Логотип
Күңелеңә җыйма

«Егетеңне ташла да, минеке бул!»

Сабантуйдан бер гаилә тарихы

– Бу күлмәгең бигрәк килешә, ярый шушысын алганбыз, – Азамат Алсуга карап сокланып тора.
– Сабантуй хакына гына инде, бары тик шуның хакына, – дип җавап бирә Алсу елмаеп. Иренең сокланып карап торганыннан оялып та куя үзе, тиз генә бүлмәдән чыгып китә. 
Алсуга гына түгел, барысына да матур киемнәр алды бүген Азамат. Кызлары да чәчәк кебек булды, улы да ялт итеп тора яңа киемнән. Балалар күңеленә Сабантуй кадерен, рәхәтен әнә шулай сала яшь әти-әни, гаиләдә бәйрәм алды кәефе хөкем сөрә. 
Балаларга да гади генә бәйрәм түгел Сабан туе. Әтисе белән әнисе бигрәк серлегә әйләнеп куялар шушы җәй башында. Әллә нинди ялкын барлыкка килә күзләрендә. Ул ялкынны күрә белмәсәләр дә, гаиләдәге үзенчәлекле, үзгә бер хисне, җылылыкны тоеп рәхәт чигә алар. 
Сабантуй  – аларның әти-әнисенең бәйрәме. Башка беркем дә аңлый алмаслык җепләр бәйли Азамат белән Алсуны шушы бәйрәмгә.
Университетның икенче курс студенты – булачак журналист Алсу дус кызы Ләйсәнгә кунакка кайта. Май уртасы – авылда алмагачлар, шомыртлар чәчәккә күмелеп утырган чак. Кунак кызы кайтканлыгы турында хәбәр авылны яшен тизлеге белән әйләнеп уза. Кем җитез, бәхет – шуның кулында. Кич белән клубта кунак кызы игътибар үзәгендә булачак бүген... 
Әмма Рәдис исемле егет барыннан да җитезрәк булып чыга, кунак кызының юлын икенче якка борып җибәрә – Ләйсәннәрнең өенә барып, кызларны урамга чакырып чыгара. Клубка чыгарга алдан киенеп-ясанып куйган кызларга күп вакыт кирәкми, Рәдискә ияреп  тә китәләр. «Кая барабыз соң без? Кая алып бара ул безне?» – дип, дустын аптырата Алсу. Бер белмәгән авылда, бер тапкыр да күрмәгән егет чакыра дип, ияреп чыгып китәргәме хәзер? Ләкин Ләйсән бер дә аптырап тормый, ышанычлы егет бит Рәдис, алар дуслар. Рәдис чакыргач барырга кирәк, шикләнүгә урын юк. 
Кызларны машинасына утыртып, авыл читенә алып чыга Рәдис. Рәдиснең дусты Азамат бүген көтү көтеп кайткан да, кич хәл белешергә, сөйләшеп утырырга җыелганнар икән болар. Яңа танышлары арасында Алсу үзен сәер хис итте. Ләйсән егетләр белән сүзгә кушылып, рәхәтләнеп сөйләшә әнә. Алсу тыңлап кына утыра. Урамда да шактый караңгы тоште, салкынайтты. 
– Клубны ачмыйлар бүген, кая да булса җылынырга кирәк. Әйдәгез, су буена төшеп, учак ягыйк, – дип тәкъдим итте Рәдис. Кызлар туңганнар иде шул инде, рәхәтләнеп риза булдылар. Суга якынайган саен, төн тагын да салкынрак була башлады, Ләйсән, җылырак булсын өчен, Рәдисне култыклап алды. Алсу Ләйсәнне икенче ягыннан җитәкләде. 
– Нишләп Ләйсәнгә ябышып барасың, бар, Азаматны култыкла, ул җылырак – диде Рәдис. Уңайсыз хәлдә калды Алсу, караңгы төн булмаса, кызарып чыккан колакларын да күрерләр иде яшьләр. «Ярый, сер бирмим әле, куркак димәсеннәр», – дип, кунак кызы Азаматны култыклап та алды. Ләйсән белән Рәдис көлешә-көлешә артта сөйләшеп баралар. Алсу белән Азамат сөйләшми. Алсуга гына түгел, Азаматка да уңайсыз булды бит әле бу. Кунак кызы кайтканын белми дә калган иде ул, көне көтүлектә үтте егетнең.
