Логотип
Күңелеңә җыйма

 Дус кызым икенче хатын булып кияүгә чыкты 

 Дус кызым Айгөлнең кияүгә чыгасын ишеткәч гаҗәпләндем дә, шатландым да. Дөресен генә әйткәндә, аның егете барлыгын да  белми идем...

 Дус кызым Айгөлнең кияүгә чыгасын ишеткәч гаҗәпләндем дә, шатландым да. Дөресен генә әйткәндә, аның егете барлыгын да  белми идем. Кай арада танышкан, кай арада кияүгә чыгарга уйлаган, диген. Ничә еллар буе дус булып йөреп, ахирәтемнең шуның хәтле астыртын икәнен белмәгәнмен. Без бит кызлар нинди күлмәк алуыбызны, ничә сумга чәч кистерүебезне дә тизрәк бер-беребезгә сөйләргә, мактанышырга ашыгабыз. Ә монда... 

 Кияү егете кем, кайсы яктан – моны белү миңа бик кызык иде. Никах мәҗлесенә чакыру кәгазе китергән Айгөлгә сорауларны бер-бер арты яудыра башладым.  Айгөлгә 26 яшь, ул ювелир кибетендә менеджер булып эшли. Булачак ире белән дә салонда танышкан булып чыкты. Алтын-көмеш  сатылган җирләргә  гади  кешеләр сирәк йөри, күбрәк акчалы ир-егетләр керә.  Марат салонга  әнисе өчен бриллиант кашлы алка сайларга кергән булган. Зифа буйлы, озын чәчле сылу Айгөлгә егет битараф калмаган, матур комплиментлар яудырып, телефон номерын сорап алган.
 Икенче көнне очрашканнар. Марат свиданиега кызыл розалардан торган букет алып килгән. Егет бик эшлекле кеше булып чыккан. Буш вакыты бөтенләй юк диярлек, эше командировкалар белән бәйле икән. Үзе Мәскәүдә яши ди. Ә эше буенча аңа Казанда еш булырга туры килә дип аңладым. Башкаланың фырт егете Айгөлне бер күрүдә үзенә гашыйк итә.  Айгөл аның hәр сүзенә ышана. Сирәк очрашуларны көтеп яши. Үзе башлап шалтыратмый, артык сораулар бирми.
 Ярты ел очрашканнан соң, Марат Айгөлгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый.  Икенче хатын булып... Маратның хатыны, ике  баласы бар икән инде!  Гаиләсе бернинди дә мохтаҗлык кичерми. Кыз икенче хатын булып яшәргә риза булса, Марат фатир да алып бирәчәк, финанс ягыннан да ярдәм итеп торачак, имеш. Бала тапкан очракта, Айгөл бик бәхетле әни булачак.
Авызын ачып калган Айгөлгә Марат уйларга бер атна вакыт бирә, hәм бер атнадан шалтыратачагын әйтеп, күздән дә югала.  
«Билгеле бер фикергә килә алмыйча азапландым башта. Яшем 30 га  якынлаша, кияүгә чыгу шансым да азая, – дип сөйләде Айгөл. –   Уйладым-уйладым да, Маратның тәкъдименә риза булдым. Ләкин никах туен уздыру шарты белән. Чөнки әти-әнием, туганнарым каршында миңа дөрес итеп кияүгә чыгу кирәк иде. Бала туса да, сүз булмаячак. «Хатыны синең барлыгыңны беләме соң?» – дип сорадым. «Юк, белми, белмәячәк тә!» – дип өздереп әйтте Айгөл. Марат беренче хатынының белүенә каршы икән.  «Көнләшмисеңме соң?» – дим, аптырау хәлендә калып. «Әлбәттә, көнләшәм. Ләкин ялгыз егеткә кияүгә чыгып, иремнең башка хатын белән чуалмаячагына кем гарантия бирә ала?!» – дигән җавап яңгырады.
   Айгөл белән Маратның туе кечкенә генә кафеда узды. Мин дә бардым. Ап-ак күлмәкле Айгөл кияү белән түр башында утырды. Кияү ягыннан кунаклар сирәк иде. Абыйсы хатыны белән дә, берничә туганы гына. Мәҗлестә матур теләкләр яңгырады, бүләкләр өләшенде. 
   Мулла никах укыды, мәһәргә булачак ире Айгөлгә машина бүләк итте. Мин мәҗлес барышында кияүнең беренче хатынын күз алдымнан кичереп утырдым. Аны белмәсәм дә, бик кызганыч тоелды ул хатын. Хәзер балалары белән дәрес әзерләп утырадыр, әтиегез командировкада, дип сөйлидер... Ә ире түр башында кияү булып утыра!
   Айгөлнең икенче хатын булып барганлыгын әти-әнисе беләләр иде микән, бу турыда дус кызымнан сорарга уңайсызландым. Чөнки ул сөйләгәннәрдән дә  шок кичердем. 
   Мәҗлестә Айгөлнең бәхетле икәнен сиздем. Ул буласы иреннән күзләрен дә алмады. Белмим, алдагы көннәре бәхетле булырмы бу парның, бер Аллаhы Тәгалә генә белә булыр.  

Фагыйлә Шакирова язып алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Белэм 2 хатын булып чыгучыларны. Талак эйтэ дэ ирлэре ташлап китэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес эшлэгэн никах кына дорес саналсын беренче хатынынын ризалыгын алган булсалар ислам кануннарына туры килгэн булыр иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу дөньяда кызларны аңлап бетеп булмый,яшь,чибәр була торып ике балалы иргә бер ни уйламыча ,бөтен гөмереңне әрәм итәргә.

        Хәзер укыйлар