Логотип
Күңелеңә җыйма

ФӘҺИМӘ АПА, ХУШЫГЫЗ...


Кичә кич авыр хәбәр килеп иреште. Күренекле тел галимәсе, университет елларындагы яраткан укытучыбыз һәм безнең 436 нчы группаның кураторы Фәһимә апа Хисамова вафат булган... Ишетү белән үк ватсаптан группадашларыма хәбәр итәргә ашыктым. Һәркайсыбыз Фәһимә апа белән бәйле истәлекләрен күз алдыннан уздырды. Моннан нәкъ 45 ел элек без аның шәкертләре булып киттек: университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә1 нче курска укырга кердек. Кабул итү комиссиясендә дә Фәһимә Миргалим кызы  бар иде. Безне үз төркеменә өлешчә ул да сайлап җыйган булып чыга бит! 



Студент еллары, Кызыл Позиция урамындагы тулай торагыбызга Фәһимә апаны кунакка чакырган чаклар, бергәләп демонстрациягә чыгулар, мәктәптә педпрактика үткән көннәребез, Себергә диалектологик экспедициягә барулар, фонетикадан Фәһимә апага имтихан тапшырулар... 

Бик җайлы, йомшак, хәлгә керә белә торган апабыз иде шул ул! Еллар узгач, группа очрашуларына җыела идек. Фәһимә апа белән Нурмөхәммәт абыйны, әлбәттә инде, түр башына утыртабыз. Фәһимә апа, елмаеп, һәрберебезнең кызык гадәтләрен искә төшерә, һәркайсыбызны яратып, мактап сөйли. Соңгы очрашуыбыз 2015 елның җәендә, Динә Мөхәммәтҗанованың туган көне уңаеннан үткәрелгән мәҗлестә булды. Фотоларны Чаллыдан Наилә Мофаздалова (Гарифуллина) җибәргән әнә... 

Камәрия Җамалетдинова, шагыйрә Камәриябез кичә кич шигырь юлларын язып салган Нурлаттан. Менә ул: 

Күркәм затлар китә берәм-берәм, 

Мәңгелеккә китә күченеп... 

Игез малай тапкан Ана китә... 

Милләт җанын яңа яра өтә... 

Шулай сүнеп бара кешелек. 

Без аларның яхшылыгын күргән, 

Яктылыгын тойган еллар бар. 

Легендага күчкән остазларны 

Сагынып-сагынып җаннар еларлар. 

Игез уллар тапкан Ана китә, 

Үзе төсле алтын көзләрдә... 

Ни хәлләрдә икән калганнар дип, 

Мәңгелектән безне күзләргә... 

Авыр туфрагы җиңел булсын Фәһимә апаның. 

Миләүшә Уфадан язган: 

«Укып, елап ятам. Себердә (Яуштәдә) экспедициядә булганда Фәһимә апа бигрәк тә әниебез кебек кайгырткан иде. Минем диплом да шунда җыеп кайткан материал буенча булды. Кудряш (группабыз Роза Кудряшова турында сүз – Э. З.) Том елгасын күптән түгел искә алган иде. Фәһимә апа, иң яхшы остазыбыз булып күңелләрдә сакланырсыз!!!» 



Фирдәүсә Кәримова, Кадрия Хөснимәрдәнова, Роза Хәйдәрова, Рәйханә Мирсәяпова, Роза Мифтахова (Кудряшова), Әлфия Закироваларның Фәһимә апаны сагынып язган сүзләре төн буе да, иртән иртүк тә өзелеп тормады. 

 Якты, җылы, әниләрдәй кайгыртучан якын кешебез булып мәңге йөрәкләрдә сакланырсыз, Фәһимә апа! Хушыгыз!!!       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар