озак утырды әни әти янында. Яннарына кереп йөргән Айзилә: «Әти әнинең кулын кысып тоткан», – дип чыкты. Елап шешенеп беткән әни кич кенә кайтып китте. Мин аңа чәй дә тәкъдим итмәдем. Тизрәк әти янына ашыктым. Әтинең күзләре йомык, әмма битенә бик бәхетле елмаю кунган иде... Ул төнне әти җан бирде.


Әтине озатырга әни дә килде. Ул бернәрсәгә катышмый, читтә елап торды. Әмма мин аның күз яшьләренә ышанмадым. Хыянәтче күз яше бит ул!
– Бар инде әни янына. Хәзер нәкъ менә вакыты. Беләсең бит: әти дә дуслашуыңны теләр иде, – диде Айзилә яныма килеп. Әмма мин әле дуслашырга әзер түгел идем. Әни хыянәт итмәгән булса, әти эченнән янмаган булыр иде, бу авыру да килеп чыкмаган булыр иде, әти дә исән булыр иде дип уйладым. Ул вакытта мышык-мышык елап торган әнигә нәфрәтем зур иде. 


Әни белән нәкъ бер елдан соң әти кабере янында очраштык. Аның әти кабере янында басып торганын күргәч, артыма борылып кире китмәкче идем. Әмма ул мине күреп алды:
– Китмә, кызым. Син китмә, мин китәм...
– Ник килдең монда? – дидем, усал гына әнинең каршына бара-бара...
– Безнең тормышта нәрсә булуга карамастан, әтиең якын кешем булып кала.
Мин мыскыллы елмаеп куйдым. Әни минем карашымны күрмәмешкә салышты.
– Кайчандыр бик якын кешеләр, ни генә булса да, күңелнең бер почмагында калалар, ерагаймыйлар. 
– Җитәр инде, әни! Мин күптән бала-чага түгел. Ул якын кешең булса, син аны ташлап калдырмаган булыр идең. Ә әти сине гомере буе яратты. Башка хатын-кызларга аның күңелендә урын булмады... кайберәүләрнеке кебек... – Әтине жәлләүдән, әнигә ачудан күземнән яшьләр чыкты.
– Аның йөрәгенә шуның кадәр яра салырмын дип уйламаган идем. Чын күңелемнән әйтәм. Ул мине гафу итеп китте... Бәхиллеген бирде... Юк, моннан миңа җиңел түгел, әлбәттә. Әтиеңнән киткәннән бирле вөҗдан утында янып яшим... Тормышымның ничек тәгәрәвен үзем генә беләм...


Әнинең күзләре бик моңсу иде. Алар еракка баккан. Мин ничә еллар буе әнидән шушы сүзләрне көткәнемне аңладым. Нәкъ шушы сүзләрне ишетергә теләвемне нигәдер аңа сиздерәсем килмәде. Бөтен нәфрәтемне җыеп: 
– Нигә киттең соң алайса, кире кайтырга идең... – дидем.
– Кызым, тормышта һәрнәрсәгә мөмкинлек бирергә кирәк. Әтиеңнән китмәгән булсам да, безнең гаилә тормышы бәхетле булмаган булыр иде. Гомерем буе үкенеп, яратып һәм сагынып яшәгән булыр идем. Бәхетемә киртә булганы өчен әтиеңне күралмас дәрәҗәгә җитәр идем. Ә болай... Әйе, мин вөҗдан утында янам, әмма әтиеңә рәхмәтлемен һәм яратып-яратылып яшәдем...
Әнинең карашы тәнемне куырып алды...
– Кешеләргә мөмкинлек бирергә кирәк, кызым. Бир син дә миңа мөмкинлек... Бүген, иртәгә дип әйтмим. Мин көтәргә риза. Инде ничә еллар сабыр гына көтәм... Әмма мин дә бит бу дөньяга гомерлеккә килмәгән. Исәннәрне яратып калырга кирәк, гомер бит ул бик кыска икән...
Әни сөйләп бетерде дә, әтинең кабер янына барып басты. Бераз тын торгач, кисәк кенә борылды да: 
– Сау бул, кызым, – дип китеп барды.


Йөрәгем шашынып тибә башлады. Миннән әкрен генә ераклаша барган әнинең гәүдәсеннән күземне ала алмадым. Ничә еллардан соң беренче тапкыр әнине жәлләгәнемне аңладым. Аңа булган нәфрәт тоныкланып калды.
– Әни!..
Әни бар сыны белән миңа борылды.
– Әни, киләсе атнага Айваз кайта. Айзилә белән икесен кунакка чакырдым. Син дә... кил. Кызыңны... сеңлебезне дә алып кил. Танышырга вакыт җиткәндер.
– Рәхмәт, кызым, шалтыратышырбыз, – диде әни тыйнак кына һәм әкрен генә атлап китеп барды. Аның, күз яшьләрен сөртә-сөртә атлаганын аңладым. 
Читтән генә, елмаеп, әти карап торадыр кебек тоелды...
 

 Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gafu-it-almyym-sine-ni

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тормышчан язылган,бу хатыннын бер гаебедэ юк мина калса,бу минем фикеремгенэ,ул хатын балаларын ташламаган,э,купме ирлэр балаларын,хатыным,ташлап китэ гомере’буе кайсылары хэлдэ белми яшилэр)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хикәя бик ошады.Мин озак яшәгән кеше буларак әйтәм,ирләр күпме яхшырак булып юл куя барган саен хатыннары мыскыллый бара.Бу хатын да бәхетлелер дип уйламыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хикэйэ бик окшаны, балаларын ташлап киткэн хатын гына окшаманы. Балаларын ташлап икенсе иргэ киткэн хатындар элелэ осрап тора, был тормошта, кызганыс ка каршы.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шул хатлем охшады елый елый укыдым рэхмэт, тормыш ан хикэя.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Халык эйтеме: ир-ат гэйрэтле булса, хатын-кыз тэуфиклы була. Ир-атка артык йомшак буду килешми

            Хәзер укыйлар