Чын дус – чын ир түгел...

Эльмирны тагын хатыны куып чыгарган. Монысы инде өченче хатыны. Кичә зур сумкасын сөйрәп, төнлә белән ишек шакыды. Керттем инде, төнне подъездда уздыра алмый бит.
Эльмир белән без хезмәттәшләр. Юк, хезмәттәш булганчыга кадәр без әле аның белән балачак дуслар да. Ул – ир-ат, мин хатын-кыз булса ни! Ә бу безгә дус булырга беркайчан да комачауламады. Мине хәтта кияүгә дә Эльмир бирде. Әйе, түрдә әтием урынында ул утырды. Хәер, монысы икенче тема...
Эльмир – искиткеч кеше. Кара төн уртасында шалтырат син аңа, машинам кабынмый, кил, булыш, диген, чалбарының бер балагын гына кигән килеш чыгып чабачак. Икенче балагын инде юлда киеп бетерәчәк. Синең кабынмый торган машинаң шәһәрдән 200 чакрымдагы кара урман уртасында булуын уйлап та бирмәячәк. Бер миңа гына түгел, бөтен дусларына да шундый ул.
Аның өчен җәйге ялын кайсыдыр дустының әбисенә мунча түбәсен ябарга багышлау – норма. Аның урынында берәү булса, үзе яшәгән фатирына ремонт ясар иде (ә анда ремонт чынлап та кирәк) яисә диңгез буена ял итәргә барыр иде... Юк, Эльмир андый кеше түгел, ул берәүгә дә «юк» дип әйтә белми. Үз бурычын дусларына ярдәм итүдә генә күрә ул.
Соңгы вакытларда аның Римма исемле хатын белән кушылып яшәвен күреп, куанып йөри идем. «Хатын-кыз ир-атның беренче урынга гаиләсен куйганны ярата. Син, зинһар, фронтның алгы сызыгында булуны туктат. Инде яшең дә бара, балалар үстерергә соңарасың бит», – дип, үземчә күпме үгетлим мин бу ирне. Торыр урыны да юк бит үзенең. Әтисе калдырган бер бүлмәле фатирында элеккеге хатыны яши. Римманы очратканчы әле бер дустында, әле икенчесендә яшәде. Анысы, Эльмирны үзенә сыендырырга дуслары һәрчак әзер. Әйтәм бит, искиткеч кеше ул. Кулыннан килмәгән эше юк: су тамчылап утырган кранны «ә» дигәнче алмаштырып куя, каерылган шкаф ишекләрен рәтләү аның өчен пүчтәк кенә... Обойлар алыштыру, ваннага кафель ябыштыру, ламинат җәю – аңа гына куш. Электрны да яхшы белә, техниканы да... Безнең оешмада ул компьютерлар белгече булып эшли. Ә ашарга ничек әзерли Эльмир! Ләкин бер генә нәрсә бар: плитканы ул үз өендә түгел, «синсез булмый», дип чакырган дустының дусты ваннасында ябыштыра. Авыздан сулар китерерлек балык та аның үз кухнясында түгел, өченче баласы тууны бәйрәм итүче курсташының дачасындагы учакта кыза... Менә шундый кеше инде ул Эльмир – дусларына ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Ул булган җирдә бәйрәм – җиңнәрен сызганып, сызгыра-сызгыра эшләүләрен карап тору күңелгә бәлзәм. Ә ничек җырлый ул! Кулына гитарасын алып, беренче аккордларын алуга, үзенә карата да куя. Шуңа да хатын-кызлар тиз гашыйк була Эльмирга. Аны яратмый мөмкин түгел. Ул – чүлдәге кое кебек, челләдә яуган тансык яңгыр кебек...Ул – җил кебек, җитез, йөгерек...
Римма бүген төнлә куып чыгарган ир менә шундый кеше. Куылуының сәбәбе дә «амбразурага беренче булып ташлану»ында. Кайсыдыр бер дустын хатыны ташлаган. Кем кем, ләкин Эльмир үзенекеләрне кайгыда ялгыз калдыра диме соң? Өч көн буена шул дустының хәсрәтен таратышкан ул. Шушы вакыт эчендә хатынының ут йотуы аның башына килеп тә карамаган. «Минем белән нәрсә булсын? Мин бит аңа хыянәт итеп йөрмим!» – дип гаҗәпләнә ул. Өч көннән соң тәмам йончып, ахыргача айнып та җитмәгән килеш хатыны янына кайткан ирне ишек төбендә киемнәре тутырылган сумка көткән. Бәлки, әле моңа кадәр үк барып та җитмәгән булыр иде, ләкин Римма ул югында температура белән нык кына авырып яткан. Ире өйдә булса, аптекадан дару һәм ничәнче көн ашарга сорап акырган мәчегә ашарга алып кергән булыр иде дә... Ләкин, белүегезчә, ул бу вакытта дустының хәсрәтен уртаклашу белән мәшгуль булган. Шалтыратып әйтерлек тә булмаган – телефоны әллә тотмый, әллә зарядкасы беткән, әллә... гомумән, Эльмир телефоннан сөйләшергә яратмый. Кайчак ул үз телефонының кайдылыгын да белми. Шуңа да аны телефоннан эзләп табармын димә.
Эльмир – армиядә хезмәт иткәндә сугышта катнашкан кеше. Чын дуслыкның кадерен аннан да яхшырак белүче бармы икән бу дөньяда. Дуслар дигәндә ул бернәрсә белән дә вакланып тормый – акчасы, вакыты, көче – берсе дә жәл түгел. Ул чын фронтовик дус. Ләкин... ул гаилә корган хатын-кызларга гына фронтовик дус кирәк түгел. Аларга бөтенләй башка төрле ир кирәк...
фото: https://pixabay.com/ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
31 гыйнвар 2023 - 16:29Без имениДөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 13:57Без имениХыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.«Йөремсәк» хатын
-
31 гыйнвар 2023 - 18:16Без имениАллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.Киләбез дә китеп югалабыз...
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.