Логотип
Күңелеңә җыйма

Гаепләргә ашыкмагыз...

Мин – сөяркә булган хатын. Гаепләргә ашыкмагыз. Мин дә сезнең арадан. Сөяркә дигәч тә, тормыш юлыннан түбән тәгәрәгән, оятсыз, юньсез, кара йөзле, мәкерле хатын-кызлар дип уйлый күбегез. Ләкин юк, без дә сезнең арада яшибез, сезнең белән бер эштә эшлибез, кафеларда очрашабыз, дуслар булып аралашабыз, бәйрәмнәр үткәрәбез, бала тәрбиялибез... Әйе, кунакка килгән дустыгызның кайсыдыр ир өчен сөяркә булганын белмисез дә... 

Мин – сөяркә булган хатын. Гаепләргә ашыкмагыз. Мин дә сезнең арадан. Сөяркә дигәч тә, тормыш юлыннан түбән тәгәрәгән, оятсыз, юньсез, кара йөзле, мәкерле хатын-кызлар дип уйлый күбегез. Ләкин юк, без дә сезнең арада яшибез, сезнең белән бер эштә эшлибез, кафеларда очрашабыз, дуслар булып аралашабыз, бәйрәмнәр үткәрәбез, бала тәрбиялибез... Әйе, кунакка килгән дустыгызның кайсыдыр ир өчен сөяркә булганын белмисез дә... 

 Мин шәһәрнең меңләгән офисларының берсендә эшлим. Эштә хөрмәт итәләр, яхшы белгеч саналам. Бер вакыт Мәскәүгә командировкага баргач таныштым Руслан белән. Эшне төгәлләгәч, кызлар белән кичке аш ашарга кафега кердек. Күрше өстәл артында өч ир утыра иде. Алар да без катнашкан семинарга килгәннәр, Санкт-Петербург шәһәреннән. Ни хикмәт, безнең Казаннан икәнне белгәч, Руслан дигәне үзенең татар булуын әйтте. Ул ирләр безгә «составили компанию». Шулай әкренләп таныштык. Руслан телефон номерымны сорады. Салфеткага телефон номерымны язып бирергә хыялланган идем, шулай эшләдем дә. Хатының бармы дигән соравыма: «Бар да катлаулы», – дип кенә җавап бирде. Бүтән бу теманы күтәрмәдек. 

Руслан миңа кичке Мәскәү буйлап йөреп кайтырга тәкъдим итте. Шәһәр үзәгенә барып, Кремль буйлап йөрдек, анда шугалак урнаштырганнар иде, тимераяклар алып, шуарга кереп киттек. Руслан бик яхшы шуа, мине җитәкләп кенә йөртте. Әллә ничә кат егылдым, күтәреп торгызды. Мин бала-чага кебек рәхәтләнеп шудым. Әйе, рәхәт иде, бик рәхәт иде... Безнең арада ул кичне берни булмады. Без кыз белән егет кебек романтик очрашу гына оештырдык. 

– Беләсеңме, мин өйләнгән. Мин сиңа берни дә вәгъдә итә алмыйм, – диде Руслан.

 – Ә миңа берни кирәк тә түгел, миңа бары тик кайдадыр Питер шәһәрендә синең барлыгыңны белү дә җитә. Ә син Казанда минем барлыгымны белеп торырсың, – дидем. 

Русланга бу вариант бик ошады. Икебез өчен дә Мәскәүгә килеп очрашу отышлы иде. Әйе, бу мөнәсәбәтләрдә Русланның хатыны бар икәнен дә белдем, без өчәү идек. Аны беркая да куеп булмый... Ләкин минем өчен бар да аңлашыла, миңа шул очрашулар җитә иде. Беләсезме, нәрсә куркыта? Руслан бер көнне хатынымнан китәм, әйдә бергә булыйк дип әйтер дип куркам. Менә анысы миңа бөтенләй кирәкми. Ул очракта мин аңа каршы торачакмын дип уйлыйм. «Ничек инде син хатыныңны ташлыйсың? Ә балаларың? Аларны кем үстерә? Юк, Руслан, ничек бар, шулай калдырабыз, минем өчен мондый вариант туры килми» – дип әйтәчәкмен. 

