Логотип
Күңелеңә җыйма

Фәнисә

Фәнисәне туганда ук малай булыр дип юрадылар. Олы кызлары бар иде инде, икенчесе малай булса, тормышлары тагын да түгәрәкләнер дип көтте әти-әни. Фәнис булыр дип, исемен дә уйлап куйганнар иде. Ләкин дөньяга чем кара чәчле, коңгырт күзле Фәнисә туды. 

Фәнисәне туганда ук малай булыр дип көттеләр. Олы кызлары бар иде инде, икенчесе малай булса, тормышлары тагын да түгәрәкләнер дип көтте әти-әни. Фәнис булыр дип, исемен дә уйлап куйганнар иде. Ләкин дөньяга чем-кара чәчле, коңгырт күзле Фәнисә туды. 

«Кызым, бармак кадәр генә бер «әйбер» кызганган сиңа Ходай», – дип көлә иде әнисе. Фәнисә булганда малайлар бер читтә торсын! Кечкенәдән машиналар белән уйнап, апасын кыерсытып үсте кыз. Чәчендә тасмаларын да тотмый, йолкып кына ата иде. Күлмәкләрне бөтенләй кимәде. Әнисе көчләп киертсә дә, итәкләрен эчкә тыгып, күлмәк өстеннән берәр шортик киеп куя иде Фәнисә. Кызый дип эндәшкән кешеләргә «Мин малай!» – дип җавап бирә башлады. Өйдә әти-әнисенең кызым дигәннәренә ачуы килә иде. Фәнисә дип, исеме белән генә дәшә башладылар. 

Бала чакта Фәнисәнең болай йөрүе бер мәзәк кебек кенә тоелды, чынга алучы булмады. Мәктәпкә укырга кергәч, дусларын да малайлар арасыннан эзләде. Әнә шулай кыска чәчле, гел чалбар киеп йөри торган Фәнисәне малайлар үз итте, үзләренә тиң күрде. Малайлар һәм кызлар командасы итеп бүленеп ярышкан чакта да, малайлар гына җыелып балыкка барганда да, берәр этлек эшлисе булганда да Фәнисәне үзләреннән калдырмадылар. 

Әти-әнисе борчуга калды. Кыз үсеп килә, ләкин аны малайлардан аерып ала торган түгел. Бер көтү малай-шалай арасыннан Фәнисәне табып та булмый кебек. Алга таба бу кыланмышлары кызны кая китереп җиткерер, нинди юлларга бастырыр дип борчыла башлады әнисе дә. Аллам сакласын, хәзер әллә нинди хәлләр була, кыздан – егет, егеттән кыз ясап та куялар...

9 нчы сыйныфка җиткәндә классташ кызлары Фәнисә белән бик нык дуслашырга тырышты. Ник дигәндә, чөнки кызларга егетләр исе керә башлаган иде шул. Ә Фәнисә – егетләрнең иң якын дусты. Аның аркылы теләсә кайсы егет белән уртак тел табарга, аның турында күбрәк белергә була иде. Фәнисә дә каршы килмәде. Ике арада димче булып йөрде шулай. Ул инде кайсы дустының кайсы кызга яхшырак туры килгәнен белеп, яшьләрне парлаштыра башлады. 
Бер көнне иң якын дусты Рәсим борчулы кыяфәт белән Фәнисәнең сыртына килеп төртте. 

– Фаня, кил әле, проблема бар, – диде Рәсим. Малайлар белән тәнәфестә җыела торган урыннары бар иде, икәүләшеп шунда атладылар.
– Менә, кара, язганнар монда, – дип, Рәсим Фәнисәгә бер хат сузды. Фәнисә сүзсез генә хатны ачты да тиз генә күз йөртеп чыкты. Озак текәлеп укып торасы да юк – мәхәббәт хаты иде бу. Фәнисә берни әйтмичә Рәсимгә карады.

– Теге, ни... кем язды икән... Матур язган бит, кем язганын беләсе иде бу анонимны, – дип, аягы белән асфальт актарды Рәсим. Дусты белән бу турыда сөйләшергә дә ояла иде кебек.
– Мин бу хатны алыйм әле, очына чыгарбыз, – диде дә, хатны кесәсенә салып китеп барды кыз. 

Фәнисә бу көнне калган дәресләрдә нәрсә сөйләгәннәрен дә хәтерләми. Рәсимгә – аның Рәсименә хат язганнар. Тукта әле, Рәсим дә кызлар турында уйлый башлаганмыни? Кем гашыйк булды икән Рәсимгә... миннән рөхсәт сорамыйча дип уйлап куйганын сизми дә калды Фәнисә. Рәсим белән кечкенәдән бергә инде алар. Үзенә ышанган кебек ышана ул дустына. Рәсим – малайларның иң хөрмәт иткән башлыгы. Аның сүзенә колак салалар гына түгел, Рәсим ничек хәл итсә, шулай була. 

Күп кенә кызларны дусларына «димләсә» дә, Рәсимне кем беләндер бүлешергә әзер түгел иде әле Фәнисә. Рәсимне дә кемгәдер бирсә, үзенә кем кала соң? Бөтен дуслары да кызлар белән парлашып бетсә, нишләргә кирәк? 
Рәсимнең түзәр хәле калмаган, кич Фәнисәнең өенә үк килеп җитте.
– Фаня, хатның авторын таптыңмы? Минем үземә дә бик кызык, кем язды икән? Кем гашыйк булды икән миңа? – дип сөйләнде егет. Рәсимнең күзләре яна иде. Фәнисәнең дустын мондый килеш беркайчан да күргәне булмаган икән.
– Тапмадым әле, ашыкма, нишләмәкче буласың кызлар белән? – диде Фәнисә сабырсызланып. Ачуыннан капканы шапылдатып ябып кереп тә китте. Рәсимдәге үзгәрешләргә шаккатты Фәнисә. Әле генә малай булып йөгереп йөргән иде, бүген егет булып килгән Рәсим. Фәнисә төне буе йоклый алмады, тынычлык тапмады. Нигә болай борчыла соң әле ул? Дустын югалтырга теләмиме, әллә... Юк, бу турыда уйлыйсы да килми Фәнисәнең! Кызлар кебек, ул да Рәсим дип исе китеп йөрсенме хәзер? Ләкин хат авторы тынгылык бирмәде кызга бу төнне. Классташлары арасыннан булса, язуыннан ук таныр иде, китап хәрефләре белән язган бит, хәйләкәр. Анонимның кем икәнен эзлә инде менә хәзер. Эзләп тапмаса, ул кыз Рәсимне алып та китәр, җилләр исәр дустыңнан дип уйлады. Фәнисә төне буе план корды. 

Икенче көнне Фәнисә мәктәпкә килмәде. Рәсим кич өенә дә барып карады, әнисе кызны өйдә юк, диде. Нишләптер, елмаеп озатып калды ул бүген Рәсимне. Фәнисәнең әнисе нигә елмайганын аңламады да егет. Бүген мәктәпкә бармады шул Фәнисә. Әнисе белән район үзәгенә барып яңа киемнәр алдылар. Кич авыл клубынды өр-яңа алсу төстәге күлмәк кигән, чәчләрен иңнәренә таратып салган Фәнисәне күргәч тә елмаюының серен аңламый иде әле Рәсим. Әлегә аңламый иде. Ләкин бу чибәр кызга бүген Фаня дип дәшергә теле әйләнмәде... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар