Логотип
Күңелеңә җыйма

Дус кызымның баласы иремә охшаган...

Язарга дип утырдым да, кайдан башларга да белмим икән. Минем бик якын бер дус кызым бар. Без аның белән университетта бергә укыдык.

Язарга дип утырдым да, кайдан башларга да белмим икән. 
Минем бик якын бер дус кызым бар. Без аның белән университетта бергә укыдык. Беренче курска килүгә дуслаштык та, шуннан бер-беребездән аерылмадык. Тышкы кыяфәтләребез белән дә беркадәр охшаш без – еш кына бертуганнар дип уйлыйлар иде. Тулай торакта бер бүлмәдә тордык. Бер-беребезгә кунакларга кайтышып йөрдек. Кыскасы, укыган елларда ук туганнарга әйләнеп беттек. Бер-беребездән яшерен серебез булмады. 
Миңа караганда чибәррәк, чаярак, үткенрәк булса да, миннән гел яхшырак киенсә дә, ул бер генә егет белән дә озаклап йөрмәде. Берәр егет белән таныша, алар ике-өч тапкыр очрашалар һәм шуннан теге егет берни әйтми-нитми югала. Нишләп аннан бөтен егетләр шулай качты, беркайчан аңламадым. Бу хакта ачылып сөйләшкәнебез булмады, ул үзе сүз башламагач, мин дә кузгатмадым. 
Аннан мин кияүгә чыктым. Әмма юлларыбыз аерылмады, әлбәттә. Ул гел безгә килеп йөрде. Туган көннәрне элеккечә бергә үткәрдек. Бөтен кешедән алдан килеп, иң соңыннан китә иде. Аның безгә килеп кунып калган чаклары да еш булды. 
Узган җәй кинәт безгә килмәс булды ул. Шалтыратышып торабыз, бер-беребезнең хәлләрен беләбез, тик чакырган саен ул берәр сәбәп белән килүдән баш тартты. Әле аның авылга кайтасы бар, әле арыган, әле эштән соң калып эшли... Мин үзем икенче балам әле кечкенә булгач, моңарчы да аңа бик барып йөрми идем. Беренчедән, ике бала белән өйдән җыенып чыгып китүләре бәла бит. Аннары аның фатиры да бик зур түгел, без өчәүләп яки дүртәүләп барып керсәк, аяк басар урын да калмый. Ә бездә иркен, рәхәт. Шуңа күрә мин аны гел үзебезгә чакыра идем дә. 
Иремә: «Лилия кемнедер тапты ахрысы, безгә юлны онытты», – дим. Төгәл нәрсә дип җавап биргәнен хәзер хәтерләмим, әмма сүзне нигәдер читкә боруы истә калган. Әллә сүзне читкә боруын соңыннан кайтып-кайтып уйлагач кына искә төшердемме, тәгаен әйтә дә алмыйм. 
Ноябрь аенда ул миңа шалтыратты да: «Бала көтәм», – диде. И-и, ул көнне куануларым! Аның белән сөйләшеп бетерүгә, иң беренче итеп иремә шалтыраттым. «Шатлык бар бит әле! Лилия әни булырга җыена икән бит безнең! Шуңа килмичә качып яткан икән», – дим. «Шулаймыни?» ˜– диде ул бер дә гаҗәпләнмичә. Хәзер кабат искә төшергәндә аңлыйм: ул бит аны яңалык итеп кабул итмәде. Һәм тизрәк минем белән саубуллашырга ашыкты, «Эшем тыгыз иде», – диде. 
Лилия белән көн дә бер хәбәрләшеп ала торган булдык. Шалтыратам да хәлен сорашам. Баласын җиңел күтәрде ул, бер дә зарланмады. Әмма минем кайбер сүзләремә еш кына ярсып китә торганга әйләнде. Кайчакта хәтта сөйләшеп тә бетермичә трубканы куя. Моңа бик игътибар итмәдем – бала көткән хатын-кыз гел шулай көйсез була бит инде. Җитмәсә, янында аны көйләп торырга ире дә юк. 
Баланың әтисе хакында мин ялгыш та сүз кузгатмадым. Теләсә үзе сөйләр, дидем. Ә ул дәшмәде... Монысын да кабул иттем, димәк, шулай тиеш, дидем. Әйтмәсә дә, гаиләле кешедән бала көтүе аңлашыла иде бит. Ирем белән ул хакта сөйләшкәнем дә булды әле, ярдәм итәме икән һичьюгы ул кеше, аның да баласы бит инде ул, дип әйткәнем истә. Ирем ни дип җавап бирде, анысын хәтерләмим.
Лилияне бала тудыру йортына ирем илтте. Ул кичне бик дулкынланып, соңга калып кайтып керде ул. «Шалтыратып илтергә сорады да, баш тартмадым инде», – диде. «Нигә «Ашыгыч ярдәм» генә чакыртмаган икән соң? – дип, бик сорыйсы килгән иде дә, дәшмәдем. Болай да бер кыек сүз әйтсәм дә, хәзер дөртләп кабынырга гына тора. Үземне гел аның алдында нигәдер гаепле тоям. 
Бала тудыру йортыннан без Лилияне бергә каршыларга тиеш идек. Алдан шулай сөйләшеп куйдык. Тик көне килеп җиткәч, мин өйдә балалар белән җыенып торсам да, ирем безне кереп алмыйча, үзе генә китеп барган булып чыкты. «Өлгермәдем, өйгә кереп йөрсәм, соңга кала идем», – диде ул һәрвакыттагыча миңа тагын сораулар бирергә урын калдырмыйча. Ул көнне шундый кәефсез йөрдем, нигә икәнен дә аңламадым. 
Берничә тапкыр эштән шактый соңга калып кайткалады ул. Берсендә: «Лилия кибеттән әйберләр алып кайтырга сораган иде», – диде. Икенче юлысында: «Лилиянең улына дару кирәк иде, шуны кертеп йөрдем», – диде. Минем нидер әйтергә теләгәнемне күреп, һәр юлы: «Синең дус кызың бит, әллә ярамый димәкче буласыңмы?» – дип туктатты. Бу сүзгә ничек каршы килә алам ди инде. 
«Бәби күрергә килик инде», – дип, әллә ничә талпынсам да, Лилия гел: «Бераз соңрак, яме», – диде. Ярый әле бүләккә бәби киемнәрен зурракларны алып куйган идем, югыйсә кечерәеп бетәрләр иде. 
Узган атна уртасында, алдан әйтми-нитми генә барып кердем мин аңа. Кызларны алдым да, берүзем киттем. Котлап кайтым әле, аңа бер бүләк, бәйрәм ясыйм, декретта утырганда кунак килүе бер вакыйга кебек була бит дип уйладым. 
Ишекне ачуга йөзе үзгәрүен күреп аптырап киттем. Кертәсе килмәгәне йөзенә чыккан, тик бусагада да тота алмый бит инде. Без керүгә баласы уянды. Монысы өчен дә без гаепле булдык бугай. Минекеләр бәби карый башлады. Аларга ияреп, бала караваты янына мин дә килдем. Ярый әле тотынып калдым, тотынмасам, авып китәсе идем. Ничек ул минутта аңымны җуймадым, белмим. Әллә җуйдым дамы? Улы нәкъ ирем! Суйган да каплаган! Бишектәге меңгә төрләнә дип юата гына күрмәгез – копия ул. Шунда ук иремнең балачактагы фотолары искә төште. Юк, ялгыша алмыйм. Берничек тә! 
Нәрсәләр сөйләштек, берсен дә хәтерләмим. Тизрәк чыгып китәргә теләдем, анысын гына беләм. 
Ул кичне ирем бусагадан атлап керүгә барысын да аңладым – ул инде ишеткән, безнең Лилиягә барганны белә. Һәм минем бу серне белгәнемне дә. Бөтенләй үк җүләр түгел бит инде мин. Ә бәлки җүләрдер дә – борын төбемдә шундый хәлләр булып ятканны хәзер генә төшенгәч соң...
Сез мине, зинһар, дөрес аңласагыз икән. Барысын да ташлап чыгып китәргә җыенмыйм. Кулымда – ике бала, кая барыйм, кемгә кирәк мин? Тик алга таба ничек яшәргә соң? Һаман да белмәмешкә салынырга, башны юләргә салыргамы? Тик алай озак түзеп булырмы икән соң? Әлегә иремә бу хакта сүз кузгатмадым. Тик бер нәрсә куркыта – ул үзен гаепле кеше кебек тотмый.
Ике якын кешемнең берьюлы хыянәт итүен күтәрә алырмынмы? Көчем җитәрме? Нишләргә икән соң миңа хәзер? 
Гүзәл. Казан.