Без шулай дүрт ел очрашабыз инде. Күптән түгел Руслан гаиләсе белән Казанга киләчәген хәбәр итте. Хатынының туганнары кунакка чакырганнар аларны. «Сине күрәсем килә», – диде. Ләкин бу тагын минем чикләрне бозу була, мин алай очрашырга теләмим дип каршы килдем. Ничек бар, шулай калсын, миңа Мәскәү очрашулары да бик җитә. 

Дустым Люция кунакка чакырды. «Туганым кайта, син Казан турында күп беләсең, сораса, сөйләрсең, мине кыен хәлдә калдырма, зинһар, ярдәм ит», –  дип ялынды. Бер белмәгән кеше белән очрашып, аралашып утырасым килмәсә дә, ул кичкә планнарым юк иде, риза булдым. Ялгышканымны соң аңладым. 
Люциянең фатирына килеп керүгә Русланны күреп өнсез калдым. Исәнмесез... Руслан миннән дә нык гаҗәпләнсә дә, күзләре ялтырады, сөенде, ахрысы. Люция мине сөяркәм белән таныштыра... Русланның гаиләсе белән... Хатыны, балалары. Мин киемне дә салырга онытып, аш бүлмәсенә уздым. Агарып чыккан йөземне күреп, Люция борчыла башлады. «Авырыйсыңмы әллә? Ни булды?» – дигән сорауларына җавап бирергә телем дә әйләнмәде. Таксида барганда хәлем китте дип алдап, юыну бүлмәсенә кереп битләрне юып чыктым. Хәзер сер бирергә ярамый. Ничек тә бу кичне өстәл артында утырып, кайтып китәргә һәм... нокта куярга. Эшнең бу кадәргә китәсен уйлап та карамаган идем. Юк, уртак танышлар, дуслар, туганнар булуы безнең мөнәсәбәтләрне бөтенләй башка яссылыкка чыгара. Болай дәвам итү мөмкин түгел. 

Русланның гаиләсенә Казан турында, кая барырга, нәрсәләр күрергә кирәген сөйләдем. Хатыны бик ачык йөзле, аралашучан. Мин аның нинди булуы хакында гомеремдә бер тапкыр да уйлап караганым юк иде. Ул миңа җансыз әйбер кебек иде бит, күргән дә, ишеткән дә юк. Ә хәзер ул минем каршыда утыра, сөйләшә, көлә, иренең кулын тота, аңа яратып карый...

Мин китәргә ашыктым. Бу кешеләр янында каласым килми иде бүтән. Качарга, йөгерергә, телефон номерымны үзгәртергә, ничек тә араларны өзәргә кирәк иде миңа... Шулай эшләдем дә. Руслан минем белән элемтәгә керә алмады. Люция аркылы мине сораштырган, Казанга киләсе бар эш буенча, безгә Казан буйлап экскурсия үткәрмәс микән дип сораган, яңа номерымны сорап алган... Ләкин мин бүтән Русланга җавап җирмәдем. Чикләр бозылу мөнәсәбәтләргә нокта куйды. Руслан минем өчен ир түгел, тияргә ярамаслык өйләнгән чит кеше булып калды... Минем аркада гаиләнең таркалуын теләмәдем. Очрашып йөргәндә бу турыда уйлап та караган юк иде, мин беркемнең дә тормышына кысылмыйм дип уйладым. Ә хәзер... Барсысы да үзгәрде. 

Тормышымдагы бу сабак өчен язмышыма бик рәхмәтле. Ярый вакытында күзләр ачылды. Русланның башка шәһәрдән булуы минем өчен уңайлы иде. Ләкин Казанда очрашканнан соң мин куркыныч астында калдым. Болай барса, әти-әниләр, туганнар белергә мөмкин бит... Ханымнар, шуны белеп торыгыз: бу сезгә кагылмый дип уйлау – ялгыш. Сөяркәнең маңгаена язып куймыйлар, аны соңыннан гына беләләр. Ләкин алар – сезнең хезмәттәшләрегез, дусларыгыз, бәлки, апа-сеңелләрегездер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    сенлекеем. яртысы. ялган ... Икенчедэн. сина. башта ук. эйткен. узенен. ойлэнгенен. Аннан. сина. н

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аннан. сина. ни. кирэк. иде. Синдэйлэрнн. буры. дилэр. АЧУЛАНМА

      Хәзер укыйлар