Логотип
Күңелеңә җыйма

Дустымның егетен алып киттем

Алар армиягә киткәндә мәктәпкә укытучылар белән саубуллашырга кергәндә без 7 сыйныфта гына укый идек әле – бала-чагалар. Ә монда, ике елдан соң, алма кебек кызлар үсеп тә җиткән. Алар безне тагын да шул мәктәпкә килгәч күрделәр беренче тапкыр.

Ләйсән белән мәктәптән үк иң якын дуслар идек без. Үз ишеңне барыбер табасың бит ул. Без дә аның белән беренче сыйныфтан ук шулай бер-беребезгә тартылдык та, якын дуслар булдык. Йортларыбыз да бер-беребездән ерак түгел, без, Ләйсәннәрне узып, биш йорт алгарак яши идек. Иртән мәктәпкә барганда мин аны кереп алам, кайтканда ул мине озатып, артымнан карап кала. Этләрдән курка идем мин. Ләйсән шулай артымнан карап калгач, тынычрак була иде. Үз турыбызга җиткәч борылып кул болгыйм да дустыма, икебез дә йөгереп өйләребезгә кереп китәбез. Җәй көне су коенырга, казларны елгадан алып кайтырга бергә йөрдек. Үсә төшкәч, әлбәттә, клубка да бергә чыктык, бергә кайттык. Әнә шундый самими балачак дуслыгы үсмер яшькә җиткәч, аңлап булмаслык бертөрле мөнәсәбәткә алышынды..

Берни дә үзгәрмәгән кебек. Бер партада утырабыз, укуда бер-беребезгә булышабыз. Ләкин дуслык мәктәп диварлары эчендә генә кала башлады. Без 9 нчы сыйныфны укып бетергәндә армия хезмәтен тәмамлап авылга ике авылдаш егет кайтты. Расих белән Рәшит тә бер сыйныфта укып, бер-бер артлы армиягә киткән егетләр иде. Алар армиягә киткәндә мәктәпкә укытучылар белән саубуллашырга кергәндә без 7 нче сыйныфта гына укый идек әле – бала-чагалар. Ә монда, ике елдан соң, алма кебек кызлар үсеп тә җиткән. Алар безне тагын да шул мәктәпкә килгәч күрделәр беренче тапкыр. Армиядән кайткач яңадан укытучылар белән очрашырга килү гадәтләре бар солдат егетләрнең. Ашханәгә ашарга төшкәндә, коридорда Ләйсән белән безне күреп, артыбыздан борыла-борыла карап калдылар. Ә кич белән клубта яныбызга килделәр. 

Ул кичне без дүртәүләшеп кайттык. Кем кемне ошата, кемне якынрак итә – сизелмәде дә. Капка төбендә уен-көлке сөйләшеп, алар өчесе мине озатып куеп, аннары кире Ләйсәннәр аша кайтып киттеләр. Икенче көнне мәктәпкә барганда Ләйсән белән кичәге вакыйганы көлә-көлә искә алып сөйләштек. Ләкин... икебез дә Расихны ошатканбыз булып чыкты. Рәшит тә бер дигән егет, шаяртырга да, акыллы сүзләр сөйләргә дә булдыра. Берсен алып берсен куя торган түгел алар. Ләкин Расихта ниндидер серлелек, затлылык бар. Моны икебез дә сизгәнбез. Шуннан Ләйсән белән егетләр хакында башка сөйләшмәскә булдык. Шимбә көнне барысы да хәл ителер, Расих кемне ошаткан бит әле...

Шимбә көнне Расих Ләйсәнне озата китте. Дустым белән гел бергә кайта идек бит клубтан. Бу юлы ул миңа берни әйтеп тормады, алданрак кайтып киткән. Расих аның артыннан ияргән. Кайтыр вакытым җитеп мин дә клубтан чыктым, Рәшит миңа иярде. Юл буе сөйләшеп кайтсак та, уем гел Ләйсән белән Расих турында иде. Кай җирен ошаткан? Ләйсәннең кай җире миннән яхшырак икән? Ләйсәннәр капка турыннан узганда Рәшит, шаяртып: «Озак утырмагыз!» – дип дәште Расихка. Алар икәү эскәмиядә утыралар иде, көлешкән тавышлар ишетелде. Мин күтәрелеп тә карамадым. 

Ләйсән белән башка бер партада утырмадык. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда без инде дуслар да түгел идек. Расих белән Рәшит икесе дә ярты елдан Казанга китеп эшкә урнаштылар. Атна ахырында кайталар иде, шулай ике пар булып очрашып йөрдек. Ләкин миңа Рәшит кирәк түгел иде шул. Расих дип йокларга яттым, Расих дип уяндым. Ләйсән белән алар бик бәхетле тоелалар иде миңа. Мин Расихка ошарга тырышып яшәдем, киендем, укыдым. Әйе, Казанга укырга кереп, Расихка якынрак урнашырга иде теләгем. Ә Ләйсән хата артыннан хата ясый торды. Минем бәхеткә... Юк кына сәбәп белән Расихка үпкәли, ялындыра, ачуланып йөргән була. Андый вакытта мин Расихны юатам. Ул, Ләйсәнне аңламыйча, минем янга килә, сөйләшеп утырабыз, мин аның күңелен күтәрергә тырышам, киңәшләр бирәм. Расих минем Ләйсәнгә капма-каршы икәненмне күреп тора, нишләп ул да синең кебек түгел дигән сораулар яңгырый башлагач, минем ышаныч тагын да артты. Максатыма ирештем, Казанга укырга кердем. Ләйсән, шулай ук яхшы укыса да, читтән торып кына укырга керә алды. 

Калганын вакыт үзе хәл итте. Расих белән Казанда да еш очраштык, мин аның өчен идеаль партия булырга тырыштым. Ләйсәнгә безнең хакта сөйләүчеләр күп булды, ул, үпкәләп, араларын өзде. Алай гына да түгел, Рашит белән очрашып йөри башлаганнар дигән сүз җиткерделәр. 

Университетны тәмамалагач та Расихка кияүгә чыктым мин. Үзем өстендә эшләдем, Расих башкаларга күз салмасын өчен, үзем башкалардан яхшырак булырга тырыштым.

Быел өйләнешеп яши башлавыбызга 15 ел булды. Бик бәхетле без. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Ялгышмыймдыр кебек. Ләйсән белән Рәшит тә гаилә корды. Чынлап яратышыпмы, безгә үч итепме – белмим. Ләкин Рашит эчәргә ярата. Авылда яшәп калды алар. Авылда без капчыкта ятмый бит инде, бөтен тормышлары кеше күз алдында. Алар турында ишеткән саен, йөрәгем сыкрый. Дөрес эшләдем микән дигән уйлар да керә башка. Дустымның егетен алып киттем бит. Ләкин бәхетем өчен көрәшмәгән булсам, минем дә тормышым нинди булыр иде? Мин үзем хыялланган тормышымны үзем яраткан кешем янәшәсендә яшим. Ләйсән белән Рәшитнең тормышлары шулай булуында минем, Расихның гаебе бар микән, белмим. Ләкин миннән генә тормаганын да аңлыйм. Язмыш дигән әйбер дә бар бит әле... Ләкин Ләйсән белән Рәшит тә безнең кебек үк бәхетле булсалар, миңа яшәргә рәхәтрәк булыр иде. 

Гөлназ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар