Логотип
Күңелеңә җыйма

Дискотека

Яшь чакта сез дә авыл клубына дискотекага йөрдегезме ул? Дискотека дип... без аны клубка чыгу дип йөртә идек. «Бүген клубка чыгабызмы?» Кич көтү каршыларга баргач, кызлар белән шулай сүз берләшәбез: түтәлләргә су сибеп, кош-кортны ябып бетергәч, кичке ашны ашап, савыт-сабаны юып урнаштырганнан соң, клубка чыгабыз! 

Яшь чакта сез дә авыл клубына дискотекага йөрдегезме ул? Дискотека дип... без аны клубка чыгу дип йөртә идек. «Бүген клубка чыгабызмы?» Кич көтү каршыларга баргач, кызлар белән шулай сүз берләшәбез: түтәлләргә су сибеп, кош-кортны ябып бетергәч, кичке ашны ашап, савыт-сабаны юып урнаштырганнан соң, клубка чыгабыз! 

Инстаграмда җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйләнең дискотекага җыенуын күргәч, яшь чаклар, җәйге каникулда дискотекага йөрүләр искә төште. Әй, шул чаклар искә төшсә, әле дә йөрәкләр җилкенеп куя!

Безнең яшьлек узган гасырның 90 нчы елларына туры килде. «Мальвина» чалбарлар, «Бойнц» свитерлар модада булган чорга. Хәтерлисезме ул киемнәрне? Аның әле «турецкий» итәк белән алгы ягы кызыл ромбиклап бәйләнгән кара  төстәге «турецкий» свитер дигәне дә бар иде. Соңгысын кара бәрән җебен эрләп, ак бәрән йонын кызылга манып, миңа әни үзе бәйләп биргән иде. «Модный» киемнәре булганнар – дискотеканың йөзек кашы инде. Берәрсе «мальвина» чалбар киеп чыкса, барыбызның да көнләшүдән күзе яна. Берара күкрәгенә һәм җиңенә өч төстәге тасма тегелгән спорт костюмнары да бик модада булып алды. Минем дә бар иде ул ялтыравык тукымадан тегелгән шароварлы спорт киеме. Гаҗәп матур булып тоела иде үземә. Шушы киемнән төшкән фотоны күргәч, кызым кычкырып көлде: «Ну, әни, ну и вкус булган синең». Сыйфаты әллә кем булмаса да, шулкадәр кыйммәт иде әле алар һәм сатып алырга юк иде әле ул.  ...Чәчләр начес белән тарап күпертелгән, алгы маңгай чәче кашык сабын газда көйдереп шәпләп бөдрәләтелгән, яхшылап лак белән катырылган... «Цветы России» хушбуеның бик популяр чаклары: клубта шомырт исләре, энҗе чәчәк, миләүшә исе...

Клуб дигәч тә, аның әле ул вакытта клубы да иске генә бер агач бина. Безнең авыл клубы элеккеге мәдрәсә бинасында урнашкан иде. Үзе бер якка таба янтайган. Шулай булса да, дискотекалар бик хәтәр күңелле уза иде безнең. Үзебезнең дә ишебез бар, өстәвенә, күрше авыллардан да егетләр килә. Клуб ишек алды мотоцикл паркы булыр иде. «Минск»лар, «Иж»лар, «Восход»лар... Хәтерлисезме сез аларны? Йә, кайсыгыз җәйге басу юлында матайда җилдергән иде? Биткә җылы һава агымы бәрелә, озын чәчләр җилдә тузгый! И-их! Матае булган егет – чын егет иде инде. Кызлар ул вакытта да матайлы егетләргә кызыга иде.

...Ә клубта дискотека кыза гына. Кемдер ике кассеталы магнитофонын (нинди байлык!) сәхнә читенә куйган да, теттерә генә Алена Апина «Ксюша» җырын: «Ксюша, Ксюша, юбочка из плюша...» Ул җырлап туктауга, «Технология» төркеменең «Нажми на кнопку»сы башлана: «Нажми на кнопку, получишь результат...»  Наташа Королева белән Игорь Николаев «такси» дип өзгәләнә. Иванушкиларның «Тополиный пух»ына сикергәлибез: «Тополиный пух, жара, июль...» Татьяна Буланова җырлаганда егетләр салмак биюгә чакыра. Әле без кыстатабыз, тиз генә чыкмыйбыз. Әй, шушы җырларны ишетсәм, әле дә яшьлектәгедәй бер сикереп аласы килә. «Эй, Макарена»ны кайсыгыз хәтерли?! 
Әнә шулай кызып кына биеп ятканда, клуб ишеге ачыла да... 

...Безнең әни сеңлем белән минем клубка чыкканны яратмый иде. «Ничәдә кайтасыз? Унбердән калсагыз, чәчегездән сөйрәп алып кайтам!» Безнең арттан көн дә шулай кычкырып кала. Соң, әни, кичке унда клубка чыгабыз гына бит әле. Бер сәгать кенә пүчтәк бит инде ул. Без аның узып киткәнен сизмибез дә хәтта. Күп көнне әни бу вакытта арып йоклый инде (авыл кешесе иртә торгач, иртәрәк яту ягын карый бит ул). Безнең ничәдә кайтканны белми кала. Аны уятмас өчен, без эчтән эленгән ишек келәсен озын пычак белән сак кына күтәреп ачабыз да, аяк очына гына басып, тизрәк кереп ятабыз. Идән сайгагының кайсысы шыгырдаганын да күзне бәйләсәләр дә беләбез, анысына басмыйбыз. Өйдә кыштырдамас өчен, ишек алдында ук чишенеп, киемнәрне култык астына кыстырабыз. Алай-болай каршыга әни чыкса, аларны бер читкә томырасың да, йокысыннан уянып та бетмәгән кеше кыяфәте чыгарасың. Имеш, син инде әллә кайчан кайтып яткан, әле менә йомыш белән генә чыгып кергәнсең... 
Әмма кайчак әни төн уртасында уянып китә дә, безне барлый. Юрганны күпертеп, астына бөкләнгән покрывал салып калдыру, мендәргә берәр төрле кара төстәге нәрсә куеп калдыру да кайчак ярдәм итми, әни хәйләне сизеп ала. Сизеп ала да, клубка безне юллап китә. 

...Менә берзаман клубның ишеге киерелеп ачыла да, «Руки вверх»ның «Эй, девчонки»сын күмеп, әнинең дәһшәтле тавышы яңгырый. Урыны оҗмах түрендә булсын, безгә әни дә, әти дә булган әниебез зур гәүдәле, кырыс холыклы усал хатын иде. Сүзен тыңламасаң, биргәләп тә алырга мөмкин. Әни клубка алгы ишектән килеп керүгә, сеңлем белән без икебез сәхнә артындагы  арткы ишектән чыгып сызабыз. Ничек тә әнидән алдарак кайтып җитеп, тизрәк юрган астына чумарга кирәк. Ачулануын, ул барыбер ачуланачак инде. Ләкин клубта кеше алдында кирәгеңне бирсә, хурлыгы ни тора бит аның! 

Ул вакытта әнинең безне эзләп клубка килүе бик гарьләндерә иде мине. «Башкаларның әниләре берсе дә болай йөрми, син ник безне хурлыйсың?» – дип елый идем. «Үзеңнең кызың булып, төнгә кадәр йөри башласа, белерсең әле», – ди иде әни. Хәзер инде үз кызым да дискотекаларга йөрерлек яшьтә. Бәхетемә диимме, кызганычкамы – авылыбызда элеккеге шикелле дискотекалар үтми инде. Аның клубка чыгардай яшьләре дә юк. Шулай да, үзебезнең янтайган агач клублы, матайлы, магнитофонлы, «мальвина»лы, дискотекалы, «Руки вверх»лы яшьлегемне сагынам мин. Җиләк чоры бер генә булган кебек, дискотекаларда сикерә торган вакыт та бер генә бит ул. Килешәсезме?

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лилия, нэкь шулай иде бездэ дэ. Ул "Мальвина" чалбары бездэ (чистайда) 1500 э Казанда кысык кузлэр базарында 900 сумга алып була иде. Мин иптэш кызыма ияреп шуннан барып алган идем. Иии кая калган ул вакытлар. Инде 50 гэ житэбез э кунел гел яшь.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп заманнар иде ул

      • аватар Без имени

        0

        0

        80-90 нчы еллар ин шэп еллардагы дискэтуклэр инде алар.сагынып искэ алырга гына калды шул инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Яшьлеккә кайтып килдем, рәхмат, нәкъ шулай иде. "Мальвина" га кадәр "банан" чалбарлар булды, безгә тәтемәде,Уфадан кунакка кайткан кыз кия иде,ярты авыл егете шуны озата төшә. ☺️☺️☺️. Кулга тотып йөри торган магнитофонлы 1-2 егет бар иде авылда, алар блатной!

          • аватар Без имени

            0

            0

            йәшлекте иҫкә төшөрҙөгөҙ,рәхмәт. Әле "варёнка ""банан "салбарҙары иҫкә төштө . Баҡсаға төшөү ,ламбадаға бейеүҙәр ,өйгә һиҙҙермәй инеп ятыуҙар.

            Хәзер укыйлар