(Исемемне алыштырып языгыз, яме.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Балакаем, Аллах ярдэменнэн ташламасын сине. Минем дэ якын иптэш кызым иремне аздыра башлаган иде. Вакытында сиздем.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу ситуациядә сез үзегез гаепле бит. Дус кызыгызны гаилә арасында үзегез керткәнсез. Безгә гел әйтер киләләр иде. Кияүгә чыккач ир беренче урында булырга тиеш дип. Дус кызлар читтәрррәк. Ә сез икесен дә бер күргәнсез. Мондый ситуациядә киңәш бирергә бик авыр. Ләкин үзегезгә бикләнеп яту, шулай ук дөрес түгел. Ирегез белән сөйләшкәндә дөрес сүзләр кулланырга тырышыгыз.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен сезгә, баштан узган хәлләр? бала табырга өлгермәде үзе, но берничә ел күзгә төтен җибәреп ятты, иң яманы апага эләкте, ул сабыр булды инде артыгы белән. Әздән генә ирен югалтмый калды. Сезгә бик тә хәйләкәр булырга кирәк бу очракта. Ирегезне аңа бирергә ашыкмагыз, уйлап, акыл белән эш итәргә монда. Аллаһ ярдәм бирсен сезгә ?

        • аватар Без имени

          0

          0

          ДУС КЫЗЛАРНЫ ХЭРВАКЫТ"ЛИЕВИДРОВАТ ь"итэргэ.Баштан ук

          • аватар Без имени

            0

            0

            аллакаем сина сабырлык бирсен.ниндидер юату сузлере табарга да бик авыр.

            Хәзер укыйлар