Су буена төшеп җитеп, егетләр тиз генә учак хәстәрләделәр, эчкә җылы үтте. Күңел дә йомшарып китте булса кирәк, егетләр бик тәртипле, җор сүзле, шаян кебек тоелды Алсуга. Уртак сүзләр күп табылды, туйганчы сөйләшеп, кайтыр юлга кузгалды яшьләр. Иртәгә иртүк Казанга китәселәре бар кызларның, Азамат та шәһәрдә укый икән. Бер автобуста китәселәре дә билгеле булды. 
Кайтыр юлга чыккач, Азамат Алсуның арткарак калуын сорады. Ләйсән белән Рәдис артыннан кызлар яшәгән йорт капка төбенә җиткәч, Азамат аны беләкләреннән тотып үзенә таба борып бастырды да: «Егетеңне ташла да, минем белән йөр!» – дип әйтеп куйды. Алсу аптыраштан телен йотты кебек. Ничек бер тапкыр очрашуда шундый тәкъдим ясап була инде кызларга? Алсуның очрашып йөргән егете дә бар үз авылларында. Соңгы арада гел сүзгә килеп торалар, аралар өзелде диярлек иде. Ләкин шулай да... Көтелмәгән тәкъдимгә җавап тапмады Алсу, мондый очракта нәрсә дип җавап бирергә кирәклеген белми иде ул. Шәһәргә китеп аерылышырбыз, тагын кайчан очрашабыз инде, чит авыл егете белән ничек очрашып булсын дигән шикле уйлар узды башыннан. «Ике атнадан Сабантуй бездә! Әйдә, кайт әле кунакка!» –  диде Азамат. 
...Кешегә шулай еш кунакка кайталармыни, әниләрең алдында уңайсыз, – дип кыстый-кыстый кунакка дәшүче дусты Ләйсәнгә каршы килеп карый Алсу. Ләйсән аны ишетми дә. Дусты кайтса, Сабантуй тагын да күңелле булачак бит. Тәки күндерде. Кызлар Колхоз базарына барып матур күлмәкләр, киемнәр сайладылар. Авылга җомга көнне үк кайтып киттеләр. Мунча кереп, табын әзерләп, киемнәр үтүкләп, чәчкә бигудилар куеп үтте кич . 
...Сабан туе мәйданы гөрли. Бәйрәмгә төшеп, круг буйлап әйләнеп чыктылар башта кызлар. Әнә, трибуна артында таныш йөзләр күренде. Су буенда учак яккан төннән бирле Азаматны күргәне юк иде Алсуның. «Кайтмыйм, булмый, имтиханнар», – дип аерылышканнар иде бит. Алсуны күрүгә Азаматның йөзендә елмаю барлыкка килде.
– Кунак кызлары кайтканмыни? – дип сорап куйды егет. Алсу аска карап кына елмайды. Азамат бигрәк сәер кеше, бәйрәмгә спорт штанын киеп төшкән. Өстендә дә гади футболка. Кемгә бәйрәм, кемгә нәрсә дигән кебек, күрәсең, Сабантуйның бер әһәмияте дә юк инде бу егет өчен. Ичмасам, бер күлмәк, джинсы чалбар булса да кисен иде. Үз уйларына бирелеп торган Алсуны Азамат чынбарлыкка кайтарды: 
– Ярый, кызлар, очрашырбыз әле, әти чакыра, – дип китеп барды. Тагын берничә круг ясап, мәйдан тирәли әйләнеп килделәр кызлар. Инде арып та киттеләр, бушаган урынга барып утырып, тамаша карый башладылар. Сабантуйны алып баручы көрәшчеләрне мәйданга дәшәләр. Алсу, гомумән, аңламый бу көрәшне. Кем кемне күтәрә, кем кемне алып сала... 
«Келәмгә Азамат Каһиров һәм .... чакырыла!» Икенче көрәшченең исемен ишетмәде дә Алсу. Спорт киеменнән Сабантуйга төшкән Азамат көрәшче икән. Әйе, нәкъ үзе! Аягына көрәшчеләр кия торган махсус борцовка кигән, балтырлары өстеннән тезлек киеп куйган, «татар-башкорт көрәше» дип язган футболкадан Азамат мәйданның нәкъ уртасына чыгып басты. Беренче тартышуда ук көндәшен үзе аркылы аркасына әйләндереп салды егет. Хөкемдар, чиста җиңүгә ишарәләп, аның кулын өскә күтәрде. 
Тукта әле, бу бит Алсуның әтисе яратып күзәтә торган көрәшче егет түгелме соң? Алсуның үз авылында Сабантуйга һәрвакыт күрше-тирә авыллардан, районнардан көчле көрәшчеләр килеп, бил тотыша Сабантуйда. Алсу үзе кызыксынмагач, аларның исемнәрен дә белми, үзләрен дә танымый. Ә менә Алсуның әтисе Сабантуйның баш батыр билгеле булмыйча өйгә кайтмый торган иде. «Бераз гына сабыр итегез, хәзер абсолют батыр билгеләнә, бу көрәшне генә карыйк та, кайтырбыз», – дип, бәйрәм ахырына кадәр калалар. Үзеннән утыз килограммга авыр ирләрне чистага әйләндереп салучы Азамат Каһировның көрәшен бик яратып карый иде әтисе. 
Алсу Азаматны келәмдә беренче тапкыр күрсә дә, ул инде аны бик озак еллар белә икән бит... Үзе дә аңламаслык хисләр биләп алды кызны. Көрәшче егет аңа күптәнге танышы, якын кешесе булып тоелды. Шушы минуттан алып кыз башкаларны ишетмәде дә, күрмәде дә. Сабантуйның иң матур мизгелләре Азамат белән бәйле кебек иде. Әнә ул мәйданның каршы ягында басып, Алсуга карап тора. Хәзер Сабантуйның абсолют батыры билгеле булачак! Азамат келәмгә чыгар алдыннан борчыла, кыз моны ерактан ук сизә кебек. Үз авылыңда төп батыр булып калу егет өчен никадәр зур дәрәҗә икәнен Алсу әле аңламаса да, Азаматка бик ярдәм итәсе, җылы сүз белән күңелен күтәрәсе килде. Ул түзмәде, Рәдисне йомыш белән туп-туры Азамат янына җибәрде: «Рәдис, риза ул диген, Алсу риза синең белән очраша башларга, борчылмасын аның өчен! Җиңү яуласын, Сабантуй батыры булсын!» – диде кыз. Ике атна элек Азаматның соравын җавапсыз калдырган иде бит. Риза, Азаматның сөйгәне булырга риза Алсу! 
Хәбәр Азаматка бик тиз барып иреште. Шатлыгы эченә сыймаган егет мәйдан уртасына кош тоткандай канатланып чыкты. Бер имтихан алдыннан да болай борчылганы юк иде, көрәш карап, җан атып, хәле бетте кызның...
Кичке уенга Азамат Алсуны Ләйсәннәрнең өенә үк килеп алды. «Батырларга тиң кызлар бармы монда? Сабантуй батыры белән кичке уенга төшәргә әзердер бит син, Алсу? Дусларым синең белән танышырга тели», – диде... 
Бу вакыйгаларга – Азамат белән Алсуның беренче уртак Сабан туена 18 ел үткән инде. Азамат хәзер үзе көрәшми. Нәкъ үзе кебек көрәш белән чирли торган улы үсеп килә аның. Ел саен Сабантуйда «Көрәшәм!» дип атлыгып торган улын сакларга тырыша әле Азамат. «Бераз үс әле, улым, өлгерерсең, көрәш келәмендә сиңа тиңнәр булмас, Аллаһы боерса», – дип туктата бәләкәй көрәшчене. Сабантуйның иң гүзәл, иң уңган кызын үзенә пар итеп сайлар әле бәлки уллары да. Батыр оныклар – яңа көрәшчеләр тәрбиялиселәре бар әле Азамат белән Алсуның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар